Ногмани Коръән Тәфсире



жүктеу 7.93 Mb.
бет12/56
Дата09.06.2018
өлшемі7.93 Mb.
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   56


111. Ий хәварийон! Миңа һәм расүлемә иман китерегез, дип вәхи кылсам хәварийоннар әйттеләр: "Иман китердек ий Гыйса, безнең мөселман булганлыгыбызга шаһит бул", – дип.

112. Хәварийоннар әйттеләр: "Ий Гыйса, синең Раббыңның, безгә күктән аш яулыгы белән ризык иңдерергә көче җитәме?" – дип. Гыйса әйтте: "Аллаһудан куркыгыз – ґәзабыннан сакланыгыз, үзегезне бәла-казага салмагыз! Әгәр хак мөэминнәрдән булсагыз".

113. Алар әйттеләр: "Күктән иңгән ризык белән ризыкланырга һәм күңелебезнең карарлануын телибез, дәхи мин Аллаһуның расүле дигән сүзеңнең хаклыгын белмәкче булабыз, янә ул ризыкның Аллаһудан иңдерелгәнлегенә шәһитләрдән булуыбызны телибез", – дип.

114. Мәрьям угълы Гыйса әйтте: "Ий тәрбиячебез – Аллаһ! Безгә күктән аш яулыгы белән ризык иңдер – ризык иңгән көн әүвәлгеләребезгә дә һәм ахыргыларыбызга да бәйрәм көне булсын! Янә минем пәйгамбәрлегемә дә дәлил булсын! Ий Раббыбыз безне ризыкландыр, син, әлбәттә, ризыкландыручыларның иң хәерлесесең", – дип. (Күктән ризык иңгән көн якшәмбе иде, шуның өчен якшәмбе көн насараның бәйрәме булып калды).

115. Аллаһу тәгалә әйтте: "Мин, әлбәттә, сез сораган ризыкны күктән иңдерүчемен, бу ризык сезгә иңгәннән соң Сезләрдән берәрегез хыянәт итсә, яки шөкер итүне һәм Аллаһудан иңдерелгәнне инкяр кылып кәфер булса, ул кешене галәмнәрдә һичкемне ґәзаб кылмаган каты ґәзаб белән ґәзаб кылырмын", – дип.

116. Янә Аллаһу тәгалә кыямәт көнендә әйтер: "Ий Мәрьям угълы Гыйса! Син кешеләргә әйттеңме, мине һәм анамны Аллаһудан башка Илаһә тотыгыз", – дип. Гыйса әйтте: "Ий Раббым! Син һәрбер кимчелектән пакьсең, синең хакта миңа муафикъ түгел сүзне әйтмәк лаек түгелдер, әгәр андый сүзләрне әйткән булсам, әлбәттә, син аны беләсең. Я Рабби, син минем күңелемдә булган нәрсәне, әлбәттә, беләсең әмма мин синдә булган нәрсәне белмимен. Әлбәттә, Син яшерен нәрсәләрне бик яхшы белүчесең.

117. Янә Гыйса: "Ий Раббым! Мин аларга Син әмер иткәннән башканы әйтмәдем, бәлки мине вә сезне тәрбия итүче Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, дидем. Дәхи мин алар арасында булганда бөтен эшләренә шаһит булдым, мине күккә күтәреп үтергән чагыңда Син аларны күзәттең. Бит Син һәрнәрсәгә шаһитсың", – диде.

118. Әгәр аларны ґәзаб кылсаң – кылырсың үз бәндәләреңдер, вә әгәр аларны ярлыкасаң, әлбәттә, син көчле һәм гадел хакимсең.

119. Аллаһу тәгалә әйтер: "Бу көндә чын мөэминнәрнең, Коръәнгә вә сөннәткә муафикъ – дөрес динне тотучы мөселманнарның дөреслеге файда бирер. Аларга җимеш агачлары астыннан елгалар агучы җәннәтләр булыр, алар анда мәңге калырлар, Аллаһ алардан разый булды һәм алар Аллаһудан разый булдылар. Җәннәтләргә кереп, анда мәңге калу – иң зур бәхеткә ирешү.

120. Җирдәге вә күкләрдәге һәм алар арасында булган нәрсәләр Аллаһу тәгаләнең мөлкедер, Аның һәрнәрсәгә көче җитә.
[6] ӘНҐӘМ (ТЕРЛЕК) СҮРӘСЕ – 165 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Чын мактау – җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуга хас, янә ул караңгылыкны һәм яктылыкны бар кылды. (Ике төрле яктылыкны бар кылды: берсе табигать яктылыгы – кояш, ут кеби. Икенчесе: гакыл, фикер яктылыгы – Коръән, сөннәт яктылыгы кеби. Вә ике төрле караңгылыкны бар кылды: берсе табигать караңгылыгы: кояшсызлык, утсызлык кеби. Икенчесе гакыл, фикер караңгылыгы – имансызлык, динсезлек кеби.) Бу хәлдән соң кәферләр, Коръән яктылыгыннан качып, имансызлык караңгылыгына кереп, Аллаһудан башканы илаһә тотарлар.

2. Аллаһ беренче атагыз – Адәм г-мнең тәнен балчыктан халык кылды, соңра һәрберегезгә гомер билгеләде вә һәрберегезгә билгеләнгән әҗәл аның хозурында. Шуннан соң да сез Аллаһ эшләренә шик тотасыз.

3. Ул Аллаһ, җирдә вә күкләрдә эш кылучы, хөкем йөртүче Илаһә, сезнең ачык вә яшерен эшләрегезне һәм нәрсә кәсеп иткәнегезне дә белә.

4. Кәферләргә Раббының аятьләреннән бер аять килсә, ягъни бер могъҗиза яки Коръән аяте килсә, алар аны инкяр итәләр.

5. Аларга һәркайчан чын иманга, хак дингә өндәүче Коръән аятьләре килсә, алар аны – ялган диделәр. Коръәнне вә мөселманнарны мәсхәрә кылып көлүләренең җәзасы аларга тиздән килер.

6. Әллә күрмиләрме? Алардан элек күпме кәферләрне һәлак кылдык, җир өстендә сезне урнаштырмаган яхшы урынга аларны урынлаштырдык һәм күктән яңгырны да аларга кирәгенчә генә иңдердек, янә аларга бакчалары астыннан ага торган елгалар кылдык, алай да иман китермәделәр, аларны гөнаһлары өчен һәлак иттек, һәм алардан сон, урыннарына башка кешеләрне урынлаштырдык.

7. Әгәр кәферләр соравы буенча Коръән аятьләрен сиңа кәгазь битләренә яздырып иңдергән булсак, аны кәферләр куллары илә тотар иделәр, аннары, бу – сихердән башка нәрсә түгел, дип инкяр итәр иделәр.

8. Кәферләр әйттеләр: "Кәшки Мухәммәдкә фәрештә иңгән булсачы, аның хак пәйгамбәр икәнлеген безгә әйтер иде", – дип. Аллаһ әйтте: "Әгәр без аларга фәрештә иңдерсәк, әлбәттә, аларны һәлак итү белән эш тәмам булыр иде, фәрештә иңгәннән соң аларга һичнәрсә өчен вакыт бирелмәс".

9. Әгәр пәйгамбәрне фәрештәдән кылсак, әлбәттә, аны ир кыяфәтендә кылыр идек, алар кешеләр кигән киемне кияр иделәр.

10. Синнән әүвәлге пәйгамбәрләр дә шулай мәсхәрә кылындылар, аларга да мәсхәрә кылганнары хәтле мәсхәрә ителергә, хөкем итенделәр, җәзасын алырлар.

11. Әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм яхшылап карагыз! Аллаһ вә расүлләр хакында ялган сөйләүчеләрнең хәле ничек тәмам булган?" – дип. (Мөшрикләр, Мухәммәд г-мне мәсхәрә кылып, төрлечә золым итеп тә кешеләрне исламга чакырудан туктата алмагач, патша итәбез, күп мал бирәбез, ташла бу эшеңне, диделәр). Аллаһу тәгалә аларга түбәндәге аять белән җавап бирде.

12. Әйт: "Җирдәге вә күктәге нәрсәләр кемнеке? Һичкемнеке түгел фәкать – Аллаһу тәгаләнеке", – дип. Аллаһ үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылуны үзенең өстенә йөкләде. Булачагында шикләнергә дә урыны юк – кыямәт көнендә, әлбәттә. Аллаһ һәммәгезне дә хөкем итәр өчен җыяр. Ахирәттә үзләрен мәңгелек хәсрәткә саласы кешеләр дөньяда чакларында Коръәнгә ышанмаслар, яки ышанып та гамәл кылмаслар.

13. Кич тә вә көндез дә Аллаһ тәрбиясе белән карар тапкан мәхлуклар һәммәсе Аллаһу тәгаләнеке. Вә ул ишетүче һәм белүче.

14. Әйт: "Җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуны ташлап, бер зәгыйфь мәхлукны үземә ярдәмче һәм Илаһә итеп алыйммы? Аллаһ бөтен мәхлукны ризыкландыра, әмма үзе ризыкланмый – аңа ризык кирәкми, дип, мин мөселман булган кешеләрнең беренче мөселманы булу белән һәм дә мөшрикләрдән булмау белән Аллаһудан боерылдым", – диген!

15. Әйт: "Әгәр мин бидеґәтче-мөшрикләргә ияреп, тәрбиячем булган Аллаһу тәгаләнең хөкемнәренә хилафлык кылсам, әлбәттә, олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын", – дип.

16. Хисаб көнендә берәүдән ґәзаб алынса – гафу ителсә, тәхкыйк ул кешегә Аллаһ рәхмәт кылды. Ул көндә ґәзабтан котылу – ачык өстенлек табу, югары дәрәҗәгә ирешүдер.

17. Әгәр Аллаһ, сиңа нинди булса да зарар ирештерсә, ул зарардан котылу өчен сиңа юл ачучы булмас, мәгәр Аллаһ үзе ачар, вә әгәр Аллаһ, сиңа хәерле эшне ирештерсә, әлбәттә, Аллаһ һәр эшкә кадир.

18. Вә ул Аллаһ, катлары өстеннән эш йөртүдә кадирдер, вә ул һәр эш өстеннән хөкем йөртүче һәм бөтен вөҗүдтән хәбәрдар.

19. Шәһадәт бирү гозереннән нинди шәһадәт олугърак – дип сора! Әлбәттә, "әшһәдү әллә иләһә илләл-лаһү" дип шәһадәт бирү, Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шаһит булу, башка нәрсәләргә шаһит булудан олугьрак. Әмма Аллаһуның бөтен мәхлуклар хәленә шаһит булуы бөтен Шәһадәтләрдән олугърактыр. Әйт: "Аллаһ минем белән сезнең арада шаһит, вә миңа Аллаһудан Коръән вәхий ителде – сезне һәм һәрбер Коръән ирешкән каумне Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгым өчен", – дип. (Курыккан кеше, Коръән белән гамәл кыла да, җәһәннәм утыннан котыла. Курыкмаган кеше Коръән белән гамәл кылмыйча җәһәннәмгә керә.) Ий метриклар! Аллаһ белән тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирәсезме? Әйт: "Мин Аллаһудан башка тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирмимен", – дип, янә әйт: "Әлбәттә, ул – тиңдәше, иптәше юк бер генә илаһәдер, әлбәттә, мин сез Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрдән бизгүчемен", – дип.

20. Китап бирелгән яһүд вә насара Мухәммәдне үз балаларын белгән кеби беләләр. Алар үзләрен хәсрәткә салдылар, инде иман китермәсләр.

21. Аллаһуга ялганны ифтира кылган яки аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше бармы? Залимнәр, шиксез, Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар.

22. Кыямәт көнендә һәммәләрен дә хөкемгә җыярбыз, соңра әйтербез мөшрикләргә: "Аллаһуның тиңдәше бар дип низаглашкан илаһәгыз кайда, күрсәтегез", – дип.

23. Мөшкирләр хөкем ителгәндә: "Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без дөньяда чагыбызда мөшрикләрдән булмадык", – дип үзләренең мөшриклекләрен инкяр итүләре үзләренә фетнә булыр – ягъни дөньяда киреләнеп мөшриклек белән мөбтәлә булдылар, ахирәттә шул гаепләрен инкяр итеп, ґәзаб өстенә – ґәзабны кәсеп итәрләр.

24. Карагыл! Ничек үз өсләренә ялган сөйлиләр ягъни Аллаһу хозурына баргач та хакны катлап-катлап инкяр итеп, үзләренең ялганчы икәнлекләрен үзләре ныгыталар. Аллаһуга ифтира кылып, Аллаһудан башканы илаһә тоткан нәрсәләре алардан бизде.

25. Алардан кайберләре синең сүзеңне тыңларлар, ләкин сүзнең төп мәгънәсенә төшенмәсләр, шул сәбәпле Аллаһ хөкемнәрен кабул итмәсләр. Соңра күңелләренә аңламаулык пәрдәсен кордык, аңламаслар, колакларына ишетмәүлек пәрдәсен кордык, хак сүзне ишетмәсләр. Әгәр алар Аллаһуның могҗизаларын күрсәләр, берсенә дә ышанмыйлар, бу Коръән әүвәлгеләрдән калган хикәяләрдән башка нәрсә түгел диюче кәферләр, хәтта яныңа килсәләр хакны инкяр итеп, ялганны яклап синең белән бәхәсләшәләр.

26. Ул динсезләр, исламны кабул итүдән, Коръән белән гамәл кылудан кешеләрне тыялар һәм үзләре дә Коръәннән бик ераклар. Алар бу эшләре белән аңламыйча, үзләрен генә һәлак итәләр, ләкин сизмиләр.

27. Әгәр аларның җәһәннәм уты эчендә тукталып, калганнарын күрсәң, бик әче хәсрәт белән әйтерләр: "Ий кәшки без дөньяга кире кайтарылсакчы, Раббыбызның аятьләрен инкяр итмәгән булсакмы һәм Коръән белән гамәл кылып камил мөэмин булган булсакмы", – дип.

28. Бәлки аларның әүвәлдә яшереп эшләгән эшләре ахирәттә ачыкланыр. Әгәр алар дөньяга кире кайтарылсалар, әлбәттә, әүвәлдә Аллаһ тыйган көферлек вә азгынлык юлларына төшәр иделәр, әгәр дөньяга кире кайтарылсак, Коръән белән гамәл кылып, камил мөэмин булыр идек – дигән сүзләрендә, әлбәттә, ялганчылардыр.

29. Ул имансызлар, дөньяда яшәвебездән башка яшәү юк, үлгәннән соң терелүчеләрдән түгелбез, диләр.

30. Әгәр Аллаһу хозурында хөкем ителү өчен басып торганнарын күрсәң, шул вакытта Аллаһ әйтер: "Әйә! Үлгәннән соң терелү хак булмадымы?" – дип. Алар әйттеләр: "Бәлки, ий Раббыбыз, үлгәннән соң терелү хак булды", – дип. Инде аларга Аллаһ әйтер: "Алай булгач Коръәнне вә үлгәннән соң терелүне инкяр итүегез сәбәпле җәһәннәм ґәзабы татыгыз", – дип.

31. Үлгәннән соң терелеп, Аллаһуга хөкемгә баруны инкяр итеп, Аллаһ йөкләгән бурычларны үтәмәүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар. Көтмәгәндә алар өстенә кыямәт килсә, шул вакытта әйттеләр: "Вәй-үкенеч! Безгә хәсрәт-һәлакәтлек килде бит, дөньяга алданып, ахирәткә хәзерләнмәвебез сәбәпле", – дип. Алар гөнаһларын аркаларына йөкләп, Аллаһу хозурына килерләр. Әґәһ булыгыз! Аларның дөньядан алып килгән йөкләре нинди яман йөктер.

32. Дөнья тереклеге алдый торган уенчыклардан башка нәрсә түгелдер. (Дөнья балалар уенчыгы кеби: уенчыклар ничаклы матур булсалар да, балалар туйганчы уйныйлар да, аннары ташлап китәләр. Дөнья да нәкъ шулайдыр: кешеләр дөнья белән уйныйлар, аннары, гомерләре беткәч, ташлап китәләр). Әмма ахирәт йорты Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Әйа! бу хакта гакылларыгызны эшләтмисезме? Ахирәтнең дөньядан артык икәнен аңламыйсызмы?

33. Тәхкыйк беләбез кәферләрнең каршы сөйләгән сүзләре – сине борчыган, ләкин борчылма! Чөнки алар сине ялганчыга чыгара алмыйлар, вә ләкин залимнәр Аллаһ аятьләрен инкяр итәләр, җәзасын татырлар.

34. Тәхкыйк синнән әүвәлге рәсүлләргә дә ялганчы диделәр, ул расүлләр, кәферләрнең аларга ялганчы диюләренә һәм җәберләүләренә сабыр итеп түзделәр, хәтта ярдәмебез имгәнче. Аллаһуның вәгъдәләрен үзгәртүче юк, аның әмерләре вакытында килер. Тәхкыйк сиңа рәсүлләрнең хәбәре килде ягъни рәсүлләргә каршы көрәшкән кәферләр Аллаһ ґәзабы белән һәлак булдылар.

35. Вә әгәр кәферләрнең исламнан баш тартулары сиңа авыр булса, әгәр җиргә тишек тишәргә вә күккә менәр өчен баскыч ясарга көчең җитсә – кәферләргә могҗиза күрсәтер идең. Ягъни җир астына төшеп вә күккә менеп могҗизалар күрсәтсәң дә, иман китерәчәк түгелләр. Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, әлбәттә, аларның һәммәсендә. Коръән юлына җыяр иде, ләкин теләмәде. Син җаһилләрдән – наданнардан булмагыл! Ягъни Аллаһ күндермәгән кешеләрне туры юлга – ислам диненә күндерәм дип хыялланма һәм тырышма да, булмас.

36. Хак сүзләрне – төп мәгънәсенә төшенеп, тыңлаган кешеләр генә кабул итәрләр. Дөньяда яшәгән чакларында ук мәет булып яшәгән кәферләрне Аллаһ тергезү көнендә тергезер, аннары Аллаһуга кайтырлар.

37. Кәферләр әйттеләр: "Кәшки Мухәммәдкә Раббысыннан аның пәйгамбәрлеген дөресләүче могҗиза иңдерелсәче", – дип. Син аларга әйт: "Тәхкыйк Аллаһ кадир могҗиза иңдерергә, ләкин аларның күберәге белмиләр. Ягъни могҗизага ышанмаган кешеләргә могҗизага ияреп ґәзаб килгәнен белмиләр.

38. Җирдәге төрле хайваннар һәм ике канатлары белән оча торган кошлар сезнең кеби җәмәгать булудан башка нәрсә түгелләр. Ягъни үз җенесләре белән җәмәгать булып яшиләр, һәрбере үз хәлләре белән мәшгульләр һәм Аллаһуны да зекер итәләр. Ләүхүл-мәхфузъдагы китапта язмыйча һичнәрсәне калдырмадык, соңра һәр мәхлук кубарылып Раббыларына кайтырлар.

39. Безнең аятьләребезне ялган диючеләр, хак сүзләрне ишетүдән саңгыраулар, хак сүзләрне сөйләүдән телсезләр, шуның өчен алар адашу караңгылыгындалар. Аллаһ үзе теләгән кешене Коръәннән гафил итеп хак юлдан адаштырыр, һәм үзе теләгән бәндәсен Коръән белән гамәл кылдырыр да – туры юлга күндерер.

40. Бидеґәтче мөшрикләргә әйткел: "Беләсезме, әгәр Аллаһудан башка да Илаһә бар дигән сүзегез дөрес булса – Аллаһуның каты ґәзабы яки куркынычлы кыямәт сезгә килгәндә үзегез Илаһә тоткан бер мәхлуктан ярдәм сорарсызмы? Әлбәттә, бу эшне эшләмәячәксез.

41. Бәлки сез куркынычлы вакытларда Аллаһуның үзенә түбәнчелек илә коллык күрсәтәсез һәм ярдәмне дә Аллаһудан гына сорыйсыз. Әгер Аллаһ теләсә сораган нәрсәгезгә юл ачар. Куркынычлы вакытларда ясалма, ялган илаһәгызны онытасыз.

42. Ий Мухәммәд г-м, тәхкыйк синнән әүвәл булган өммәтләргә дә расүлләр җибәрдек, ләкин алар инкяр иттеләр, без аларны ачлык вә башка авырлыклар белән җәзаладык шаять түбәнчелек белән Аллаһуга итагать итәрләр дип.

43. Әгәр аларга бездән авырлыклар ирешкән чакта түбәнчелек илә Аллаһуга коллык күрсәтсәләр Аллаһ аларны ґәзаб кылмас иде, ләкин күңелләре имансызлыктан каралып катты һәм шайтан аларга Аллаһуга каршы булган эшләрен изге итеп күрсәтте.

44. Алар Аллаһуның вәгазьләрен һәм ґәзаб белән куркытуын онытсалар – дөньяви эшләрендә уңышларга юл ачтык, хәтта алар Аллаһ биргән нигъмәт белән шатланыр һәм мактаныр булдылар, ләкин Аллаһуга шөкер итүне вә гыйбадәт кылуны оныттылар. Шул вакытта без аларны аңсыздан ґәзаб белән тоттык, алар өметсезләнеп хәсрәтләнүчеләрдән булдылар.

45. Золым итүче каумнең ахыры киселде. Хакыйкый мактау бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга тиешле.

46. Әйт: "Ий Коръән белән гамәл кылмаучы гафилләр! Күрәсезме, фикерләп карыйсызмы? Әгәр Аллаһ колакларыгызны һәм күзләрегезне бөтенләй томалап куйса, Аллаһудан башка тагын Илаһә бармы? Бу нәрсәләрне сезгә кайтарып бирерләр. Карагыл дәлилләрне ничек ачык аңлатабыз, шуннан соң да алар аңламыйлар, хактан баш тарталар.

47. Әйт: "Күрдегезме, әгәр Аллаһ ґәзабы сезгә сиздермәстән кинәт кенә килсә, яки күренеп килсә, котыла алырсызмы? Аллаһ ґәзабы белән залим каумнәр генә һәлак буладыр."

48. Рәсүлләрне җәннәт белән шатландыручы вә җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп кенә күндерәбез. Иман китереп Коръән юлы белән тәрбияләнеп төзәлгән мөэминнәргә ахирәттә курку һәм кайгы булмас.

49. Аятьләребезне ялган диючеләр, аларны ґәзаб тотар игътикатлары һәм эшләре бозык булу өчен.

50. Әйт: "Мин сезгә әйтмимен Аллаһ хәзинәләре минем кулымда һәм яшерен нәрсәләрне беләмен вә һәм мин фәрештәмен", – дип, ("Аллаһ хазинәләре минем кулда булса, ни сорасагыз, шуны бирер идем, яшерен нәрсәләрне белсәм, һәрбер соравыгызга җавап бирер идем, фәрештә булсам, кешеләр эшли алмаган эшләрне эшләр идем", – диде). Диндә һичкемгә, һичнәрсәгә иярмимен, мәгәр миңа Аллаһудан вәхи ителгән сүзләргә генә иярәмен. Әйт: "Күзле белән сукыр бертигез булырмы? Коръән сүзләрен аңлар өчен фикерләп карамыйсызмы?" – дип.

51. Үлгәннән соң кубарылып, Раббылары алдында хөкем ителүдән куркучыларны – җәһәннәм ґәзабының катылыгы белән куркыт! Аларга анда Аллаһудан башка хуҗа һәм шәфкать итүче булмас, шаять Аллаһуга тәкъвалык кылырлар. (Мөшрикләрнең байлары, Мухәммәд г-мгә: "Әгәр яныңнан фәкыйрьләрне кусаң, без сиңа иярербез", – диделәр. Аларның сүзенә карап янындагы фәкыйрьләрне кумакчы булды. Шул хакта түбәндәге аять инде.

52. Аллаһ ризалыгын өстәп көндезләрен вә кичләрен Раббыларына гыйбадәт кылган зәгыйфь яки фәкыйрь мөэминнәрне яныңнан кума! Ул кәферләрнең гамәленнән һичнәрсәне хисап итмәк сиңа тиеш түгел һәм синең гамәлеңнән һичнәрсәне хисап итмәк аларга тиеш түгел. Дошманнар сүзенә карап, фәкыйрьләрне яныңнан кума! Әгәр кусаң, залимнәрдән булырсың.

53. Әнә шулай фәкыйрьләр хакында байларны фетнәләндердек, ул байлар әйтсеннәр өчен: "Әйә шул фәкыйрь кешеләрне безнең арадан Аллаһ җәннәт белән ингам кылдымы", – дип. Нигъмәтләргә шөкер итүчеләрне Аллаһ белүчерәк түгелме? Нигъмәтләрнең иң зурысы ислам динедер, шөкер итүнең иң зурысы ислам динен дөрес тотудыр.

54. Әгәр безнең аятьләребезгә ышанучылар синең яныңа килсәләр, вәгазь тыңламак яки белем алмак өчен, син аларга: "Сезгә Аллаһуның сәламе булсын! Сезгә рәхмәт кылуны Раббыгыз өстенә алды, сездән берәү наданлык белән бозык эшләрне кылса, аннары тәүбә итеп төзәлсә, тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле."

55. Әнә шулай аятьләребезне кешеләргә ачык итеп бәян кылабыз азгыннарның адашу юлы ачык беленсен өчен.

56. Әйт: "Ий мөшрикләр, сез гыйбадәт кыла торган Аллаһудан башка нәрсәгә гыйбадәт кылудан мин бик каты тыелганмын Аллаһ тарафыннан", – дип, янә әйт: "Ий мөшрикләр, сезнең нәфесләрегез теләгән бозык эшләргә, ялган динегезгә, батыл гадәтләрегезгә иярәчәк түгелмен, әгәр сезгә иярсәм, тәхкыйк адаштым һәм туры юлга күнелүчеләрдән булмамын".

57. Әйт: "Мин Раббымнан күрсәтелгән дәлилләр белән генә эш кылам, ләкин сез ул хак булган дәлилләрне ялган дисез, сез таләп иткән ґәзаб минем ихтыярымда түгел. Һәлак итүче ґәзаб белән хөкем итү Аллаһудан башка затның көчендә түгел, Аллаһ хакны бәян кыла вә ул хакны батылдан аеручыларның хәерлесе.

58. Әйт: "Әгәр сез ашыгып таләп иткән ґәзаб минем ихтыярда булса иде, әлбәттә, арабызда хөкем булып тиешле ґәзабны алыр идегез, Аллаһ залимнәрнең эшен белә.

59. Яшерен нәрсәләрнең ачкычлары Аллаһ кулында, аларны Аллаһудан башка белүче булмас, вә ул корыда һәм суда булган нәрсәләрне белә, янә агачтан бер яфрак төшсә, аны ул белә, дәхи туфрак астында кечкенә бер орлык булса һәм җирнең өстендә я эчеңдә аз гына юешлек я корылык булса, әлбәттә, Аллаһ аларны алдан ук белеп, Ләүхүл-мәхфузъда язып куймыштыр.

60. Ул Аллаһ сезне кичтә-төнлә үтерә һәм көндез ни эшләгәнегезне белә, соңра рухларыгызны үзегезгә кайтарып сезне тергезер, билгеләнгән гомерегезнең мөддәте тәмам булыр өчен, гомерләрегез тәмам булгач, кайта торган урыныгыз Аллаһ алдында, аннары кылган гамәлләрегез белән Ул үзегезне таныштырыр.

61. Ул – Аллаһ коллары өстеннән кадир вә сезгә сакчы фәрештәләрең күндерер, алар сезнең гамәлегезне язарлар. Инде берегезгә үлем килсә, без күндергән фәрештәләр аның рухын алыр фәрештәләр килгәч, һич миһләт бирелмәс күз йомып-ачарга вакыт калмас.

62. Үлгәннән соң кешеләр хак хуҗалары булган Аллаһуга кайтарылырлар. Әґәһ булыгыз, хөкем итү Аллаһ эше вә ул хисап кылучыларның ашыгучырагы.

63. Әйт: "Корыда һәм диңгездә караңгылыктагы куркынычлардан сезне кем коткарыр?". Ул коткаручы заттан түбәнчелек белән әшкәрәдә һәм яшерендә һәлакәтлектән коткаруын сорыйсыз, әгәр бу һәлакәтлектән коткарса, әлбәттә, Аллаһуга итагать итеп һәм гыйбадәт кылып шөкер итүчеләрдән булыр идек, дисез.

64. Әйт: "Ул һәлакәтлекләрдән фәкать Аллаһ үзе генә коткаручы һәм авырлыклардан азат итүче, соңра Аллаһудан башканы Илаһә тотып мөшрик буласыз", – дип.

65. Әйт: "Өстегездән вә аяк астыгыздан сезгә ґәзаб җибәрергә яки сезгә азган халыкны аралаштырырга Аллаһ, әлбәттә, кадир", – дип. Ягъни мөселманнарның – кәферләргә яки батыл диндә булганнарга яки ислам динен бозучы бидеґәтче мөселманнарга аралашулары – шулдыр һәлакәтлек.

66. Синең каумең Коръәнне ялган диделәр, хәлбуки ул Коръән – хак. "Мин сезне дингә көчләп кертүче вәкил түгелмен", – диген.

67. Коръәндә хәбәр бирелгән һәрнәрсәнең урыны һәм вакыты бар, Коръәндә әйтелгән сүзләрнең хак икәнлеген тиздән белерсез.

68. Әгәр аятьләребезне яманлап сөйләүчеләрне күрсәң, хәтта башка сүзгә күчкәннәренә чаклы алар янында торма, кит! Вә әмма алардан киселү хакындагы Аллаһ хөкемен шайтан сиңа оныттырса, хәтереңә төшү белән кит, залим каумнәр янында тормагыл.

69. Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә лязем түгел Коръән юлында булмаган кешеләрнең эшен яки гөнаһын хисап, кылу, ләкин Аллаһ ґәзабыннан саклансыннар өчен вәгазьләнү лязем.

70. Ий Мухәммәд г-м яки аның өммәте! Диннәрен уенчык итеп тоткан һәм Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә санаган вә дөньяга алданган кешеләрдән кисел, алардан саклан! Имансыз, динсез яшәп һәлак булмасыннар өчен аларны вәгазь кыл! Бит ґәзабтан котылу өчен Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа вә шәфкать итүче зат юк, Коръән белән гамәл итмәгән кеше дөньядагы бөтен байлыкны җәһәннәмнән котылу өчен бирсә, кабул булмас һәм ґәзабтан чыга алмас. Әнә шундый кешеләр Коръән белән гамәл кылмыйча һәлакәтлекне кәсеп итүчеләр, исламга көферлек кылганнары өчен аларга җәһәннәм ґәзабы һәм эчәргә пычрак, кайнар су булыр.

71. Әйт: "Безгә файданы да, зарарны да ирештерә алмый торган затка гыйбадәт кылыйкмы Аллаһудан башка? Аллаһ безне туры юлга күндергәннән соң бу туры юлны ташлап, әүвәлге адашуыбызга кире кайтыйкмы? Шайтаннарның алдавы белән кырда яки урманда адашып аптырап калган кешеләр кеби, ул адашып аптыраган кешенең адашмаган юлдашлары да бар, алар чакырырлар: "Кил, туры юл монда", – дип. Әйт: "Әлбәттә, Аллаһ Һидәяте генә Һидәят, янә бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга итагать итеп, чын мөселман булырга Аллаһудан боерылдык", – дип.

72. Янә намазларны вакытында үтәү белән боерылдык, Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз! Ул – Аллаһы ки, кубарылып аның хозурына барырсыз.

73. Ул – Аллаһ Җир вә Күкләрне халык кылды хаклык белән вә кубарылачак көнне "бар бул дияр – бар булыр", ягъни терелегез дияр – һәммә кеше терелер. Вә Аның сүзе хак, сабиттер, бул дигәне булыр. Исрафил суры өрелгән көндә бөтен кешеләр өстеннән патшалык Аныкы, Ул яшерен вә әшкәрә нәрсәләрне белүче, янә Ул гадел хөкем итүче, һәрнәрсәдән хәбәрдар.

74. Янә игътибар итегез! Ибраһим атасы Азарга әйтте: "Сынымнарны Илаһә дип белеп, аларга гыйбадәт итәсезме? Тәхкыйк сине вә каумеңне адашмакта күрәмен", – дип.
Каталог: wp-content -> uploads -> 2013
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №21 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №2 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №6 хаттама
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Тақырыптың өзектілігі
2013 -> «Алаш» либералдық-демократиялық қозғалысы идеологиясының маңызд


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   56


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет