Ногмани Коръән Тәфсире



жүктеу 7.93 Mb.
бет15/56
Дата09.06.2018
өлшемі7.93 Mb.
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   56


72. Һудны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткардык үз рәхмәтебез белән вә аятьләребезне ялган диючеләрнең нәселен кистек, һәлак итеп бетердек, чөнки алар иман китермәделәр.

73. Вә Сәмүд кауменә кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, әйтте: "Ий каумем, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз! Сезнең Аллаһудан башка Илаһәгыз юк (Сәмүд кауме Салих пәйгамбәрдән могҗиза итеп, ошбу таштан дөя чыгар, диделәр, Салих дога кылды, дөя чыкты, ләкин алар һаман иман китермәделәр). Тәхкыйк сезгә Аллаһудан минем пәйгамбәрлегемә галәмәт килде, ошбу дөя сезгә галәмәт өчен җибәрелгән дөядер, аңарга ирек бирегез, Аллаһ җирендә ашасын, явызлык белән аңарга кул тидермәгез, юкса сезгә рәнҗеткүче ґәзаб ирешер.

74. Гад каумен һәлак иткәннән соң сезне халифә кылды вә сезне Хәҗаз белән Шам арасында булган җирләргә урынлаштырды, йомшак балчыклардан сарайлар, тауларны тишеп өйләр ясыйсыз, Аллаһу тәгаләнең нигъмәтләрен хәтерегезгә алыгыз вә Аллаһ хөкемнәрен бозып җир өстеңдә бозыклык кылып йөрмәгез.

75. Салих кауменнән тәкәбберләнүче олугълары әйтте Салихка иман китергән зәгыйфь мөэминнәргә: "Салихның пәйгамбәр икәнлегенә ышанасызмы?" Мөэминнәр әйттеләр: "Салих белән бирелгән могҗизага ышанабыз", – дип.

76. Тәкәбберләнеп иман китермәгәннәре әйттеләр: "Сез иман китергән нәрсәләрне без инкяр итүчеләрбез", – дип.

77. Үзләре сорап алган дөяне үтерделәр һәм Раббыларының әмеренә каршы тәкәбберлек кылдылар вә: "Ий Салих, безгә вәгъдә кылган ґәзабыңны китер, әгәр рәсүлләрдән булсаң", – диделәр.

78. Һәм аларны зилзилә – каты селкетү тотты, йортларыннан чыга да алмыйча һәлак булдылар.

79. Аннары Салих г-м аларны ташлап китте вә әйтте: "Мин сезгә пәйгамбәрлегемне ирештердем һәм үгет-нәсыйхәт кылдым, ләкин сез сезнең файдагызга нәсыйхәт кылучыны сөйми торган каум икәнсез. (Шуннан соң Салих г-м Мәккәгә барып, үлгәнче анда торды).

80. Вә Лутны үз кауменә пәйгамбәр итеп җибәрдек. Ул әйтте кауменә: "Әйә сез фәхеш эшне кыласызмы? Бу фәхеш эшне сездән элек галәмдә һичкем кылмады".

81. Тәхкыйк сез хатыннарны ташлап ирләргә шәһвәт белән якынлык кыласыз бәлки, әлбәттә, сез хактан үткән каумсез.

82. Лут кауменең җавабы башкача булмады, мәгәр әйттеләр: "Лутны һәм иптәшләрен шәһәрегездән чыгарыгыз, чөнки алар үзләрен пакь дип бездән җирәнгән булалар", – дип.

83. Лутны вә әһелене коткардык, мәгәр хатынын коткармадык – һәлакәттә калучылардан булды.

84. Вә алар өстенә таш яудырдык, гыйбрәт күзең илә карагыл явыз кәферләрнең ахыр хәле ничек булды?

85. Вә Мәдйан шәһәренә кардәшләре Шөґәебне пәйгамбәр итеп җибәрдек. Кауменә әйтте: "Ий каумем, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз! Аллаһудан башка сезнең Илаһәгыз юк. Тәхкыйк сезгә Аллаһудан ачык могҗизалар килде, үлчәүләрегездә тигезлек кылыгыз, кешеләргә нәрсә сатканда да ким үлчәмәгез вә Аллаһ рәсүлләр җибәреп, Җир өстендә төзеклек кылганы соңында сез анда бозыклыклар кылмагыз! Бу хөкемнәр сезнең өчен хәерле, әгәр хак сүзгә ышанучылардан булсагыз.

86. Мөэминнәрне куркытып Аллаһ юлыннан туктатыр өчен вә Аллаһуга ышанган кешеләрне Аның юлыннан барырга ирек бирмәс өчен һәм ислам динен үзгәртеп бозар өчен һәрбер юл өстендә, ягъни мөселманнарның дини эшләре өстендә утырмагыз вә һәм Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтен, ярдәмен хәтерләгез! Бит әүвәлдә аз идегез, Аллаһ сезне күбәйтте, вә игътибар илә карагыз! Аллаһуга вә расүлгә карышып бозыклык кылучыларның ахыры ничек булды?

87. Шөґәеб әйтте: "Сезләрдән мин китергән Аллаһ хөкемнәренә ышанучы таифә вә ышанмаучы таифә булса, сез, ышанучылар, сабыр итеп түзегез, хәтта Аллаһ арабызда хөкем иткәнгәчә! Ул хакимнәрнең иң хәерлесе.

88. Шөґәеб кауменнән ышанмаучы тәкәбберләре әйтте: "Ий Шөґәеб үзеңне вә сиңа ияреп иман китергәннәрне шәһәребездән чыгарырбыз, яки безнең динебезгә кайтарылырсыз", – дип. Шөґәеб әйтте: "Без сезнең динегезне яратмасак та батыл динегезгә безне көчләп кайтарырсызмы? Юк кайтара алмассыз", – дип.

89. Шөґәеб әйтте: "Аллаһ, үзенең рәхмәте белән безне сезнең батыл динегездән коткарганы соңында янә шул батыл дингә кайтыйкмы? Әгәр сезнең батыл динегезгә кире кайтсак, Аллаһуга әллә ниләрне ифтира кылган булырбыз, безгә сезнең батыл динегезгә кайтмак һич тә дөрес булмас, мәгәр тәрбиячебез – Аллаһ теләсә генә, ләкин батыл дингә кайтуны Аллаһ, әлбәттә, теләми. Аллаһу тәгалә һәрнәрсәне белеме белән чорнап алды, без Аллаһуга тәвәккәл кылдык, сездән курыкмыйбыз. Ий Раббыбыз! Безнең белән кәйбер каумебез арасында булган хәлне хаклык белән хөкем ит! Син, әлбәттә, эшне ачыклаучыларның хәерлесесең.

90. Шөґәеб кауменнән олугъ кәферләре әйттеләр: "Әгәр Шөґәебкә иярсәгез тәхкыйк шул сәгатьтә үк һәлак булырсыз", – дип. Ягъни ислам диненә керүдән үз каумнәрен үлем җәзасы белән куркытып тыйдылар.

91. Ул кәферләрнең башына зилзилә купты вә өйләреннән дә чыга алмыйча бөгелеп төшеп һәлак булдылар.

92. Шөґәебне ялганчы диюче кәферләр шәһәрләреңдә гүя тормаган да кеби булдылар, Шөґәебне ялганчы диюче кәферләр һәлак булучылар.

93. Шөґәеб, әйтте: "Ий каумем! Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештердем һәм сезне үгет-нәсыйхәт кылдым, инде мин Аллаһуга ышанмаган вә миңа дошман булган кәферләрнең һәлак булулары өчен ничек кайгырыйм?"

94. Шәһәрләргә һич пәйгамбәрләр җибәрмәдек, мәгәр җибәрсәк тә инкяр иткәннәре өчен ул шәһәр кешеләрен бәла-каза белән мөбтәлә кылдык, шул эшебезне белсәләр, шаять Аллаһ хөкемнәрен инкяр итүдән туктарлар, түбәнчелек илә Аллаһуга кайтырлар.

95. Соңра авыр хәлләрен яхшы хәлгә алыштырдык, хәтта ки үзләре вә маллары күбәйде, ләкин янә шөкер итмәделәр вә әйттеләр: "Бәла-казаның ирешүе дә, шатлыкның ирешүе дә пәйгамбәрләргә каршылык күрсәткәннән түгел, бәлки табигать гадәтедер, ата-аналарыбызга да бәла-каза ирешкән", – дип, аларны кинәттән тоттык, сизмичә дә калдылар.

96. Әгәр шәһәр кешеләре иман китереп, Аллаһуга тәкъвалык кылсалар иде, әлбәттә, аларга Җирдән вә Күктән бәрәкәт ишекләрен ачар идек, ләкин Аллаһ хөкемнәрен ялган диделәр, аларны ґәзаб белән тоттык көферлекне кәсеб иткәннәре өчен.

97. Әйә имин булырлармы Аллаһ хөкемнәрен инкяр итүче шәһәрләр кешеләре йоклаган хәлләрендә Безнең ґәзабыбызның килүеннән?

98. Яки ул шәһәрләр кешеләре имин булырлармы аларга ґәзабыбызның килүеннән көндез уен-көлкедә булган вакытларыңда?

99. Яки алар Аллаһуның хәйлә-мәкереннән имин булырлармы? Һичбер инсафлы кеше Аллаһ мәкереннән курыкмыйча имин тормас, мәгәр һәлак буласы каумнәр генә Аллаһ мәкереннән курыкмыйча тыныч торырлар.

100. Халыклары һәлак булган Җиргә соңыннан хуҗа булган кешеләргә Аллаһу тәгаләнең: "Әгәр теләсәк, гөнаһлары өчен һәлак итәрбез һәм күңелләрен мөһерләрбез, аннары хак сүзне ишетми торган булырлар", – дигән хәбәре килмәдеме?

101. Ий Мухәммәд г-м! Ошбу үзебез һәлак иткән шәһәр хәбәрләрен сиңа сөйлибез. Тәхкыйк рәсүлләре аларга ачык дәлилләр вә могҗизалар белән килделәр, иман китерер булмадылар әүвәлдә Аллаһ аятьләрен ялган дигәннәре өчен. Әнә шулай Аллаһ кәферләрнең күңелләрен мөһерләр, һичнәрсә аңламаслар.

102. Ул кәферләрнең күбрәген ґәһедле тапмадык, бәлки ґәһедсез вә вәгъдәсез таптык вә тәхкыйк аларның күбрәген камил фасыйклар таптык.

103. Вә югарыда сөйләнгән пәйгамбәрләрдән соң Фиргаун белән аның олыларын хак дингә өндәр өчен хәзрәти Мусаны пәйгамбәр итеп җибәрдек аятьләребез вә могҗизаларыбыз белән, без җибәргән нәрсәләргә золым кылдылар. Гыйбрәт күзе илә карагыз, бозыклык кылучыларның ахыры ничек булды?

104. Муса Фиргаунга әйтте: "Ий Фиргаун, мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһуның расүлемен.

105. Аллаһуга хак булмаган сүзне миңа әйтмәү тиешле, мәгәр хак сүзне әйтү миңа ваҗебдер. Раббыгыздан мин сезгә ачык могҗизалар китердем, ий Фиргаун, минем белән Ягъкуб балаларын җибәргел!" (Фиргаун, Ягькуб балаларын авыр эшләрдә эшләтеп, үзенә гыйбадәт кылдырып тота иде. Шуның өчен Муса аларны алып китәргә теләде).

106. Фиргаун әйтте: "Әгәр могҗиза китергән булсаң, ул могҗизаны хәзер күрсәт, күрик, әгәр мин пәйгамбәр дигән сүзендә дөрес булсаң", – дип.

107. Муса таягын җиргә салды, шул вакыт таяк зур ала елан булды, барчасы качтылар. Фиргаун үтенгәч, Муса таягын тотты, янә таяк булды.

108. Янә Муса изүеннән кулын чыгарды, шул вакыт аның кулын кояш кеби ялтырый торган итеп күрделәр.

109. Фиргаун кауменең олылары әйттеләр: "Тәхкыйк бу Муса бик оста сихерчедер", – дип.

110. "Сезне Мысырдан куып чыгармакчы була, бу хакта нинди киңәш бирәсез", – диделәр.

111. Фиргаунга әйттеләр: "Муса белән кардәш Һарунның эшләрен ашыктырма вә шәһәрләргә кешеләр җибәр, Муса янына җыелсыннар.

112. Сиңа һәр оста сихерчене китерерләр", – дип.

113. Сихерчеләр Фиргаунга җыелып килделәр вә әйттеләр: "Әгәр Мусаны җиңсәк, әлбәттә, безгә бәясе кирәк булыр", – дип.

114. Фиргаун әйтте: "Әгәр җиңсәгез, әлбәттә, сезгә бәясе булыр һәм, әлбәттә, минем якыннарымнан булырсыз", – дип.

115. Сихерчеләр әйттеләр: "Ий Муса, синме әүвәл таягыңны ташлыйсың? Яки без әүвәл ташлыйкмы?"

116. Муса әйтте: "Сез ташлагыз", ташлаганнары заманда кешеләрнең күзләрен сихерләделәр вә куркыттылар һәм көчләре җиткәнчә олугъ сихерне күрсәттеләр, ташлаган таяк вә арканнары барчасы елан булып күренделәр.

117. Мусага: "Таягыңны җиргә ташла", – дип вәхий кылдык, Муса таягын ташлады исә, зур елан булып сихерчеләрнең елан булып күренгән таяк вә арканнарын йотып бетерде.

118. Хаклык өскә чыгып аларның сихергә таянып эшләгән ялган эшләре батыл булды – юкка чыкты.

119. Шул урында сихерчеләр җиңелделәр вә хур булып кайттылар.

120. Фиргауннең сихерчеләре Мусаның могҗизасын күргәч, иман китерделәр һәм Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар.

121. "Бөтен галәмне тәрбия итүче Аллаһуга иман китердек", – диделәр. (Фиргаун: "Миңа иман китердегезме", – дип сорады).

122. Сихерчеләр: "Муса вә Һарунның Раббысына иман китердек", – диделәр.

123. Фиргаун әйтте: "Мин рөхсәт бирмичә Мусага иман китерәсезме? Тәхкыйк сез шәһәрдән хәйлә-мәкер корып килгәнсез, ул шәһәрдән халыкны чыгармаклыгыгыз өчен, бик тиз белерсез сезгә ни кылганымны".

124. "Әлбәттә, мин сезнең уң кул вә сул аякларыгызны, яки сул кул вә уң аякларыгызны кисәрмен, соңра барчагызны асармын".

125. Сихерчеләр әйттеләр: "Ассаң – асарсың, Аллаһуга кайтабыз, синең асуыңнан курыкмыйбыз".

126. Ий Фиргаун! Син безне шелтә кылмыйсың, башка нәрсә өчен мәгәр шелтә кылсаң Раббыбыздан килгән аятьләргә иман китергәнебез өчен генә. Ий Раббыбыз! Фиргаун кылган ґәзабка чыдарга безгә сабырлык бир һәм безне мөселман булган хәлебездә үтер! (Фиргаун, иман китергән сихерчеләрне әйткәнчә ґәзаблап үтерде. Карагыз! Иманнары нинди көчле булган Фиргаунның ґәзаблап үтерүеннән һич курыкмаганнар, иманнарыннан кире дүнмәгәннәр).

127. Фиргаун кауменнән олылары әйттеләр: "Ий Фиргаун! Мусаны вә аның каумен җир өстендә бозыклык кылсыннар һәм сиңа вә сынымнарыңа гыйбадәт кылуны куйсыннар өчен аларны калдырасыңмы? Ягъни үтерергә кирәк", – диделәр. Фиргаун әйтте: тиздән кыз балаларын калдырып, ир балаларын үтерербез без, әлбәттә, алардан өстенбез, көчлебез", – дип.

128. Муса, үзенең кауменә әйтте: "Аллаһудан ярдәм сорагыз һәм залимнәрнең золымына чыдагыз! Бит Җир Аллаһу тәгаләнеке, ул Җиргә Үзе теләгән бәндәсен хуҗа кылыр, эшнең ахырындагы шатлык вә уңыш тәкъва мөэминнәргә".

129. Муса кауме әйтте: "Ий Муса! Без син килгәнче дә бу Фиргаун кауменнән күп золым күрдек һәм син килгәч тә золым күрмәктәбез", – дип. Муса әйтте: "Раббыгызның сезнең дошманнарыгызны тиздән һәлак итмәклеге өметле һәм алар урынына сезне халифә итмәклеге, Аллаһ сезне күзәтер, ничек эш кылырсыз икән!"

130. Тәхкыйк Фиргаун каумен ачлык белән вә бакча җимешләрен уңышсыз итү белән бәлаләндердек, вәгазьләнеп иман китерсеннәр өчен.

131. Әгәр аларга шатлык, байлык килсә: "Бу безгә тиешле, үзебезнең яхшылыгыбыздан килде, әгәр яманлык ирешсә бу яманлык, Муса белән аның иярченнәреннән", – дип шомланырлар. Әгаһ булыгыз, аларның шомланулары Аллаһу хозурында, әмма аларга ирешкән яманлык үзләренең кәсебе өчен Аллаһудан ирешә, ләкин күбесе Аллаһудан ирешә дип белмәсләр.

132. Фиргаун кауме кәферләр әйттеләр: "Безне сихерләр өчен берәр галәмәт китерсәң дә, без барыбер сиңа ышанучы кешеләр түгелбез".

133. Аларга су баскынын, саранча, бет, бакаларны һәм кан җибәрдек, боларны аерым-аерым ачык ґәламәтләр итеп җибәрдек. Бу галәмәтләрне күргәннең соңында да тәкәбберләнеп, азган кәфер кауме булдылар.

134. Аларга Аллаһуның ґәзабы килгәндә әйттеләр: "Ий Муса! Безнең өчен Раббыңа дога кыл, Ул сиңа дога кыл дип әмер иткәне өчен! Әгәр безнең өстебездәге ґәзабны җибәрә алсаң, әлбәттә, сиңа иман китерербез һәм Ягъкуб балаларын да синең белән, әлбәттә, җибәрербез", – дип.

135. Муса догасы аркасында алардан ґәзабны алсак киләсе ґәзаб вакытында, шул вакытта алар ґәһедләрен сындыралар – сүзләрендә тормыйлар.

136. Аларны суга батырып алардан үчебезне алдык, аятьләребезне ялган диеп аннан гафил булганнары өчен, ягъни Ислам диненең хаклыгыннан да вә үзләренә киләчәк ґәзабтан да гафилләр. (Фиргаун, Ягъкуб балаларына шәһәрдән чыгып китәргә рөхсәт бирмәгәч, Муса г-м Ягъкуб балалары белән төнлә шәһәрдән чыгып китәләр. Фиргаун сизеп артларыннан куа чыкты. Муса бер зур су буена килеп җиткәч таягы белән суга сукты һәм суда 12 юл булды, шул юлдан чыктылар. Фиргаун атлы ґәскәре белән килеп җитеп, шул юллардан кергәннәр иде, су аларны кысып батырып һәлак итте).

137. Фиргаун заманасында загыйфь саналган Ягъкуб балаларын мәшрыйк тарафында булган шам-шәрифкә вә мәгъриб тарафында Палестин җирләренә хуҗа кылдык, ул шәһәрләрне без бәрәкәтле кылдык һәм Ягькуб балалары сабыр иткәннәре өчен аларга Аллаһ тарафыннан вәгъдә ителгән яхшы сүзләр вә ярдәм тәмам булды. Фиргаун үзе вә кауме төзегән биналарны һәм күтәреп ясаган бакчаларын һәлак иттек.

138. Ягъкуб балаларын дәрьядән үткәрдек, дәрьядән үтеп киткәч, сынымга табынучы каум янына бардылар һәм сынымнарга кызыктылар: "Ий Муса! Син дә безгә шундый сыным ясап бир", – диделәр. Муса әйтте: "Тәхкыйк сез бик надан каумсез, шунлыктан мәгънәсез сүзләрне сөйлисез".

139. Ий каумем! Аларның эшенә кызыкмагыз, Аллаһу тәгалә аларны сынымнары белән бергә һәлак итәчәк һәм аларның кылган гамәлләре һәммәсе батыл, яраксыз.

140. Янә әйтте: "Аллаһудан башканы сезнең Илаһә кылырга өстәрменме? Вә Ул сезне заманыгызда бөтен кешеләрдән артык кылды.

141. Ий Ягъкуб балалары! Без сезне Фиргаун кауменнән коткардык, алар сезне каты ґәзаб белән ґәзаб кылыр иделәр, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны үтерер иделәр. Ошбу эшләрдә Аллаһ тарафыннан олугъ бәла вә сынау бар сезнең өчен.

142. Мусаны тур тавында утыз кичә вә утыз көн тотмак белән вәгъдә кылдык, вә ул утыз көнне янә ун көн кушып тәмам иттек, Раббысының вәгъдәсе кырык кичтә тәмам булды. Муса, Тур тавына киткәндә кардәше Һарунга әйтте: "Каумем арасында минем урынымда кал һәм аларның эшләрен төзек кыл вә бозыклык кылучылар юлына кермә!"

143. Муса вәгъдә кылынган урыныбызга килгәч, Раббысы аңа сөйләде, ягъни сөйләштеләр, Муса Аллаһуны күрергә теләп әйтте: "Ий Раббым! Миңа күрен, мин сиңа карыйм", – дип. Аллаһ әйтте: "Юк мине күрә алмассың, ләкин тауга карагыл, әгәр тау урынында тора алса, мине күрерсең". Мусаның Раббысы тауга һәйбәт нурын төшергәч, тауны кисәкләр кылды, вә Муса һушы китеп егылды, Муса гакылына килгәч әйтте: "Ий Раббым! Сине һәрбер кимчелектән пакьсең дип беләмен, сиңа тәүбә иттем вә мин өммәтем арасында иң әүвәлге мөэминмен".

144. Аллаһ, Мусага әйтте: "Ий Муса! Кешеләргә пәйгамбәр итеп җибәрербез вә үзем белән сөйләшергә сине ихтыяр кылдым. Без биргән китапны куәт белән тот, вә Без биргән нигъмәтләргә шөкер итүчеләрдән бул".

145. Мусага тәүрат такталарында һәрнәрсәне яздык, вәгазьне вә һәрнәрсә бәян иттек, аны ал куәт белән, һәм каумеңә дә Тәүрат белән гамәл кылырга боер, Тәүратның күркәмрәк хөкемнәрен алсыннар! Мин сезгә тиздән күрсәтермен фасыйклар йорты җәһәннәмне, Тәүрат хөкемнәрен бозып фәсыйк булмагыз!

146. Җир өстендә хаксыз тәкәбберләнеп йөрегән кешеләрне бик тиз аятьләребездән дүндерербез – хак сүзләрдән күңелләрен биздерербез! Әгәр алар могҗизаларны күрсәләр – ышанмаслар, әгәр хак юлны күрсәләр, аны үзләренә юл итеп алмаслар, әгәр азгынлык, адашу юлын күрсәләр – аны үзләренә юл итеп алалар. Аларның шундый булуы ялганлап аятьләребезне инкяр кылганнары вә аятьләрнең хикмәтеннән гафил булганнары өчен.

147. Аятьләребезне вә ахирәткә барачакларын ялган диючеләрнең эше, гамәле җуелды – файдасы калмады. Аларга җәза булырмы? Әлбәттә, булыр кылган эшләре буенча гына.

148. Муса тауга киткәч, кауме алтын-көмештән бозау ясадылар, ул бозауның тавышы бар иде, бозау шулай ясалган иде – аңарга җил кереп, эченнән тавыш чыга иде. Әйә алар күрмиләрме бозау алар белән сөйләшми һәм аларны туры юлга күндерергә дә көче җитми. Ґәҗәб, һичнәрсәгә ярамаган нәрсәне Илаһә тоттылар һәм шуның өчен залим булдылар.

149. Аларның кулларына сугылгач һәм шиксез адашканлыкларын белгәч, әйттеләр: "Әгәр безгә Раббыбыз рәхмәт кылмаса һәм гөнаһларыбызны ярлыкамаса, әлбәттә, һәлак булучылардан булырбыз!"

150. Муса кауме янына ачу вә кайгы белән кайткач әйтте: "Мин киткәч нинди кабахәт эш эшләгәнсез! Раббыгызның эшендә ашыктыгызмы? Аллаһ вәгъдә кылган кырык көнне көтәргә күпсендегезме?" Вә ачуыннан кулындагы Тәүрат такталарын ташлады һәм кардәше Һарун г-мнең сакалыннан тотып үзенә тартты. Һарун әйтте: "Ий анам улы кардәшем! Тәхкыйк бу каум мине зәгыйфькә санады һәм бозау ясауларыннан тыйганым өчен мине үтерә башладылар, минем өчен дошманнарны шатландырма вә мине залим каумнәр җөмләсеннән санама!"

151. Муса әйтте: "Я Рабби! Мине вә кардәшем Һарунны ярлыка вә безне рәхмәтеңә кергез! Син рәхим кылучыларның иң рәхимлесесең!"

152. Бозауны Аллаһ тотучыларга дөньяда Аллаһуның ачуы вә хурлык иреште. Әнә шулай җәза кылачакбыз "Аллаһуның тиңдәше бар", дип, ифтира кылучыларны.

153. Бозык эшләрне эшләүчеләр, тәүбә итеп гамәл кылу -нияте белән Коръәнгә иман китерсәләр, шуның соңында Раббың, әлбәттә, ярлыкаучы, рәхимле.

154. Мусаның ачуы басылгач, әүвәлдә атып ташлаган Тәүрат такталарын кулына алды. Ул Тәүратта Аллаһудан курыккан кешеләр өчен һидәяткә күнелү тәртипләре һәм Аллаһуның рәхмәте язылган иде.

155. Муса, тауга барганда кавеме эченнән җитмеш ирне үзе белән алды. Ул ирләрне зилзәлә тоткач, ягъни Аллаһуның тауга төшкән нуры белән көеп үлгәч, Муса әйтте: "Ий Раббым! Әгәр ул ирләрне вә мине һәлак итәргә теләсәң, әлбәттә, аларның миңа юлдаш булуларыннан элек һәлак итәр идең. Я Рабби! Безләрдән гакылсызлар кылган эш өчен безне һәлак итәрсеңме? Аларның Сине күрергә теләүләре Үзең теләгән бер фетнә сынаудыр, аның белән Үзең теләгән кешене адаштырырсың вә Үзең теләгән кешене һидәяткә салырсың. Син генә безнең ярдәмчебезсең, безне ярлыка вә рәхмәт кыл! Син ярлыкаучыларның иң хәерлесесең!"

156. Я Рабби! Безгә һидәятле күркәм тормышны нәсыйб ит! Һәм ахирәттә күркәм тормышны бир! Тәхкыйк без Синең хөкемнәреңә итагать иттек, туры юлыңа күнелдек! Аллаһу тәгалә әйтте: "Үзем теләгән кешегә ґәзабымны ирештерермен һәм рәхмәтем дә киңдер, һәрнәрсәне сыйдырды. Ул рәхмәтебезне кәфердән вә Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва кешеләргә бик тиз бирербез, ул тәкъва кешеләр зәкятләрен бирерләр һәм Безнең аятьләребезгә ышанырлар.

157. Укый-яза белмәгән рәсүлебез – Мухәммәд г-мгә ияргән кешеләргә рәхмәтебез ирешер, кулларындагы тәүрат, инҗил китапларында рәсүлнең сыйфатлары язылганын табарлар, Мухәммәд г-м, аларны гөнаһлы эшләрдән тыяр вә саваплы эшләргә өндәр, яхшы-пакь нәрсәләрне аларга хәләл кылыр, зарарлы-пычрак нәрсәләрне аларга хәрам кылыр, аларда булган авырлыкны вә диннәрендәге каты хөкемнәрне алардан бетерер, расүлгә ышанып, аны зурласалар вә аңа ярдәм итсәләр һәм ул китергән һидәят яктылыгы булган Коръән хөкемнәренә иярсәләр, алар – өстенлек табучылар.

158. Әйт: "Ий кешеләр! Тәхкыйк мин барчагызга – бөтен дөнья кешеләренә Аллаһудан җибәрелгән рәсүлмен". Җир вә күкләр байлыгы Аллаһ мөлке, Аллаһудан башка Илаһә һич юк, Ул тергезә вә үтерә, Аллаһуга һәм укый-яза белмәгән рәсүленә ышаныгыз! Ул – расүл, Аллаһуга вә аның сүзләренә ышана, аңа иярегез, шаять туры юлга күнәрсез!

159. Муса кауменнән бер җәмәгать бар, алар кешеләрне хак дингә өндәрләр һәм хаклык белән гаделлек кылырлар.

160. Без Ягькуб балаларын унике кабиләгә бүлдек вә Мусаның кауме су сораганда Без Мусага вәхий кылдык: "Таягың белән ташка сук", ул таштан унике чишмә акты, тәхкыйк һәр кабилә үзенең чишмәсен белде вә аларны кояш кыздырмасын өчен болыт белән күләгәләдек һәм ширбәт илә кош итен иңдердек вә: "Ашагыз без биргән яхшы ризыклардан", – дидек. Алар безгә золым кылмадылар, ләкин ризыклар хакында Аллаһ хөкеменә хыянәт итеп, үзләренә золым иттеләр.

161. Янә хәтерләгез шуны! Аларга әйтелде: "Ошбу шәһәрдә торыгыз һәм ул шәһәрдә теләгәнегезчә ашагыз вә: "Я Рабби, хаталарыбызны ярлыка", – дип әйтегез, вә шәһәр капкасыннан кергәндә түбәнчелек белән керегез!" Шулай булсагыз, хаталарыгызны ярлыкарбыз, изгелек кылучыларга нигъмәтләребезне арттырып бирербез.

162. Аларның залимнәре алыштырды шәһәргә кергәндә әйтер өчен Аллаһ өйрәткән сүзне башка сүзгә. Золым итүләре сәбәпле без аларга күктән ґәзаб җибәрдек.

163. Ий Мухәммәд г-м! Дәрья буена утырган авыл халкының хәленнән сорагыл! Алар шимбә көн Аллаһ хөкемен боздылар, балыклар шимбә көн яр буена килеп суның өстенә чыгар иделәр, әмма башка көнне су өстенә чыкмас иделәр. (Яһүдләр, гыйбадәт өчен вә бәйрәм итәр өчен үзбелдекләре белән җомга көн урнына шимбә көнне билгеләделәр. Шул сәбәпле Аллаһ аларга шимбә көнне гыйбадәтне генә фарыз итеп дөнья эшен вә балык тотуны хәрам кылды. Алар шимбә көнне су өстенә чыккан балыкларны елымнар белән чорнап куеп, икенче көнне ала торган булганнар. Бу эшләре аларның Аллаһуга каршы хәйлә-мәкерләре иде). Бозыклык кылучы фәсыйкларны әнә шулай сыныйбыз.

164. Шимбә көн балык тотарга катнашмаган бер таифә, балык тотучыларга каршылык күрсәткән кешеләргә әйтте: "Аллаһ һәлак итәчәк яки каты ґәзаб кылачык каумне нигә вәгәзьлисез?" Вәгәзьләүчеләр әйттеләр: "Раббыгызга гозер күрсәтер өчен вәгәзьлибез, бәлки вәгазьләнеп, шимбә көн балык тотудан туктарлар".

165. Ишеткән вәгазьне онытып, яки инкяр итеп, залимнәр шимбә көнне балык тоткан чакларында балык тотудан тыеп, вәгазь сөйләүчеләрне коткардык, балык тотучы залимнәрне каты ґәзаб белән тоттык Аллаһуга каршы бозыклык кылганнары өчен.

166. Тыелган эштән тыелудан тәкәбберләнгән чакларында Без аларга әйттек: "Хур булганыгыз хәлдә маймыл булыгыз!" Маймыл булдылар.

167. Янә хәтерләгез, Раббыгыз әйтте: "Ягъкуб балалары өстенә кыямәт көненә чаклы каты ґәзаб кылучыны, әлбәттә, җибәрербез, тәхкыйк Раббың тиз үч алучы вә тәүбә итүчегә рәхимле вә ярлыкаучы".

168. Без аларны күп фиркаләргә бүлдек, алар арасында изгеләре бар, ягъни ислам динен кабул итүчеләре һәм башкачалары да бар, ягъни залимнәре. Без аларга күп нигъмәтләр, күп яхшылыклар вә күп яманлыклар, ґәзаблар бирдек, шаять кәфердән иманга кайтырлар дип.
Каталог: wp-content -> uploads -> 2013
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №21 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №2 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №6 хаттама
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Тақырыптың өзектілігі
2013 -> «Алаш» либералдық-демократиялық қозғалысы идеологиясының маңызд


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   56


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет