Ногмани Коръән Тәфсире



жүктеу 7.93 Mb.
бет16/56
Дата09.06.2018
өлшемі7.93 Mb.
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   ...   56


169. Әүвәлге яһүдләр урынына икенче төрле яһүдләр калды, алар Тәүратка ия булдылар вә Тәүрат хөкемнәрен дөнья малына алыштырдылар вә риба, ришвәт алдылар, әгәр аларга әүвәлдә алган маллары кеби мал килсә, әле дә аны алырлар, ягъни мал өчен Тәүрат хөкемнәрен үзгәртәләр һәм: "Безнең гөнаһларыбыз ярлыканыр, чөнки безнең иманыбыз бар", – диләр. Әйә алардан ґәһед алынмадымы: "Аллаһуга хак сүзне генә сөйләргә", – дип? Вә Тәүрат хөкемнәрендә өйрәнделәр бит, Аллаһуга мәхлукны тиңләштерүдән һәм гөнаһлардан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Шуны яхшы аңламыйсызмы?

170. Аллаһ – китабы Коръән хөкемнәренә нык ябышып, намазларын вакытында үтәгән мөэминнәр һидәятлеләр бит. Без төзәлүче вә төзәтүче яхшы кешеләрнең изгелекләрен, әлбәттә, юк итмибез.

171. Шуны да хәтерләгез! Без тауны урыныннан сөреп яһүдләр өстенә күтәрдек, гүя алар өстендә болыт булып торды, әгәр Тәүрат белән гамәл кылырга ризалык белдермәсәләр, тауның өсләренә төшәчәген белделәр. Тәүратны куәт белән тотыгыз вә аның белән ныклап гамәл кылыгыз һәм Тәүратта булган Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерегез кәфердән вә гөнаһлардан сакланмаклыгыгыз өчен!

172. Янә хәтерләгез, Раббың Адәм балаларының аркасыннан балаларын алды, ягъни һәрбер бала атасының арка суыннан дөньяга килделәр вә бу эшкә үзләрен шаһит итте һәм әйтте: "Әйә Мин түгелме сезнең Раббыгыз?" Кешеләрнең рухлары әйтте: "Бәлки, әлбәттә, безнең Раббыбыз Синсең" вә сезнең, бу сүзегезгә шаһит булдык һәм "Раббыбыз хакында һичнәрсә белмәдек – гафил булдык", дип, кыямәт көнендә әйтмәвегез өчен Коръән белән хәтерегезгә төшердек.

173. Яки тәхкыйк бездән әүвәл аталарыбыз мөшрик булдылар, без аларның балалары булып, алардан соң алар юлыннан йөредек. Әйә Син безне аталарыбызның батыл-ялган гамәлләре өчен һәлак итәсеңме, дип, кыямәт көнендә әйтмәвегез өчен Коръән белән сезгә барын да төшендердек.

174. Әнә шулай аятьләрне ачык аңлатып бәян кылырбыз, шаять кешеләр азгынлык эшләрен, адашу юлларын ташлап Аллаһуга вә Коръән юлына кайтырлар!

175. Кешеләргә без Аңа аятьләр биргән бер кешенең хәбәрен укы! Ул кеше Без биргән аятьләрдән аерылды вә шайтан аны үзенә ияртте, залим һәм азгыннардан булып китте.

176. Әгәр теләгән булсак, ул кешене биргән аятьләребез белән бөек дәрәҗәгә күтәрер идек, ләкин ул дөньяга бирелде һәм нәфесенә иярде, аның мисалы эт кеби ки, этне орышсаң да, орышмасаң да телен салындырыр. Ошбу мисал: "Безнең аятьләребезне ялган диючеләрнең, ягъни Коръән белән вәгазьләнмәүче вә аның белән гамәл кылмаучы кешеләрнең, мисалы. Коръәндәге хәбәрләрне сөйлә, шаять фикерләп аңларлар.

177. Аятьләребезне ялган диюче кешеләрнең мисалы нинди яман мисал: "Эт кебиләр", – диелде. Хакны инкяр итүләре белән үзләренә-үзләре золым кылыр булдылар.

178. Аллаһу тәгалә кемне туры юлга салса, ул кеше, әлбәттә, туры юлдадыр. Ул кемне адаштырса, Ул адаштырган кешеләр һәлак булучылар.

179. Тәхкыйк кешеләрдән вә җеннәрдән күпләрне җәһәннәм өчен бар иттек, аларның гакыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар, аларның күзләре бар, ләкин гыйбрәтләрне күрмиләр, аларның колаклары бар, ләкин Аллаһ сүзләрен ишетмиләр, алар хайван кебиләр, бәлки хайваннарга караганда да, файда белән зарарны аера алмауда гакылсызраклар, чөнки бер хайван да утка керми, ә динсез кешеләр утка керергә хәзерләнәләр. Алар камил гафилләр, үз киләчәкләрен һич тә уйлап карамыйлар.

180. Аллаһуның күркәм исемнәре бар, шул исемнәр белән дога кылыгыз! Әмма Аллаһуга тиешсез исем бирүчеләрдән качыгыз! Аллаһуга тиешсез исем биргәннәре өчен җәза кылынырлар.

181. Без бар кылган кешеләрдән бер җәмәгать бардыр ки, кешеләрне Коръән белән гамәл кылырга чакырырлар һәм үзләре дөреслек белән Коръән өйрәткәнчә гамәл кылырлар.

182. Аятьләребезне ялган диюче кешеләрне акырындык илә ґәзабка тартырбыз, үзләре белмәгән яктан.

183. Вә аларга миһләт – бераз вакыт бирербез, алар исә алданып һаман гөнаһта булырлар, бит Минем тотмагым мәхкәм вә тазадыр.

184. Әйә алар фикерләп, уйлап карамыйлармы? Үзләренең юлдашлары Мухәммәд г-м диваналык юклыкны? Ул Аллаһу карышканнарны җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы гына, ә дингә көчләүче түгел.

185. Әйә ул кәферләр җир вә күкләрнең төзелешенә игътибар илә карамыйлармы? Әгәр фәһемләп карасалар, әлбәттә, аларны төзүче Аллаһуны белер иделәр вә җирдәге төзелешләргә дә карамыйлармы? Вә әҗәлләре ихтимал бик якындыр, аңа да карамыйлармы? Инде Коръәнгә иман китермәсәләр нәрсәгә иман китерерләр?

186. Аллаһ, бер кешене адашу юлына салса, аны туры юлга салучы булмас, Аллаһ аларны азгынлыкларында калдырыр, ни дә эшли алмыйча хәйран булып йөрерләр.

187. Ий Мухәммәд г-м! Синнән "кыямәт көне кайчан була", дип сорыйлар. Әйт: "Кыямәтнең кайчан булачагын фәкать Аллаһ үзе генә белә, кыямәтнең вакытын фаш итәргә Аллаһудан башка һичбер затның көче җитмәс". Җир вә күкләр мәхлукларына аны белмәк бик авыр, кыямәт сезгә аңсыздан – кинәттән килер. Гүя син кыямәттән хәбәрдар, аны синнән күп сорыйлар. Әйт: "Кыямәт вакытын белмәк Аллаһуга хастыр, ләкин Аллаһуга хас икәнен күп кешеләр белмиләр".

188. Әйт: "Мин үземә файданы да вә зарарны да китерүче түгелмен, ул Аллаһ эшедер, Ул нәрсә теләсә – миңа шул ирешер. Әгәр Мин яшерендәге файдаларны белә торган булсам, әлбәттә, үземә күп файдаларны булдырыр идем һәм Миңа һичбер зарар ирешмәс иде. Бит Мин – фәкать кәферләрне җәһәннәм белән куркытучы вә мөэминнәрне җәннәт белән сөендерүчемен".

189. Сезне бер Адәм г-мнән халык кылучы вә Адәмнең сул кабыргасыннан хатыны Һаваны бар итүче Аллаһ, ул Һава илә Адәмнең күңеле карар тапсын өчен. Кайчан Адәм Һавага якынлык кылды исә, Һава җиңел йөкле булды, Һава ул йөк белән ничә вакытлар үткәрде, йөге авырайгач Адәм вә Һава икәүләп тәрбиячеләре булган Аллаһуга дога кылдылар: "Ий Раббыбыз, әгәр безгә бер яхшы бала бирсәң, әлбәттә, шөкер итүчеләрдән булыр идек".

190. Аллаһу тәгалә аларга яхшы бала биргәч, аларга бирелгән балада Аллаһуга бернәрсәне шәрик кылдылар, ягъни шайтан коткысы белән баланың исемен Ґәбдүл-хәрис куштылар, шайтан колы дигән сүз. Аллаһу тәгалә мөшрикләр кылган ширекләрдән пакь.

191. Ул мөшрикләр, һичнәрсәне бар итәргә көче җитмәгән нәрсәләрне Аллаһуга тиң кылалармы? Бәлки ул нәрсәләр үзләре халык кылынганнар.

192. Вә ул нәрсәләр мөшрикләргә ярдәм бирергә кадир түгелләр вә ул нәрсәләр үзләренә да ярдәм кыла алмаслар.

193. Әгәр мөшрикләрне һидият – туры юлга өндәсәгез, алар сезгә һич иярмәсләр, сезгә барыбердер, аларны һидәяткә өндәсәгез дә, яки дәшмичә тик торсагыз да сезгә иярмәсләр.

194. Ий мөшрикләр, тәхкыйк Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнар, сезнең кебек үк мәхлуклардыр, ул сынымнарыгыздан дога кылып сорагыз, сораганыгызны бирсеннәр! Әгәр аларны Илаһә тотуда эшегез дөрес булса.

195. Әйә ул сынымнарның йөрергә аяклары бармы? Тотарга куллары бармы? Күрергә күзләре бармы? Һәм ишетергә колаклары бармы? Әлбәттә, берсе дә юк. Әйт: "Үзегезнең Аллаһуга тиңләштергән сынымнарыгызны чакырыгыз, аннары миңа һич миһләт – вакыт бирмичә хәйлә-мәкерләрегезне кылыгыз".

196. Тәхкыйк минем ярдәмчем миңа Коръән иңдерүче Аллаһу тәгалә. Вә Ул – Аллаһ, изге яхшы бәндәләрен саклар.

197. Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнар сезгә ярдәм итәргә кадир түгелләр һәм үзләренә дә ярдәм итә алмаслар.

198. Әгәр мөшрикләрне Коръән юлына чакырсагыз, аны ишетмәсләр. Вә күрерсең, алар сиңа карарлар, ләкин хакны күрмәсләр.

199. Ий Мухәммәд! Синең эшең гафу сораучыларны гафу итү булсын вә яхшылыкка өндәү булсын! Һәм хакны аңламаучы җаһилләрдән-наданнардан кисел, алар белән булышма!

200. Әгәр Аллаһ кушкан эшләрдән сине туктатыр өчен сиңа шайтанның вәсвәсә-низагы килсә, Аллаһуга сыгын! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә белүче.

201. Әгәр тәкъва мөэминнәргә шайтаннан вәсвәсә ирешсә, шул вакыт ярдәм сорап Аллаһуны зекер итәрләр, шундый хәлдә басыйрәт илә, ягъни күреп, белеп эш кылырлар.

202. Шайтаннар, наданнарны азгынлыкка өндәделәр соңра өндәүләрендә һич кимчелек кылмыйлар.

203. Ий Мухәммәд г-м! Әгәр син аларга вәхий белән аять китермәсәң, мөшрикләр әйтәләр: "Үз күңелеңнән чыгарып бир, бит башка вакытларда шулай кыласың". Син аларга әйт: "Раббымнан миңа иңдерелгән Коръәнгә генә иярәмен. Бу Коръән Раббыбыздан килгән басыйрәт-гакылга күз вә ышанучы каумнәр өчен һидәят һәм рәхмәт".

204. Коръән укылганда яки Коръәннән вәгазь сөйләнгәндә ихлас тыңлагыз, сүз сөйләмичә, эш эшләмичә тик торыгыз! Шулай итсәгез, шаять, рәхмәт кылынырсыз.

205. Эчеңнән генә Раббыңны зекер ит түбәнчелек вә курку илә һәм сөйләшүдә кычкырудан түбәнрәк тавыш белән зекер ит, иртәләрдә вә кичләрдә гафилләрдән булма!

206. Тәхкыйк Раббың хозурында булган фәрештәләр Аллаһуга гыйбадәт кылырга зурланмыйлар вә Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтәләр һәм Аллаһуга сәҗдә кылалар. (Бу аятьтән соң сәҗдә кылу ваҗеб).
[8] ӘНФӘЛ (ТАБЫШ) СҮРӘСЕ – 75 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәрби-табыш малы хакында сорыйлар. (Бәдер сугышында мөселманнар җиңеп, кәферләр кача башлагач, мөселманнардан бер таифә кәферләрне куа китте, бер таифә расүл г-мне саклап калды, бер таифә табыш алу белән мәшгуль булды. Соңра бар да бер урынга җыелгач, мал хакында низаглаштылар. Бу аять шул хакта инде). Әйт: "Табыш малы Аллаһуга вә рәсүлгәдер, ягъни кайда кую алар ихтиярында". Мал хакында низагълашудан Аллаһудан куркыгыз вә арагызны төзәтегез һәм Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Әгәр хак мөэмин булсагыз.

2. Хак мөэминнәр әнә шулардыр: кайчан Аллаһ зекер ителсә, күңелләре йомшарып, Аллаһудан куркырлар вә һәркайчан аларга Аллаһуның аятьләре укылса, ул аятьләр аларның иманнарын арттырыр һәм алар һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл кылырлар.

3. Ул – мөэминнәр, намазларын вакытында торгызырлар вә Без биргән малдан мохтаҗларга садака бирерләр.

4. Алар хак мөэминнәр. Аларга Раббылары хозурында дәрәҗәләр вә ярлыкамак һәм җәннәт нигъмәтләре бардыр.

5. Расүл г-м табыш малын бүлеп биргәч, бәгъзе мөселманнар риза булмадылар. Синең мал бүлүеңне мәкрүһ күрүләре Раббың сине бәдер сугышына чыгаруны мәкрүһ күрүләре кебидер. Тәхкыйк мөэминнәрдән бер җәмәгать сугышка чыгуны мәкрүһ күрделәр.

6. Хак булган эштә синең белән низаглашалар, аларга мәсьәлә ачыкланганнан соң аларның сугышны мәкрүһ күрүләре – гүя аларны туп-туры күренеп торган үлемгә алып баралар.

7. Хәтерләгез, Аллаһ сезгә ике таифәнең берсен вәгъдә кылганыны, ягъни берсе кораллы таифә вә берсе коралсыз кәрван Таифәседер. Сез коралсыз булган кәрван Таифәсенең сезгә булуын телисез. Аллаһ үзенең аятьләре белән хак исламны ачмакны вә исламның өскә чыгуын тели, дәхи сезнең кораллы кәферләрне җиңүегез белән аларны бетерергә тели.

8. Хакның-хаклыгын ачыклар өчен вә ялганның-ялганлыгын ачыклар өчен кәферләргә каршы сугышны фарыз кылды, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә.

9. Сугышка кергәндә, Раббыгыздан ярдәм сораган вакытыгызда Аллаһ догагызны кабул итте һәм әйтте: "Тәхкыйк мин сезгә алны-артны барып тоташучы мең фәрештә белән ярдәм итәчәкмен", – дип.

10. Аллаһу тәгаләнең ул фәрештәләрне иңдермәге мөэминнәргә бәшарәт өчендер һәм күңелләрегез карар тапсын өчен. Ягъни гайрәтләре вә батырлыклары артсын өчен. Ярдәм һичкайдан, һичкемнән юк, мәгәр Аллаһудан гынадыр. Шиксез Аллаһ кодрәт вә хикмәт иясе.

11. Сугыш сәфәрегездә Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә йокы салды, тынычланып йоклап куәт алдыгыз вә сезгә күктән яңгыр яудырыр пакьләнүегез өчен, юынып рәхәтләндегез вә ул яңгыр белән күңелегездән шайтан вәсвәсәсен китәрер өчен, чөнки шайтан: "Үзегез Аллаһуның сөекле бәндәсебез дип әйтәсез, хәлбуки үзегез сулы урында да була алмадыгыз", – дип вәсвәсә кылган иде. Яңгыр яугач мөселманнар суга туендылар да шайтанның вәсвәсәсе юк булды. Дәхи ул яңгыр белән үзенең сезгә ярдәм бирәчәгенә ышануыгызны күңелләрегездә мәхкәм кылыр өчен, вә яңгыр белән аякларыгызны комлы җиргә куәтле кылыр өчен. Чөнки комлы җир, яңгыр яуса, такталанып ката.

12. Раббың фәрештәләргә вәхий кылганда әйтер: "Тәхкыйк мин мөэминнәрне сезнең белән куәтләрмен, мөэминнәрне мәхкәмлеккә беркетегез, җиңәчәкләрен белсеннәр. Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырмын, ий мөэминнәр! Сугышта кәферләрнең муенына һәм һәр буыннарына сугыгыз!"

13. Бу җәза аларга Аллаһуга вә Аның рәсүленә каты каршылык күрсәткәннәре өчендер. Бер мән Аллаһуга вә Аның рәсүленә каршылык кылса, әлбәттә, Аллаһ үч алуда каты ґәзаблыдыр.

14. Ий мөшрикләр, үтерелмәк сезгә җәзадыр, ул ґәзабны татыгыз! Ул гына түгел, ахирәттә мөшрикләргә ут ґәзабе булачак.

15. Ий мөэминнәр! Әгәр кәферләргә юлыксагыз, алардан куркып артка таба качмагыз!

16. Кем дә булса ул көндә кәферләрдән куркып артка таба качса, качкан вакытында кире әйләнеп сугышка катнашу нияте булмаса, яки башка мөселманнар гаскәренә кушылып сугышу нияте булмаса, тәхкыйк ул кеше үзенә Аллаһуның ачуын лязем итте вә аның урыны җәһәннәм, нинди яман урындыр. (Бәдер сугышы башланганда Мухәммәд г-м, мөшрикләргә каршы бер уч туфрак атты, шуның белән мөшрикләрнең күрүләре вә гайрәтләре зәгыйфьләнде. Мөселманнар гайрәт белән сугышып җитмеш мөшрикне үтерделәр, җитмешне әсиргә алдылар. Мин фәлән хәтле үтердем, мин фәлән хәтле әсиргә алдым дип мактанып кайткан чакларында Аллаһу тәгалә әйтте:

17. "Аларны сез үтермәдегез, ләкин Аллаһ үтерде, туфрак аткан чакта син атмадың, ләкин Аллаһ атты". Аллаһуның туфрак атмак изгелеге вә ярдәме белән мөселманнарны сынамак өчен булды, бит Аллаһ сезнең догагызны ишетүче вә ничек эшләргә икәнне белүче.

18. Аллаһуның сезгә ярдәме кәферләргә һәлакәттер! Әлбәттә, Аллаһ кәферләрнең хәйлә-мәкерләрен җимерүче.

19. Ий мөшрикләр! "Я Аллаһ кайсы таифә сиңа сөекле булса, шул таифәгә ярдәм бир", – дип соравыгызга мөселманнарның сезне җиңүе җавап булды. Әгәр пәйгамбәргә каршы сугышудан туктасагыз, үзегезгә хәерледер. Әгәр кайтып сугышсагыз – без дә сугышабыз. Җәмәгатегез ни чаклы күп булса да сезгә һич файда бирмәс, чөнки Аллаһ мөэминнәр беләндер.

20. Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Вә Аллаһ әмерләреннән баш тартмагыз – качмагыз! Чөнки Аллаһ хөкемнәрен ишетеп торасыз.

21. Монафикълар кеби булмагыз ки, алар Коръән сүзләрен ишетәбез диләр, ләкин үзләре ишеткәч, Коръән сүзләрен-хөкемнәрен кабул итмиләр.

22. Тәхкыйк Аллаһ хозурында хайваннарның явызрагы: хакны сөйләргә телсез, хак сүзне ишетергә колаксыз булган һичнәрсә аңламый торган кешеләрдер.

23. Әгәр Аллаһ аларда яхшылык барлыгын белсә, ягъни аларның күңелендә яхшы ният булса, әлбәттә, аларга хак сүзне ишеттереп аңлатыр иде, күңелләрендә яхшы ният булмагач, Аллаһ аларга хак сүзләрне ишеттерсә дә, аны аңлаудан һәм кабул итүдән баш тартып качачаклар.

24. Ий мөэминнәр! Аллаһ вә расүл сүзләрен кабул итегез, кайчан күңелләрегезне тергезүче Коръәнгә чакырсалар! Вә яхшы белегез, Аллаһ ир белән күңеле арасындадыр, ягъни кешенең күңелендәге ниятенә вә игътикаденә карата эш йөртер. Вә яхшы белегез, хөкем ителер өчен кайтмак Аңадыр. Бу аятьтән мәгълүм булды ки, Коръән тәрбиясеннән башка кешенең күңеле мәеттер. Күңеленең мәет булуын теләмәгән кеше Коръән белән тәрбияләнсен һәм аның белән гамәл кылсын!

25. Зарары фетнәне булдыручыга гына булмыйча, бәлки зарары барыгызга да була торган фетнәне булдырудан сакланыгыз! Белегез ки, әгәр Аның боерыкларын үтәмәсәгез, әлбәттә, Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучыдыр.

26. Мәккә мөшрикләре арасында яшәгән вакытыгызда аз булуыгыз сәбәпле көчсез идегез, шуны хәтерләгез! Аңсыздан килеп басарлар, алып китәрләр дип куркадыр идегез, Аллаһ сезне Мәдинә шәһәренә күчерде дә ярдәме белән куәтләде һәм пакь ризыклар белән сезне ризыкландырды, шаять шөкер итәрсез.

27. Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә расүлгә хыянәт итмәгез һәм үзара әманәтләрегезгә дә хыянәт итмәгез, вәхәлән ки, аның хыянәт икәнен үзегез беләсез.

28. Янә белегез, малларыгыз вә балаларыгыз фетнәдер, әмма Аллаһ юлында булганнарга Аллаһ хозурында олугъ нигъмәтләр бар, малларыгызны вә көчләрегезне Аллаһ юлына тотыгыз! Вә балаларыгызга дини тәрбия бирегез, ләкин аларга серләрегезне сөйләмәгез.

29. Ий мөэминнәр! Әгәр Аллаһудан куркып Аның хөкемнәрен бозудан саклансагыз, Аллаһ сезгә хак белән батыл арасын аера белмәкне бирер вә гөнаһларыгызны җуяр вә сезне ярлыкар. Бит Аллаһ олугъ юмартлык иясе.

30. Ий Мухәммәд г-м! Мәккә кәферләре сиңа хәйлә-мәкер кылган вакытларын хәтерлә! Алар җыелып киңәш иттеләр: "Мухәммәдне гомерлеккә төрмәгә бикләргә кирәк, йә шәһәрдән куарга кирәк, яки үтерергә кирәк", – дип. Соңра үтерергә дигән киңәшне кабул итеп, унике кабиләдән берәр кеше хәзерләп, төнлә үтермәкче булдылар. Расүл г-м, Әбүбәкер белән икесе шул төнне Мәккәдән чыгып тау тишегенә кереп качалар. Шулай итеп алар мәкерлек кылалар, Аллаһ аларга каршы көчле мәкерлек кылыр. Бит Аллаһ мәкер кылучыларның хәерлесе вә көчлерәге.

31. Аларга аятьләребез укылса әйтәләр: "Тәхкыйк ишеттек, әгәр теләсәк без дә мондый аятьләрне укыр идек. Сез укыган аятьләр – әүвәлгеләрдән калган әкияттән башка һичнәрсә түгелдер", – дип.

32. Янә хәтердә алар әйттеләр: "Ий Аллаһ! Бу Коръән чыннан да синнән иңдерелгән булса, безнең өстебезгә күктән таш яудыр яки безгә рәнҗеткүче ґәзаб җибәр", – дип.

33. Аллаһ аларны ґәзаб кылмас син алар эчендә булган вакытта һәм дә тәүбә итеп гафу сорасалар да ґәзаб кылмас иде.

34. Инде аларны ґәзаб кылудан Аллаһуны нәрсә тыяр? Чөнки алар мөэминнәрне Кәгъбәтулладан тыялар үзләре Кәгъбәгә лаек булмадылар, ул Кәгъбәгә тәкъва мөэминнәр генә лаектыр, ләкин күпләре белмиләр.

35. Аларның Кәгъбә янында үтәгән намаз-гыйбадәт дигәннәре һичнәрсә булмады, мәгәр сызгырмак вә кул чапмак булды. Татыгыз ґәзабны Коръән юлына кермичә кәфер булганыгыз өчен.

36. Кяферләр мал биреп кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, диннән тыяр өчен малларын бирерләр, соңра ул маллары үзләренә хәсрәт булыр, аннары җиңелерләр. Аннары кәферләр җәһәннәмгә барыр өчен кубарылырлар.

37. Вә Аллаһ нәҗес кәферләрне пакь мөэминнәрдән аерыр өчен һәм бәгъзе нәҗес кәферләрне бәгъзе нәҗес мөшрикләргә кушар өчен, яки бер пычрак нәрсәне икенче пычрак нәрсәгә кушар өчен Коръәнне иңдерде, сугышны фарыз итте һәм мөселманнарга ярдәм бирде. Кәферләр бөтен пычракны җыеп үзләштерделәр, шуның өчен алар җәһәннәмлек вә алар һәлак булучылар.

38. Кәферләргә әйт: "Әгәр алар көферлектән вә сугыштан туктап һәм тәүбә итеп исламны кабул итсәләр үткәндәге гөнаһлары гафу ителер, әгәр мөселманнар белән сугышу өчен кире сугышка кайтсалар яки көферлекләрендә калсалар, тәхкыйк андый кәферләрне Аллаһу тәгаләнең һәлак итүе булып үтте.

39. Ий мөэминнәр, кәферләр белән сугышыгыз, хәтта фетнә беткәнче вә диннең барчасы Аллаһ дине генә булганчы! Әгәр көфердән иманга кайтсалар, Аллаһ аларның эшләрен күрүчедер.

40. Әгәр алар иманнан баш тартсалар, белегез, ий мөэминнәр, тәхкыйк Аллаһ сезнең саклаучы хуҗагыздыр, алардан һич курыкмагыз! Ул – Аллаһ ни көчле вә ни камил саклаучы.

41. Вә белегез сугышта ганимәт алган нәрсәгезнең биштән берсе Аллаһуга вә Аның рәсүленәдер, калган дүрт өлеше расүлгә якынлыгы булган кешеләргә, ятимнәргә, мескеннәргә вә мөсафирләргә бирелер, әгәр Аллаһуга һәм бәдер сугышында хак белән батыл аерылган көндә иңдерелгән аятьләргә ышансагыз, ул көндә мөшрикләр гаскәре белән мөэминнәр гаскәре бер-берсенә каршы юлыктылар. Аллаһ һәрнәрсәгә кадир.

42. Менә сез чокырның Мәдинәгә якын тарафында булдыгыз, әмма кәферләр чокырның Мәккә тарафында булдылар, кәрван сездән түбән иде. Әгәр сугышка чыгу өчен алдан вәгъдә куешкан булсагыз, әлбәттә, вәгъдәләрегезне үтәүдә төрлечә булыр идегез, ләкин вәгъдә куешмасагыз да Аллаһ сезне сугышка җыйды, әүвәлдә тәкъдир кылынган эшне тәмам итмәк өчен, һәлак булган кешеләрнең һәлакәте – ачык аңлатканнан соң гына булсын өчен һәм иман белән терелгән кешенең терелүе дә – ачык аңлатканнан соң гына булсын өчен. Шиксез, Аллаһ сезнең сүзләрегезне ишетүче һәм әхвәлләрегезне белүче.

43. Аллаһ сиңа төш күрсәткәндә кәферләрне аз итеп күрсәтте, әгәр алар сиңа күп итеп күрсәтсә, әлбәттә, куркар идегез вә үзара низаглашыр идегез, ләкин Аллаһ сезне бәдер сугышыңда низаг фетнәсеннән сәламәт кылды. Тәхкыйк Аллаһ күңелдәге нәрсәләрне белүче, арагызда низаг булмасын өчен кәферләрне сезгә аз күрсәтте.

44. Янә кәферләр белән очрашкан көнегездә Аллаһ аларны сезгә бик аз итеп күрсәтте, тәкәбберләнеп килсеннәр өчен сезне дә кәферләргә аз күрсәтте. Аллаһ мөэминнәргә ярдәм бирелсен дип, электән кылган хөкемене тәмам итәр өчен шулай кылды. Эшләрнең барчасы Аллаһуга кайтыр.

45. Ий мөэминнәр! Кайчан сез сугышта кәферләр гаскәренә юлыксагыз, урыныгызда таза торыгыз, качмагыз вә Аллаһуны күп зекер итегез, шаять җиңәрсез, өстен булырсыз.

46. Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Вә үзара низаглашмагыз, әгәр низаглашсагыз көчегез, гайрәтегез китәр, таралырсыз, бәлки сабыр булыгыз! Аллаһ, шиксез сабырларга ярдәм бирәчәк.

47. Кураеш кәферләре халык арасында шөһрәтебез артсын дип сугышка рия белән тәкәбберләнеп чыктылар, сез алар кеби булмагыз! Алар кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, Аллаһ алар кылган эшне белә, эшләренә карата җәзасын бирер.

48. Шайтан кәферләргә Аллаһуга каршы булган эшләрен яхшы эш итеп күрсәтте вә әйтте: "Кешеләрдән бүген сезне җиңә алучы юк, мин сезгә ярдәмчемен", – дип, Мәккә кәферләрен мөселманнарга каршы батырландырды. Ике гаскәр бер-берсен күргәч, шайтан кәферләргә әйтте: "Мин сез күрмәгәнне күрәмен, Аллаһудан куркамын, Аллаһ каты ґәзаб кылучы, шуның өчен мин сездән бизәмен", – дип артка качты.

49. Мөселманнарның азлыгын күргәч, монафикълар вә күңелләрендә Аллаһуга каршылык чире булган кешеләр әйттеләр: "Бу мөселманнарны диннәре алдады бит", – дип. Берәү Аллаһуга тәвәккәл кылып ислам динен дөресләп тотса, ул кеше алданучы түгел. Бит Аллаһ һәр эштә җиңүче вә мәслихәтчә эш кылучы.

50. Ий Мухәммәд г-м! Әгәр фәрештәләрнең кәферләр җаннарын алганнарыны күрсәң иде, әлбәттә, бер зур куркыныч эш күрер идең, фәрештәләр, кәферләрнең йөзләренә вә аркаларына сугалар вә: "Көйдергүче ґәзабны татыгыз!" – диярләр.

51. Ошбу ґәзаб үзегез кылган явыз эшләрегезнең җәзасыдыр. Аллаһу тәгалә гөнаһсыз бәндәләренә, әлбәттә, золым кылмый.

52. Бу кәферләрнең сыйфаты: Фиргаун кауме вә болардан әүвәлге каумнәр кебиләр, ул каумнәр Аллаһуның аятьләренә ышанмадылар, Аллаһ аларны гөнаһлары өчен ґәзаб белән тотты. Тәхкыйк Аллаһу тәгалә куәтле вә үч алуда каты ґәзаблыдыр.

53. Аларга бу ґәзаб шул сәбәпледер: Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртми, ул каум үзләрен үзгәрткәнгә чаклы. Ягъни бер каум начарлыкны ташлап яхшылыкка үзе теләп чыкмаса, Аллаһ әлбәттә, көчләп чыгармый, вә бер каум яхшылыкны ташлап яманлыкка чыкмаса, әлбәттә, Аллаһ көчләп чыгармый. (Вә шуңа бинән татарлар, динне ташлап, аздылар, әгәр үзләре теләп дингә кермәсәләр, Аллаһ көчләп кертәчәк түгел. Әлбәттә, Аллаһ ишетүче вә белүче).

54. Кәферләрнең һәлакәте: Фиргаун кауменең һәлакәте вә аларның элгәрге каумнәрнең һәлакәте кеби. Алар Раббиларының аятьләрен ялган диделәр, Без аларны гөнаһлары өчен һәлак кылдык, вә Фиргаун каумен суга батырдык, чөнки алар барчасы залим иделәр.
Каталог: wp-content -> uploads -> 2013
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №21 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №2 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №6 хаттама
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Тақырыптың өзектілігі
2013 -> «Алаш» либералдық-демократиялық қозғалысы идеологиясының маңызд


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   ...   56


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет