Ногмани Коръән Тәфсире



жүктеу 7.93 Mb.
бет14/56
Дата09.06.2018
өлшемі7.93 Mb.
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   56


147. Ий Мухәммәд г-м! Әгәр кәферләр сине ялганчы дисәләр, син аларга әйт: "Раббыгыз киң рәхмәт иясе, сезне дөньяда" ґәзаб кылырга ашыкмас, әмма ахирәттә Аллаһуның ґәзабы залим каумнәрдән кире китмәс."

148. Мөшрикләр тиздән әйтерләр: "Әгәр Аллаһ теләгән булса иде безнең мөшрик булмавыбызны, үзебез дә һәм ата-бабаларыбыз да Аллаһуга һичнәрсәне тиңдәш кылмаган булыр идек һәм Аллаһ хәрам кылмаган нәрсәләрне берсен дә хәрам кылмаган булыр идек", – дип. Соңгы мөшрикләр пәйгамбәрләрне ялганга тоткан кеби, әүвәлге мөшрикләр дә ялганга тоттылар, хәтта ґәзабыбызны татыганчы. Әйт: "Сүзләрегезне вә кылган эшләрегезне дөресләргә дәлилләрегез бармы? Әгәр булса, безгә чыгарып күрсәтегез! Сез хак булган дәлилләргә иярмисез, фәкать сукыр җаныгызга иярәсез, янә сез һичкем түгел, мәгәр ялганчыларсыз."

149. Хак булган көчле дәлил – Аллаһ дәлиле, әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, һәммәләрегезне дә туры юлга күндерер иде.

150. Әйт: "Хайваннардан вә игеннәрдән Аллаһ кайберләрен хәрам кылды дип шәһадәт бирүче шәһитләрегезне китерегез, әгәр Аллаһ хәрам дип әйткән булса, дәлилне күрсәтсеннәр", – дип. Ялганга шәһадәт бирсәләр, әмма син алар белән бергә шәһадәт бирмә, ягъни ялган сүзләрен тәсдыйк кылма, вә аятьләребезне ялган диюче һәм ахирәткә ышанмаучыларның нәфис һаваларына иярмә, алар кылганны кылма, әле алар үзләрен тәрбия кылучы Аллаһуны сынымнары белән бертигез күрәләр.

151. Әйт: "Килегез минем яныма, Аллаһ хәрам кылган нәрсәләрне сезгә укырмын, Аллаһуга һичкемне һичнәрсәне тиңдәш кылмаска һәм ата-анага изгелек итәргә әмер кылды, дәхи ач булудан яки тәрбияләп үстерү мәшәкатеннән куркып балаларыгызны үтермәгез диде, бит сезне дә вә балаларыгызны да Без ризыкландырабыз, һәм зина кылу кеби фәхеш эшләрнең ачык эшләнә торганнарына да, яшерен эшләнә торганнарына да якын бармагыз, һәм дә Аллаһ кеше үтерүне хәрам кылды, кеше үтермәгез, мәгәр үтерергә тиешле булса гына үтерегез! Бу эшләр белән Раббыгыз сезгә васыять вә әмер кылды, шаять аңларсыз.

152. Дәхи ятим бала малына якын бармагыз, мәгәр гаделлек белән барыгыз, ягъни үз малларын үзләре генә файдалансын өчен ятимнәр эшенә катнашыгыз, үсеп җиткәннәренә чаклы малларын саклагыз, үсеп җитсәләр, малларын үзләренә тапшырырсыз, янә сәүдә эшләрендә, алыш-бирешләрдә һәр төрле үлчәүләрегез төзек булсын һәм гадел үлчәгез! Аллаһ һичкемгә көче җитмәгәнне йөкләми, мәгәр көче җиткәнне генә, хөкем иткәндә якын кардәшләрегез булса да, гаделлек белән хөкем итегез вә Аллаһуга биргән ґәһедләрегезне үтәгез! Болар Аллаһуның сезгә васыяте вә вәгазе, шаять вәгазьләнерсез.

153. Коръән белән күрсәткән бу юлым тәхкыйк сезнең өчен туры юлымдыр, шул туры юлга керегез! Вә мин күрсәткән юлдан башка юлга кермәгез, әгәр башка юлларга керсәгез, ул юллар сезне Аллаһ юлыннан аерырлар. Мәсәлән, бидеґәт гамәлләр Аллаһ юлыннан башка юлдыр. Аллаһ сезгә Коръән белән юл күрсәтеп, шул юлдан барырга әмер кылды, әмма башка юлга китүдән тыйды, шаять башка юлга китеп һәлак булудан сакланырсыз.

154. Соңра Мусага изге гамәл кылучылар өчен һәрнәрсәне тулысынча аңлатучы китапны бирдек, ул китап һидәят һәм рәхмәт итеп бирелде, шаять Раббыларына юлыгачакларына ышанырлар.

155. Без иңдергән бу Коръән аның белән гамәл кылучыга мөбарәк, шулай булгач, аның һәр хөкеменә иярегез, әмма башка юлга китеп адашудан сакланыгыз, шаять рәхмәт ителерсез.

156. Сезгә Коръәнне иңдердек, ахирәттә хисаб көнендә: "Ий Раббыбыз, син бездән әүвәл ике таифәгә, ягъни яһүд белән насарага китап иңдердең, без аларның Тәүрат, Инҗилне укуларыннан гафил булдык", – дип әйтмәвегез өчен.

157. Яки әгәр безгә китап иңдерелгән булса, әлбәттә, яһүд вә насарага караганда да туры юлга күнегүчәнрәк булыр идек, дип әйтмәвегез өчен Коръәнне иңдердек, бит тәхкыйк Раббыгыздан сезгә һәрнәрсәне ачыклаучы Коръән исемле китап, ул аның белән гамәл кылучыларга һидәят вә рәхмәт булып килде, Аллаһу тәгаләнең аятьләрен ялган диюче кеше хәтле залимрак кеше булырмы? Вә ул залим Коръән белән гамәл кылудан баш тарта. Аятьләребездән баш тарткан кешеләрне ягъни хәрамнардан сакланмау, фарызларны үтәмәү аятьләрдән баш тарту була, тиздән алардан яман ґәзаб белән җәза кылырбыз баш тартканнары өчен.

158. Аллаһудан Коръән килгәннән соң да аның белән гамәл кылмыйча тагын нәрсә көтәләр? Әлбәттә, Коръән белән гамәл кылмыйча, ґәзаб фәрештәнең килүен көтәләр, яки Раббының ґәзәб белән килүен көтәләр, яки кыямәт көне кеби Раббыңның бәгъзе галәмәтләрен көтәләр. Раббыңның бәгъзе галәмәтләре килгән көндә һичкемнең иман китерүе файда бирмәс, ягъни үлем куркынычларын күргәч кенә, яки картлык зәгыйфьлегенә ирешкәч кенә иман китереп маташуның һич файдасы булмас, яки әүвәлрәк иман китергән, ләкин хәрамнардан тәүбә итмәгән һәм фарызларны үтәмәгән, коры иман сүзләрен әйтеп яшәве янә файда бирмәс, әйт: "Көтегез Аллаһ ґәзабын", – дип. Без, әлбәттә, аларны ґәзаб белән көтәбез.

159. Тәкъвасыз мөселманнар, Аллаһ төзеп биргән хак динне төрле кисәкләргә бүлделәр һәм төрле батыл мәзһәб ияләре булдылар, ий Мухәммәд г-м, син аларның һичбер эшләре турында соралачак түгелсең. Аларның эшләре Аллаһуга тапшырылмыштыр, соңра Аллаһ үзләренә кылган эшләре белән хәбәр бирер.

160. Бер мөэмин Аллаһу хозурына изге гамәлләр белән килсә, ул мөэмингә изгелекләре ун тапкыр арттырылыр, вә бер кеше явыз эшләр белән килсә, кылган гөнаһы бәрабәрендә генә җәза кылыныр һәм алар гөнаһларын арттыру белән золым ителмәсләр.

161. Әйт: "Ий Мухәммәд г-м, "Раббым мине күндерде чын туры юлга, кыямәткә каим булган хак дингә күндерде һәм батылдан хак тарафына нык авышкан Ибраһим милләтенә күндерде. Ул – Ибраһим мөшрикләрдән булмады, ягъни Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш итмәде.

162. Әйт: "Укыган намазларым вә бугазлаган корбаннарым фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләнәләр вә тере булуым һәм үлмәклегем бөтен галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһу тәгалә эшедер.

163. Аллаһуның һич тиңдәше юк, вә мин һичкемне һичнәрсәне аңа тиңдәш кылмаска, фәкать Аллаһуга гына халис кол булырга Аның тарафыннан боерылдым һәм мин мөселманнарның әүвәлемен".

164. Әйт: "Аллаһудан башка бер мәхлукны үземне тәрбия итүче итеп алыйммы? Бөтен вөҗүднең, бөтен мәхлукның тәрбиячесе Аллаһ үзе генә була торып, һәрбер кеше ни кылса да үзе өчен генә кыладыр һәм гөнаһ йөген йөкләүче кеше башка һичбер кешенең гөнаһ йөген йөкләп алмас, соңра кайтачак урыныгыз Аллаһ хозурында, Аллаһ динендә ихтилаф кылышканыгыз белән үзегезгә хәбәр бирер.

165. Сезләрне Җиргә халифә итүче Аллаһ дәрәҗәләрдә бәгъзеләрегезне бәгъзеләрегездән югары күтәрде, сезгә биргән нигъмәтләре хакында барыгызны да сынамак өчен. Дөреслектә, Синең Раббың итагать итмәгәннәрдән ашыгып үч алучыдыр вә, әлбәттә, Ул итагать белән төзәлгәннәрне ярлыкаучы, рәхимле.
[7] ӘГЪРАФ (ПӘРДӘ) СҮРӘСЕ – 206 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Мәгънәсен Аллаһу тәгалә белә.

2. Бу – Коръән сиңа иңдерелгән китап, Коръән хакында күңелеңдә шик булмасын, Аның белән гөнаһларны куркытмаклыгың вә мөэминнәрне вәгазь кылмаклыгың өчен иңдердек.

3. Барчагыз да Раббыгыздан иңдерелгән Коръәнгә иярегез вә Коръәннән башка Вәлиләргә иярмәгез! Ләкин бик аз вәгазьләнәсез.

4. Китабыбызга иярмәгәннәре өчен күпме шәһәр халыкларын һәлак иттек, шәһәрләргә ґәзабыбыз кич эчендә килде, яки көндез ял иткән вакытларында килде.

5. Безнең ґәзабыбыз аларга килгәндә, башка дәгъвәләре булмас, мәгәр: "Аллаһуга карышып үзебезгә үзебез залим булуыбыз сәбәпле бу ґәзаб безгә килде", – дип әйтүләре булыр.

6. Бездән үзләренә расүлләр күндерелгән каумнәрдән, әлбәттә, сорарбыз: "Расүлләр сезгә безнең хөкемнәрне ирештерделәрме", – дип, янә рәсүлләрдән дә, әлбәттә, сорарбыз: "Безнең, хөкемнәребезне ирештердегезме? Каумегез кабул иттеме", – дип.

7. Ул каумнәргә кылган эшләрен белеп сөйләрбез вә Без алардан гаиб булмадык, бәлки һәрвакыт яннарында хазир булдык.

8. Хисаб көнендә булачак савап илә гөнаһны үлчәү мизаны хак, берәүнең үлчәүдә савабы авыр килсә, алар ґәзабтан котылып, өстенлек табучылар.

9. Вә берәүнең үлчәүдә савабы аз килсә, андый кешеләр һәлак булучылар, гамәл кылмыйча аятьләребезгә золым иткәннәре өчен.

10. Тәхкыйк Без сезне Җир өстенә урынлаштырдык, ничә төрле файдалану куәтен бирдек вә Җир өстендә тереклек итүегез өчен кирәк нәрсәләрнең барын да бар иттек, ләкин бик аз вакытта шөкер итәсез.

11. Тәхкыйк төп атагыз – Адәмне балчыктан халык кылдык, соңра күркәм сурәтле иттек, моннан соң фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә карап сәҗдә кылыгыз", – дип, фәрештәләр Адәмне хөрмәтләп сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул сәҗдә кылучылардан булмады.

12. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис! Мин сине Адәмгә сәҗдә кылырга әмер иткәч, сине сәҗдә кылудан ни нәрсә тыйды?" – дип. Иблис әйтте: "Мин аңардан артыграк, чөнки мине уттан яраттың, әмма Адәмне балчыктан яраттың".

13. Аллаһ әйтте: "Алай булса, җәннәттән чык! Аллаһуның кушканына карышып җәннәттә сиңа тәкәбберләнү һич дөрес булмас, чык аннан, хур вә рисвайлар җөмләсеннәнсең".

14. Иблис әйтте: "Ий Раббым, мине үтермә, кубарылачак көнгә чаклы яшәргә дөньяда миңа ирек бир".

15. Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, мәгълүм вакыткача рөхсәт бирелгәннәрен, ягъни кыямәткәчә, яшә", – дип.

16. Иблис әйтте: "Адәм өчен мине аздырганың өчен, әлбәттә, бәндәләреңне алдап аздырмак өчен туры юлың өстендә утырачакмын.

17. Янә аларны аздырмак өчен алларыннан, артларыннан һәм уңларыннан вә сулларыннан килермен. Шуннан соң аларның күбрәген шөкер итүчеләрдән тапмассың".

18. Аллаһу тәгалә әйтте: "Бозылганың вә рәхмәттән сөрелгәнең хәлдә чык җәннәттән! Кешеләрнең сиңа ияргәннәре белән бергә һәммәгезне салып җәһәннәмне тутырачакмын".

19. Аллаһ әйтте: "Ий Адәм, үзең вә хатының – Һава җәннәттә торыгыз вә теләгән урыннан ашагыз, әмма ошбу агачка якын бармагыз, әгәр якын барсагыз, залимнәрдән булырсыз".

20. Аларга шайтан вәсвәсә кылды аларның ябык гаурәтләрен ачмак өчен һәм әйтте: "Аллаһ сезнең фәрештә булуыгызны теләмәгәне яки җәннәттә мәңге калуыгызны теләмәгәне өчен сезне ошбу агачтан тыйды", – дип.

21. "Тәхкыйк мин сезгә яхшылыкны телимен", – дип ант итте Иблис.

22. Алдап аларны агачка якын китерде. Алар агачтан ашадылар, гаурәтләре ачылды вә җәннәт яфраклары белән гаурәтләрен капларга ашыктылар, аларга Раббылары кычкырды: "Әйә! Мин сезне ошбу агачтан тыймадыммы? Вә тәхкыйк шайтан сезгә ачык дошман, сакланыгыз, дип әйтмәдемме?" – дип.

23. Адәм вә Хәва әйттеләр: "Ий Раббыбыз, үзебезгә золым кылдык, әгәр безне ярлыкамасаң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, бәхетсезләрдән булачакбыз", – дип.

24. Аллаһ әйтте: "Ий Адәм белән Иблис бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә Җиргә иңегез! Сезгә торачак урын һәм әҗәлегезгәчә файдаланачак җай Җирдә."

25. Аллаһ әйтте: "Җирдә тереклек итәрсез вә Җирдә үләрсез һәм Җирдән чыгарылырсыз."

26. Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, янә мал яраттык һәм дә тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык – саклану киеме хәерледер, ошбу зекер ителгән нәрсәләр Аллаһу тәгаләнең галәмәтләре, шаять кешеләр вәгазьләнерләр.

27. Ий Адәм балалары! Ата-анагызны җәннәттән чыгарган кеби, шайтан сезне фетнәгә салмасын, аларның киемнәрен салдырып гаурәтләрен үзләренә күрсәтер өчен аларны алдады. Тәхкыйк шайтан һәм аның гаскәре сезне күрәләр, сез аларны күрмәгән урыннан, әлбәттә, шайтаннарны ышанмаучыларга дус кылдык.

28. Кайчан фәхеш эшне кылсалар: "Ата-бабаларыбызның бу эшне эшләгәннәрен күрдек һәм Аллаһ әмер кылды бу эшләрне кылырга", – диләр, әйт: "Аларга Аллаһ андый фәхеш эшләргә әмер кылмый, белмәгәнегезне Аллаһуга ифтира кылырга ничек оялмыйсыз", – дип.

29. Әйткел: "Раббым һәр эштә гадел булырга өндәп әмер бирде вә һәр мәсҗидтә йөзләрегезне кыйблага юнәлдерегез вә динне Аллаһ ризалыгы өчен генә ихлас тотып, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз! Әүвәлдә юктан бар булганыгыз кеби, үлгәннән соң терелеп бар булырсыз", – диде.

30. Аллаһу тәгалә бер фирканы туры юлга күндерде вә бер фирканы рисвай итеп аларга заләләт сабит булды, чөнки алар Аллаһудан башка шайтаннарны дус итеп алдылар, шулай булса да алар: "Без туры юлга күнелгән кешеләр", – дип зан итәләр.

31. Ий Адәм балалары! Һәр сәҗдә кыла торган урында гаурәтләрегезне каплар өчен зиннәтле киемнәрегезне алып киегез, ашагыз вә эчегез, ләкин исраф кылмагыз, тәхкыйк Аллаһ исраф итүчеләрне сөйми.

32. Әйт: "Аллаһу тәгалә бәндәләренә биргән зиннәтле киемнәрне кем хәрам кылды вә ризыктан пакь, ләззәтле булганнарын кем хәрам кылды?" Әйт: "Ул зиннәтле киемнәр вә хуш булган ризыклар дөньяда вакытта иман китергән мөэминнәргә, кыямәт көнендә махсус мөэминнәргә, кәферләргә мәхрүмнәрдер". Әнә шулай аятьләребезне ачык аңлатабыз хакны белгән кешеләр өчен.

33. Әйт: "Раббым фәхеш эшләрне күрсәтеп эшли торганын да, яшерен эшли торганын да хәрам кылды, күрсәтеп эшли торганы: су буенда ирләр вә хатыннар бергә су керү, кояшта кызыну кеби эшләр, яшерен булганы – зина кылу эшләредер. Янә гөнаһлы эшләрне, хаксыз золым итү, тәкәбберләнүне, мәхлукны Аллаһуга тиңдәш кылырга ярый дип, Аллаһудан аять иңмәгән көйгә һәм Аллаһ хакында белмәгәнне сөйләүне хәрам кылды", – дип.

34. Һәрбер өммәтнең билгеләнгән әҗәле бар, әгәр аларга әҗәлләре килсә, бер сәгать иртә килмәс һәм бер сәгатькә кичекмәс.

35. Ий Адәм балалары! Һәркайчан сезгә минем рәсүлләрем килсә һәм аятьләремне сезгә укысалар, берәрегез аятьләремә иярсә һәм төзәлсә, әлбәттә, аларга курку вә көенү булмас.

36. Бәгъзе кешеләр аятьләребезне ялган диделәр һәм Аллаһуга каршы тәкәбберләнделәр, алар җәһәннәм кешеләре, анда мәңге калырлар.

37. Аллаһуга ялганны ифтира кылган, яки Аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше бармы? Әлбәттә, юк! Ул кешеләргә Коръәндә әйтелгән ґәзаблардан үзләренең өлеше ирешер, хәтта әҗәл фәрештәләре килеп аларның җаннарын алырлар һәм әйтерләр: "Аллаһудан башка гыйбадәт кылган затларыгыз кайда", – дип, мөшрикләр әйттеләр: "Ялган Илаһәләребез бездән гаиб булдылар – югалдылар", – дип, "Тәхкыйк кәфер булдык", – дип үзләренең зарарына шәһадәт бирерләр.

38. Аллаһ әйтер: "сездән әүвәл үткән, үзегез кеби адашкан җәмәгать эченә керегез, ул – җәмәгать җеннәрдән вә кешеләрдән, һәммәгез дә җәһәннәм утына керегез", – дип. Һәркайчан җәһәннәмгә бер җәмәгать керсә, андагы дустына ләгънәт укыр, хәтта җәһәннәмгә җыелып бетсәләр, иярүчеләре ияртүче башлыкларына әйтер: "Ий Раббыбыз! Безне менә шулар аздырды, безгә караганда ут ґәзабын аларга ике өлеш бир! Аллаһ әйтер: "һәммәгезгә дә ике өлеш бар, ләкин белмисез".

39. Башлыклары үзләренә ияргән кешеләргә әйтерләр: "Сезнең бездән артык фазыйләтегез булмады, ягъни көферлектә бертигезбез", – дип, кәферне кәсеб итүегез сәбәпле ґәзабны татыгыз!

40. Бәгъзе кешеләр аятьләребезне ялган диделәр вә аятьләребез белән гамәл кылудан тәкәбберләнделәр, аларга Күк ишекләре ачылмас, ягъни азрак изгелекләре булса, ул да кабул булмас һәм җәннәткә кермәсләр, хәтта дөя энә күзеннән чыкканчы, ягъни дөянең энә күзеннән чыгуы мөмкин булмаса, аларның да җәннәткә керүе мөмкин түгел. Залимнәрне әнә шулай җәза кылырбыз.

41. Аларга җәһәннәм утыннан булган түшәк һәм өсләрендә уттан пәрдә бар. Әнә шулай җәза кылырбыз залимнәрне.

42. Бәгъзе кешеләр иман китереп изге гамәлләр кылдылар, һичкемгә көче җитмәгән йөкне йөкләмибез, мәгәр көче җиткәнне генә. Алар җәннәт ияләре, анда мәңге калачаклар.

43. Без аларның күңелләрендә булган хөседне суырып алдык, аларның аяк асларыннан елгалар агар, әйтерләр: "Безне бу җәннәткә күндерүче Аллаһуга мактау булсын, әгәр Аллаһ күндермәсә, үзебез белеп күнелүче булмас идек, тәхкыйк Раббыбызның рәсүлләре дөньяда безгә хак аятьләрне китерделәр, без Аллаһуның рәхмәте белән кабул иттек", – дип. Аларга нида кылыныр: "Бу җәннәт белән варис ителдегез кылган гамәлләрегез өчен", – дип.

44. Җәннәт әһеле, җәһәннәм әһеленә әйтер: "Тәхкыйк без Аллаһ вәгъдә кылган җәннәтне менә инде таптык, сез дә Раббыгыз вәгъдә кылган җәһәннәмне таптыгызмы инде?" Алар: "Әйе, таптык", – диярләр. Алар арасыннан берәү: "Аллаһуның ләгънәте залимнәргә тиешле булды", – дип кычкырыр.

45. Ул – җәһәннәм әһелләре, кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, мөселманнарның алар ягына үзгәрүләрен телиләр һәм ахирәтне инкяр итәләр иде.

46. Җәннәт белән җәһәннәм арасында пәрдә бар, ул пәрдә өсләреңдә ирләр бар, ул ирләр җәннәт вә җәһәннәм кешеләрен йөзләреннән танырлар, чөнки җәннәт кешесенең йөзе ак, җәһәннәм кешесенең йөзе кара булыр. Ул ирләр җәннәт кешеләренә кычкырырлар тынычлык һәм һәлакәтлектән котылмак сезгәдер, дип, үзләре һәмишә җәннәткә кермәгән булырлар һәм җәннәткә керүне өмет итеп торырлар.

47. Әгъраф-Пәрдә өстендәге ирләрнең күзе җәһәннәм әһеле тарафына төшсә: "Ий Раббыбыз! Безне залим каумнәр белән бергә кылмагыл", – диярләр.

48. Янә Әгърафдагы ирләр, залим ирләрне галәмәтләре белән танырлар һәм әйтерләр: "Дөньяда җыйган малыгыз вә тәкәбберләнүегез бүген сезгә файда бирмәде", – дип.

49. "Ий сез җәһәннәм әһелләре! Дөньяда вакытта хәзрәти Билал бик көчле иманлы булып та, кол яки ярлы булганы өчен генә әнә шундыйларга Аллаһ рәхмәтен ирештермәс", – дип ант итеп әйтә идегез, хәлбуки алар җәннәттәләр. Ә сез хур булып җәһәннәмдәсез", – диярләр. Шул вакытта көчле иманлы ярлы мөселманнарга: "Җәннәткә керегез! Сезгә курку булмас һәм кайгылы да булмассыз", – диелде.

50. Тәмуг әһеле, җәннәт әһелләренә нида кылыр: "Ий җәннәт әһелләре! Безгә җәннәттән су коеп бирегез, яки Аллаһ сезне ризыкландырган җимешләрдән бирегез", – дип. Җәннәт әһелләре сез сораган нәрсәләрне Аллаһ сезгә хәрам кылды диярләр.

51. Алар хак динне җиңелгә вә уенга санадылар һәм аларны дөнья байлыгы алдады, бүген без дә аларны җәһәннәмгә салып онытырбыз, бу көннәренә юлыгачакларын онытканнары һәм аятьләребезне инкяр иткәннәре өчен.

52. Тәхкыйк Без аларга китап белән килдек, ул китапны белеп, ачык аңлатып бәян кылдык, ул Коръән һидәят вә рәхмәт аның хаклыгына ышанып гамәл кылучы мөэминнәр өчен.

53. Коръән белән гамәл кылмаучылар көтмиләр һичнәрсәне, мәгәр Коръәндә хәбәр бирелгән Аллаһуның ґәзабын көтәләр, Коръән хәбәр биргән кыямәт көне килсә, дөньяда вакытта Коръәнне онытып йөргән кешеләр әйттеләр: "Тәхкыйк Раббыбызның рәсүлләре безгә хакны китергән булганнар икән, без кабул итмичә һәлак булган икәнбез, әйә безгә шәфәгать итүчеләр бармы? Булса безгә шәфәгать итәр иделәр, яки безгә дөньяга кире кайту бармы? Әгәр кире кайтсак, әүвәлдә кылган эшләребездән башка яхшы эшләрне кылыр идек", – дип. Тәхкыйк бөтен гамәлләрен шайтан юлына сарыф итеп һәлак булдылар, вә алардан Аллаһуга тиңдәш кылган затлары гаеп булдылар.

54. Тәхкыйк Раббыгыз – Аллаһ, алты көн эчендә Җирне вә Күкләрне төзеде, соңра боерыгы Ґәрешкә карарланды. Аллаһу тәгалә төн караңгысы белән көнне каплар, ул төн көнне ашыгып өстәр, ягъни туктамыйча бер-бер артлы килеп торырлар, Кояш, Ай вә йолдызлар Аллаһ әмере буенча йөриләр, әгаһ булыгыз! Халык кылмак, һәр эшкә әмер бирмәк Аллаһ эше түгелме? Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ бәрәкәт иясе булды.

55. Аллаһуга зарыйлык кылып, хаҗәтләрегезне сорагыз! Сорауда чиктән чыгучыларны Аллаһ, әлбәттә, сөйми. (Мәсәлән: тәүбә итеп төзәлмичә җәһәннәм ґәзабыннан имин булуны сорау һәм фарыз, ваҗеб вә сөннәт гамәлләрен үтәмичә җәннәт сорау һич тә дөрес булмый).

56. Пәйгамбәрләр җибәреп ислах кылганнан соң Җир өстендә бозыклык кылмагыз! Газабыннан куркып, рәхмәтен өмет итеп Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз һәм хаҗәтләрегезне сорагыз! Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучыларга, әлбәттә, Аллаһуның рәхмәте якын.

57. Ул – Аллаһ, яңгырдан алда җил җибәрер, рәхмәте белән шатландырмак өчен, хәтта ки ул җил, яңгырлы авыр болытны алып килсә, сөрербез ул болытны үлгән-үләнсез шәһәр өстенә, ул шәһәргә яңгырны яудырырбыз вә ул яңгыр белән төрле җимешләрне чыгарырбыз, әнә шулай мәетләрне чыгарырбыз, шаять вәгазьләнерсез.

58. Ул яңгыр белән җире яхшы булган шәһәрнең үләннәре, игеннәре үсәр тәрбияче – Аллаһ әмере илә (яхшы җир яңгырдан файдаланган кеби, яхшы кешенең күңеле Коръәннән файдаланыр), җире начар булган шәһәрнең үләне вә игеннәре чыкмас-үсмәс, мәгәр кыйналып, зәгыйфь булып бик аз үсәр (Имансыз кешенең яки начар кешенең күңеле Коръәннән файдаланмас, Аның хак сүзләрен ишетмәс, бәгъзе вакыт ишетсә дә – көчләнеп кенә ишетер, әмма кабул итмәс). Әнә шулай нигъмәтләребезгә шөкер итүче каумнәр өчен аятьләребезне ачык бәян кылабыз.

59. Тәхкыйк Нухны кауменә расүл итеп җибәрдек, әйтте: "Ий каумем! Фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, Аллаһудан башка сезнең Илаһәгез юк, каһәре зур булган туфан көненең ґәзабы сезгә ирешер дип куркам", – дип.

60. Нух кауменең аксакаллары әйтте: "Ий Нух! Без сине тәхкыйк адашкансың дип күрәбез", – дип.

61. Нух әйтте: "Ий каумем! Миндә адашмаклык юк, ләкин барча галәмне тәрбия кылучы – Аллаһуның расүлемен."

62. Сезләргә Раббымның хөкемнәрен ирештерермен вә сезләрне үгет-нәсыйхәт кылырмын һәм Аллаһ белдерүе белән сез белмәгән нәрсәләрне белермен.

63. Әйә сез арагыздан үзегез кеби бер иргә Аллаһудан китап иңдерелүгә ґәҗәбләнәсезме? Ул китап килде Аллаһ ґәзабы белән сезне куркытмак өчен, һәм Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланырга юл күрсәтер өчен килде, вә тәкъвалык кылганыгыздан соң Аллаһуның рәхмәтенә ирешмәклегегез өчен.

64. Кауме Нухны ялганчы диделәр, Нухны вә аңа ияргән мөселманнарны көймәдә туфан суыннан коткардык вә аятьләребезне ялган диючеләрне туфан суында батырдык, тәхкыйк алар хакны күрми торган сукыр булдылар.

65. Вә Гад кауменә кардәшләре Һудны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Һуд әйтте: "Ий каумем, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, Аллаһудан башка Илаһәгыз юк, әйә Аллаһ ґәзабыннан курыкмыйсызмы", – диде.

66. Һудның кауменнән кәфер булганнары әйтте: "Ий Һуд, без сезне наданлыкта вә диваналыктасың дип беләбез һәм дә сине ялганчы дип зан кылабыз", – дип.

67. Һуд әйтте: "Ий каумем! Миндә диваналык юк, ләкин мин барча галәмне тәрбия кылучы Аллаһуның расүлемен,

68. сезгә Раббымның хөкемнәрен ирештерәмен вә мин сезне яхшылыкка өндәп үгет-нәсыйхәт кылучы сүземдә ышанычлы пәйгамбәрмен."

69. Әйә ґәҗәбләнәсезме арагыздан үзегез кеби бер иргә Аллаһудан китап иңдерелүгә, ул китап сезне Аллаһ ґәзабы белән куркытыр өчен иңдерелде, янә хәтерләгез, Нух каумен һәлак иткәннән соң Аллаһ сезне алар урынына китерде һәм сезне халык кылынышыгызда куәт белән артык кылды, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерегездә саклагыз, шаять ґәзабтан котылырсыз.

70. Әйттеләр: "Ий Һуд! Безләрне бер Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз дип боерырга килдеңме? Вә аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарны ташлагыз, дип әйтергә килдеңме? Безгә вәгъдә кылган ґәзабыңны китер, әгәр дөрес сөйләүче булсаң", – дип.

71. Һуд әйтте: "Тәхкыйк сезгә Раббыгыздан ґәзаб вә ачуның килмәге тиешле булды, әйә сез үзегез вә аталарыгыз Аллаһ дип атаган сынымнарыгыз хакында минем белән низаглашасызмы? Бит Аллаһ сынымнарга гыйбадәт кылуның дөреслеге хакында һичбер дәлил иңдермәде, башыгызга киләчәк һәлакәтне көтегез! Мин дә сезнең белән бергә үземә тиешле дәрәҗәләрне көтүчеләрдәнмен".
Каталог: wp-content -> uploads -> 2013
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №21 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №2 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №6 хаттама
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Тақырыптың өзектілігі
2013 -> «Алаш» либералдық-демократиялық қозғалысы идеологиясының маңызд


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   56


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет