Ногмани Коръән Тәфсире



жүктеу 7.93 Mb.
бет10/56
Дата09.06.2018
өлшемі7.93 Mb.
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   56


155. Ґәһедләрен бозулары, Аллаһуның аятьләрен инкяр итүләре, хаксыз пәйгамбәрләрне үтерүләре һәм күңелләребез пәрдәләнгән дип әйтүләре сәбәпле аларга төрле ґәзаблар бирдек. Көферлек кылулары сәбәпле бәлки Аллаһ аларның күңеленә мөһер баскандыр, инде ул яһүдләр иман китермәсләр, мәгәр бик азлары иман китерер.

156. Аллаһ аларны ләгънәт кылды хакны инкяр итүләре һәм Мәрьямгә зур ялган яла якканнары өчен. Ягъни Мәрьям Гыйса г-мне тудыргач яһүдләр: "Мәрьям зинадан бала тудырды", – дип ялган хәбәр тараттылар.

157. Янә аларны Аллаһ ләгънәт кылды: "Без, әлбәттә, Аллаһ расүле Мәрьям угълы Гыйсане үтердек", – дигән сүзләре өчен. Алар Гыйсане үтермәделәр һәм асмадылар, ләкин аларның бер юлдашы аларга Гыйса сурәтендә күренде. (Яһүдләр киңәшләшеп Гыйсә пәйгамбәрне үтерергә карар чыгардылар, Гыйсә алардан качып бер өйгә керде, яһүдләр аның артыннан куа килделәр һәм тотып алыр өчен өйгә бер юлдашларын керттеләр, ләкин бу вакытта Гыйсәне Аллаһ күккә күтәргән иде инде. Кергән кеше өйдән Гыйсә сурәтендә чыкты, яһүдләр аны Гыйсә дип белеп, тотып астылар). Яһүдләр, әлбәттә, Гыйсә хакында ихтилафта булдылар, әгәр Гыйсәне үтергән булсак, юлдашыбыз кайда? Әгәр юлдашыбызны үтергән булсак, Гыйсә кайда, диештеләр. Аларның бу ихтилафлары, әлбәттә, занга иярүләреннән булды, алар һичшиксез Гыйсәне үтермәделәр.

158. Бәлки Аллаһ аны үз хозурына күтәрде. Аллаһу тәгалә һәр эштә галиб һәм хикмәт белән эшләүче булды.

159. Китап әһелләре, әлбәттә, һәммәсе дә Гыйсәгә ышанырлар үлүеннән әүвәл, вә Гыйсә кыямәт көнне аларга шаһит булыр. Ягъни: "Мин Аллаһ угълымын, миңа гыйбадәт кылыгыз, дип әйттемме? Киресенчә, Аллаһ ялгыз үзе генә, Аллаһуга гына гыйбәдәт кылыгыз, димәдемме? Һәм сезгә могҗизалар күрсәтмәдемме? Аллаһ хөкемнәрен сезгә ирештермәдемме?" – дияр. Алар Гыйсәның сүзләрен дөресләрләр, ләкин файдасы булмас.

160. Яһүдләрдән золым итүчеләре вә күп кешеләрне Аллаһ юлыннан тыючылары булу сәбәпле әүвәлдә аларга хәләл булган нәрсәләрне хыянәтләре соңында хәрам кылдык.

161. Янә Аллаһ тарафыннан каты тыелган булсалар да, риба, ришвәт алулары һәм кеше малын юлсыз ашаулары сәбәпле хәләл нәрсәләрне аларга хәрам кылдык, һәм яһүдләрнең кәфер булганнарына рәнҗеткүче ґәзабны әзерләдек.

162. Ләкин хакыйкый белемгә ирешкән ислам галимнәре һәм сиңа иңдерелгән вә синнән әүвәл иңдерелгән китапларга ышанучы мөэминнәр – алар намазларын үтәрләр, зәкят сәдакасын бирерләр һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә нык ышанырлар. Әнә шуларга тиздән олы әҗерне – җәннәтне бирербез.

163. Ий Мухәммәд г-м! Сиңа Коръәнне вәхи кылдык Нух пәйгамбәргә һәм аннан соң килгән пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби, вә Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Гыйсә, Әюб, Йунус, Һарун, Сөләйман пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби һәм Даудка – Забур исемле китап бирдек.

164. Янә бу сүрәдән элек иңгән сүрәләрдә сиңа бәян иткән пәйгамбәрләргә һәм хәлләрен сиңа бәян итмәгән пәйгамбәрләргә дә вәхи кылганыгыз кеби, сиңа Коръәнне вәхи кылдык һәм Аллаһ Муса белән камил сөйләшү илә сөйләште.

165. Аллаһу тәгалә ул пәйгамбәрләрне Аллаһуга итагать итүче хак мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы һәм Аллаһуга итагать итмәүчеләргә җәһәннәм ґәзабы булачагы белән хәбәр бирүче илчеләр итеп күндерде, расүлләр үзләренең бурычларын үтәгәннән соң ахирәттә динсезләргә: "Ий Аллаһ безгә китап иңдермәдең, расүлләр күндермәдең", – дияргә дәлил булмасын өчен Аллаһ китаплар иңдерде, расүлләр күндерде. Коръән белән гамәл кылучыларны ґәзаб кылуда Аллаһ кодрәт иясе һәм китаплар иңдерүдә, расүлләр күндерүдә Аллаһуның эше хикмәтледер.

166. Күпләр ышанмасалар ышанмасыннар, ләкин Аллаһ шаһит булганы хәлдә шәһадәт бирер сиңа иңдергән Коръәннең хаклыгы белән, Коръәнне иңдерде Аллаһ камил белем үлчәве белән һәм фәрештәләр дә Коръәннең хаклыгы белән шәһадәт бирәләр. Коръән белән гамәл кылучыларга да, гамәл кылмаучыларга да шаһит булырга Аллаһу тәгалә җитәдер.

167. Коръәнне инкяр итеп кәфер булган кешеләр, башкаларны да Аллаһ юлыннан тыйдылар, дөреслектә алар хак юлдан бик ерак адашу белән адаштылар.

168. Кәфер һәм залим булган кешеләрне Аллаһ ярлыкаячак һәм туры юлга күндерәчәк түгелдер.

169. Мәгәр аларны җәһәннәм юлына күндерер, алар аңда мәңге калырлар. Бу эш Аллаһуга бик җиңел булды.

170. Ий кешеләр! Шиксез, сезгә Раббыгыздан хаклык илә расүл килде, Аллаһуга, Коръәнгә һәм расулгә ышаныгыз! Үзегез өчен хәерледер. Әгәр ышануны һәм Коръән белән гамәл кылуны инкяр итсәгез, бит җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аллаһуныкыдыр, сезнең ышануыгызга Аллаһ мохтаҗ түгел. Аллаһ һәркемнең эшен белүче вә гаделлек илә хөкем итүче булды.

171. Ий китап әһелләре! Динегездә хактан тышкары чыкмагыз, Аллаһ хакында ялганны сөйләмәгез, мәгәр аңа әйтергә тиешле хак сүзләрне генә әйтегез! Мәрьям угълы -- Гыйсә Аллаһуның рәсүленнән башка һичкем түгел, ул Гыйсә Аллаһуның: "Бар бул!" – дигән сүзе белән бар булды, ул сүзне Аллаһ Мәрьямгә ишеттерде вә ул сүз Мәрьям карынына рух булып иреште. Аллаһуга вә рәсүлләренә ышаныгыз! Һәм "Аллаһ өч" – дип һич тә әйтмәгез! Ул сүздән тыелыгыз, әгәр тыелсагыз, үзегез өчен хәерледер. Дөреслектә Аллаһ тиңдәше юк бер Аллаһудыр, баласы булудан Аллаһ гаять пакь, янә җирдә, күкләрдәге һәрнәрсә аныкы һәм дә кешеләр өстеннән вәкил булырга Аллаһ җитә.

172. Әлбәттә, Гыйсә Аллаһуга кол булудан, аңа гына гыйбадәт кылудан баш тартмас шулай ук итагать итү белән Аллаһуга якын булган фәрештәләр дә Аллаһуга кол булудан баш тартмаслар. Берәү Аллаһуга гыйбадәт кылудан һәм итагать итүдән баш тартса һәм дә тәкәбберләнсә, Аллаһ аларны тиздән кубарыр һәм үз хозурына җыяр хөкем вә җәза өчен.

173. Аллаһуга ышанып изге гамәлләр кылучыларга Аллаһу тәгалә әҗерләрен тутырып бирер һәм юмартлыгы белән әҗерләрен арттырыр, әмма Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан, гыйбадәт кылудан тәкәбберләнгән кешеләрне Аллаһ ґәзаб кылыр рәнҗеткүче ґәзаб белән. Аларга ахирәттә Аллаһудан башка яклаучы һәм ярдәмче табылмас.

174. Ий кешеләр! Дөреслектә сезгә Раббыгыздан ачык дәлилләр килде, һәм күңелләрне яктырткучы ачык һидәят нуры – Коръәнне сезгә иңдердек. (Димәк, Коръәннән башка һичкемнең күңеле яктырмас!)

175. Әмма Аллаһуга ышанып аның хөкемнәренә ябышкан мөэминнәрне тиздән үзенең рәхмәтенә һәм дә юмартлыгына кертер вә күндерер аларны үзенең нурлы юлына.

176. Ий Мухәммәд г-м, мирас малы хакында синнән фәтва сорыйлар. Син аларга әйт: "Кәләләнең мирасы хакында Аллаһ үзе фәтва бирер", – дип. (Кәләлә дип кемнең ата-анасы үлгән, балалары да юк, шул кешегә әйтелә.) Әгәр бер ир үлсә, аның ата-анасы һәм баласы булмаса, бер туган кыз кардәше калса, бу кыз кардәшенә үлгән кәләлә малының яртысы тияр, әгәр кәләлә ир исән калып, әлеге кыз кардәше үлсә, ул кыз кардәшенең баласы калмаса, ул чагында калган малга кәләлә варис булыр. Әгәр кәләлә ир үлеп аның ике бертуган кыз кардәшләре калса, аларга кәләләдән калган малның өчтән ике өлеше тияр, әгәр кәләлә ирнең калган бер туган кардәшләре ирләр һәм хатыннар булса, иргә ике хатынның өлеше тияр. Болар кәләләдән калган малның өчтән ике өлешен бүләрләр. Аллаһ сезгә ачык бәян кылыр мирас хөкемнәрен, мал бүлүдә адашмавыгыз өчен. Аллаһ һәрнәрсәне белүче.
[5] МАИДӘ (АШ ЯУЛЫГЫ) СҮРӘСЕ – 120 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Ий мөэминнәр! Ґәһедләрегезне, вәгъдәләрегезне үтәгез! (Ґәһед өч төрледер: берсе – Аллаһ һәркемнән Коръән белән гамәл кылырсыз дип ґәһед алды, икенчесе – Аллаһ исеме илә әйтелгән нәзерләр, антлар, өченчесе – мөэминнәрнең үзара куешкан вәгъдәләредер). Дүрт аяклы хайваннар сезгә хәләл булды мәгәр хәрам булганнары Коръәндә зекер ителде, хаҗ сәфәрендә ихрам баглагач сезгә хәләл киекләр дә хәрам булыр. Аллаһ үзе теләгәнчә белеп хөкем кылыр.

2. Ий мөэминнәр! Аллаһ хаҗ кылганда үтәү белән боерган гамәлләрне калдыруны хәләл күрмәгез, хаҗ, гамәлләренең хөрмәтен төшермәгез, хаҗда фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәгез, хәрам булган айларда сугыш кылмагыз, Кәгъбәтуллаһуга атап яки башка берәр мәхлукка атап корбан чалмагыз, корбанлыкларыгызга бернинди билгеләр ясамагыз, һәм Кәгьбәтулланы зиярат кылмак өчен барган кешеләрне үтермәгез һәм җәберләмәгез, алар раббыларының рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп баралар. Һәркайчан ихрамнарыгыздан чыксагыз, киек аулау мөбахтер. Мәсҗид Хәрамны таваф кылудан сезне туктатучы кәферләргә ачулануыгыз хактан үтүегезгә сәбәп булмасын! Ягъни алар өчен ґәебе булмаган, ул эштә катнашы булмаган каумнәрдән үч алмагыз! Ий мөэминнәр! Яхшы эшләрдә, изге гамәлләрдә гөнаһлардан, золым эшләреннән саклануда ярдәмләшегез! Әмма гөнаһлы эшләрдә һәм дошманлашуда яки золым эшләрендә һич тә ярдәмләшмәгез! Аллаһудан куркыгыз, аның вәгазьләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз! Дөреслектә Аллаһ сакланмаучылардан каты ґәзаб белән үч алучыдыр.

3. Сез мөэминнәргә үлгән хайван ите, бугаз каны, дуңгыз ите һәм суйганда Аллаһудан башка затның исеме зекер ителеп суелган хайван ите хәрам булды, янә буылып үлгән, сугылып үлгән, югары җирдән төшеп үлгән, бер хайван тарафыннан сөзелеп яки тибелеп үлгән хайван ите янә ерткыч хайван үтергән хайванның ите хәрамдыр, әгәр биртелгән яки ерткыч хайван җәрәхәтләгән хайваннарны үлмәс борын "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр" дип бугазлап өлгерсәгез – ите хәләлдер. Янә тәреләр яки каберләр өчен буталанган хайван итләре хәрамдыр. Янә сезгә хәрам ителде ырымланган уклар белән хөкем итүегез. Ырымның һәртөрлесе дә хәрамдыр. Югарыда зекер ителгән хәрам итләр һәм ырымнар яман нәрсәләр, аларны кулланган кеше фасыйктыр. Мәккә шәһәре фәтех ителгән кәферләрнең мөселманнарны зәгыйфьләндерүдән һәм ислам динен җимерүдән өметләрен өзделәр инде, алардан һич тә курыкмагыз, миннән генә куркыгыз! Менә бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә биреп бетердем сезгә һәм риза булып ислам динен сезгә ихтыяр кылдым. Әмма берәү ачлыктан калып хәләл ризык табудан гаҗиз булса, югарыда зекер ителгән хәрам итләрдән гөнаһ ягына авышып китүдән сакланганы хәлдә, ягъни аз-аз гына, җан саклар хәтле генә ашаса, гөнаһ булмас. Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы.

4. Ий Мухәммәд г-м, синнән сорыйлар, безгә нәрсәне аулау хәләл, дип. Син аларга әйт: "Аллаһ исеме илә бугазланган пакизә хайваннар хәләл булды, дип, янә киекләр аулар өчен үзегез өйрәткән ау этләрегез яки ау кошларыгыз тоткын хайваннар, кошлар ите сезгә хәләл булды. Аллаһ сезгә өйрәткән әдәпне ау этләрегезгә яки ау кошларыгызга өйрәтерсез: алар тоткан киекләрен өзгәләмәсеннәр һәм ашамасыннар, үзегезгә алып килсеннәр!" Вә башка әдәпләрне өйрәтегез. Сезнең өчен тоткан нәрсәләрен ашагыз, аучы хайваннарыгызны җибәргәндә: "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр" – дип җибәрегез! Аллаһудан куркыгыз, үләксәне яки Аллаһ исеме әйтелмичә бугазланган хайван итен ашаудан сакланыгыз! Бит, шиксез, Аллаһ ашыгып хисап итүче.

5. Бүген сезгә Аллаһ исеме белән бугазланган хайваннар ите һәм пакь нәрсәләр хәләл булды, янә китап әһелләренең ризыгы сезгә, аларга сезнеке хәләл булды, янә сезгә хәләл булды фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә хатыннар, янә сездән әүвәл китап бирелгән китап әһелләреннән фәхеш эшләрдән пакизә булган яхшы хатыннардан хәләл булды әнә шундый хатыннарга мөһерләрен биреп никахланыгыз! Ачык яки яшерен зина кылудан һәм зина кылучыларга яшерен дус булудан саклануны ул эштән ерак булуны ният иткән хәлдә өйләнешегез! Берәү ышануны, Аллаһуга итагать итүне инкяр кылса, аның эшләгән эшләре юкка чыгар вә ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр, ягъни ґәзабта булыр.

6. Ий мөэминнәр! Әгәр намазга басарга теләсәгез, башта тәһарәт алыгыз, ике кулыгызны терсәкләре белән һәм битегезне юыгыз, кулыгызны юешләп башыгызны сыйпагыз һәм дә аякларыгызны тубыклары белән юыгыз. Әгәр җөнүб булсагыз, юынып пакьләнегез! Вә әгәр сырхау яки сәфәрдә булсагыз, я берегез даладан килсә, я хатыныгызга якынлык кылсагыз, шушы хәлләрдә юынып пакьланырга су тапмасагыз, пакь җиргә ике кулыгызны сугыгыз, шул кулларыгыз белән битегезне сыйпагыз, икенче мәртәбә җиргә сугып ике кулыгызны сыйпагыз! Аллаһ сезгә тарлыкны теләми, бәлки сезнең пакь булуыгызны тели һәм нигъмәтләрен сезгә тутырып бирергә тели, шаять биргән нигъмәтләренә шөкер итегез! (Аллаһ теләсә Коръән белән гамәл кылсак! шуннан да зур нигъмәт, әлбәттә, юк).

7. Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Һәм дөньяга килмәс борын Аллаһуга биргән ґәһедегезне дә хәтерләгез! Аллаһ рухларны халык кылгач: "Әйә! Сезне юктан бар кылып тәрбияләүче мин түгелме?" – дигәч, "Әлбәттә, син! Сүзеңне ишеттек, үзеңә итагать иттек", – дидегез, шуны белегез! Аллаһудан куркыгыз, аңа гасый булудан сакланыгыз! Күкрәкләрдә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче.

8. Ий мөэминнәр! Аллаһ ризалыгы өчен гаделлек белән ґүаһлык бирүче булыгыз. Һәрвакыт хаклыкта булыгыз! Янә бер каумгә ачулануыгыз: икенче каумгә гаделсезлек күрсәтүегезгә сәбәп булмасын. Һәр эштә гаделлек кылыгыз! Гадәләт исә тәкъвалыкка якынрактыр һәм Аллаһудан куркыгыз, гаделсезлектән сакланыгыз! Әлбәттә, Аллаһ кылган эшләрегездән хәбәрдар.

9. Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәргә гафу итү һәм олы әҗер булыр дип Аллаһ вәгъдә кылды.

10. Әмма ышанмаучылар, аятьләребезне дә ялган диючеләр алар – җәһәннәм әһелләре.

11. Ий мөэминнәр! Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Кәферләр сезне үтерергә кулларын сузган чакларында Аллаһ аларның кулларын сездән тыйды. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз, аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! Мөэминнәр һәр эштә Аллаһуга гына тәвәккәл кылсыннар!

12. Дөреслектә Аллаһ бәни Исраилдән ґәһед алды Аллаһуга һәм Мусага итагать итәрсез дип, һәм аларның унике кабилә башлыкларын илче итеп җибәрдек. Аларга Аллаһ әйтте: "Мин сезнең белән бергә, кәферләрдән курыкмагыз", – дип. (Бәни Исраил Фергауннән котылгач, Аллаһ аларга: "Әрихә шәһәрен сугышып алыгыз", – диде. Шәһәргә якын килгәч, Муса унике кабилә башлыкларын унике кешене Әрихә халкының хәлләрен яшертен белеп кайтыр өчен шәһәргә җибәрде, кайткач каумегезгә аларның хәлләрен сөйләмәссез, миңа гына сөйләрсез, диде. Бу илчеләр шәһәргә кереп Әрихә халкын күреп куркып калдылар, чөнки алар эре гәүдәле, куәтле һәм бай иделәр. Илчеләр кайткач каумнәренә шәһәр хәлен сөйләделәр һәм сугышмаска котырттылар, мәгәр икесе бу эшне эшләмәде. Бәни Исраил бу урыңда Аллаһуга биргән ґәһеден үтәмәде). Аллаһуның алган ґәһеде янә будыр: "Ий Бәни Исраил әгәр намазларыгызны үтәсәгез, зәкятләрегезне бирсәгез, рәсүлләргә ышанып аларга ярдәм бирсәгез һәм Аллаһуга изгелекне бурычка бирсәгез, ягъни кылган изгелекләрегезне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, ул вакытта, әлбәттә, бу изге эшләрегезне яман эшләрегезгә кәффарәт кылырбыз, ягъни гөнаһларыгызны җуярбыз һәм, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертербез. Аллаһуга ґәһед биргәннән соң сездән берәү ґәһеден бозып, яки Аллаһуның әмерләрен инкяр итеп кәфер булса, ул кеше туры юлдан адашты. (Ягъни Әрихә шәһәре халкы белән сугышудан баш тартып, Аллаһуның ачуын һәм ләгънәтен алдылар).

13. Ґәһедләрен сындырулары сәбәпле без аларны ләгънәт кылдык һәм күңелләрен таш кеби каты кылдык. Алар Тәүраттагы Аллаһ сүзләрен урыныннан үзгәртәләр яки алып ташлыйлар һәм китапларында йөкләтелгән зур бурычларын үтәүне оныталар. Ий Мухәммәд г-м, белерсең, алар һаман хыянәттәләр, аларның хыянәте ата-бабадан килгән хыянтәдер, мәгәр аларның бик азлары хыянәт итмәс. Син аларны гафу ит, иман китереп тәүбә итсәләр һәм аларга җәза бирүдән баш тарт! Бит Аллаһ яхшыларны сөядер.

14. "Без Аллаһ ярдәмендәбез", дип мактанучы насара кауменнән дә "Аллаһуга һәм расүлгә итагать итәрсез", дип ґәһед алдык. Алар да китапларындагы зур бурычларын оныттылар һәм ґәһедләрен сындырып Аллаһ хөкемнәрен боздылар, шуның өчен кыямәткә чаклы дәвам иткән дошманлыкны һәм ачуны араларына салдык. Аллаһ аларга тиздән хәбәр бирер, кылган эшләренең кабахәтлеге белән. (Алар Инҗилне үзгәртеп, ислам динен бозып, насара динен ясадылар. Шул кабахәтлек түгелме?)

15. Ий китаб әһелләре! Килде сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м китабыгызда Аллаһ хөкемнәрен яшергәнегезнең күпләрен белдерер өчен, вә күпләрен гафу итәр, әйтмәс. Ий кешеләр! Килде сезгә мәгърифәт нуры Мухәммәд г-м вә раушан китап.

16. Аллаһ күндерер бу Коръән белән аның ризалыгына ияргән мөэминнәрне иминлек, тынычлык юлына, ягъни җәннәтләр юлына һәм аларны үзенең теләге вә ярдәме белән көферлек, наданлык һәм бидеґәт, хорафат караңгылыгыннан чыгарып, чын иман, хак дин яктылыгына кертер һәм аларны туры юлга күндерер.

17. Мәрьям угълы Гыйсәне Аллаһ диючеләр кәфер булдылар. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Әгәр Аллаһ җирдәге бетен нәрсәне, вә Гыйсәне һәм анасын һәлак итәргә теләсә, Аллаһуның бу теләгенә кем каршы тора алыр? Ягъни Аллаһ җирдәге бөтен нәрсәне һәлак итә калса, шул вакытта Гыйсәнең үзен коткарырга да көче җитмәячәк, шулай булгач, ничек ул Аллаһ була алсын? Җирдә, күкләрдә һәм араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгы, Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә.

18. Яһүд вә насара әйттеләр: "Без Аллаһуның угыллары һәм аның сөеклерәге", – дип. Син аларга әйт: "Алай булгач, ни өчен Аллаһ сезне гөнаһларыгыз өчен ґәзап кыладыр", – дип. Бәлки сез дә Аллаһ халык кылган башка кешеләр кебек үк кешеләрсез. Аллаһ теләгән бәндәсенең гөнаһларын ярлыкар, теләгән бәндәсен гөнаһы бәрабәрендә ґәзаб кылыр. Җирдә, күкләрдә вә араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгыдыр һәм кайтачак җиребез Аллаһ алдынадыр.

19. Ий китап әһелләре! Сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м килде, сездән рәсүлләр һәм вәхи киселгән вакытта, ул сезгә Коръән белән хак динне бәян кылыр, әйтмәвегез өчен: "Җәннәт белән шатландыручы, җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәр килмәде", – дип. Менә дөреслектә сезгә җәннәт белән шатландыручы һәм җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр килде, ул сезгә әйтте: "Коръән өйрәткәнчә ислам динен тотсагыз җәннәткә керерсез, әгәр Коръән белән гамәл кылмасагыз җәһәннәмгә керерсез", – диде. Аллаһ һәрнәрсәгә кадирдер.

20. Мусаның кауменә әйткән сүзләреннән гыйбрәт алыгыз! Әйтте: "Ий каумем, Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрне хәтерләгез! Аллаһ арагызга күп пәйгамбәрләр күндерде, үзегездән сезгә патшалар кылды һәм галәмдә һичбер кавемгә бирмәгән нигъмәтләрне сезгә бирде хәтта күктән әзерләнгән ризыкларны иңдереп торды", – дип.

21. Муса әйтте: "Ий каумем Аллаһ билгеләгән һәм сезнең, өчен файдасы булган Әрихә шәһәренә керегез, Аллаһ әмерен үтәүдән баш тартмагыз, артка борылып китмәгез! Әгәр баш тартсагыз, әлбәттә, нигъмәтләрдән коры калып, хәсрәтләнүче булып әверелерсез.

22. Әлеге куркак кабилә башлыклары әйттеләр: "Ий Муса Әрихә шәһәрендә көчле, батыр каум яши, без алардан куркабыз, шул сәбәпле шәһәргә һич тә кермәбез, хәтта ул каум шәһәрдән чыгып киткәннәренә чаклы. Әгәр алар шәһәрдән чыгып китсәләр, без, әлбәттә, шәһәргә керүчебез", – дип.

23. Кабилә башлыкларыннан Аллаһ нигъмәтләгән икесе әйттеләр: "Кәферләрдән курыкмагыз, Аллаһуга тәвәккәл итеп шәһәр капкасыннан керегез! Әгәр шәһәр капкасыннан керсәгез кәферләрне җиңәрсез, Аллаһуга тәвәккәл кылыгыз һәм шәһәргә керегез, әгәр Аллаһуның ярдәм бирәчәгенә ышансагыз".

24. Кәферләрдән куркучылары әйттеләр: "Ий Муса, без Әрихә шәһәренә, әлбәттә, мәңге кермәбез, шәһәр халкы анда торган вакытта. Ий Муса, үзең һәм Раббың, барыгыз шәһәр кәферләре белән икәү сугышыгыз! Ә без шушы урында карап утырабыз", – дип.

25. Муса әйтте: "Ий Раббым мин фәкать үземә һәм кардәшем Һарунга ихтыярлымын, башкача һич сүзем үтмидер. Ий Раббым фәсыйк белән безнең араны аер", – дип.

26. Аллаһ әйтте: "Инде аларга Әрихә шәһәренә керүне кырык елга чаклы хәрам кылдым. Кырык ел үтмичә анда керә алмаслар, хәйран булып сахрәдә адашып йөрерләр. Ий Муса, фасыйк каум өчен кайгырма, инкяр кылсалар җәзасы үзләренәдер", – дип.

27. Ий Мухәммәд г-м! Адәм г-мнең угыллары хакындагы хәбәрне хаклык белән укытыл. (Кабил белән бер карында яткан Әкълимә, Һабилгә тиешле иде. Әмма Кабил Әкълимәне үзем алам дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды.) Ике егет корбан чалдылар, берсенеке ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесе – Кабилнеке кабул булмады. Кабилнең көнчелеге артты һәм әйтте: "Ий Һабил мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен", – дип. Һабил әйтте: "Әлбәттә, Аллаһу тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер", – дип.

28. Һабил Кабилгә әйтте: "Син мине үтерергә кулыңны суза торган булсаң да, мин сине үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ ґәзабыннан куркамын", – дип.

29. Әгәр мине үтерсәң, мин телимен минем гөнаһымны һәм үз гөнаһыңны йөкләп Аллаһуга кайтуыңны, бу золым эшеңне эшләсәң ут әһеленнән булырсың. Ут ґәзабы: залимнәргә тиешле җәзадыр.

30. Нәфесе аңа галиб булды, ягъни нәфесе Кабилне җиңде, Һабилне үтерергә аны өстерәде, Кабил Һабилне үтерде вә хәсрәтләнүчеләрдән булды.

31. Аллаһ Кабил янына бер карга җибәрде, ул карга Кабилгә җирне казып күрсәтә, ягъни Һабилнең гәүдәсен күмәргә өйрәтте. (Чөнки Кабил Һабилне үтергәч кайда куярга белмичә, берничә көн күтәреп йөрде). Карганы күргәч, Кабил әйтте: "Һай миңа үкенеч! Каргадан да көчсезрәк идем мәллә? Карга белгәнне дә белмәдем, әгәр белгән булсам, кардәшемнең гәүдәсен ничә көннәр күтәреп йөрмичә, үтерү белән күмгән булыр идем", – дип. Бу эшеннән соң үкенүчеләрдән булды.

32. Кешеләр бер-берсен үтергәннәре өчен бәни Исраилгә хөкем иттек: "Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кеби булыр, бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кеби булыр", – дип. Аларга ислам динен ачык бәян итүче расулләребез килде. Ачык аңлатма килгәннән соң да, әлбәттә, аларның күбрәге сүздә һәм гамәлдә чиктән үтүчеләр.

33. Аллаһуга һәм расуленә каршы сугышкан яки җир өстендә бозыклык кылган кешеләрнең җәзасы: үтермәк яки асмак, яки уң кулын, сул аягын кисмәктер, ягъни үтерүчене үтерергә, үтерүче һәм талаучы булса асарга, талаучы һәм урлаучы булса аягын-кулын кисәргә, яки сөреп җибәрергә. Бу җәза аларга дөнья ґәзабы һәм ахирәттә аларга олы ґәзаб булыр.

34. Мәгәр алар сезнең кулыгызга төшеп хөкем ителүдән элек үкенеп тәүбә итсәләр, аларга югарыда зекер ителгән җәзалар бирелмәс. Аллаһ, әлбәттә, тәүбә итеп төзелүчеләрне ярлыкаучы һәм рәхимле.

35. Ий мөэминнәр! Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз, аның ґәзабыннан куркыгыз, Коръән белән гамәл кылып Аллаһуга якын булуны кәсеп итегез һәм Аллаһ юлында тырышыгыз, көрәшегез вә лязем булганда сугышыгыз! Шаять өстенлекне табарсыз.

36. Кәферләрнең кулында бөтен дөнья байлыгы янә шуның чаклы байлык була калса, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен шул байлыкны бирсәләр, кабул булмас иде. Аларгадыр рәнҗеткүче ґәзаб.

37. Кәферләр уттан чыгуны теләрләр, ишек янына килерләр, ґәзаб фәрештәләре аларны утлы сукмаклар белән суккалап куарлар, алар аннан чыгучы түгелләр һәм аларгадыр даими ґәзаб.

38. Карак ир һәм хатыннарның кулларын кисегез кәсеп иткән явыз эшләренә җәза йөзеннән Аллаһудан. Аллаһ үч алуда көчле һәм гадел хөкем итүче.

39. Берәү, угрылык кылып золым иткәннән соң тәүбә итсә, алган малны иясенә тапшырса һәм бөтен эшен төзәтсә, Аллаһ тәүбәсен кабул итеп, гөнаһын ярлыкар. Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле.

40. Әллә белмисеңме? Әлбәттә, беләсең җир, күкләр Аллаһ милке икәнлеген! Аллаһ теләгән бәндәсен ґәзаб кылыр, теләгән бәндәсен ярлыкар. Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә.

41. Ий расул г-м! Сине кайгыга салмасын монафикъларның көферлеккә ашыгулары, алар телләре белән иман китердек диләр, ләкин күңелләре иманны кабул иткәне юк. Янә яһүдләрдән ялган сүзне кабул итүчеләре бар, сине кайгыртмасын ялганга ышанулары! Алар синең сүзеңне кабул итәрләр, синең яныңа килмәгән яһүд файдасына сөйләсәң. (Яһүдләрдән берсе зина белән тотылгач: "Мухәммәд г-мнән сорарбыз, зина кылучыларга нинди хөкем? Әгәр җиңел хөкем булса, кабул итәрбез, каты хөкем булса, кабул итмәбез", – дип, үзара сөйләштеләр. Рәсүлуллаһ янына килгәч: "Зинага нинди хөкем", – дип сорадылар. Рәсүлуллаһ: "Тәүратта нинди хөкем булса, шул булыр", – диде. Тәүратны укып зина хакында хөкемне табып укыдылар, ташлар белән бәреп үтерү иде, һәм зиначыларны бәреп үтерделәр.) Яһүдләр Аллаһ сүзләрен үзгәртәләр Тәүратта язылганнан соң. Алар әйтәләр: "Әгәр зина кылучыны бәреп үтерергә дисә, кабул итмәгез, әгәр камчы сугарга дисә, кабул итегез, әмма бәреп үтерүдән сакланыгыз", – дип бер-берсен вәсвәсә кылдылар. Аллаһ берәүне үзенең фетнәсе белән фетнәләндерүне теләсә, әлбәттә, синең көчең җитмәс Аллаһ фетнәсеннән аны коткарырга. Аллаһу тәгалә азган кешеләрнең күңелен Аллаһуга каршылык чиреннән пакьләргә теләмәде. Аларга дөньяда хурлык, ахирәттә олы ґәзаб.
Каталог: wp-content -> uploads -> 2013
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №21 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №2 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №6 хаттама
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Тақырыптың өзектілігі
2013 -> «Алаш» либералдық-демократиялық қозғалысы идеологиясының маңызд


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   56


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет