Ногмани Коръән Тәфсире



жүктеу 7.93 Mb.
бет2/56
Дата09.06.2018
өлшемі7.93 Mb.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   56


86. Югарыда зекер ителгән кешеләр, ахирәтне дөньяга саттылар, ягъни дөньяны гына кәсеп итеп ахирәтткә кул селтәделәр. Аларга ахирәттә ґәзаб җиңеләйтелмәс, һәм аларга

87. Шиксез, Мусага Тәүратны бирдек һәм аның эзеннән башка пәйгамбәрләрне аңа иярттек, һәм Мәрьям угълы Гыйсага ислам динен өйрәтүче Инҗилне бирдек, һәм Гыйсаны Җәбраил фәрештә белән куәтләдек. Күңелләрегез сөймәгән гадел хөкемнәр белән сезгә пәйгамбәр килсә, тәкәбберләндегез, пәйгамбәрләрнең кайберләренә ышанмадыгыз, кайберләрен үтердегез. (Мисал: Зәкәрия һәм Яхъяны).

88. Яһүдләр мактанып әйттеләр: "Безнең күңелебез белем савыты", – дип. Аларның күңелләре белем савыты түгел, бәлки ахмаклык савытыдыр, шуның өчен хакны инкяр иттеләр. Аллаһ аларны көферлекләре өчен ләгънәт кылды. Инде алардан мөэминнәр әз булыр.

89. Һәм килгән вакытта ул яһүдләргә Аллаһудан Коръән дөресләп, алар кулларыңда булган Тәүратны инкяр иттеләр. Үзләре Коръән иңмәс борын: "Ий Раббыбыз! Кәфер булган дошманнарыбызны җиңү өчен Мухәммәд г-м хөрмәтенә безгә ярдәм бир", – дияләр иде. Әмма Мухәммәд ґәләйһис-сәләм аларга ачык дәлилләр белән килгәч, аны пәйгамбәр дип танымадылар, инкяр иттеләр. Аллаһуга, Коръәнгә яки пәйгамбәргә ышанмаган кешеләрне Аллаһу тәгалә ләгънәт кыладыр.

90. Аллаһу тәгаләнең, үзе теләгән бәндәсенә Фазълы рәхмәте белән Коръән иңдерүенә хөседләнеп, Коръәнне инкяр итү көферлегенә үзләрен алыштырулары нинди яман алыштырудыр. Ул яһүдләр бер ачудан икенче ачуга кайттылар. Ягъни, Гыйсаны инкяр итеп, Аллаһуны бер ачуландырдылар, Мухәммәд г-мне һәм Коръәнне инкяр итеп, икенче мәртәбә Аллаһуны ачуландырдылар. Коръәнне инкяр итүче көферләргә ґәзаб бик каты булачак.

91. Яһүдләргә Аллаһ иңдергән Коръәнгә ышаныгыз дигәндә, үзебезгә иңдерелгән Тәүратка ышаныгыз, диләр. Алларындагы Коръәнгә ышанмыйлар, ул Коръән хак булса да һәм кулларындагы Тәүратны тәсъдыйклаучы булса да. Әгәр үзегез әйткәнчә, Тәүратка ышанып, аның белән гамәл кылучылардан булсагыз, Мухәммәд г-м килгәнче ни өчен Аллаһуның пәйгамбәрләрен үтердегез?

92. Шиксез, Муса сезгә ислам динен өйрәтүче, Аллаһ хөкемнәрен ачык бәян итүче Тәүрат белән килде. Ә сез Муса, Тур тавына киткәч, бозауга гыйбадәт кылдыгыз, шуның өчен сез залимнәрсез.

93. Бабаларыгыздан Тәүрат белән гамәл кылырга ґәһед алган вакытыбызны да хәтерләгез! Өстегезгә Тур тавын күтәреп, үзегезгә бирелгән Тәүратны алыгыз һәм аның белән ныклап гамәл кылыгыз, вә Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен ишетеп, кабул итегез, дидек. Яһүдләр: "Ишеттек әммә ишеткән белән гамәл кылмыйча Аллаһуга гасый булдык", – диделәр. Янә аларның күңелләренә бозау мәхәббәте сеңеште, көферлекләренә җәза өчен, ягъни Аллаһудан ґәзаб алыр өчен, бозауга табындылар. Әгәр мөэмин булсагыз, нинди яман иманыгыз, бу яман иманыгыз сезне Аллаһуга итәгать итмәскә, вә бозауга табынырга боерадыр. "Әгәр иманыгыз хак булса, бу кабәхәт эшне эшләмәгән булыр идегез", – дип әйт аларга.

94. Әйт: "Әгәр җәннәт ялгыз сезгә генә тиешле булса, Аллаһ каршында, Аллаһудан үлем сорагыз! Сүзегез вә эшегез дөрес булса".

95. Әлбәттә, алар эшләгән явыз эшләренең газабыннан куркып, Аллаһудан үлемне мәңге сорамаслар. Аллаһ залимнәрнең эшен бик яхшы белә.

96. Ий Мухәммәд г-м, дөнья тереклегенә кешеләрнең комсызрагын, әлбәттә, яһүдләрне табарсың, һәм мөшриклектә аларны катырак мөшрик табарсың. Бер яһүд дөньяда мең ел яшәүне телидер. Ләкин ул яһүдиең дөньяда мең ел яшәве Аллаһ газабыннан аны ерак кылучы түгелдер. Аллаһ аларның кылган эшләрен күрүче.

97. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Кем Җәбраил фәрештәгә дошман булса, ул Аллаһу тәгаләгә дә дошмандыр". Җәбраил Коръәнне Аллаһ әмере белән синең күңелеңә иңдерде. Коръән Тәүрат вә Инҗилнең хаклыгын тәсдыйклаучы һәм туры юлга күндерүче, вә мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы. (Ґүмәр разыяллаһу ґәнһу, яһүдләрдән: "Ник Мухәммәдкә ышанмыйсыз?" – дип сорады. Алар: "Без Җәбраилгә дошманбыз, Мухәммәдкә вәхийны ул алып килде, шуның өчен Мухәммәдкә ышанмыйбыз", – диделәр.

98. Бер кеше Аллаһуга һәм Аның фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, Җәбраилгә һәм Микәилгә дошман булса, ул кеше кәфердер. Аллаһ, әлбәттә, көферләргә дошмандыр.

99. Ий Мухәммәт г-м, шиксез, Без сиңа һәр нәрсәне ачык аңлатучы аятьләрне иңдердек. Ул аятьләрне вөҗдансыз фәсыйк кешеләр генә инкяр итәләр.

100. Янә яһүдләр Тәүрат белән гамәл кылырга Аллаһуга ґәһед бирсәләр, алардан бер таифә ул гаһедне ташлады. Бәлки яһүдләрнең күберәге иман китермәс булды.

101. Һәм алар янына Аллаһудан рәсүл килгәч, үзләрендәге Тәүрат китабын дөресләп, китаб җибәрелгән адәмнәрдән, ягъни яһүдләрдән бер таифә Аллаһ китабы – Тәүрат вә Инҗилне артларына ташладылар, бәлки аларны белмәс булдылар.

102. Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихыр белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. (Шайтаннар сихыр китабын язып, Сөләйман г-м тәхете астына куйдылар. Сөләйман үлгәч, бер шайтан кеше сурәтендә килеп: "Әгәр Сөләйман г-м калдырган мирасын белергә теләсәгез, тәхете астын карагыз", – диде. Чыннан да, тәхет астыннан бер китап табып алдылар, ул китапта сихыр белеме язылган иде. Яһүдләрнең галимнәре: "Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман китабы түгел, ләкин бу шайтан эше", – диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман г-мнән калган китап дип, сихырны кабул иттеләр). Сөләйман г-м кәфер булмады, ягъни ул сихыр белән шөгыльләнмәде һәм сихыр китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихыр китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихырны да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә өйрәтмәделәр сихырны һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: "Дөреслектә без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихыр белән сезне сынар өчен, әгәр сихыр белән шөгыльләнсәгез кәфер булырсыз. Сихырны өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз" – дип. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихырны шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихырчылар, сихырлары белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихырны өйрәнделәр. Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихыр белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһудан гәзабтан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихырчыларның үзләрен сихырга сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр.

103. Әгәр яһүдләр, Коръәнгә ышанып, аның белән гамәл кылсалар һәм сихырны ташласалар, әлбәттә, Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләр алар өчен хәерле, әгәр аңласалар.

104. Ий мөэминнәр! Мухәммәд г-мгә: "Раґинә", – дип әйтмәгез, бәлки: "Безгә рәхмәт карау илә карагыл", – дип әйтегез һәм аның сүзләренә колак салыгыз! Бит Аллаһуга яки пәйгамбәргә киреләнеп кәфер булган кешеләргәдер каты ґәзаб. (Сахәбәләр, Мухәммәд г-мгә безләрне һидияттә уңышка ирештер дигән мәгънәдә "раґинә" дип әйтә торган булганнар. Ул сүз яһүд телендә "ахмак" мәгънәсендә булып, сахәбәләрдән бу сүзне яһүдләр ишеткәч, Мухәммәдне сүгәргә сәбәп булды дип шатланганнар. Шуннан соң Аллаһ бу сүзне әйтүдән Сахәбәләрне тыйды.),

105. Ий мөэминнәр! Раббыгыздан сезгә хәерле аятьләрнең иңевен кәферләр һәм мөшрикләр һич тә яратмыйлар. Аллаһ, үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылыр, Ул үзенә итагать иткәннәргә олугъ фазыйләт иясе.

106. Әгәр кайбер аятьләрнең хөкемнәрен үзгәртсәк яки оныттырсак, ул аятьләргә охшашлы аятьләрне яки яхшыракны бирербез. Әллә белмисеңме Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җиткәнен?

107. Әллә белмисеңме җир һәм күкләр байлыгы шиксез Аллаһу тәгаләнеке икәнлеген? Бит Аллаһудан башка сезгә кирәк нәрсәләрегезне бирүче вәли һәм ярдәмче юк.

108. Ий кешеләр! Аллаһуга иман китермәк өчен безгә Аллаһуны күрсәт дип пәйгамбәрдән сорамакчы буласызмы? Әүвәлдә Муса г-мнән кавеме сораган кебек. Бер кеше иманны көфергә алыштырса, ул кеше, шиксез, туры юлдан адашты.

109. Китабий кәферләрнең күберәге сезнең, иман китергәннән соң көферлеккә кайтувыгызны телиләр, сезгә хөседлекләре булганы өчен вә ул көферләргә Тәүратта Мухәммәд г-мнең дине хак икәнлеге ачыкланганнан соң. Гафу итегез һәм яхшылык белән киселегез шул көферләрдән, Аллаһ үзе хөкем иткәнче.

110. Ий мөэминнәр, намазларыгызны вакытында үтәгез һәм зәкәт садакаларыгызны бирегез! Ахирәт өчен үз файдагызга кылган изге гамәлләрегезнең әҗерен Аллаһ хозурында табарсыз. Аллаһ сезнең кылган гамәлләрегезне, әлбәттә, күрүче.

111. Яһүдләр һәм насаралар әйтәләр: "Җәннәткә һичкем кермәс, мәгәр яһүдләр яки насаралар керер", – дип. Әмма аларның бу сүзләре – алдана торган бушка өметләнүдер. Әгәр җәннәткә без генә керәбез дигән сүзегез дөрес булса, дәлилләрегезне китерегез! Бу сүзләрне Аллаһ әйттеме?

112. Бер кеше йөзен Аллаһуга тәслим кылса, ягъни Аллаһуның барча хөкемнәренә риза булып, бөтен вөҗүден Аллаһуга тапшырса, һәм яхшылыкны, изге гамәлләрне кылучы булса, аның әҗере Раббысы хозурында, аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас.

113. Яһүд әйтте: "Насара хак диндә түгел", – дип. Насара әйтте: "Яһүд хак диндә түгел", – дип. Үзләре Аллаһ китабын укылар, ләкин Аллаһ хөкемнәрен бозып, диннәрен батыл кылдылар. (Коръән белән гамәл кылмаган бидәгатьчеләр дә нәкъ мөшрикләр әйткән сүзне әйтәләр. Ягъни, Коръән дәлилләре белән генә дин тотучы, хак мөэминнәрне яманлыйлар, аларның дине дөрес түгел диләр). Аллаһ аларның хыйлафлык кылган сүзләре вә гамәлләре белән кыямәт көнне араларында хөкем итәр.

114. Аллаһ хөкемнәре йөреп торган, Коръәннән вәгазь сөйләнеп Ислам тәрбиясе бирелә торган мәсҗидләрдә Аллаһуга гыйбадәт кылудан, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәрен сөйләүдән хак мөэминнәрне тыйган һәм шундый мәсҗидләрне юк итәргә тырышкан, фәсыйк хәтле залим кеше булырмы? Ул залимнәргә хакыйкый Аллаһ мәсҗидләренә керү насыйп булмады, мәгәр куркучы хәлдә керерләр. Ягъни мөселманнар ирекле һәм көчле булганда, ул залимнәр мөселманнардан куркып, яшеренеп кенә керерләр. Аларга дөньяда ләгънәт, ахирәттә олугь гәзабдыр. (Аллаһ хөкемнәре йөрегән вә Коръән белән гамәл кыла торган мәсҗидләр генә Аллаһ мәсҗидедер. Аллаһу тәгалә мәсҗидләрендә кәфер хөкеме йөрергә тиеш түгел. Мәсҗидтә кем хөкеме йөресә, шул затка сәҗдә кылу буладыр. Димәк, көфер хөкеме йөресә, кәфергә сәҗдә кылу буладыр. Раббым сакла!).

115. Кояш чыга торган һәм кояш бата торган тарафта, әлбәттә, Аллаһу тәгаләнекедер. Күңелегез Аллаһуда булса, кайсы якка юнәлсәгез дә, Аллаһ ризасын табарсыз. Бит Аллаһ рәхмәт кылуда киңлек иясе һәм күңелләрне белүче. (Намаздан башка булган зекерләрдә һәм изге эшләрне кылганда, кыйблага юнәлү ләзем түгел. Сәфәрдә булганда томан яки болыт булу сәбәбле кыйбла табылмаса, күңел кайсы якны кыйбла дип тапса, шунда юнәлеп намаз уку лязем буладыр).

116. Яһүдләр һәм насаралар әйттеләр: "Аллаһ бала тудырды", – дип. Аллаһ бала тудыру кимчелегеннән пакь, җирдә һәм күкләрдә булган барча мәхлук аныкы. Барчасы да Аллаһуга итагать итәләр һәм Аңа гына гыйбадәт кылалар. (Яһүдләр Гозәерне Аллаһуның угьлы диләр, насаралар Гыйсаны Аллаһуның угьлы диләр, фәрештәләрне Аллаһуның кызлары диләр. Аларның бу сүзләре иң зур ялган сүзләрдер).

117. Аллаһу тәгалә үзенең кодрәте белән күкләрне һәм җирне төзүче. Әгәр Аллаһ бернәрсәне төзергә теләсә: "Бар бул", – дип әйтер, шунда ук төзелеп бар булыр.

118. Аллаһуны танымаган ахмаклар әйттеләр: Аллаһ безнең белән сөйләшсә иде, яки берәр галәмәт күрсәтсә иде, шуннан соң Аллаһуга иман китерер идек", – дип. Әүвәлге ахмак кавем дә боларның кеби сүз әйтте, ягъни Муса г-мнән безгә Аллаһуны күрсәт, диделәр. Аларның күңелләре бер-берсенекенә охшады. Дөреслектә, Без аятьләребезне ачык бәян кылдык, һәрвакыт хаклыкта булган кавем өчен.

119. Шиксез, Без сине хак дин белән җибәрдек. Коръән белән гамәл кылучыларны җәннәт белән шатландыручы һәм аның белән гамәл кылмаучыларны җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп. Син җәһәннәм әһелләре өчен соралмыш булмассың, ягъни алар өчен җавап бирмәссең.

120. Яһүдләр һәм насаралар синнән һич риза булмаслар, аларга ияреп, диннәренә кергәнеңә чаклы. Син аларга әйт: "Диндә Аллаһ һидәяте генә һидәятдер". Сиңа барча дәлилләр килгәннән соң мөшрикләрнең һәм бидәгатьчеләрнең нәфесләре теләгән нәрсәләргә иярсәң, газабымнан котылу өчен Аллаһудан башка якын зат һәм ярдәмче тапмассың.

121. Без китап биргән кешеләр, Аллаһ китабын хак уку белән укылар, һәр сүзенә ышанып гамәл кылалар, алар хак мөэминнәр. Аллаһ китабына ышанмаучылар һәлак булучылар.

122. Ий Ягъкуб балалары! Мин сезгә биргән нигъмәтләремне һәм фазыйләттә сезне бөтен дөнья кешеләреннән артык кылганымны хәтерләгез!

123. Куркыгыз кыямәт көненнән! Ул көндә бер кешегә икенче кеше өчен җәза кылынмас, ул көндә ґәзабтан котылу өчен берәр нәрсә бирим дисә кабул ителмәс, ул көндә шәфәгать итәргә теләгән кеше шәфәгать итә алмас, һәм аларга ярдәмче дә булмас.

124. Янә Ибраһим пәйгамбәрнең эшләрен хәтерләгез! Раббысы Ибраһимны боерган эшләр белән сынады. Ибраһим г-м йөкләтелгән эшләрне үтәгәч, Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Мин сине кешеләргә Имам итеп билгеләдем". Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым! нәселемне дә Имамнар кыл!" Аллаһ әйтте: "Имам кылыр өчен булган вәгъдәм залимнәргә ирешмәс". Чөнки Ибраһим г-м нәселеннән Имам булырга яраклы изге кешеләрдә булган, һәм яраксыз залимнәре дә булган. (Түбәндәге эшләр Ибраһим г-мнең сөннәт гамәлләредер: Мисвәк кулланмак, госелдә тамакка су алып гаргара кылмак, борын эченә су алмак, мыек кисмәк, сакал тарамак, тырнак кисмәк, гаурәт төкләрен кырмак, ир баланы сөннәтләмәк, истинҗә кылмак, култык төген кырмак. Бу эшләрне һәр мөселман эшләргә бурычлы).

125. Янә хәтерләгез! Кәгъбатулланы кешеләргә кайтачак урын итеп кылдык. (Бөтен дөньядан мөселманнар анда барып һәр елны хаҗ гамәлләрен үтиләр.) Шулай үк Кәгъбатулланы кешеләргә имин урын итеп кылдык. Инде Ибраһим г-м аяк баскан урынны намаз укый торган урын итеп алыгыз! Ягъни Кәгьба әйләнәсендә намаз укыгыз. Ибраһим г-м белән Исмәгыйль г-мгә әмер кылдык: "Хаҗ кылучылар, вә Мәккәдә торучылар һәм кәгъба әйләнәсендә намаз укучылар өчен Минем өем-Кәгъбаны сынымнардан, батыл диннән, бидәгать гамәлләрдән һәм нәҗесләрдән пакьлагыз!" – дип.

126. Янә хәтерләгез Ибраһим г-мнең әйткәнен: "Ий Раббым, бу Мәккә шәһәрен имин кыл һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә ышанучыларны төрле җимешләр белән ризыкландыр". Аллаһ әйтте: "Мәккә кешеләрнең көферләрен дә ризыкландырырмын, ләкин Мин аларны аз гына файдаландырырмын, соңра аларны ахирәттә ут газабына кайтарырмын". Нинди яман кайтарылачак урын!

127. Ибраһим илә Исмәгыйль Кәгъбатулланың нигезен күтәргәч: "Ий Раббыбыз! Эшебезне кабул ит! Син ишетүче һәм күңелләрне белүчесең", – дип дога кылдылар.

128. Ий Раббыбыз! Икебезне дә үзеңә итагать итүче мөселманнардан кыл һәм нәселебездән дә мөселман булган җәмәгатьне насыйп ит һәм безгә хаҗ гамәлләрен өйрәт вә тәүбәләребезне кабул итеп гөнаһларыбызны гафу ит! Син, әлбәттә, тәүбәләрне кабул итүче, рәхимлесең.

129. Ий Раббыбыз! Бездән соң нәселебезгә үзләре арасыннан пәйгамбәр күндер! Ул пәйгамбәр өйрәтер аларга Синең китабыңны һәм ислам диненең бөтен хөкемнәрен һәм пакьләр аларны мөшриклектән, бидәгать гамәлләрдән һәм хәрам нәҗесләрдән. Ий Раббыбыз! Шиксез Сиңа тиңдәш юк, көч-кодрәт иясесең һәм һәр эшне мәслихәтче кылучысың.

130. Ибраһим г-м тоткан ислам диненнән һичкем баш тартмас, мәгәр үз-үзенә ахмаклык кылган җәһил кеше генә баш тартыр. Шиксез, Ибраһим г-мне Үзебез дөньяда Имамга һәм пәйгамбәрлеккә сайладык, һәм ул ахирәттә изгеләр белән җәннәттә булыр.

131. Ибраһим г-мгә Раббысы әйтте: "Аллаһуга итагать итеп чын мөселман бул!" Ибраһим г-м әйтте: "Бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга итагать итеп чын мөселман булдым", – дип.

132. Ибраһим г-м угылларына васыять әйтте һәм әмер бирде: "Ий угылларым, шиксез, Аллаһ сезгә ислам динен ирекле итте. Дөрес һәм ныклап Аллаһ динен тотыгыз! Динегез була торып, кәфер булмагыз, мөселман булып яшәп, мөселман булып үлегез!" Ягькуб г-мдә угылларына шул ук сүзләрне әйтте. Яһүдләр исә Ягъкуб безгә: "Яһүдлекне ташламагыз, дип әйтте", – диделәр. (Түбәндәге аять шул хакта инде).

133. Ий яһүдләр! Ягькуб пәйгамбәр үлер алдында сез аның янында идегезме? Ул сезгә сез әйткән сүзләрне әйттеме? Юк, әйтмәде. Менә ул угылларын җыеп әйтте: "Мин үлгәннән соң нәрсәгә гыйбәдәт кылырсыз?" Угыллары әйтте: "Син үлгәч синең Иләһәңә, вә аталарың – Ибраһим, Исмагыйл, Исхакларның Иләһәсенә гыйбәдәт кылырбыз, Ул Аллаһ – тиңдәше юк, бер генә Иләһедер. Без Аңа буйсынучы мөселманнарбыз".

134. Зекер ителгән пәйгамбәрләр һәм аларның өммәтләре дөньядан үтеп киттеләр, кәсеп иткән сәваблары һәм гөнаһлары үзләренә. Сезнең дә кәсеп иткән сәвабларыгыз һәм гөнаһларыгыз үзегезгәдер. Аларның эшләгән эшләреннән соралмассыз.

135. Яһүдләр әйтте: "Яһүд булыгыз, туры юлга күнәрсез", – дип. Насаралар әйттеләр: "Насара булыгыз, туры юлга күнәрсез" – дип. Син аларга әйт: "Туры юл яһүд динендә дә түгел, насара динендә дә түгел. Шиксез, туры юл – Ибраһим г-м тоткан дин, ул батылдан хакка авышты һәм ул мөшрикләрдән дә булмады. Әлбәттә аның дине хак, аның диненә иярегез!"

136. Ий мөэминнәр әйтегез: "Аллаһуга һәм үзебезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийгә, аларның балаларына иңдерелгән вәхийгә, Мусага иңдерелгән Тәүратка һәм дә барча пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийләргә ышандык, пәйгамбәрләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына бертигез ышанабыз, һәм Аллаһуга итагать итеп, мөселман булабыз", – дип.

137. Әгәр яһүд һәм насара, сезнең кебек пәйгамбәрләргә дә, китапларга да, барчасына ышанып, Коръән белән гамәл кылсалар иде, әлбәттә, туры юлга күнелер иделәр. Әгәр бу эшләрдән баш тартсалар, ул вакытта алар, әлбәттә, адашмакталар. Коръән белән гамәл кылучы кешеләрнең һидияттә икәнлекләрен һәм Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрнең адашканлыкларын ачыклау, сиңа ярдәм бирергә Аллаһ үзе җитәдер. Ул ишетүче һәм белүче.

138. Коръән хөкемнәре Аллаһ динедер, шул дингә керегез! Аллаһ диненнән күркәмрәк дин булырмы? Шулай булгач, Аллаһ динен кабул итегез, һәм Аллаһуга гына гыйбадәт кылабыз һәм Аңа гына итагать итәбез, диегез!

139. Янә, ий сез яһүдләр вә насаралар һәм бидәгәтче мөселманнар! Аллаһ хөкемнәре хакында безнең белән тартышасызмы? Батыл гамәлләрегезне, ялган дәлилләрегезне дөрес димәкче буласызмы? Бит Аллаһ сезнең да, безнең дә Раббыбыз. Без Коръән белән гамәл кылсак, файдасы үзебезгә булыр. Сез Коръән белән гамәл кылмасагыз, зарары үзегезгә булыр. Без Аллаһуга гыйбәдәт кылуда һәм Коръән белән гамәл кылуда ихласбыз.

140. Әйә, сез әйтәсезме: "Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб һәм башка пәйгамбәрләр яһүд динендә яки насара динендә иделәр", – дип? Син аларга әйт: "Пәйгамбәрләрнең кайсы диндә булганлыкларын сезме белүчерәк, яки Аллаһ белүчерәкме? Пәйгамбәрләр хакында белгән нәрсәсен Аллаһудан яшереп маташкан кеше хәтле залим кеше булырмы? Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән һич гафил түгел".

141. Зекер ителгән пәйгамбәрләр һәм аларның өммәтләре дөньядан үтеп киттеләр. Кәсеп иткән сәваблары һәм гөнаһлары үзләренәдер. Сезнең дә кәсеп иткән сәвабларыгыз һәм гөнаһларыгыз үзегезгәдер. Аларның кылган эшләреннән ахирәттә сез соралмассыз.

142. Кешеләрнең надан ахмаклары әйтерләр: "Мөселманнарны нәрсә мәҗбүр итте кыйблаларын ташлап башка тарафка юнәлергә?" Чөнки Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчкәч, сигез ай мәсҗид Әкъсага юнәлеп намаз укыдылар. Соңыннан Аллаһудан әмер булды, мәсҗид Хәрамга юнәлеп укырга. Бу хәлне мөшрикләр белгәч: "Мухәммәд кыйбласын ташлады, диненнән чыкты", – диделәр. Кояш чыгыш тарафы да, кояш батыш тарафы да Аллаһу тәгаләнекедер. Аллаһ, үзе теләгән бәндәсен туры юлга күндерер.

143. Ий Мухәммәд өммәте сезне хак кыйблага күндергәнебез кебек, сезне гадел, туры җәмәгать кылдык, бу эшегез белән бөтен дөнья кешеләренә шаһид булуыгыз өчен, һәм Мухәммәд г-мдә сезнең хаклыкта булуыгызга шаһит булсын өчен. Ий Мухәммәд г-м, авыштырмадык сине әүвәлге кыйблаң мәсҗид Әкъсадан мәсҗид Хәрамга, мәгәр авыштырдык белмәк өчен, шул вакытта кем пәйгамбәргә риза булып иярер, кем риза булмыйча диненнән чыгар. Шиксез, кыйбланы алыштыру авыр булды иманы загыйф кешеләргә, хәттә кайберләре диннән чыгып, кәфер булдылар. Кыйбла алышынгач, яһүдләр әйттеләр: "Мәсҗид Әкъсага юнәлеп укыган намазларыгыз юкка чыкты", – дип. Аллаһ әйтте: "Аллаһ сезнең иманыгызны һәм савабыгызны югалтыр булмады". Дөреслектә, Аллаһ кешеләргә рәхмәт кылучы, аларны кызганучы.

144. Әлбәттә, күрәбез, ий Мухәммәд г-м, йөзеңне күккә күтәреп торуыңны. (Мухәммәд г-м кыйбла үзгәрмәс борын ук, Ибраһим г-м төзегән кәгьбаттулланы кыйбла булуын тели иде. Шул хакта Җәбраилгә Аллаһ белән сөйләш дигән иде, Җәбраил сөйләшергә вәгъдә биреп китте. Шуннан соң күккә карап Җәбраилне көтәр булды). Әлбәттә, сине үзең теләгән кәгъбаттуллага юнәлдерербез. Менә хәзер йөзеңне юнәлдер мәсҗид Хәрам эчендәге Кәгъбаттуллага! Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне Кәгъбаттуллага юнәлдерегез! Китап әһелләре яһүд һәм насара, әлбәттә, беләләр Кәгьбаттулланың Аллаһ тарафыннан кыйбла ителгәнлеген. Аллаһ аларның эшләгән эшләреннән гафил түгел.

145. Ий Мухәммәд г-м, китаби көферләргә кыйбла хакында Коръәннән бөтен дәлилләрне китерсәң дә, алар һаман да синең кыйблаңа иярмәсләр, син да аларның кыйбласына иярүче түгелсең. Һәм алар да бер-берсенең кыйблаларына иярүче түгелләр. Ий Мухәммәд г-м, сиңа һәрнәрсә турында ачык дәлилләр килгәннән соң көферләрнең, бидәгатьче мөшрикләрнең теләкләренә иярсәң, алар әйткәнчә эш кылсаң, яки аларның батыл гамәлләрен ислам диненә кертсәң, ул вакытта син залимнәрдән булырсың.

146. Без китап биргән – яһүд һәм насара Мухәммәд г-мне үз балаларын таныган кебек таныйлар. Алардан бер фирка беләләр аның пәйгамбәр икәнлеген, ләкин хакны яшерәләр, Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмыйлар.

147. Хаклык Раббыңнан, ягъни Аллаһудан килгән вәхий һәммәсе хак, вәхийгә шикләнүчеләрдән булма!

148. Һәр милләтнең үз кыйбласы бар, һәрберсе үз кыйбласына юнәлер. Ләкин мөшрикләрнең кыйблалары батыл. Әммә мөселманнарның кыйбласы хак кыйбладыр. Сез мөселманнар яхшы эштә ярышыгыз һәм алга чыгыгыз! Кайда гына булсагыз да, Аллаһ барыгызны да хөкем итәр өчен бер урынга җыяр, әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер.

149. Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага юнәлдер! Бу эш Раббыңнан хак булган әмердер, Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегездән гафил түгел.

150. Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага юнәлдер. Кайсы урыңда булсагыз да, йөзләрегезне Аллаһ йорты тарафына юнәлдерегез! Сезне шелтә кылырга яһүд вә насарага урын калмасын өчен. Мөселманнар мәсҗид Әкъсага юнәлгәндә яһүдләр әйттеләр: "Динебезне кабул итмәделәр, кыйблабызны кабул иттеләр", – дип. Насаралар әйтте: "Мөселманнар барча пәйгамбәрнең кыйбласы кәгьбаттулланы ташладылар", – дип. Кешеләрнең залимнәре кәгьбаттуллага юнәлмәсләр һәм сезнең белән тартышырлар, сезне төрлечә шелтә кылырлар. Алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз! кәгъбаттуллага юнәлергә сезгә әмер бирдем ниґмәтләремне сезгә тәмам итеп бирмәк өчен. Бәлки шөкер итеп, туры юлга күнелерсез!

151. Без сезнең арагызга үзегез кеби бер кешене расүл итеп җибәрдек. Ул расүл сезгә Безнең аятьләребезне укый, сезне мөшриклек нәҗесеннән пакьлый, Аллаһ китабын һәм хөкемнәрен өйрәтә һәм белмәгәнегезне сезгә белдерә. (Ий мөэминнәр! Бөтен дөнья кешеләрен адаштырган, аздырган талаштырган, сугыштырып, яшь, кан түктергән һәм хак динне бозып, нурын сүндергән кабахәт нәрсәне белү һәрбер гакыллы һәм иманлы кешегә фарыздыр. Бу кабахәт нәрсә – дөньяның гомере буена буыннан-буынга күчеп килгән бидәґәт гамәлләр. Шул бидәґәт гамәлләр тәэсире белән юк-бар нәрсәләргә табыну, мәҗүсилек килеп чыккан, һәм ислам динен бозып, яһүди һәм насара диннәре килеп чыккан. Ислам динендә булган кешеләр дә, төрле мәзһәбләргә, төрле фиркаләргә бүленгәннәр, шулай ук ишанмөридлек вә каберләргә сәҗдә эшләре, һәм багучылык, төрле хорафәт, ырым зәхмәтләре бөтен дөньяга җәелгән. Төрле усал кешеләр, дөнья дәрәҗәсенә ирешмәк вә дөнья малын ауламак өчен бидәґәт гамәлләрне кармак вә капкан итеп кулланмакталар. Ачык авыз гафилләр исә, шул усалларга малларын да, иманнарын да биреп, буш калалар. Бу һәлакәтлектән котылырга юл фәкать бер генә. Ул – Коръән юлыдыр. Коръән белән тәрбияләнмичә, аның хөкемнәрен үтәмичә һәм Коръән күрсәткән юлдан гына бармыйча, һичкем һәлакәтлектән котыла алмас!)
Каталог: wp-content -> uploads -> 2013
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №21 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №2 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №6 хаттама
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Тақырыптың өзектілігі
2013 -> «Алаш» либералдық-демократиялық қозғалысы идеологиясының маңызд


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   56


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет