Ногмани Коръән Тәфсире



жүктеу 7.93 Mb.
бет4/56
Дата09.06.2018
өлшемі7.93 Mb.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   56


217. Сугышу хәрам булган айда сугышуның хөкемнәрен синнән сорыйлар. (Мөшрикләрнең кәрванчылары белән сахәбәләр арасында кечкенә сугыш булды, рәҗаб ае иде.) Хәрам булган айда сугышу – зур гөнаһ, дип әйт! Әмма кешеләрне Аллаһ юлыннан тыю, Аллаһуга яки Аның, китабына ышанмау, мәсҗид Хәрамда намаз укудан тыю яки мөселманнарны аннан куып чыгару, бу эшләр Аллаһу каршында тагын да зуррак гөнаһдыр. Кешеләр арасына фетнә салу үтерүдән дә гөнаһ һәм зарары олуграктыр. Мөшрикләр, туктамыйча, сезнең белән һаман сугышырлар, хәтта сезне хак динегездән чыгарып мөшриклеккә кайтарганнарына чаклы, әгәр көчләре җитсә. Сезләрдән берәү, Коръән юлын ташлап, бидеґәт гамәлләрдән төзелгән батыл дингә кайтса, һәм Коръән юлына кермичә кәфер хәлендә үлсә, аның дөньяда һәм ахирәттә бөтен гамәлләре юкка чыгар. Андый кешеләр ут әһелләре, алар җәһәннәмдә мәңге калырлар.

218. Дөреслектә, иман китергән хак мөэминнәр ислам динен куәтләр өчен Коръән белән гамәл кыйлучы хак мөселманнар янына күчеп киттеләр һәм ислам динен яклап көферләргә каршы сугыштылар, алар бу эшләрне Аллаһуның рәхмәтен өмет итеп эшләделәр. Аллаһ әнә шундый мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы.

219. Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәмер һәм отыш уены хакында сорашалар. Әйт: "Ул нәрсәләрдә зур гөнаһ бар һәм кешеләргә аз гына файдасы да бар, ләкин файдасына караганда гөнаһы һәм зарары зуррак". Янә синнән: "Садака кылып нәрсә бирик һәм күпме бирик", – дип сорыйлар. "Үзегездән арткан малны бирегез һәм гафу итегез", – дип әйт. Әнә шулай Аллаһ сезгә үзенең аятьләрен ачык бәян итә, шаять, фикерләп карарсыз да аңларсыз!

220. Сезгә дөньяда һәм ахирәттә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы шуларны Аллаһ Коръәндә ачык бәян кыладыр. Янә синнән ятимнәр хакында сорашалар. Аларның барча эшләрен ислах кылу, юлга салу алар өчен хәерле, дип әйт. Әгәр ятимнәрне үз гаиләгезгә кушсагыз, алар сезнең кардәшләрегездер. Аллаһ белер ятимнәр эшен юлга салучыдан, хыянәт итеп, ятимнәр эшен бозучыны. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, сезне авыр мәшәкатькә салыр иде, ләкин ятимнәрне җиңел юл белән тәрбия кылырга рөхсәт бирде. Шиксез, Аллаһ барча эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.

221. Ислам динендә булмаган мөшрикә хатынга никахланмагыз, хәтта иман китереп, ислам динен тотучы булганга чаклы. Кол булган мөселман хатыны хәерле азат булган мөшрикә хатыннан, ул мөшрикә хатын чибәрлеге яки байлыгы белән сезне гәҗәбләндерсә дә. Янә мөшрик булган ирләргә мөселман булган хатыннарыгызны никахландырмагыз, хәтта иман китереп, Коръән юлына кереп мөселман булганнарына чаклы. Кол булган мөселман ир, әлбәттә, мөшрик булган ирдән хәерле, аның байлыгы яки яхшылыгы сезне гаҗәпләндерсә дә. Ул мөшрик ирләр һәм мөшрикә хатыннар сезне җәһәннәм утына чакыралар. Ягъни, аларга ир яки хатын булсагыз, үзләре белән җәһәннәмгә алып керерләр. Алардан ерак булыгыз! Аллаһ үзенең теләге белән сезне җәннәткә һәм ярлыкауга чакыра. Аллаһ үзенең аятьләрен кешеләргә бәян кыла вәгәзьләнсеннәр өчен.

222. Янә синнән хатыннарның күрем каны хакында сорыйлар. Әйт: "Күрем каны нәҗес кан", – дип. Күремле вакытларында хатыннарыгыздан киселеп торыгыз, аларга якын бармагыз, күремнәре бетеп, пакьланганнарына чаклы. Күремнәреннән пакьлансалар, Аллаһ әмер иткән урыннан якынлык кылыгыз. Дөреслектә, Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне һәм күңел, тән нәҗесләреннән пакьланучыларны сөядер.

223. Хатыннарыгыз сезгә игенлек урыны, үзегез теләгән яктан игенлекләрегезгә килегез! Ягыш алдан булса да, арттан булса да, ләкин фәкать алдагы юлга керегез! Хатыннарыгыз белән эш кылганда яхшылыкны үзегез башлап кылыгыз, якынлык кылырга да үзегез башлагыз, бисмиллә әйтегез, Аллаһудан изге бала сорагыз! Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Яхшы белегез, ахирәттә, әлбәттә, Аллаһуга юлыгырсыз. Мөэминнәрне җәннәт һәм хур кызлары белән шатландыр.

224. Ий мөэминнәр! Антыгызны Аллаһуга сылтау кылмагыз, ягъни гөнаһлы эшләрне эшләр өчен вә яхшы эшләрне эшләмәс өчен, Аллаһ исеме илә ант итмәгез, аннары бу яхшы эшне эшләр идем, ләкин ул эшне эшләмәскә ант иткән идем, димәгез. Әгәр берәр сәваблы эшне эшләмим дигән, яки берәр гөнаһлы эшне эшләрмен дигән антыгыз булса, ул антны бозыгыз да яхшы эшләрне эшләгез! Әммә антыгызны бозган өчен кәффәрәт бирегез, ягъни өч көн рузә тотыгыз. Бит Аллаһ барча сүзләрне ишетүче һәм һәр нәрсәне белүче.

225. Аллаһ сезне ґәзаб белән тотмас буш антларыгыз өчен, ягъни дөрес дип белеп хатага ант итеп, соңра хаталыгы мәгълүм булгач, бу антны үтәмисез һәм кәффәрәтен дә бирмисез. Ләкин Аллаһ тотар сезне, хата икәнен белеп явыз ният белән ант итсәгез. Әнә шундый антны бозу һәм кәффәрәтен бирү лязем була. Аллаһ ант итү эшләрен төзәтүче һәм кәффәрәтен бирүчеләрне ярлыкаучы һәм миһербанлы.

226. Хатыннарына якынлык кылмаска ант иткән ирләргә дүрт ай көтмәк тиешле, әгәр тору нияте белән шул дүрт ай эчендә якынлык кылса, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт итүче.

227. Шул дүрт ай эчендә якынлык кылмыйча талак итүне ниятләгән булса, Аллаһ сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче. Дүрт ай үткәч, хатыны талак булыр, ягъни никахлары бозылыр.

228. Талак кылынган хатыннар икенче иргә барганчы, өч күрем үткәнче көтәрләр. Хәләл булмас ул хатыннарга, Аллаһ халык кылган карыннарындагы баланы һәм күремне яшермәкләре, әгәр Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышансалар. Ул талак кылынган хатыннарны үз ирләре өч күрем эчендә кайтарып алырга хаклы, әгәр яхшы торырга теләсәләр. Хатыннарның ирләре өстендә хаклары бар, ирләрнең хатыннары өстендә хаклары булган кеби. Ир һәм хатын бер-берсен хөрмәтләп һәм хакларын ригая кылып, Аллаһ кушканча яшәргә бурычлы булалар. Ирләр дәрәҗәсе хатыннар дәрәҗәсенә караганда өстенрәк. Аллаһ барча эштә галиб һәм белеп хөкем итүче.

229. Талак ике мәртәбә – ягъни ир хатынын бер мәртәбә талак кыйлгач та, икенче мәртәбә талак кылгач та бергә торырга теләге булса, кайтарып алырга хаклы була. Әммә өченче мәртәбә талак кылса якынлык кылырга да, кайтарып алырга да хакы юктыр. Икенче талактан соң кайтарып алса шәригать кушканча гаделлек белән хатын итеп тотмак лязем, аерып җибәрсә дә яхшылык белән җибәрү тиештер. Хатыннарыгызны талак кылгач, аларга биргән мәһерләрегездән аз гына нәрсәне алу да сезгә һич хәләл булмый, мәгәр хәләл булыр Аллаһ чикләгән чик эчендә генә яши алмаудан курыксалар. Аллаһ чигендә каим булудан курыксагыз, мәсәлән: ир хатынын яратыр, әммә хатын ирен яратмас, ир хатынны талак кылырга теләмәс, хатын торырга теләмәс, яки ир хатынын хаксыз җәберләп тотар, шундый хәлдә хатын ирдән алган мөһерне яки башка малын биреп, үзен талак кылдырыр, икесе дә гөнаһлы булмас. Бу бәян ителмеш хөкемнәр Аллаһ чикләгән чиктер, бу чиктән үтмәгез! Берәү Аллаһ чигеннән үтеп китсә, ул, әлбәттә, залимдер.

230. Әгәр берәү хатынын өченче мәртәбә талак кылса, ул хатын иренә хәләл булмас, хәтта икенче иргә никахланып аерылганга чаклы. Өченче талактан соң бу хатынны никахлап алган ир талак кылса, әүвәлге ир никахлап кайтарып алса, иргә дә, хатынга да гөнаһ булмас, Аллаһ чикләгән чик эчендә яши алуларына ышансалар. Бу хөкемнәр Аллаһуның чикләгән чиге, Аллаһ аны бәян кыла хакны аңлаган кешеләргә.

231. Әгәр хатыннарыгызны талак кылсагыз гыйтдәтләре үткән булса, яхшылык белән тору теләгендә булсагыз, якынлык кылыгыз да гаделлек белән торыгыз, яки аларны яхшылык белән ихтыярларына куегыз! Әгәр яхшылык белән тору ниятегез булмаса, беренче яки икенче талактан соң золымлык белән чиктән үтеп зарар итү өчен яки гыйтдәтләрен озайтмак өчен якынлык кылмагыз! Бу эшне эшләгән кеше үзенә золым кылды. Аллаһуның хөкемнәрен җиңелгә санамагыз, зурлагыз, сезгә биргән Аллаһ нигъмәтләрен онытмагыз, шөкер итегез, Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәрен, Аның вәгазьләрен онытмагыз, Аллаһ сезне Коръән белән вәгәзьли. Аллаһудан куркыгыз, хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче.

232. Әгәр хатыннарны талак кылсагыз һәм аларның гыйтдәләре үтсә, ул хатыннарны әүвәлге ирләре белән никахланудан тыймагыз, әгәр үзләре шәригать кушканча яшәргә риза булсалар. Аллаһуның бу хак сүзләре белән вәгазьләнәдер сезләрдән Аллаһуга һәм ахирәт көненә иман китергән кешеләр. Никах һәм талак хакындагы Аллаһуның хөкемнәре сезгә файдалырак һәм пакьрәк зинадан. Барча эшнең серен Аллаһ яхшы белер, әммә сез белмәссез.

233. Аналар балаларын тулы ике ел имезсеннәр! Бу хөкем имезү хакын тулысынча үтәргә теләүче хатыннар өчен. Атага лязем була бала имезүче яки тәрбияләүче хатынны ризык һәм кием белән тәэмин итү шәригать кушканча гаделлек белән. Бер кеше дә көче җитмәгән эш белән йөкләтелмәс, мәгәр көче җиткән белән йөкләтелер. Бала анасына зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм атага да зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм ата үлеп, аның урнына калган варисне дә җәберләмәгез! Әгәр ата-ана, киңәшләшеп, баланы ике яшькә хәтле имезмәскә риза булсалар, ике яше тулмас борын имүдән туктатсалар, икесенә дә гөнаһ булмас. Әгәр балагызны башка хатынга биреп имездерсәгез сезгә гөнаһ юк, имезүче хатынга тиешле хакын бирсәгез. Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәренә хыйлафлык кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күреп күзәтүче.

234. Сезләрдән кайбер ирләр хатыннарын калдырып үлеп китсәләр, ул хатын гыйтдәтне дүрт ай ун көн көтәр. Әгәр ул хатыннарның гыйтдәтләре үтсә, сез валиләргә гөнаһ булмас, аларның шәригатькә моафикъ зиннәтләнүләрендә. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдәр.

235. Гөнаһ булмас сезгә гыйтдәт саклый торган хатыннарны яучыламак хакында белдергән сүзләрегездә. Мәсәлән: "Син миңа охшыйсың, мин сине яратам", – дип әйтүдә, яки әйтмичә күңелдә генә саклауда. Аллаһ белде, әлбәттә, сез яучылыйсыз ул хатыннарны, ләкин гыйтдәт эчендә яучылау дөрес булмас. Ул хатыннар белән яшертен вәгъдә куешмагыз гыйтдәте үтмәс борын никахланырга яки якынлык кылырга, мәгәр шәригатькә сыярдай яхшы сүзләр белән сөйләшегез. Никахланырга теләгегез булса да, гыйтдәт үтмичә никах көнен билгеләмәгез. Сез, әлбәттә, беләсез Аллаһ сезнең күңелләрегездә булган уйларыгызны белгәнен, шәригатькә хыйлаф уйлардан сакланыгыз! Дөреслектә, Аллаһ ярлыкаучы һәм юаш.

236. Никахлангач якынлык кылмыйча талак кылсагыз, яки никах вакытында мәһерне тәгаенләмәгән булсагыз, сезгә гөнаһ юк. Якынлык кылмыйча талак кылынган хатыннарга берәз нәрсә бирегез! Якынлык кылмыйча талак кылынган хатыннарга көч җиткән хәтле мал бирү изге мөэминнәрнең хаклары булды.

237. Никахланган вакытта мәһер бирергә сөйләшкән булсагыз, аннары никахтан сон, якынлык кымыйча талак кылсагыз, ул вакытта сөйләшкән мәһернең яртысын бирү лязем булыр. Мәгәр хатыннар гафу итсәләр, ягъни алмыйбыз дисәләр, бирү лязем булмый. Якынлык кылмыйча талак кылган хатынга сөйләшкән мәһерне барын да бирергә ир ихтыярлы, бирсә саваплы булыр. Бер-берегезне гафу итешегез, чөнки ул тәквәлеккә якын, үзара мәрхәмәтле булуны да онытмагыз! Аллаһу тәгалә, әлбәттә, сезнең эшләгән эшләрегезне күрә.

238. Ий мөэминнәр! Биш вакыт вә җомга намазларына сакчы булыгыз, ягъни намазны көтеп алып, әүвәл вакытында укыгыз, хосусан икенде намазына игътибар бирегез, бер нәрсә дә сәбәп булмасын намазны калдырырга яки кичектерергә, чөнки намазга каза юк, һәм намаз укыганда Аллаһудан куркып, нык бирелеп укыгыз һәм намазда түбәнчелек белән торыгыз!

239. Куркынычлы җирләрдә аяк өстеңдә яки утырган хәлдә ишара белән укыгыз! Кайчан куркынычлардан имин булсагыз, Аллаһ өйрәткәнчә камил итеп укыгыз! Аллаһ сезне өйрәтмәс борын, намаз укырга белми идегез.

240. Сезләрдән берәү хатынын калдырып үлеп китсә, әмма үлмәс борын, хатыннарына өйләреннән чыкмыйча бер ел тору белән һәм кирәк-ярак белән тәэмин ителү илә васыять әйтү лязем була. Шул ирнең варисләре яки ата-анасы хатынны өйдән чыгармасыннар бер елга чаклы, әгәр хатыннар үз ихтыяры белән чыксалар, Варисләргә гөнаһ булмас ул хатыннар үзләре шәригать буенча кылган эшләрдә. Аллаһ барча эшләрдә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.

241. Талак кылынган хатыннарга ирләре мал бирергә бурычлы, яхшылык белән хатын хакларын бирү тәкъва мөэминнәрнең хакы.

242. Аллаһу тәгалә әнә шулай сезгә аятьләрен ачык итеп бәян кыла, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылырсыз!

243. Ий Мухәммәд г-м, белдеңме аларның хәлләрен? Тагун чиреннән куркып, үлемнән качып, күп мең кешеләр өйләреннән чыктылар, Аллаһ аларга: "Үлегез!" – диде, алар үлделәр. Соңра гыйбрәт өчен аларны тергезде. Дөреслектә Аллаһ кешеләргә фазыйләт иясе, ләкин күп кешеләр шөкер итмиләр.

244. Лязем булганда Аллаһ юлында сугышыгыз, үлемнән курыкмагыз! Белегез, Аллаһ шиксез ишетүче һәм белүче.

245. Берәү Аллаһуга бурычка биргән кеби яхшы эшләрне, изге гамәлләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә кылса, Аллаһ ул мөэминнең әҗерен күп мәртәбә арттырыр. Аллаһ кайбер кешенең тормышын тар кылыр, кайбер кешенең тормышын киң кылыр. Хөкем өчен, әлбәттә, Аллаһуга кайтасыз.

246. Муса пәйгамбәрдән соң Ягъкуб балаларыннан бер җәмәгатьнең хәлен белдеңме? Алар үзләренең пәйгамбәре Юшагъ г-мгә әйттеләр: "Безгә патша билгелә, без аңа буйсынып Аллаһ юлында кәферләр белән сугышыр идек", – дип. Юшагъ әйтте: "Әгәр сезгә сугыш фарыз ителсә, ихтимал сугышмассыз, карышырсыз", – дип. Алар әйттеләр: "Безгә ни булган Аллаһ юлында сугышмаска? Чөнки без шул кәферләр тарафыннан йортларыбыздан чыгарылдык һәм балаларыбыздан аерылдык, әлбәттә, алар белән сугышабыз". Кайчан аларга кәферләр белән сугышу фарыз ителде, алар сугыштан баш тарттылар, мәгәр бик азлары баш тартмады, гайрәт белән сугыштылар. Аллаһ сугыштан баш тарткан залимнәрне белә.

247. Пәйгамбәрләре әйтте: "Аллаһ сезгә Талутны патша кылды". Алар пәйгамбәргә әйттеләр: "Кайда инде ул Талутка безнең өстән патша булу, патша булу өчен без хаклырак, чөнки Талутка малдан байлык бирелмәгән". (Ләкин Талут ярлы булса да гакыллы, галим һәм көчле иде). Пәйгамбәрләре әйтте: "Аллаһ сезгә Талутны патшалыкка ихтыяр кылды, дәхи аны белемдә һәм көчтә сездән артык кылды. Патша булу өчен бай булу шарт түгел, бәлки гакыллы, галим булу шарт". Аллаһ үзенең байлыгын теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем иясе.

248. Пәйгамбәрләре әйтте Талутның Аллаһудан билгеләнгән патша икәнлеген: "Аллаһудан бер сандык килер, аның эчендә күңелләрегез карар – табардай нәрсәләр булыр – Муса илә Һарунның гаиләләре калдырган Муса г-мнең таягы, чалмасы, чапаны һәм башка нәрсәләр булыр, ул сандыкны фәрештә алып килер". Аллаһудан сезгә бу сандыкның килүендә шиксез Талутның патша икәнлегенә галәмәт бар, әгәр бу галәмәтнең Аллаһудан булуына ышансагыз. Моннан соң алар Талутның патша икәнлегенә ышандылар. Талут 70 мең мөселман гаскәрен хәзерләп, кәферләр белән сугышырга юлга чыкты. Көн бик эссе иде, шул сәбәпле гаскәр Талуттан әчергә су сорады.

249. Талут ґәскәр белән шәһәрдән чыгып сәфәргә киткәндә гаскәргә әйтте: "Аллаһ сезне бер елга белән сыный, мин әйткәнчә эш кылыгыз, шул елгадан су эчкән кеше миннән түгел, миннән аерылып калыр, фәкать су эчмәгән кеше генә минем белән сугышка барыр, яки учы белән алып бер мәртәбә генә эчкән кеше миңа юлдаш булыр". Әммә күбесе елгадан туйганчы эчтеләр, мәгәр бик азлары гына эчмәде. (Су эчкән кешеләрнең иреннәренә Аллаһ бер галәмәт чыгарды, шуның белән алар эчмәгән кешеләрдән аерылдылар.) Талут һәм аның белән бергә су эчмичә калган мөэминнәр шул елганы үтеп киткәч, мөэминнәр арасыннан кайберләре әйтте: "Кәфер гаскәренә безнең көчебез җитмәс, Җалутка һәм аның гаскәренә каршы тора алмабыз, чөнки аларның саны бик күп, әмма безнең саныбыз бик аз". Ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларын белгән галим мөэминнәр әйттеләр: "Күп вакытта аз санда булган мөэминнәр Аллаһ ярдәме белән күп санда булган көферләрне җиңделәр түгелме? Шулай булгач, без дә күп санда булган көферләрдән курыкмыйча, Аллаһ ярдәменә таянып сугышыйк". Аллаһу тәгалә сугышларда батырлык күрсәткән чыдамлы мөэминнәр белән бергә.

250. Мөэминнәр Җалутка һәм аның гаскәренә якын килгәч әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә сабырлык, батырлык бир һәм аякларыбызны нык беркет һәм кәфер кавемен җиңәргә ярдәм бир".

251. Аллаһ ярдәме белән аз санда булган мөэминнәр гаскәре, күп санда булган кәфер гаскәрен җиңделәр һәм Даут, көферләрнең башлыгы – Җалутны үтерде. Аллаһ Даутка байлык һәм пәйгамбәрлек бирде һәм аңа үзе теләгән нәрсәләрне өйрәтте. Әгәр Аллаһ кешеләрне якламаса иде, әлбәттә, җирдәге кешеләр һәммәсе һәлак булыр иделәр. Ләкин Аллаһ барча галәмнәр мәхлугына рәхмәт иясе.

252. Бу сөйләнгән кыйссалар Аллаһуның аятьләре, ий Мухәммәд г-м, аны сиңа хаклык белән укыйбыз, әлбәттә, син рәсүлләрдән.

253. Коръәндә зекер ителгән рәсүлләрне дәрәҗәдә берсеннән икенчесен артык кылдык. Аларның кайберләре Аллаһ белән сөйләште, кайберләрен Аллаһ югары дәрәҗәгә күтәрде. Мәрьям угълы Гыйсага ачык аңлатмалы Инҗилне бирде, һәм аңа Җәбраил белән ярдәм бирде. Ягъни кәферләр аны үтерергә теләделәр, ләкин Аллаһ аны үзенең рәхмәтенә алды. Әгәр Аллаһ теләсә иде, кешеләр Ислам диненең хөкемнәре хакында, әлбәттә, ихтыйлаф кылышмас иделәр пәйгамбәрләрдән соң килгән кавемнәр Аллаһудан аларга ачык аңлатмалар килгәннән соң. Ләкин Аллаһ аларны ихтыярларына куйды һәм алар үз зарарларына ихтыйлаф кылыштылар. Кайберләре мөэмин булдылар, кайсылары кәфер булдылар. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, кешеләр ихтыйлаф кылышмас иделәр, ләкин Аллаһ үзе теләгән эшне кыладыр.

254. Ий мөэминнәр! Мин сезгә биргән байлыктан Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга садака бирегез, кыямәт көне килмәс борын, ул көндә үзегезне ут газабыннан сатып алу сәүдәсе булмас һәм ул көндә дуслык һәм шәфәгать итү эшләре булмас, зәкәтне бирмичә кәфер булган кешеләр залимнәрдер.

255. Гыйбадәт кылырга яраклы һич бер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Ул һәр вакыт тере, бөтен нәрсәгә хуҗа булганы хәлдә һәрвакыт бар. Аны ару, талу һәм йокы тотмас, җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр аныкыдыр. Ахирәттә Аллаһ хозурында кем кемгә шәфәгать кылыр? Юк, шәфәгать кылучы булмас, һичкем үз теләге белән һичкемгә шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһ рөхсәте белән генә шәфәгать кылучы булыр. Аллаһ кешеләрнең үткәндәге барча эшләрен һәм алдагы барча эшләрен белер, кешеләр Аллаһ белеменнән һичнәрсәне чолгап ала алмаслар, мәгәр Аллаһ белдергәнне генә белерләр. Аллаһуның бушлык урыны җирне һәм күкләрне сыйдырды, Аллаһуга җирне һәм күкләрне саклау авыр түгел, ул Аллаһ дәрәҗәдә бик бөек һәм бик олугъ.

256. Дингә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Ясалма, ялган, батыл диннән Аллаһ төзегән хак дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып җәннәткә керсен! Моны теләмәгән кеше бидеґәт, хорафәт юлы белән барып җәһәннәмгә керсен. Берәү Аллаһудан башканы Иләһе тотуны инкяр итеп, Аллаһуга нык ышанса һәм бидеґәт, хорафәтләрдән ерак булса, ул мөэмин һич тә өзелми-сынмый торган тоткага ябышты. Аллаһ ишетүче һәм белүче.

257. Аллаһу тәгалә хак мөэминнәрнең хуҗасы, аларны бидеґәт, хорафәт караңгылыгыннан чыгарып, Коръән, сөннәт яктылыгына кертер. Аллаһуга яки Коръәнгә ышанмаган һәм Коръән белән гамәл кылмаган кешеләрне шайтан юлы булган бидеґәт, хорафәт караңгылыгына кертер. Адашу караңгылыгында булган кешеләр -җәһәннәм уты әһелләре, алар анда мәңге калырлар.

258. Ий Мухәммәд г-м, белдеңме Аллаһ биргән байлыгына таянып, Раббысы хакында Ибраһим г-м белән тартышкан кешене? Ул Намрут патша иде. Ибраһим г-м Намрутка әйтте: "Кулыгыз белән ясаган нәрсәгә гыйбадәт кыласызмы?" Намрут сорады: "Ә син нәрсәгә гыйбәдәт кыласың?" Ибраһим г-м әйтте: "Мин гыйбадәт кыла торган зат үлекне тергезә һәм үтерә". Намрут әйтте: "Мин дә үтерәм һәм тергезәм". Ягъни Ибраһим г-мне алдарга хәйлә корды, ике кешене китертеп берсен күрсәтте һәм үтерде, икенчесен чыгарып күрсәтте: "Менә тергездем", – дип. Ибраһим г-м әйтте: "Ни теләсәм шуны булдырам дип мактанасың, Аллаһ кояшны мәшрыйктән чыгара, ә син мәгърибтән чыгар", – дип. Намрут бу эшне эшли алмагач хәйран булды, хурлыкка төште. Аллаһ, әлбәттә хакны инкяр итүче залимнәрне туры юлга күндермәс.

259. Янә кешеләре үлгән, йортлары җимерелгән шәһәр яныннан үтеп баручы Гозәер г-мнең хәле белән танышыгыз! Шәһәрнең өсте-аска килгәнен күреп, Гозәер г-м әйтте: "Кешеләр шәһәр белән бергә һәлак булганнар инде, боларны Аллаһ ничек тергезсен?" – дип. (Бу Куддус шәһәрендә Ягъкуб балалары яшәгән. Алар ислам динен бозганнар, аннары үзләре азган. Аллаһ аларга залим булган көферләрне ирекле кылды, ул кәферләр шәһәрне җимерделәр, кешеләрен үтерделәр, исән калганнарын әсир алдылар). Гозәер г-м шәһәрдән үтеп ерак киткәч, Аллаһ аны үтерде, йөз ел үткәч тергезде. Һәм: "Ий Гозәер, үлеп күпме яттың?" – диде. Гозәер г-м әйтте: "Үлеп бер көн яки бер көннән азрак яттым". Аллаһ әйтте: "Ий Гозәер, бер көн түгел, ә йөз ел яттың, кара, ашый торган ризыгыңа һәм эчә торган эчемлегеңә – сасымаганнар, һәм ишәгеңә кара", – дип. Гозәернең үзе белән алган ризыгы һәм эчемлеге йөз ел буена ятып, бозылмаган, әмма ишәкнең кояшта агарган сөякләре генә калган иде, боларны күреп, Гозәер г-м ґәҗәбләнде. Аллаһ Гозәер г-мгә: "Сөякләрне җыеп, аларга ит кундырып һәм тире үстереп ишәкне тергезгәнебезне карап тор", – диде. Ий Гозәер! Бу эшне кылдык сиңа үлгәннән соң терелүгә ышану өчен кешеләргә дәлил булсын өчен. Ишәкнең терелгәнен күргәч, Гозәер әйтте: "Мин хәзер Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләмен", – дип.

260. Янә Ибраһим г-мнең: "Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт", – дигәнен игътибарга алыгыз! Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Әллә ышанмыйсыңмы Минем үлекләрне тергезергә көчем җиткәнлегенә?" Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, мин, әлбәттә, ышанам, ләкин мине якын күргәнлегең белән күңелемнең карарлануын телим". Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим, ал дүрт кошны, аларны үтереп ботарлап алдыңа сал, аннары аларның берәр кисәкләрен тау өстенә ташла. Моннан соң аларны чакыр, әлбәттә, алар йөгереп килерләр синең яныңа", – дип. Ибраһим г-м Аллаһ әйткәнчә эш кылды һәм кошлар, терелеп, Ибраһим г-м янына йөгереп килделәр. Яхшы бел – дөреслектә Аллаһу тәгалә бөтен эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.

261. Аллаһ юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кеби, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм барча нәрсәне белүче.

262. Биргән садакаларның сәвабы күп мәртәбә арттырылачак, кешеләр Аллаһ юлына садака бирерләр, ләкин садакаларына миннәтне вә рәнҗетүне ияртмәсләр. Аларның әҗерләре Раббылары хозурында, аларга аңда курку һәм кайгы булмас.

263. Фәкыйрьләргә яки сораучыларга яхшы сүзләр әйтү һәм хата эшләре булса, гафу итү рәнҗетеп биргән садакага караганда яхшырак. Аллаһ сезнең үпкәләп яки рәнҗетеп биргән садакагызга мохтаҗ түгел, Ул бай һәм миһербанлы.

264. Ий мөэминнәр! биргән садакаларыгызны миннәт кылып яки рәнҗетеп биреп, сәвабын югалтмагыз! Рия белән биргән кешеләр – кәферләр кеби, алар Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанмыйлар, шулай да кешеләргә яхшы күренер өчен садака бирәләр. Рия белән яки рәнҗетү белән бирелгән садаканың мисалы – өстенә туфрак кунган шома таш кеби, яңгыр суы туфракны юып төшерә дә, таш тап-такыр булып, ялангач кала. Алар биргән садакаларының әҗеренә ирешергә һич кадир булмаслар. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне туры юлга күндермәс.

265. Аллаһ ризалыгын өстәп, сәвабын өмет итеп һәм сәваб булачагына күңелдән нык ышанып, Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүчеләрнең мисалы – эре яңгырлы явым яуган калку җирдәге тигез бакча кеби. Ул бакча башка бакчаларга караганда җимешне ике өлеш бирә. Әгәр ул бакчага эре яңгыр яумаса, вак яңгыр ява, һәрхәлдә яумый калмас. Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче. (Аллаһ риза булырлык итеп бирелгән дөрес садакага, эре яңгыр яуган бакчаның уңышы кеби, сәваб күп булыр. Кимчелекле итеп бирелгән садакага да, вак яуган яңгыр бакчаның уңышы кеби, аз булса да, һаман сәваб булыр).

266. Сезләрдән берәрегез яратырмы елгалар агып, хөрмә һәм йөзем җимешләре үсеп торган бакчаның булуын? Әлбәттә, яратырсыз. Шундый бакчаның хуҗасы картлыкка ирешеп, балалары үсеп җитмәгән – кечкенә булсалар, шул вакытта бу бакчаны утлы җил килеп көйдерсә, бакча хуҗасы яратырмы, шатланырмы? Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен баян итә, шаять фикерләп карарсыз!
Каталог: wp-content -> uploads -> 2013
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №21 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №2 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №6 хаттама
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Тақырыптың өзектілігі
2013 -> «Алаш» либералдық-демократиялық қозғалысы идеологиясының маңызд


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   56


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет