Ногмани Коръән Тәфсире



жүктеу 7.93 Mb.
бет11/56
Дата09.06.2018
өлшемі7.93 Mb.
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   56


42. Кәферләр вә монафикълар алар ялганны күп сөйләрләр, ялган сүзләрне күп кабул итәрләр һәм төрле юллар белән хәрамны күп ашарлар. Әгәр яһүдләр яки монафикълар хөкем иттерергә сиңа килсәләр, гаделлек илә хөкем ит, яки хөкем итүдән баш тарт. Әгәр аларны хөкем итүдән баш тартсаң алар сиңа һич тә зарар итә алмаслар, әгәр алар арасын хөкем итсәң, турылык илә хөкем ит! Әлбәттә, Аллаһ туры кешеләрне сөя.

43. Ул яһүдләр ничек синнән хөкем иттерәләр, Тәүрат эчендә булган Аллаһ хөкемнәре аларның кулларында була торып? Әгәр син аларны хөкем итсәң, үзләре синең гадел хөкемеңнән баш тарталар, алар Тәүратка чын ышанучы түгелләр.

44. Тәхкыйк без иңдердек Тәүратны – аның эчендә һидәят дәлилләре, белем яктылыгы бар. Аның белән хөкем итәрләр Коръән иңгәнче әүвәлге пәйгамбәрләр алар Аллаһуга нык итагать итүчеләр, Аллаһуга нык бирелгән заһитләр, һәм дини галимнәр алар Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен белеп күңелләрендә саклаганнар. Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен бәни Исраилгә алар ирештерделәр, сөйләп аңлаттылар һәм гаделлек белән араларында хөкем йөрттеләр һәм дә бу эшләренә шаһит тә булдылар. Ий мөэминнәр, Коръән белән гамәл кылганда кешеләрдән курыкмагыз, миннән генә куркыгыз вә минем аятьләремне бетәчәк дөньяның аз малына сатмагыз.

45. Бәни Исраилгә Тәүратта касасны фарыз кылдык: хаксыз берәү үтерелсә, үтерүче үзе үтерелер, күз чыгаручының күзе чыгарылыр, борын җимерүченең борыны җимерелер, колак кисүченең колагы киселер, теш сындыручының теше сындырылыр һәм башка җәрәхәтләр өчен җәрәхәт бәрабәрендә үч алыныр. Берәү үз хакын сәдака кылса, ягъни кем тарафыннан булса да җәрәхәтләнгән кеше касас белән үч алмыйча, гафу итсә, бу гафу итүе гөнаһларының җуелуына сәбәп булыр. Янә берәү Аллаһ иңдергән Коръән белән гамәл кылмаса, ягъни Коръән хөкемнәрен диндә дәлил итеп кулланмаса, андый кешеләр үз-үзләренә золым итүче залимнәр.

46. Мәрьям угълы Гыйсәне әүвәлге пәйгамбәрләр әсәрләренә иярттек, үзеннән элек иңдерелгән Тәүратны тасдыйк кылганы хәлдә вә аңа Инҗилне бирдек, ул Инҗилдә һидәят диләлләре вә белем яктылыгы бар, һәм ул Инҗил элек иңдерелгән тәүрат хөкемнәренә муафикъ, шулай ук ул һидәят вә тәкъва кешеләргә вәгазь.

47. Инҗил әһелләре Аллаһ иңдергән Инҗилдәге Алла хөкемнәре белән хөкем итсеннәр, ягъни Инҗилне үзгәртмәүләре һәм аның белән гамәл кылулары фарыз иде. Берәү Аллаһ иңдергән китап белән хөкем итмәсә, гамәл кылмаса, андый кешеләр фасыйклар. (Тәүрат, Инҗил белән гамәл кылмыйча залим, фәсыйк һәм кәфер булдылар. Коръән белән гамәл кылмаучыларга да шул хөкем).

48. Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа хаклык белән Коръәнне иңдердек, әүвәлге китапларның хөкемнәрен тасдыйклаганы хәлдә һәм әүвәлге китапларның Аллаһ китаплары икәнлеге белән шәһадәт биргәне хәлдә, шулай булгач, кешеләр арасын Коръән белән хөкем ит! Әмма Раббыңнан килгән Коръәндәге гадел хөкемнәрне артыңа куеп, Коръән хөкемнәрен белмәгән надан кешеләрнең һавасына, аларның батыл гадәтләренә иярә күрмәгел! Сезләрдән һәрбер җәмәгать өчен шәригать төзедек һәм диндә ачык юллар күрсәттек. Әгәр Аллаһ теләгән булса, әлбәттә, бөтен дөнья кешеләрен бер диндә, бер юлда һәммәсен бер җәмәгать кылыр иде, ләкин сезгә биргән нигъмәтләре һәм иңдергән Коръән хөкемнәре белән Аллаһ сезне сынап карарга теләде. Шулай булгач, алданмагыз гөнаһлардан саклануда һәм савабны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз!!! Бит кайта торган җаегыз Аллаһу хозурында, анда сезгә Аллаһ хәбәр бирер дөньяда вакытларыгызда Аллаһ хөкемнәрендә ихтилаф кылышуларыгыз белән. Ягъни Коръән хөкемнәрен үтәргә тырыштыгызмы? Яки шайтан гамәле булган бидеґәт гамәлләрне үтәргә тырыштыгызмы? Хөкем каты булыр.

49. Без сиңа Коръәнне иңдердек кешеләр арасында гаделлек илә хөкем итмәклегең һәм өммәтеңдә аның белән гамәл кылсын өчен. Коръән хөкемнәренә иярергә теләмәгән җаһил кешеләрнең нәфес һаваларына, аларның ялган гамәлләренә иярмәгел! Аллаһ иңдергән хөкемнәрнең кайберләреннән сине дүндерүләреннән, адаштыруларыннан саклан! Аларга иярсәң, әлбәттә, адаштырырлар. Әгәр алар синнән хөкем иттерүдән яки Коръән белән гамәл кылудан баш тартсалар, яхшы, бәлки Аллаһ аларның бәгъзе гөнаһлары өчен аларны ґәзаб кылырга телидер. Кешеләрнең күпләре Коръән белән гамәл кылмаулары сәбәпле, әлбәттә, фасыйклар.

50. Әйә Коръән хөкемнәренә риза булмаган явыз кешеләр җаһилият хөкемен телиләрме? Ягъни Коръән хөкемнәрен куеп, наданнарның сүзләрен диндә дәлил итәләрме? Адашкан кешеләрнең сукыр гадәтләрен диндә юл итеп алалармы? Бит Коръән белән гамәл кылучы кешеләр өчен Аллаһудан да күркәмрәк, гаделрәк хөкем итүче булырмы? Әлбәттә, юк!

51. Ий мөэминнәр! Яһүдләрне һәм насараларны дус итеп алмагыз, дин эшләрендә аларны үзегезгә якын китермәгез. Алар шайтан юлында бер-берсенә дуслар. Әгәр берәрегез аларга дус булса, ул кеше алардан булды, ягъни кәфер булды. Әлбәттә, Аллаһ кәферләргә дус булган залим мөселманнарны туры юлга күндермәс. (Кәферләр янында туры юл, әлбәттә, юк!)

52. Яхшылап карасаң, әлбәттә, күрерсең күңелләрендә икейөзлелек чире булган мөселманнар кәфергә дус булырга, аларга иярергә ашыгырлар, "кәферләрдән әйләнеп килә торган ґәзабтан куркабыз" диләр. Ягъни кәферләрдән куркып, аларга дус булырга тырышалар. Аллаһуның мөэминнәргә бер шәһәрне фәтех кылуы яки кәферләр зарарына, мөэминнәр файдасына бер эш кылуы өметле. Шул вакытта монафикълар мөэминнәргә дошман булып, кәферләргә дус булганнары өчен, әлбәттә, үкенерләр ягъни монафикълар алданганлыкларын эш узгач кына белерләр.

53. Монафикъларның яшерен эшләре ачылгач, аларның монафикъ икәнлекләрен белмәгән мөэминнәр гаҗәпләнеп әйттеләр: "Әйә ий мөэминнәр! Без сезнең, динегездә, сезнең белән бергә чын мөэминнәрбез дип, Аллаһ исеме белән ныклап ант итүчеләр шулармы? Чын монафикъ булсалар да, без чын мөселманнарбыз, дип, Аллаһ исеме белән ант итәләрме?" – дип. Ул монафикъларның бөтен гамәле җуелды, Аллаһуның нигъмәтләреннән киселеп, хәсрәтләнүчеләрдән булдылар.

54. Ий мөэминнәр! Әгәр сезнең арагыздан берәү хак динен ташлап мөртәт булса, Аллаһ алар урынына үзенә сөекле һәм Аллаһуны сөюче каумне тиздән китерер, алар мөэминнәргә йомшак күңелле, кәферләргә каты күңелле булырлар. Алар Аллаһ юлында сугышырлар, ислам динен куәтләр өчен бөтен көчләрен куярлар һәм куркытып шелтә кылучыларның шелтәсеннән курыкмаслар. Аларның шундый булулары Аллаһуның юмартлыгыдыр, Ул аны теләгән кешесенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем иясе.

55. Аллаһ әйткәннән башкача булмас, ий мөэминнәр! Һәр эшегездә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһудыр, иярергә тиешле булган остазыгыз Аллаһуның расүледер һәм сезгә дус булырга яраклы кешеләр – рөкүґ, сәҗдә кылып намаз укучы һәм зәкят бирүче хак мөэминнәрдер.

56. Югарыда әйтелгәнчә, берәү Аллаһуга нык бирелсә һәм расүленә дә ныклап иярсә һәм чын мөэминнәргә эчкерсез дус булсалар, алар Аллаһ гаскәрләредер, Аллаһ гаскәрләре, әлбәттә, Аллаһ ярдәме белән җиңүчеләр.

57. Ий мөэминнәр! Сездән элек китап бирелгән мөшрикләрне һәм Аллаһуга ышанмаучы кәферләрне дус тотмагыз! Алар сезнең динегезне уенга саныйлар һәм мәсхәрә кылалар. Аллаһудан куркыгыз! Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Әгәр хак мөэмин булсагыз.

58. Әгәр сез азан әйтеп кешеләрне намазга чакырсагыз, азанны һәм намазны уенга саныйлар вә мәсхәрә итәләр, алар бу эшләрен эшлиләр хакны аңламаганнары өчен. (Башкаларның да аңламаучы булуын телиләр).

59. Әйт: "Ий китап әһелләре! Бездән үч алырга телисезме фәкать Аллаһуга һәм үзебезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм элек иңдерелгән китапларга ышанганыбыз өчен генә? Әлбәттә, сезнең күпләрегез фасыйклар", – дип.

60. Әйт: "Әйә сез яһүдләр! Сез яманлаган мөселманнардан да яманрак кешеләрдер". Хәбәр биримме эшләренә карата Аллаһ хозурында тиешле җәзаны алу йөзеннән? Алар яһүдләр. Аллаһ аларны ләгънәт кылды һәм аларга ачуланды һәм дә бәгъзеләренең сүрәтен маймыл сүрәтенә, бәгьзеләренең сүрәтен дуңгыз сүрәтенә алыштырды. Алар шайтанга ияреп Аллаһудан башкага гыйбадәт кылдылар. Ул яһүдләр хак юлдан ерак китеп ныграк адашучылар һәм ахирәттә иң яман урын алар урыныдыр.

61. Әгәр монафикълар сезнең янга керсәләр: "Иман китердек, мөселманбыз", – диләр, әмма үзләре сезнең янга кергәндә дә һәм сезнең яннан чыкканда да имансызлардыр. Аллаһ белүчерәк монафикъларның күңелләрендә булган нәрсәне.

62. Янә күрәсең алардан күбрәге гөнаһлы эшләргә һәм хәрам ашарга ашыгалар, нинди кабахәт эштер аларның кылган эшләре.

63. Әгәр яһүдләрнең дингә бирелгән заһитләре вә дини галимнәре аларны Аллаһуга каршы булган яман сүзләрдән һәм хәрам ашауларыннан ныклап тыйган булсалар, нинди яхшы булыр иде! Ләкин тыймадылар. Аларның кылган эшләре бик тә яман.

64. Яһүдләр әйттеләр: "Аллаһуның кулы багъланган саран", – дип. Аллаһ әйтте: "Бәлки аларның кулы багланган, Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга малларын бирмиләр", – дип, һәм ләгънәт ителделәр Аллаһуга тиешсез сүзне әйткәннәре өчен. Бәлки Аллаһуның кулы ачык, ул юмарт, теләгән бәндәләренә үзе теләгәнчә бирер. Сиңа Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәре яһүдләрнең күпләренә хакны инкяр итүне һәм азгынлыкны арттырыр. Янә кыямәткә чаклы дәвам иткән дошманлыкны вә ачуны алар арасына салдык. Һәркайчан алар сугыш өчен хәйлә утлары кабызсалар, Аллаһ аны сүндерде. Алар җир өстендә тырышып төрле бозыклыкны кылырлар, Аллаһ фәсәтчеләрне һич тә сөйми.

65. Әгәр китап әһелләре иман китереп Коръән белән гамәл кылсалар һәм Коръән хөкемнәрен бозудан саклансалар, әлбәттә, әүвәлдәге гөнаһларын җуяр идек һәм нигъмәтләр иясе булган җәннәтләргә кертер идек.

66. Әгәр алар Тәүратны һәм Инҗилне үзгәртмичә гамәл кылган булсалар, аннары Раббыларыннан иңдерелгән Коръән белән гамәл кылган булсалар, әлбәттә, өстән дә, аяк асларыннан да киң ризык ашар иделәр. Алардан туры мөэминнәр дә бар, ягъни Коръәнне кабул итеп, аның белән гамәл кылучылар, аларның күбрәкләренең кылган эшләре бик яман, ягъни үз китапларын да үзгәрттеләр, Коръәнне дә кабул итмәделәр.

67. Ий Аллаһуның расүле! Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештер! Әгәр Коръән хөкемнәрен ирештереп бетерсәң, Аллаһ йөкләгән пәйгамбәрлек бурычын үтәгән булырсың, әмма ирештереп бетермәсәң – пәйгамбәрлек бурычын үтәмәгән булырсың. Аллаһ сине дошман кешеләрнең шәреннән саклар, мөшрикләрдән курыкма, үз эшеңне эшлә! Имансыз кешеләрне Аллаһ, әлбәттә, туры юлга күндермәс.

68. Әйт: "Ий китап әһелләре! Сез хак диндә түгелсез, хәтта Тәүрат, Инҗил һәм Раббыгыздан иңдерелгән Коръән белән гамәл кылганыгызга чаклы", – дип. Ий Мухәммәд г-м, сиңа Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәре: әлбәттә, аларның күпләре явызлыкны һәм хакны инкяр итүне арттырадыр. Кәферләрнең хакны инкяр итүләре өчен хәсрәтләнмә!

69. Дөреслектә гамәлсез коры ышанучылар һәм яһүдиләр, һәм насаралар, һәм ай, кояшка яки йолдызларга табынучылар – алардан Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанып, Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылганнарына ахирәттә ґәзаб куркынычы булмас һәм алар көенмәсләр.

70. Тәхкыйк бәни Исраилдән Тәүрат белән гамәл кылырсыз дип ґәһед алдык һәм аларга рәсүлләр күндердек. Һәркайчан аларга расүл килсә аларның күңелләре яратмый торган Аллаһуның гадел хөкемнәре белән, алар рәсүлләрнең бәгъзеләрен ялганга тоттылар, бәгъзесен үтерделәр. (Яхъя вә Зәкәряне).

71. Алар бу кабахәт эшләре өчен Аллаһудан фетнә яки ґәзаб ирешмәс дип хисап кылдылар. Туры юлны күрүдән күзләре сукыр булды, хак сүзне ишетүдән колаклары саңгырау булды. Аннары Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итеп гөнаһларын гафу итте. Янә аларның күбрәге күзсез һәм саңгырау булдылар. Аллаһ күрүче аларның кылган эшләрен.

72. Мәрьям угълы Гыйсаны Аллаһ диючеләр тәхкыйк кәфер булдылар. Бәни Исраилгә Гыйса әйтте: "Минем һәм сезнең Раббыбыз булган Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз", – дип. Бер кеше Аллаһуга мәхлукны тиңдәш кылса, тәхкыйк Аллаһ ул кешегә җәннәтне хәрам кылды һәм аның кайтачак урыны уттыр. Ахирәттә залимнәргә ярдәмче булмас.

73. Аллаһ өчнең берсе диючеләр, дөреслектә, кәфер булдылар. Тиңдәше вә охшашы булмаган Аллаһудан башка һич Илаһә юк. Аллаһ өчнең берсе диючеләр шул сүзләреннән тыелмасалар, ягъни тәүбә итмәсәләр, әлбәттә, аларны рәнҗеткүче ґәзаб тотачак.

74. Әйә ул кәферләр бозык игътикатларыннан Аллаһуга тәүбә итмәсләрме? Һәм шундый зур гөнаһлары була торып, Аллаһудан ярлыкауны сорамаслармы? Әгәр тәүбә итеп, Аллаһуның берлегенә иман китереп, һәм Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле.

75. Мәрьям угълы Гыйса Аллаһуның расүле булудан башка һичкем түгел, аларга хәтле дә рәсүлләр килеп үттеләр, бар да кеше затларыдыр һәм Гыйсаның анасы Мәрьям Аллаһуга һәм расүлгә ышанучы бик тугъры хатын, Мәрьям үзе һәм угълы Гыйса адәм иделәр. Кара аларга, Гыйса турында аятьләребезне ничек ачык бәян кылабыз! Соңра янә кара аларга, ничек тыелалар хакны кабул итүдән, ягъни көферлекне һәм адашуны ихтыяр итәләр.

76. Син аларга әйт: "Аллаһудан башкага гыйбадәт кыласызмы? Ул ясалма мәгъбүдләрегез сезгә файданы да, зарарны да ирештерә алмыйлар, ә Аллаһ ишетүче һәм белүче", – дип.

77. Әйт: "Ий китап әһелләре! Динегездә хактан башка тирән китмәгез, ягъни дәлилсез сүз сөйләмәгез һәм юлсыз гамәл кылмагыз, һәм әүвәлдә адашкан һәм күпләрне адаштырган каумнең нәфес-һавасына һәм батыл гадәтләренә иярмәгез! Алар һәммәләре дә бертигез адаштылар", – дип.

78. Бәни Исраилнең кәферләре Дауд һәм Мәрьям угълы Гыйса теле белән ләгънәт ителделәр, маймыл һәм дуңгыз булдылар. Бу җәза аларга тиешле булды зур гөнаһлары һәм хаклык чигеннән үтеп киткәннәре өчен.

79. Алар үзләре кыла торган бозык эшләрдән, батыл игътикатләрдән бер-берсен тыймадылар, нинди яманлыктыр аларның эшләгән эшләре.

80. Әлбәттә, күрәсең, ышанып дин тотучыларның күбрәкләре, кәферләр ягына авышып аларга дус булалар, нинди ямандыр ахирәттә үзләрен каршы алачак бу кәфер эшләре: Аллаһу тәгаләнең ачуы, һәм ґәзабта мәңге калулары.

81. Әгәр ул динчеләр Аллаһуга пәйгамбәргә һәм пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнгә ныклап ышансалар, әлбәттә, кәферләрне дус тотмас иделәр, ләкин алардан күбрәге фасыйклар.

82. Яһүдләрне кешеләр арасында мөселманнарга иң каты дошман итеп табарсың һәм мөшрикләрне мөселманнарга каты дошман итеп табарсың. (Мөшрикләрнең иң зурысы: мәҗүсиләр һәм коммунистлардыр). Без – насара диюче бер җәмәгатьне мөселманнарга дусрак – күңелләре белән якынрак табарсың, алар арасында галимнәр, габитләр булганы өчен, әлбәттә, алар Коръән сүзләрен ишеткәндә һич тәкәбберләнмәсләр.

83. Әгәр алар расүлгә иңдерелгән аятьләрне ишетсәләр күзләреннән яшь агадыр хакны – хак дип тануларыннан, һәм алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз – Аллаһ! Иман китердек, безләрне синең берлегең белән шәһадәт бирүчеләр белән бергә язгыл", – дип.

84. "Ни булган безгә Аллаһуга һәм үзебезгә килгән хак Коръәнгә ышанмаска, безгә ни булган? Әлбәттә, ышанабыз һәм Раббыбыз изгеләр белән бергә җәннәткә кертер дип өмет итәбез", – диделәр.

85. Аллаһу тәгалә, аларның иман китереп мөселман булганнары һәм әйткән хак сүзләре өчен асларыннан елгалар агучы җәннәтләрне бирде, алар анда мәңге калырлар. Ул Җәннәтләр изгелек кылучыларның җәзасы.

86. Кәфер булган кешеләр безнең аятьләребезне ялганга тоттылар – алар җәһәннәм әһелләре.

87. Ий мөэминнәр! Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь нәрсәләрне үзегезгә хәрам кылмаган һәм Аллаһ сызган сызыктан тышкары үтмәгез! Дөреслектә сызыктан үтүчеләрне Аллаһ һич тә сөйми.

88. Вә ашагыз Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь ризыклардан һәм үзегез ышанган Аллаһудан куркыгыз, сызыктан тышкары үтүдән сакланыгыз!

89. Аллаһ, сезне ґәзаб кылмас уйнап әйткән антларыгыз өчен аны үтәмәсәгез, мәгәр ґәзаб кылыр шәригать буенча ант ителгән дөрес урында – ант итеп тә ул ант үтәлмәсә. Ул үтәлмәгән антның кәффарәте: ун мескенгә аш ашатмак өй әһелләрегез ашаган ризыкның уртача булганы белән, яки ун мескенгә кием кидермәк, яки бер кол азат итмәк, боларны эшләргә көче җитмәсә, тоташ өч көн ураза тотар. Бу йөкләтелгән эшләр үтәмәгән антларыгызның кәффарәте, антларыгызны, әлбәттә, үтәгез! Әнә шулай Аллаһ үзенең хөкемнәрен сезгә ачык итеп аңлата, шаять шатланып, Аллаһуга шөкер итәрсез.

90. Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сынымнарга гыйбадәт итү – Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану – багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять котылырсыз – өстенлек табарсыз.

91. Хәмер эчүегез һәм отыш уеннары уйнауыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗум иттерә торган ачуны булдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, ул шайтан эше булган – нәҗесләрдән тыеласызмы? Әллә тыелмыйсызмы? Әлбәттә тыелыгыз!

92. Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә расүлгә итагать итегез! һәм шайтан эше булган нәҗесләрдән сакланыгыз! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз, яхшы белегез ки, расүлемезгә Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генә тиешле.

93. Иман китереп, изге гамәлләр кылып, мөселман булган кешеләргә әүвәлдә эчкәннәре өчен гөнаһ юк, әгәр яңадан эчүдән саклансалар, иманнарын куәтләп изге гамәлләр кылсалар, соңра саклансалар, янә иманнарын тазартып тәкъвалык кылсалар һәм дә изге гамәлләрне – яхшы эшләрне эшләсәләр. Бит Аллаһ яхшы эшне кылучыларны сөя.

94. Ий мөэминнәр! Аллаһ сезне кыр хайваннарын аулау эшләреңдә, әлбәттә, сынар, кайберләрен кулыгыз белән, кайберләрен коралыгыз белән тотасыз, Аллаһуны күрмичә – күргән кеби курыккан кешеләрне изһар кылыр өчен. Ау хөкемнәрен белдергәннән соң берәү чиктән үтсә, ягъни хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайванын ауласа, әлбәттә, аңа рәнҗеткүче ґәзаб булыр.

95. Ий мөэминнәр! Хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайваннарын ауламагыз! Сездән берегез ихрам баглаганы хәлдә кыр хайванын белеп-хаслап үтерсә, аның кәффарәте – сезнең арагыздан ике гадел кеше, үтерелгән хайванның бәһасе фәлән чаклы, дип хөкем итсәләр, шул хак белән корбанлык алып Мәккәдә бугазлап фәкыйрьләргә ашатыр. Яки мескеннәргә тәгам бирмәк кәффарәттер – үтерелгән хайванның бәһасе хәтле ашатыр, я таратып бирер, яки тәгам бирмәсә, ураза тотар тәгамның бер мескенгә ашатыр хәтлесе – бер көн уразага хисаб ителер. Бу – кәффарәт ауда Аллаһ хөкемен бозучыга җәза булды, гөнаһлы эшнең ахырын белсен өчен. Аллаһ гафу итте бу аңлатмага хәтле ау хөкемен бозган кешене, моннан соң берәү ау хөкемнәрен бозса, ул кешедән Аллаһ ґәзаб белән үч алыр, бит Аллаһ кодрәт вә үч алу иясе.

96. Суда яшәгән хайваннарны ауламак һәрвакыт хәтта ихрам баглаган хәлегездә дә сезгә хәләл ителде, диңгезләрдә йөрүчеләргә файдаланырлык тәгам булсын өчен балык вә башка ризык булырдай нәрсәләре диңгезнең сезгә хәләл булды. Ләкин суда үлгән балык хәләл түгел. Сезгә хәрам ителде кыр-урман хайваннары ихрамда хәлегездә. Аның хозурына кайтачак Аллаһудан куркыгыз, аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз!

97. Аллаһу тәгалә мәсҗид Хәрамдагы Кәгъбәне мөселманнарга кыйбла кылды, аның белән ислам дине һәм мөселманнар каим булып яшәр, сугышу хәрам булган айларны, корбан чалуны һәм мәсҗид Хәрамдагы яки хаҗдагы ачык ґәләмәтләрне мөселманнар файдасына кылды. Коръәндәге бөтен хәбәрләр сезгә сөйләнә – дөреслектә Аллаһу тәгаләнең җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне белгәнлеген белүегез өчен, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүче.

98. Бик яхшы белегез ки: Аллаһ, үзенә итагать итмәгәнлекләрдән каты ґәзаб белән үч алучы һәм тәүбә итүчеләрне ярлыкаучы, рәхимле.

99. Расүл г-мнең бурычы фәкать Аллаһ хөкемнәрен һич үзгәртмичә кешеләргә ирештерү генә. Аллаһ сезнең, күрсәтеп һәм яшереп эшләгән эшләрегезне яхшы белә.

100. Әйт: "пакь илә нәҗес, хак илә батыл һич тигез булмас", – дип, гәрчә сине нәҗеснең күплеге ґәҗәбләндерсә дә! Ий гакыл ияләре! Аллаһудан куркыгыз – нәҗес һәм батыл эшләрдән сакланыгыз! Шаять өстенлек табарсыз – котылырсыз.

101. Ий мөэминнәр! Тиешсез сораулар бирмәгез, әгәр сорауыгызга җавап бирелсә – ул җавап сезне кайгыга салыр, әгәр Коръән иңеп торган вакытта яшерен нәрсәләр турында сорасагыз аның җәвабы бирелер, тиешсез нәрсәләр турында сораганнарыңызны Аллаһ гафу итте инде, сорамагыз! Аллаһ ярлыкаучы, юаш.

102. Сездән әүвәлге каумнәрдә пәйгамбәрләренә шундый сораулар бирделәр – сорауларына җавап бирелгәч, соңра җавапны инкяр итеп, кәфер булып әверелделәр.

103. Аллаһ, кешеләрнең кулындагы хайваннарга: Бәхирә, Саибә, Вәсыйлә, Хам дип исем бирмәде һәм аларны хәрам да кылмады, ләкин кәферләр Аллаһуга ялганны ифтира кылдылар "бу хайваннарны Аллаһ хәрам кылды", дип, аларның күпләре аңламыйлар.

104. Әгәр ул җаһилләргә әйтелсә: "Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә һәм расүл гамәленә килегез", – дип, алар әйтәләр: "Ата-бабаларыбызны нинди юлда, нинди гамәлдә тапсак, шул безгә җитә, алар юлыннан чыкмыйбыз", – дип. Аллаһ әйтте: "Әйө аларның ата-бабалары хаклыктан һичнәрсә белмәүче һәм туры юлга да күнелмәүче иделәр түгелме?" – дип.

105. Ий мөэминнәр! Сезгә лязем үзегезне төзәтмәк һәм туры юлда нык тормак! Әгәр Коръән, юлында берләшеп таза торсагыз, адашкан кеше сезгә зарар итә алмас. Җыйналып кайтачак урыныгыз Аллаһу хозурында, кылган эшләрегездән хәбәр бирер.

106. Ий мөэминнәр! Әгәр берегезгә үлем якынлашса, васыятьләрегезне әйткәндә үзегездән ике гадел кеше шаһит булсыннар, яки мөселман булмаган ике кеше шаһит булсыннар сәфәрдә йөрегәнегездә үлем хәсрәте ирешсә. Әгер шәһитләрнең эше низагълы булса, яки алардан шикләнсәгез, намаздан соң ике шаһитне алып калыгыз, үлгән кешенең васыятен вә калдырган әманәтен ачыклар өчен, Аллаһ исеме белән акт итеп әйтсеннәр: "Антыгыз белән дөнья малым ихтияр итмәбез, гәрчә әманәт тапшырган кеше якын кардәшебез булса да, һәм Аллаһ үтәүне фарыз иткән Шәһадәтне яшермибез, әгәр алдалан ант итсәк, Аллаһуга гөнаһлылардан булырбыз", – дисеннәр.

107. Тикшергән чакта бу ике шаһитнен үзләре йөкләп алган әманәтләренә хыянәт иткәнлекләре ачыкланса, булган хәлне дөрес сөйләр өчен алардан гаделрәк ике кеше шаһит булырлар. Алар Аллаһ исеме илә ант итеп әйтерләр: "Безнең Шәһадәтебез әүвәлге ике шаһитнең Шәһадәтеннән дөресрәк, шәһитлегебездә дөреслектән чыкмабыз, әгәр дөреслектән читкә чыксак, әлбәттә, залимнәрдән булырбыз", – дип.

108. Мәетнең васыяте хакындагы шәһадәттә күрсәтелгән хөкемебез – шаһитләрнең турылык илә шаһит булулары өчен иң якын бер юл, яки шәһитлек эшләрендә ялган сөйләүләре сәбәпле эш икенче гадел шәһитләргә тапшырылгач, хыянәтләре өскә чыгып хурлыкка төшүдән курыксыннар өчен гадел хөкемдер. Аллаһудан куркыгыз – аның гадел хөкемнәрен бозудан сакланыгыз һәм сезнең файдагызга сөйләгән сүзләрен тыңлагыз! Аллаһу тәгалә, хыянәтче фәсыйкларны туры юлга күндерми.

109. Кыямәт көнендә Аллаһ расүлләрне җыяр өммәтләрен хөкем итәр өчен, Аллаһ алардан сорар: "Сезнең Аллаһ хөкемнәрен ирештерүегезне өммәтләрегез ничек кабул ит-теләр?" – дип, Рәсүлләр әйтте: "Без аларның хәлен белмибез, бездә гаепне белә торган белем юк. Ий Раббыбыз, әлбәттә, Син бөтен яшерен эшләрне белүчесең", – дип.

110. Аллаһу тәгалә кыямәт көнне әйтер: "Ий Мәрьям угълы Гыйса, без сиңа һәм анаңа биргән нигъмәтне бүген сөйлә! Җәбраил илә сиңа куәт биргәнебезне, кешеләр белән бишектә һәм пәйгамбәр булгач хикмәтле сүзләр белән сөйләшүеңне, мин сиңа язарга өйрәткәнемне, ислам хөкемнәрен, тәүратны, инҗилне өйрәткәнемне, янә минем әмерем илә кош сурәтен ясап аңа өрер идең, аннары минем әмерем илә кош булып очар иде, янә минем әмерем илә сукырларны күзле итәр идең һәм ала тәнле кешеләрне сәламәтләндерер идең, дәхи бәни Исраилнең мәкереннән сине коткарганымны һәм син аларга инҗил хөкемнәре вә ачык могҗизалар белән килгәч, аларның ышанмаучылары, бу сихердән башка һичнәрсә түгел, дип инкяр иткәннәрен сөйләп бир, хәтерләренә төшер", – дияр Аллаһу тәгалә.
Каталог: wp-content -> uploads -> 2013
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №21 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №2 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №6 хаттама
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Тақырыптың өзектілігі
2013 -> «Алаш» либералдық-демократиялық қозғалысы идеологиясының маңызд


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   56


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет