Ногмани Коръән Тәфсире



жүктеу 7.93 Mb.
бет17/56
Дата09.06.2018
өлшемі7.93 Mb.
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   ...   56


55. Дөньядагы хайваннарның иң яманы: Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр, алар иман китерәчәк түгелләр.

56. Кәферләр белән ґәһед-килешү ясасаң, соңра алар ґәһед кылган саен ґәһедләрен бозалар, алар ґәһедләрен бозудан һич курыкмыйлар.

57. Әгәр син сугышта җиңсәң, арттан ярдәмгә килә торган кәфер гаскәренә курку сал, курыксалар килмәсләр, ихтимал вәгазьләнерләр, ягъни иман китереп тәүбә итәрләр.

58. Әгәр син бу каумнең арагызда булган ґәһедегез-ки-лешүегезгә хыянәт итүләреннән курыксаң, гаделлек белән ґәһедне боз да вә бозганыңны аларга белдер! Дөреслектә Аллаһ хыянәтне һич сөйми.

59. Кәферләр рәсүлдән алга чыктык дип хисаб итмәсеннәр! тәхкыйк алар Аллаһу тәгаләне гаҗиз кыла алмаслар.

60. Кәферләр белән сугышу өчен көчегез җиткән хәтле куәт белән хәзерләнегез вә яхшы атлар хәзерләгез! Шундый хәзерлек белән Аллаһ дошманнарын вә үзегезнең дошманнарыгызны куркыта алырсыз вә гарәп кәферләреннән башка кәферләрне дә куркытырсыз, башка кәферләрне сез белмисез, аларны Аллаһ белә. Сезнең Аллаһ юлына биргән атларыгыз, дөяләрегез, коралларыгыз һәм башка нәрсәләрегезгә сәвабы камил бирелер вә аларның савабын киметеп сезгә золым итү булмас.

61. Әгәр кәферләр, тыныч яшәү солыхын ясарга теләсәләр син дә солых ясарга риза бул һәм Аллаһуга тәвәккәл кыл! Тәхкыйк Аллаһ һәр сүзегезне ишетүче вә һәрбер эшегезне белүче.

62. Әгәр кәферләр ялган солых белән алдарга теләсәләр сине, алай да курыкма! Сине сакларга, әлбәттә, Аллаһ үзе җитәдер, Ул – Аллаһ сине үзенең ярдәме вә мөэминнәр белән куәтләрдер.

63. Янә Аллаһ, бер-берсенә дошман булган кешеләрнең күңелләренә өлфәт салып дусландырды, әгәр син аларны дусландырмак өчен бөтен дөнья байлыгы биреп күңелләрен өлфәтләндерә алмас идең, ләкин Аллаһ аларның күңелләренә өлфәт салды да, җыелышып сиңа ярдәмдә булдылар. Шиксез, Аллаһ көчле вә хәким.

64. Ий пәйгамбәр! Сиңа ярдәм итәргә Аллаһ Үзе вә сиңа ияргән мөэминнәр җитәдер.

65. Ий пәйгамбәр! Мөэминнәрне сугышка кызыктыр! Әгәр сездән чыдамлы егерме ирләр булса, алар ике йөз кәферне җиңәрләр, әгәр сездән чыдамлы йөз ир булса, алар мең кәферне җиңәрләр, ул кәферләр ярдәм Аллаһудан икәнлекне аңламаулары өчен.

66. Хәзер инде Аллаһ сезгә җиңеллек кылды, чөнки сезнең арагызда зәгыйфьләр барлыгын Аллаһ белде, сездән чыдамлы бер йөз кеше булса, ике йөз кәферне җиңәрләр, әгәр сездән мең чыдамлы кеше булса, ике мең кәферне җиңәрләр Аллаһуның ярдәме белән, Аллаһ чыдамлы мөэминнәр белән бергәдер.

67. Кулга төшкән әсирләрне мал алып азат итәргә пәйгамбәргә һич дөрес булмый, хәтта кәферләрне күп үтергәннәренә чаклы сез мөселманнар дөнья малын телисез, Аллаһ сезнең өчен ахирәтне тели, Аллаһ көчле вә хәкимдер.

68. Әгәр хаталык кылучылар гафу ителәләр дигән сүз Аллаһудан булмаса иде, әлбәттә, әсир өчен алган малыгыз өчен сезгә олугъ ґәзаб ирешкән булыр иде.

69. Алган ганимәт малларыгыздан хәләл, пакь булганы хәлдә ашагыз! Вә Аллаһудан куркыгыз, Аңа карышудан сакланыгыз! Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.

70. Ий пәйгамбәр! Кулыгызда булган әсирләргә әйт: "Әгәр Аллаһ сезнең күңелегездә яхшы ният барлыгын белсә, сездән алынган малга караганда Аллаһ сезгә яхшыракны бирер. Малыгызны алганга һич тә кайгырмагыз, фәкать күңелегезне яхшыртыгыз! Шулай итсәгез, Аллаһ сезне ярлыкар. Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.

71. Әгәр ул әсирләр сиңа бер хыянәт итүне теләсәләр, тәхкыйк алар моннан элек Аллаһуга да хыянәт иттеләр, шуның өчен бәдер сугышында сине көчле кылдык. Аллаһ белүче вә хәким.

72. Тәхкыйк иман китереп Мәккәдән Мәдинәгә күчкән вә Аллаһ юлында маллары вә җаннары белән җиһад кылган һәм дә күчеп килгән мөэминнәрне өйләренә кертеп ярдәм иткән кешеләр – алар бер-берсенә дуслар вә кардәшләрдер. Иман китереп тә Мәккәдән Мәдинәгә күчмичә калган кешеләргә сезнең һич валилегегез юк, варис тә булмыйсыз, аларны сакламыйсыз, хәтта күчкәннәренә чаклы. Әгәр алар дин хакында ярдәм сорасалар, аларга ярдәм бирмәк сезгә лязем буладыр, мәгәр сезнең белән солых кылган кәферләр өстенә барырга ярдәм сорасалар, ул чагында ярдәм итмисез! Аллаһ сез кылган эшләрне күрүче.

73. Кәферләр бер-берсенә дуслардыр әгәр Аллаһ кушканнарны үтәмәсәгез җирдә фетнәләр чыгар вә зур бозыклыклар булыр, ягъни иман ягы зәгыйфьләнер, кәфер ягы куәтләнер.

74. Иман китереп дин өчен күчкән вә Аллаһ юлында җиһад иткән кешеләр дәхи күчеп килгән мөэминнәрне өйләренә иңдереп ярдәм күрсәткән кешеләр – алар хак мөэминнәр, аларга мәгъфирәт вә хуш ризыклар булыр.

75. Күчеп киткән кешеләрдән соң иман китергән кешеләр күчеп килсәләр һәм сезнең белән бергә сугыш кылсалар, алар сезнең җәмәгатегездәндер, ягъни мөэминнәрдер. Араларында кардәшлек якынлыгы булган кешеләр Аллаһ хөкемендә бер-берсенә Варисләрдер, алар булганда, башка кеше мирас малын алмас. Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белә.
[9] ТӘҮБӘ СҮРӘСЕ – 129 АЯТЬ
Бу сүрә кәферләргә каһәр белән иңде, шуның өчен бисмилла язылмады.

1. Ий мөселманнар! Мөшрикләр белән булган ґәһдегез-со-лыхыгыз Аллаһ вә Аның расүле тарафыннан сындырыладыр.

2. Ий мөшрикләр, дүрт ай иркенләп йөрегез! Дүрт айдан соң мөселманнардан имин булмассыз. Мөшрикләр, белегез ки, сез Аллаһуны гаҗиз кыла алмассыз, янә белегез, әлбәттә, Аллаһ кәферләрне рисвай-хур кылачак.

3. Хаҗ-Әкбәр көнендә Аллаһудан вә Аның рәсүленнән кешеләргә белдерү: тәхкыйк Аллаһ вә Аның расүле мөшрикләрдән бизүчеләр. Аллаһуга карышып һаман кәфер булудан тәүбә итсәгез – үзегез өчен хәерле, әгәр тәүбәдән баш тартсагыз – бит Аллаһуны гаҗиз кыла алмассыз. Кәферләргә Аллаһуның каты ґәзабы булачагы белән сөенечле хәбәр бир!

4. Мәгәр тыныч яшәргә мөшрикләр белән солых ясаган булсагыз, соңра аларда солыхны бозмаслар вә сезнең зарарыгызга һичкемгә ярдәм итмәсәләр, аларның солыхларын билгеләгән вакытына чаклы дәвам иттерегез! Аллаһ, әлбәттә, солыхны бозудан сакланучыларны сөя.

5. Әгәр сугыш хәрам булган айлар үтеп китсә, мөшрикләрне кайда тапсагыз, шунда үтерегез вә аларны тотып әсир алыгыз вә шәһәрләрен мөхасара кылыгыз, ягъни чолгап тотыгыз һәм аларның һәр үтә торган юлларында саклап торыгыз! Әгәр тәүбә итеп иман китерсәләр вә намазларын үтәсәләр һәм дә зәкятләрен бирсәләр, аларны коткарыгыз һәм юлларында ирекле кылыгыз! Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы вә рәхимле.

6. Мөшрикләрдән берәү килеп синнән имин булуын сораса, аңа иминлек бир Аллаһу тәгаләнең сүзләрен ишетсен өчен, әгәр Аллаһ сүзләреннән баш тартса килгән җиренә җибәр! Бу хөкем – алар Аллаһ хөкемнәрен белмәүләре сәбәпле синең хозурыңа килеп ишетсеннәр өчендер.

7. Аллаһ һәм Аның расүле хозурында мөшрикләрнең ничек ґәһеде булсын, чөнки үзләрендә ґәһед юк вәгъдәләрендә тормыйлар, мәгәр мәсҗид-Хәрам хозурында сезгә ґәһед кылган мөшрикләргә генә Аллаһуның ґәһеде бар. Алар сезгә кайсы урында сүзләрендә торсалар, сез дә шул урыннарында сүзегездә торыгыз! Аллаһу тәгалә, әлбәттә, Аның хөкемнәренә хыйлаф эш кылудан сакланучы тәкъва кешеләрне сөя.

8. Әгәр алар сезне җиңсәләр, әлбәттә, сезнең ґәһедегезгә вә башка хәлегезгә карамаслар иде, алар сезне фәкать авызлары белән риза кылалар, әмма, күңелләре сүзләреннән башка якта калыр, аларның күбрәге фасыйклар.

9. Алар Аллаһ аятьләрен аз акчага саталар, ягъни дөнья малы өчен Аллаһ хөкемнәрен үзгәртәләр яки яшерәләр, һәм кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, тәхкыйк кылган эшләре нинди ямандыр.

10. Алар мөэминнәр хакында кардәшлекне вә ґәһедне сакламаслар, әнә шулардыр хактан читкә үтүчеләр.

11. Әгәр исламны кабул итеп, Аллаһуга каршы эшләреннән кайтып, намазларны үтәсәләр вә зәкятләрен бирсәләр, алар диндә сезнең кардәшләрегездер. Әнә шулай аятьләребезне ачык бәян итәбез хакны белгән кешеләргә.

12. Ґәһед кылганнан соң антларын боздылар вә динегезне яманлап каршылык күрсәтсәләр, ул вакытта мөшрикләрнең башлыкларын үтерегез, әлбәттә, алар ґәһедләрен үтәмиләр, шаять үлемнән куркып, Аллаһуга каршылашудан туктарлар.

13. Антларын сындырган вә расүлне шәһәрдән куып чыгарырга ниятләгән кәферләр белән сугышмассызмы? Әлбәттә, сугышыгыз! Солыхны бозуны алар беренче башладылар, әйә алардан куркырсызмы? Сезгә Аллаһудан гына курку ляземдер, әгәр камил мөэмин булсагыз!

14. Мөшрикләр белән сугышыгыз, Аллаһ аларны сезнең кулыгыз белән ґәзаб кылыр, вә аларны рисвай кылыр, аларны җиңәргә сезгә ярдәм бирер вә мөэминнәрнең күңеленә Коръәң белән шифа бирер.

15. Вә ул мөэминнәрнең күңелләрендәге ачуларын җибәрер, Аллаһ үзе теләгән бәндәсен тәүбә иттертеп гөнаһларын гафу итәр, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә хикмәт белән эш кылучы.

16. Сезләрдән Аллаһ юлында ислам файдасына тырышкан, көрәшкән, хәтта сугышкан кешеләрне Аллаһ белмидер дип уйлыйсызмы? Вә Аллаһудан, Аның рәсүленнән һәм хак мөэминнәрдән башканы дус тотмагыз, чын мөселманнарны Аллаһ белми дип уйлыйсызмы? Кәферләрне, динсезләрне дус тоткан мөселманнардан Аллаһ һич разый булмас, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар.

17. Кәферләргә кәгъбәне төзәтүләрендә аларга сәваб булмас үзләренең кәфер икәнлеге белән шәһадәт биреп торган хәлләрендә, аларның бөтен эшләре вә гамәлләре батыл, һичберсенә сәваб юк, алар җәһәннәмдә мәңге калачаклар.

18. Мәсҗидләр ясап сәваб алучы, фәкать Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән һәм намазларын вакытында укып зәкятләрен биргән, һичкемнән курыкмыйча Аллаһудан гына курыккан хак мөэминнәрдер, бу эшләрне эшләгән кешеләрнең һидәяттә булулары өметле.

19. Әйә сез мәсҗид-Хәрамны төзәтеп, хаҗиларга су эчереп йөргән мөшрикләрне, Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән һәм Аллаһ юлында ислам өчен сугыш кылган хак мөэминнәр белән бертигез саныйсызмы? Юк бертигез санамагыз, алар Аллаһ хозурында һич тә бертигез булмаслар. Аллаһ үзенә карышкан залимнәрне туры юлга салмас.

20. Иман китереп дин өчен күчеп киткән вә Аллаһ юлында малы, җаны белән көрәшкән, сугышкан мөэминнәрнең Аллаһу хозурыңда дәрәҗәләре олугъдыр һәм алар өстенлек табып изге теләкләренә ирешкән кешеләрдер.

21. Аллаһу тәгалә үзенең рәхмәтеннән аларга Аллаһуның ризалыгы вә җәннәтләр һәм җәннәтләрдә даими булгучы нигъмәтләр бар дип шатландыра.

22. Алар җәннәтләрдә мәңге калырлар, шиксез Аллаһ хозурында олугъ әҗерләр бар.

23. Ий мөэминнәр! Аталарыгызны вә кардәшләрегезне дус тотмагыз әгәр алар иманны ташлап имансыз, динсез булуны ихтыяр итсәләр. Әгәр Сезләрдән берәү динсез кардәшләрен дус тотса алар залимнәр.

24. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Ий мөэминнәр! Әгәр сезнең аталарыгыз, кардәшләрегез, хатын кабиләләрегез, кәсеп иткән малларыгыз, арзан булудан курыккан сәүдәләрегез вә разый булып торган йортларыгыз Аллаһудан вә Аның рәсүленнән һәм Аллаһ юлында сугышудан сөеклерәк булса, Аллаһудан ґәзаб килгәнне көтегез! Аллаһ, Аның хөкемнәренә хыйлафлык кылучы фәсыйкларны, әлбәттә, туры юлга салмас.

25. Аллаһ, сезгә күп урында вә хөнәен көнендә ярдәм бирде, ул хөнәен көнендә сезне үзегезнең күплегегез ґәҗәбләндерде, ягъни без мөшрикләргә караганда бик күпбез, җиңелмәбез дидегез, хәлбуки күплегегез сезгә һич файда бирмәде, киң җир сезгә тар булды, соңра артка таба качтыгыз.

26. Соңра Аллаһ расүлгә вә мөэминнәргә рәхмәте белән тынычлык вә батырлык бирде вә сез күрми торган гаскәр, ягъни биш мең фәрештә иңдерде вә мөшрикләрне сезнең кулыгыз белән ґәзаб кылды, мөшрикләрнең җәзасы шулдыр.

27. Соңра Аллаһ үзе теләгән кешегә рәхмәт кылып, тәүбәсен кабул итәп гафу итәр, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.

28. Ий мөэминнәр! Мөшрикләр, әлбәттә, нәҗестән башка нәрсә түгелләр, бу елдан соң мәсҗид-Хәрамга якын бармасыннар. Сахәбәләр, мөшрикләр киткәч: "Кем белән сәүдә кылырбыз?" – дип сорадылар. Аллаһ әйтте: "Әгәр фәкыйрьлектән курыксагыз, Аллаһ теләсә үзенең байлыгыннан сезне бай кылыр". Аллаһ белүче вә хикмәт белән эш кылучы.

29. Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китермәгән кешеләр белән сугышыгыз вә Аллаһ һәм Аның расүле хәрам кылган нәрсәләрнең хәрамлыгына ышанмаган вә хак дин – исламны дин итеп алмаган кешеләр белән сугышыгыз! Алар китап бирелгән кешеләрдер, кимсетелгән хәлдә үз куллары белән җәза-түләү биргәнчегә чаклы алар белән сугышыгыз!

30. Яһүд әйтте: "Ґөзәер Аллаһуның угълы", – дип, Насара әйтте: "Гыйса Аллаһуның угълы", – дип. Аларның авызлары белән әйтергә ошбу сүзләре элекке кәферләр сүзенә охшый, Аллаһ аларны ләгънәт кылсын – һәлак итсен! Аллаһудан, хактан качып кая баралар?

31. Алар Аллаһуны ташлап үзләренең галимнәрен яки Заһидләрен Раббылары итеп алдылар вә Мәрьям угълы Гыйсаны да илаһә тоттылар, хәлбуки үзләре дә, вә алар илаһә тоткан затлар да Аллаһуга гына гыйбадәт кылу белән боерылмыш иделәр, Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул гынадыр, Аллаһ мөшрикләр тиңләштергән мәхлукка тиң булу кимчелегеннән пакь, пакь дип беләмен.

32. Яһүд вә насара Аллаһу тәгаләнең нурын авызлары белән сүндермәкче булалар, ләкин Аллаһ теләмәс үзенең нурын тәмам итүне, кәферләр яратмасалар да.

33. Барча диннәрдән өстен кылыр, һидәят вә хак дин белән расүл җибәрүче дә Ул – Аллаһу тәгаләдер, гәрчә мөшрикләр мәкруһ күрсәләр дә.

34. Ий мөэминнәр! Белегез, яһүд вә насара галимнәренең күбрәге батыл юл белән кешеләр малын ашыйлар һәм кешеләрне Аллаһ юлыннан, ягъни ислам диненнән тыялар. Янә бар шундый кешеләр алтын вә көмешне җыеп асырарлар, Аллаһ юлына һич тә бирмәсләр, аларга рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир.

35. Кыямәт көнендә җыйган ул алтын-көмешләре җәһәннәм утында кыздырылып маңгайларына, вә кабыргаларына, вә аркаларына басылыр һәм әйтелер: болар дөньяда вакытта үзегез өчен асыраган алтын вә көмешләрегез. Инде саранлык белән җыеп саклаган малыгызның ґәзабын татыгыз.

36. Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар: ягъни Рәҗәб, Зүлкагъдә, Зүлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз вә барчагыз бер булып мөшрикләр белән сугышыгыз, бер-берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз! Мөшрикләр сезнең белән барчасы бер булып сугышканнары кеби, вә белегез, Аллаһ тәкъвадыр белән бергә.

37. Әгәр сугыш хәрам айга туры килсә, ул айның хәрамлыгын икенче хәләл айга күчерү – фәкать ышанмауны арттырудыр, ягъни мөшрикләрнең сугышулары хәрам булган айга туры килсә, ул айның хәрамлыгын икенче айга күчереп, сугышуларын дәвам итәрләр иде, хәрам айны үзгәртү – кәферләрнең азгынлыгын арттырыр, хәрам айны күчерүне бер елга хәтле хәләл санарлар вә икенче елда хәрам булган айны хәрам санарлар, Аллаһу тәгалә хәрам кылганча булсын өчен, Аллаһ хәрам кылган айларны хәләлгә санадылар. Аларның бу явыз эшләре үзләренә яхшы эш булып күренде, кәферләрне Аллаһ һидәяткә салмас.

38. Ий мөэминнәр! Сезгә ни булды? "Ислам динен куәтләр өчен Аллаһ юлына сугышка чыгыгыз?" дип әйтелгәч, авыраеп җиргә салынасыз, ягъни Тәбүк сугышына чыгарга әмер булганда, җәйнең бик эссе вакыты булганга күрә, Сәхабәләр сугышка чыгарга авырсындылар, юкса ахирәтне ташлап дөнья тереклегенә генә алданасызмы? Бит ахирәт нәрсәләрне янында дөнья нәрсәләре – бик аз нәрсәдер.

39. Әгәр Аллаһ кушкан сугышка чыкмасагыз, Аллаһ сезне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр вә сезне үзенә итагатьле кавемгә алыштырыр. Аллаһуга һичнәрсә дә зарар итү алмассыз, Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитә.

40. Әгәр сез Мухәммәд г-мгә ярдәм бирмәсәгез, тәхкыйк Аллаһ аңарга ярдәм бирде. Чөнки аны мөшрикләр ике кешенең берсе булганы хәлдә Мәккәдән чыгардылар, ягъни Әбүбәкер белән качып чыктылар, вә сәүр исемле тау тишегенә кереп яшеренделәр, мөшрикләр эзләп тау башына менгәч, Әбүбәкер курыкты, Мухәммәд г-м: "Ий Әбүбәкер, кайгырма, Аллаһ безнең белән, зарар тидермәс", – диде. Аллаһ Мухәммәд г-мгә карар вә куәт иңдерде, янә сез күрмәгән гаскәр белән аны куәтләде, Аллаһ мөшрикләрнең сүзләрен түбән кылды, Аллаһ сүзе исә югарыдыр, Аллаһ җиңүче вә хөкем итүче.

41. Җиңел күрсәгез дә, авыр күрсәгез дә сугышка чыгыгыз вә Аллаһ юлында малыгыз, җаныгыз белән сугышыгыз! Бу сугышта сезгә яхшылык бар, әгәр белсәгез.

42. Әгәр сугышта табыш алулары билгеле булып, барачак сәфәр дә ерак булмыйча уртача гына булса, әлбәттә, алар сиңа ияреп сугышка барыр иделәр. Ләкин аларга мәшәкатьле сәфәр ерак булды, шуның өчен монафикълар калдылар һәм Аллаһ исеме белән ант итеп сиңа гозер күрсәтәләр, "әгәр мөмкин булса без дә сезнең белән сугышка чыгар идек, ләкин гозеребез бар", – диләр. Ялган сүзләре белән үзләрен һәлак итәләр, Аллаһ беләдер, әлбәттә, алар – ялганчылар.

43. Аллаһ синнән хаталыкны гафу итте! Син ни өчен аларга сугыштан калырга рөхсәт бирдең? Туры кешеләрнең турылыгы ачыкланганчы көтәргә идең, ул вакытта кемнәр ялганчы икәнлеген белер идең.

44. Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән кешеләр синнән рөхсәт сорамаслар Аллаһ юлында мал вә җан белән сугыша торган сугышка бармый калырга. Аллаһ Аның хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъваларны белә.

45. Аллаһуга вә ахирәт көненә ышанмаган кешеләр сугыштан калырга синнән рөхсәт сорарлар һәм күңелләреңдә шик булган кешеләр үзләренең шикләнүләре белән хәйран калып йөрерләр.

46. Әгәр синең белән сугышка чыгарга теләкләре булса иде, әлбәттә, сугышка кирәк нәрсәләрне хәзерләр иделәр, тик ятулары теләкләре яклыгына дәлилдер, ләкин Аллаһ аларның сугышка чыгуларын мәкруһ күрде, аларны куркаклык вә ялкаулык белән чолгады, аларга шайтан тарафыннан әйтелде: "Өйдә утырып калучылар белән бергә калыгыз", – дип.

47. Әгәр алар сезнең белән чыксалар да арагызда бозыклык кылып зарардан башканы арттырмаслар иде, арагызда фетнә булдыруны гына карап йөрерләр иде. Дәхи арагызда сезнең зарарыгызга сүз йөртүчеләр дә бар. Аларның сугышка чыкмаулары хәерле булды. Аллаһ галимнәрне белүче.

48. Тәхкыйк ошбу Тәбук сугышыннан элек тә фетнәне булдырырга теләделәр, сине фетнәгә салу өчен һәрбер эштә хыйлаф эш кылдылар, хәтта хаклык килеп Аллаһуның мөэминнәргә ярдәме бирелеп, Аллаһ дине заһир булганга чаклы, гәрчә ислам диненең өскә чыгуын мөшрикләр вә монафикълар яратмасалар да.

49. Янә кайберләре әйтер: "Ий расүлүллаһ! Миңа сугыштан калырга рөхсәт биргел! Мине фетнәгә салмагыл, чөнки мин хатыннарны бик тә яратам, сугышка чыксам, хатыннарга бәйләнермен дип куркам", – дип. Ий Мухәммәд г-м, әгаһ бул! Алар күңелләрендә монафикълык чире булган өчен фетнәгә төштеләр. Җәһәннәм, әлбәттә, кәферләрне вә монафикъларны чорнап алучы.

50. Әгәр сиңа Раббыңнан ярдәм, табыш кеби нәрсә ирешсә, аларны кайгыга сала, әгәр сиңа сугышта кайгы ирешсә, алар әйтәләр: "Әле дә ярый без алдан үзебезгә кирәк эшне кылдык, әгәр сугышка чыккан булсак, безгә дә бу кайгы ирешкән булыр иде", – дип һәм сөйләшкән урыннарыннан шатланышып китәрләр.

51. Әйт: "Безгә Аллаһ тәкъдир кылган нәрсәдән башка нәрсә ирешмәс. Ул – Аллаһ безнең хуҗабыз вә ярдәмчебез". Шулай булгач, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар, эшләрен Аллаһуга тапшырсыннар!

52. Ий Мухәммәд г-м! Кәферләргә әйт: "Безнең башыбызга ике хәерле эшнең килүеннән башканы көтмәгез! Йә шәһид булырбыз, йә табыш малын алырбыз, безнең өчен икесе дә хәерле һәм без дә сезнең башыгызга ике яманлыкның берсенең килүен көтәбез: йә Аллаһудан ґәзаб килер, йә Аллаһ сезне безнең кулыбыз белән ґәзаб кылыр – һәлак итәр, безгә теләсәгез нәрсә көтегез, без дә сезгә һәлакәтлекне көтәбез.

53. Ий Мухәммәд г-м! Монафикъларга әйт: "Кирәк ихтыярыгыз илә, кирәк ихтыярсыз малларыгызны садака кылыгыз, әлбәттә, сездән кабул булачак түгел, чөнки сез фасыйк кавем булдыгыз.

54. Аларның биргән садакаларының кабул булуын һичнәрсә тыймады, мәгәр Аллаһуга вә Аның расүленә ышанмаулары тыйды вә намазны ялкаулык белән укулары һәм садакаларын рия белән авырсынып бирүләре тыйды.

55. Кәферләрнең маллары һәм балалары күплеге сине гаҗәпләндермәсен. Аллаһ аларны маллары белән дөньяда ук ґәзаб кылырга тели, вә кәфер хәлләрендә җаннары чыгар, ахирәттә ґәзабның катысы булыр.

56. Ул монафикълар без сезнең белән бергә мөэминнәрбез дип Аллаһ исеме белән ант итәләр, хәлбуки үзләре сезнең кеби мөэмин түгелләр, ләкин алар сездән куркалар, шуның өчен телләре белән сезне юаталар.

57. Әгәр сакланырлык елга яки тау тишеген тапсалар, яки җирдә керерлек бер урынны тапсалар, әлбәттә, ул урынга йөгергән хәлләрендә барыр иделәр, шул чаклы сездән куркалар.

58. Ул монафикълардан бәгъзесе садака хакына сиңа тел тидерер. Әгәр аларга садака бирелсә, риза булырлар, әгәр бирелмәсә – ачуланырлар.

59. Әгәр алар Аллаһ вә Аның расүле биргән нәрсәгә разый булсалар иде вә әйтсәләр иде: "Безгә Аллаһ җитә, Аның хөкеменә без разыйларбыз, әлбәттә, Аллаһ үзенең юмартлыгыннан вә Аның расүле безгә бирерләр, без Аллаһуга бирелеп Аңардан өмет итәбез" – дип, әлбәттә, хәерле булыр иде.

60. Садакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мөсафирләргәдер, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһудан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче.

61. Монафикълардан расүл г-мне теле белән рәнҗетүче кешеләр әйтәләр: "Ул нәрсә ишетсә шуңа ышанучан", – дип. Син аларга әйт: "Сезнең хәерле сүзләрегезне генә ишетеп ышанучыдыр, әмма сез әйткәнчә ни ишетсә, шуңа ышанучы түгел, Аллаһуга вә мөэминнәргә ышаныр вә Сезләрдән мөэмин булганнарга рәхмәттер, әмма расүллаһны рәнҗетүчеләргә рәнҗеткүче ґәзаб булачак".

62. Ул монафикълар Аллаһ исеме илә ант итәләр, сезне риза кылмак өчен, әгәр хак мөэмин булсалар Аллаһуны вә Аның расүлене риза кылмаклары хаклырактыр, ягъни Аллаһуга итагать итеп Аллаһуның ризалыгын алсыннар вә расүлгә итагать итеп рәсүлнең ризалыгын алсыннар!

63. Әйә алар белмиләрме Аллаһ вә Аның расүле белән каршылашкан кешегә мәңгегә җәһәннәм уты булачагын? Һәм җәһәннәмдә мәңге калу иң зур рисвайлык – бәхетсезлек икәнен белмиләрме?

64. Монафикълар алар зарарына берәр сүрә иңүдән куркалар, ул сүрә белән син аларга күңелләрендәге бозык ниятләре белән хәбәр бирәсең. Ләкин монафикълар үзләрен тәнкыйть иткән аятьләрне төрлечә мәсхәрә кылалар, син аларга әйт: "Мәсхәрә кылыгыз, тәхкыйк Аллаһ сез куркып торган нәрсәләрне ачып күрсәтәчәк".

65. Әгәр син алар Аллаһуны, аятьләрне вә расүлне кимсетеп сөйләшеп торган чакларында сорасаң, ни сөйлисез, дип, алар әйтерләр: "Үзара уйнап-көлеп сөйләшәбез", – дип, син аларга әйт: "Әйә сез Аллаһуны вә Аның аятьләрен вә Аның расүлен мәсхәрә кыла идегез түгелме? (Шуннан соң монафикълар гозер күрсәтеп, расүлүлладан гафу сорарга килделәр).

66. Гозер күрсәтмәгез, иман китереп мөселман булганыгыздан соң Аллаһуга каршы барып кәфер булдыгыз! Сездән тәүбә итүчеләрне гафу итсәк тә, сездән тәүбә итмәгән таифәне ґәзаб кылырбыз бозык булганнары өчен.

67. Монафикъ ирләр вә монафикә хатыннар бер-берсенә охшашлар: алар кешеләрне имансызлыкка вә бозык эшкә өндәрләр, чын иманнан, хак диннән вә изге гамәлләрдән тыярлар һәм кулларын Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүдән тыярлар, алар Аллаһуны оныттылар, Аллаһ та, җәһәннәмгә салгач, аларны онытыр. Тәхкыйк монафикълар – фасыйклар.

68. Монафикъ ирләргә, монафикә хатыннарга һәм кәферләргә Аллаһ җәһәннәм утын вәгъдә кылды, – анда мәңге калырлар. Аллаһ аларны ләгънәт кылды, һәм аларга – даими ґәзаб булыр. (Монафикъ булу өчен кәферләргә чын күңелдән дус булу җитә, яки мөселманнар өстеннән кәферләргә шикаять итү җитә).
Каталог: wp-content -> uploads -> 2013
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №21 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №2 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №6 хаттама
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Тақырыптың өзектілігі
2013 -> «Алаш» либералдық-демократиялық қозғалысы идеологиясының маңызд


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   ...   56


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет