Ногмани Коръән Тәфсире



жүктеу 7.93 Mb.
бет7/56
Дата09.06.2018
өлшемі7.93 Mb.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   56


141. Аллаһ бу көнне шулай кылды мөэминнәрне гафу итеп, кәферләрне һәлак итәр өчен.

142. Ий мөэминнәр, җиңел генә җәннәткә керергә исәплисезме? Сезләрдән ислам динен куәтләр өчен кәферләр белән сугышкан һәм сугыш юлында төрле авырлыкларны күтәргән хак мөэминнәрне әллә Аллаһ белми дип уйлыйсызмы?

143. Дөреслектә өход сугышыннан элек Аллаһ юлында шәһид булуны теләдегез, менә инде үзегез теләгән үлемне күзегез белән күрдегез.

144. Мухәммәд һичкем түгел, мәгәр Аллаһуның хак рәсүледер. Әлбәттә, аңардан әүвәл күп рәсүлләр килеп киттеләр. Әгәр Мухәммәд г-м үлсә яки үтерелсә, сез сахәбәләр хак динне ташлап, әүвәлге батыл динегезгә кайтырсызмы? Бер мөэмин ислам динен ташлап әүвәлге батыл диненә кайтса, Аллаһуга зарар кыла алмас, мәгәр үзенә зарар кылыр, һәлак булыр. Ислам динендә булганы өчен шөкер итеп, Аллаһ юлында сугыш кылучыга Аллаһ бик тиз җәннәт нигъмәтләре белән хакын түләр.

145. Бернинди зат та Аллаһ тәгаен иткән вакыттан башка вакытта үлмәс, мәгәр һәркем Аллаһ билгеләгән сәгатьтә үләр. Бер мөселман дин белән яки бидеґәт гамәлләр белән дөнья малын кәсеб итсә, бирербез аңа дөнья малын әмма ахирәттә аңа һичнәрсә булмас. Бер мөселман дөрес гамәле белән ахирәтне кәсеб итсә, аңа бирербез ахирәттә җәннәт нигъмәтләрен исламга шөкер итеп Аллаһуга итагать иткән мөэминнәрне бик тиз җәннәт нигъмәтләре белән нигьмәтләндерербез.

146. Пәйгамбәр белән бергә Аллаһуга бирелгән күпме мөэминнәр сугышларга чыктылар. Алар сугышларның катылыгыннан ирешкән авырлыктан курыкмадылар, дошманның гаскәре күплегеннән зәгыйфьләнмәделәр вә гаҗизлек тә, мескенлек тә күрсәтмәделәр, бәлки гайрәт белән сугыштылар. Гайрәт белән сугышучыларны вә авырлыкны күтәрүче сабырларны Аллаһ сөяр.

147. Пәйгамбәрләргә ияреп сугыш кылган мөэминнәрнең сүзләре: "Ий Раббыбыз, гөнаһларыбызны һәм эшләребездә чиктән үтүләребезне ярлыка, сугыш сафларында аякларыбызны таза кыл һәм кәферләрне җиңәргә безгә ярдәм бир!"

148. Аллаһ аларга дөнья нигъмәтләрен бирде һәм ахирәтнең мәңгелек яхшы нигъмәтләрен дә бирде. Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәрне Аллаһ, әлбәттә, сөя.

149. Ий мөэминнәр, әгәр кәферләргә һәм монафикъларга итагать итсәгез, яки алар белән дус булсагыз, ул вакытта алар сезне иманыгыздан чыгарып, көферлеккә кайтарырлар. Хәсрәтләнүчеләрдән булырсыз.

150. Бәлки дөньяда һәм ахирәттә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһ үзе генәдер. Аңа гына итагать итеп, Аннан гына ярдәм сорагыз! Аллаһ ярдәмчеләрнең иң хәерлесе.

151. Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырбыз. (Өход сугышында мөшрикләр җиңсәләр дә, Аллаһ күңелләренә курку салгач, сугышны туктатып Мәккәгә кайтып киттеләр), Аллаһуга мәхлукны тиң кылуның дөреслегенә Аллаһудан дәлил иңдерелмәгән көйгә Аллаһуга мәхлукны тиң кылганнары өчен Аллаһ күңелләренә курку салды. Аларның кайтачак урыннары җәһәннәм утыдыр. Нинди кабахәт залимнәрнең кайтачак урыннары.

152. Дөреслектә Аллаһ сезгә биргән вәгъдәсендә торды. Өход сугышында башта мөшрикләрне үтердегез һәм куркытып качырдыгыз. Сез ике тау арасына саклык өчен пәйгамбәр тарафыннан куелган мөэминнәр, үзегез сөя торган мөшрикләрнең җиңелүен күргәч, урыныгыздан китү-китмәү хакында низагълаштыгыз һәм күбрәгегез пәйгамбәрнең рөхсәтеннән башка урыннарыгызны ташлап китеп, гөнаһлы булдыгыз, шул арада ике тау арасыннан мөшрикләрнең атлы гаскәре артыгыздан төште һәм куркып качкан мөшрикләр дә кире борылып килделәр. Сез ике арада кысылып калдыгыз, хәтта куркуга төштегез. Сездән өход сугышына табыш малын алыр өчен баручылар бар һәм ахирәтне өмет итеп Аллаһ ризалыгы өчен генә баручылар да бар. Пәйгамбәргә хыянәтле булганыгыздан соң мөшрикләрне җиңүдән сезне дүндерде, ягъни сезгә ярдәм бирмәде һәм тәкъва мөэминнәрне ачыклап күрсәтте. Барыгызны да сынар өчен Аллаһ шулай эшләде. Дөреслектә Аллаһ мөэминнәргә рәхмәт иясе.

153. Өход сугышында мөшрикләр җиңә башлагач, һичкемгә илтифат итмичә, пәйгамбәрне ташлап тауга качасыз, пәйгамбәр минем яныма җыелыгыз дип кычкырадыр, ә сез үлемнән куркып, һаман качасыз шуның өчен Аллаһ сезгә кайгы өстенә кайгы бирде. Беренче кайгы – тау арасын ташлап китүләре, икенче кайгы – сугыш каты барганда тауга качуларыдыр. Чөнки бу ике кайгы өчен соңыннан бик каты кайгырдылар. Бу ике кайгы сәбәпле сугышта җиңелүегез һәм табыш малын кулга төшерә алмавыгыз өчен, шулай ук шәһид булган яки яраланган кардәшләрегез өчен артык кайгырмавыгыз өчен Аллаһ шулай кылды. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдәр.

154. Өход кайгысыннан соң Аллаһ сезгә тыныч булган йокыны иңдерде, ул йокы Сезләрдән ихлас мөэминнәргә галиб булыр, алар тынычланып йокларлар, йокыдан соң кайгылары бетәр, куәтләре артыр, ул йокы Сезләрдән тәкъва таифәгә ирешер. Икенче таифә үзләрен хәсрәткә салды, Аллаһуга хаксыз наданлык занын кылу белән. Алар сугыш эшләреннән безгә ярдәм яки мал бармы диләр. Әйт: "Ярдәм вә мал, һәммәсе Аллаһ кулындадыр". Янә алар сиңа белдермәгән яман уйларын күңелләрендә саклыйлар, сугыш эшләрендә Аллаһудан безгә ярдәм булган булса, бу урында, әлбәттә, үтерелмәгән булыр идек диләр. Әйт: "Гәрчә өйләрегездә булсагыз да үлем белән тәкъдир ителгән кешеләр, әлбәттә, үтәчәк урыннарына чыгар иделәр". Аллаһ бу эшләрне кылды, күкрәк эчегездә булган начар уйларыгызны ачар өчен, һәм күңелләрегездәге наданлык занын ачып сезне гафу итәр өчен. Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче.

155. Мөселманнар вә мөшрикләр ґәскәре сугышыр өчен бер-берсенә каршы килгән заманда, сезләрдән артларына борылып китүче бер таифә мөселманнарның хата эшләре сәбәпле, шайтан аларны абындырды. Тәүбә истигъфарлары соңында Аллаһ аларны гафу итте. Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм миһербанлы.

156. Ий мөэминнәр, кәферләр кеби булмагыз, аларның монафикъ дуслары, сәүдә белән юлда йөргәндә яки сугышта үлүчеләре булса, өйдә торган дуслары әйтер: "Әгәр алар безнең белән бергә өйдә торсалар, үлмәс вә үтерелмәс иделәр", – дип. Ул монафикъларның күңеленә хәсрәт булсын өчен Аллаһ кәферләрдән шул сүзләрне әйттерде. Аллаһ тергезә һәм үтерә, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче.

157. Әгәр Аллаһ юлында үтерелсәгез яки үлсәгез, Аллаһ тарафыннан гафу ителү һәм рәхмәт кылыну әлбәттә хәерледер сезнең җыйган дөнья малыгыздан.

158. Әгәр үлсәгез яки үтерелсәгез дә кубарылып Аллаһуга барырсыз.

159. Ий Мухәммәд г-м, Аллаһуның рәхмәте белән өммәтеңә шәфкатьле булдың, әгәр каты күңелле булсаң, әлбәттә, синең тирәңнән качар иделәр. Сахәбәләрнең хата эшләрен гафу ит һәм алар өчен Аллаһудан ярлыкауны сора һәм дә зур эш булганда алар белән киңәш ит! Әгәр бер хәерле эшне ниятләсәң, Аллаһуга тәвәккәл итеп ниятләгән эшеңне эшлә, киңәшкә алданып буш калма! Аллаһ, әлбәттә, үзенә тәвәккәл итүчеләрне сөядер.

160. Әгәр Аллаһ сезгә ярдәм итсә, сезне җиңүче булмас. Әгәр ярдәм бирмәсә, җиңелүчеләрдән кылса, шуннан соң сезгә кем ярдәм бирер? Шулай булгач, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар!

161. Табыш малына хыянәт итмәк пәйгамбәргә һич дөрес булмас. "Өход сугышында сахәбәләр, табыш малын үзебез барып алмасак, пәйгамбәр бирмәс", – дип зан кылдылар. Бер кеше табыш малына хыянәт итсә, кыямәт көнендә шул малын күтәреп Аллаһу хозурына килер. Аннары һәрбер кеше кылган эше буенча тиешле җәзаны алыр, тиешсез җәза белән золым ителмәсләр.

162. Әйә берәү Коръән юлы белән Аллаһ ризасына иярсә, ул кеше Коръән хөкемнәрен бозып Аллаһуның ачуын кәсеп иткән кеше белән бертигез булырмы? Аллаһуның ачуын кәсеп иткән кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр.

163. Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәргә Аллаһу хозурында бөек дәрәҗәләр бар. Аллаһ мөэминнәрнең кылган эшен күрәдер.

164. Аллаһ мөэминнәргә үзләреннән пәйгамбәр күндереп зур нигъмәтләр бирде, пәйгамбәр мөэминнәргә Аллаһуның аятьләрен укыр, аларны мөшриклектән, бидеґәт гамәлләрдән вә башка нәҗесләрдән пакълар, дәхи Коръәнне һәм шәригать хөкемнәрен өйрәтер гәрчә алар Коръән иңмәс борын ачык адашуда булсалар да.

165. Әйә сезгә өход көнендә кайгы ирешкән булса, сез мөшрикләргә бәдер сугышында үзегезгә ирешкән кайгының ике өлешен ирештердегез түгелме? Бу кайгы безгә ни өчен иреште дисез, син аларга: "Бу кайгы үзегездән булды", – диген. Чөнки алар пәйгамбәр әмеренә хыйлафлык кылдылар. Әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер.

166. Ике гаскәр сугышыр өчен бер-берсенә юлыккан көндә сезгә ирешкән кайгы Аллаһ теләге белән булды. Чын мөэминнәрне белдерер өчен шулай кылды.

167. Янә монафикъларны мөселманнарга белдерү өчен шулай кылды. Аларга әйтелде: "Килегез, Аллаһ юлында сугышыгыз яки үзегезне яклап сугышыгыз", – дип. Монафикълар әгәр сугышның барлыгын белсәк, әлбәттә, сезгә ияреп сугышка чыгарбыз диләр, ләкин сугышның барын белгән көндә алар иман ягына караганда көферлек ягына якынырак иделәр. Шулай итеп алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән сөйлиләр. Аларның күңелләрендә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче.

168. Сугышка чыкмыйча өйдә калган монафикълар, сугышка чыккан кардәшләренә карата: "Әгәр алар безгә ияреп өйдә калган булсалар, әлбәттә, үтерелмәсләр иде", – диләр. Син әйт: "Әгәр үлем сезнең ихтыярда булса, үзегезгә килә торган үлемгә каршы торыгыз, хакны сөйләүчеләрдән булсагыз!"

169. Аллаһ юлында шәһид булган мөэминнәрне, үлекләр дип һич тә хисаб итмә! Бәлки алар терекләр һәм Раббылары хозурында ризыкланалар.

170. Аллаһ рәхмәт итеп биргән нигъмәтләр өчен аларның рухлары шатланучыдыр, һәм Аллаһ юлыңда бергә сугышып та үлми калган дин кардәшләренең дә рухлары алар янына кайтып җәннәттә бергә булачакларын Аллаһ аларга белдергәч, алар өчен дә шатланырлар, үзләренә дә вә үзләреннән соң яннарына барачак дин кардәшләренә дә курку һәм хәсрәт юклыгын белеп, янә шатланырлар.

171. Аллаһуның рәхмәтеннән вә фазыйләтеннән аларга нигъмәтләр булган өчен шатланырлар. Әлбәттә, Аллаһ хак мөэминнәрнең кылган изге гамәлләренең әҗерен җуймас.

172. Өход сугышында үзләренә кайгы вә яралану ирешкәннән соң Аллаһ вә расүл г-м сүзләрен кабул итеп, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылганнарына олы әҗерләр булыр.

173. Үтеп баручы кәрван кешеләре, мөселманнарга: "Мәккә мөшрикләре сезгә каршы күп ґәскәр хәзерләгәннәр, куркыгыз алардан, сугышмагыз", – диделәр. Мөшрикләрдән куркыгыз дигән сүз, мөселманнарның иманын арттырды һәм алар әйттеләр: "Ярдәм йөзеннән безгә Аллаһ җитәдер, Ул ни хуш вәкилдер", – дип.

174. Мөселманнар вәгъдә ителгән урынга барып Аллаһудан нигъмәт йөзеннән сугыш булмыйча, уңышлы сәүдә итеп күп мал белән сәламәт кайттылар, һәм Аллаһ разый булачак эшләрне кылдылар. Аллаһ яхшылыкка каршы күп яхшылык итүче олы фазыйләт ияседер. "Өход сугышыннан соң киләсе елда бәдердә сугышырбыз", – дип мөшрикләр мөселманнар белән вәгъдә кылышканнар иде. Мөселманнар гайрәт белән сугышабыз дип, вәгъдә ителгән вакытка бәдергә бардылар. Ләкин мөшрикләр, мөселманнарның гайрәтеннән куркып килмәделәр.

175. Дөреслектә сезне Мәккә мөшрикләре белән куркытучы Нагыйм шайтандыр, ул үзенең дуслары мөшрикләр вә монафикълар белән сезне куркыта. Әгәр ышанучылардан булсагыз, алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз!

176. Ий Мухәммәд г-м, надан ахмакларның көферлеккә ашыгулары сине хәсрәтләндермәсен. Дөреслектә алар Аллаһуга һич тә зарар итә алмаслар. Аллаһ аларның ахирәттә өлешсез булуларын тели һәм аларгадыр олы ґәзаб.

177. Дөреслектә иманны биреп кәферне алган кешеләр, бернәрсә белән дә Аллаһуга зарар итә алмаслар бәлки аларгадыр рәнҗетүче ґәзаб.

178. Кәферләр уйламасыннар Без аларга биргән мал һәм балалар үзләре өчен хәерле, дип. Без, әлбәттә, аларга мал һәм балаларны гөнаһларын арттырсыннар өчен генә бирәбез һәм аларга бирәбез хур итүче ґәзаб.

179. Ий монафикълар, Аллаһ мөэминнәрне сездә булган икейөзлелек халәтендә калдырыр булмады, хәтта нәҗес монафикъларны пакь мөэминнәрдән аерганга чаклы. (Яшерен йөрегән монафикълар өход сугышында аерылып фаш булдылар). Ий мөэминнәр, Аллаһ сезне монафикъларның яшерен эшләрен белүче кылмады. Ләкин Аллаһ үзенең рәсүлләреннән теләгәнен ихтыяр кылыр, аларның яшерен эшен пәйгамбәргә белдерер, аннары пәйгамбәр сезгә белдерер. Аллаһуга вә расүлгә ышаныгыз, әгәр ышансагыз һәм Аллаһуга тәкъвалек кылсагыз, сезгә олы әҗер булыр.

180. Рәхмәт итеп Аллаһ биргән малда саранлык кылучы кешеләр уйламасыннар саранлыклары үзләренә файда, дип. Бәлки саранлыклары үзләренә начарлыктыр, саранлык белән җыйган маллары тиздән кыямәт көнендә муеннарына чырналыр. Бит җирдәге вә күкләрдәге байлык Аллаһуныкы, һәм Аллаһ кылган эшләрегездән хәбәрдәр.

181. Аллаһ аларның сүзләрен ишетте, әйттеләр: "Аллаһ ярлы, әмма без бай", – дип. Тиз язарбыз әйткән сүзләрен, һәм хаксыз пәйгамбәрләрне үтерүләрен һәм әйтербез: "Татыгыз көйдерүче ґәзабны", – дип.

182. Бу ґәзаб сезгә үзегез кылган явыз эшегез сәбәпледер һәм Аллаһ бәндәләренә золым итүче түгел.

183. Пәйгамбәрләрне үтерүче яһүдләр әйтте: "Аллаһ безгә ґәһед кылды, һичбер пәйгамбәргә ышанмаска, хәтта ул пәйгамбәр корбан чалып, ул корбанны күктән ут иңеп ашаганга чаклы". Әйт: "Дөреслектә миннән элек сезгә ачык дәлилләр һәм сез сораган корбан белән пәйгамбәрләр килде. Ни өчен пәйгамбәрләрне үтердегез, әгәр корбан китерсәң, пәйгамбәреңә ышаныгыз дигән сүзегез дөрес булса?".

184. Әгәр сине ялганчы дисәләр, синнән әүвәлге рәсүлләрне дә ялганчы санадылар, ул расүлләр ачык аңлатма һәм галәмәтләр вә күңелләрне нурландыручы китаплар белән килде.

185. Барча кеше үлем ачысын татучы һәм кыямәт көнне гамәлләрегезгә карата сезгә әҗерләрегез, әлбәттә, бирелер. Берәү җәһәннәм ґәзабыннан ерак ителсә һәм җәннәткә кертелсә, дөреслектә ул кеше өстенлеккә иреште. Дөнья тереклеге кешеләрне алдаудан башка нәрсә түгел.

186. Малларыгызда бәла-каза күреп, үзегез дә бәла-казага очрап, әлбәттә, сыналырсыз, һәм сездән элек китап бирелгән кешеләрдән вә динсезләрдән, әлбәттә, мәсхәрә кыла торган сүзләрне күп ишетерсез. Әгәр боларның барына да сабыр итеп чыдасагыз һәм Аллаһуга тәкъвалек кылсагыз, әлбәттә, бу эш бик олы мөһим эшдер.

187. Аллаһ китап әһелләреннән ґәһед алды, китаптагы Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерерсез һәм бер хөкемне дә яшермәссез, дип. Алар ґәһедләрен һәм кешеләргә китаптагы Аллаһ хөкемнәрен ирештерү бурычларын артларына ыргыттылар, шуның өчен кешеләрдән аз акча алдылар. Аллаһ хөкемнәрен дөнья малына алыштырып сәүдә итүләре, нинди кабахәт сәүдәдер.

188. Аллаһ хөкемнәрен бозучыларны вә дөнья малы өчен Аллаһ хөкемнәрен яшерүчеләрне Аллаһ ґәзабыннан котылырлар дип һич тә уйлама һәм эшләмәгән эшләре өчен мактанучыларны да, ягъни без мөселманбыз дип мактаналар, ләкин Коръән белән гамәл кылмыйлар, аларны Аллаһ ґәзабыннан котылырлар дип уйлама! Аларгадыр рәнҗеткүче ґәзаб.

189. Җир вә күкләр байлыгы Аллаһ байлыгыдыр, һәм Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер.

190. Дөреслектә җир вә күкләрнең төзелешендә һәм төн илә көннең бер-берсенә хыйлаф булышында гакыл ияләренә Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә ышанырга, әлбәттә, көчле дәлилләр бар.

191. Ул гакыл ияләре, намаз укырлар, намаздан башка вакытта да Аллаһуны зекер итәрләр баскан, утырган вә яннарына яткан хәлдә, дәхи җир, күкләрнең төзелеше хакында гакылларын эшләтеп, фикерләрен йөртерләр: "Ий Раббыбыз бу төзелешне Син максатсыз бушка гына төземәдең. Мактау сиңа, Син барча кимчелектән пакьсың! Безләрне ут ґәзабыннан сакла!

192. Ий Раббыбыз, бер кешене җәһәннәм утына салсаң, дереклектә Син аны һәлак иттең. Залимнәрнең ярдәмчесе юк.

193. Ий Раббыбыз, шиксез, ишеттек иманга чакыручы Коръән сүзләрен, "Раббыгызга ышаныгыз", – дип чакыруын, әлбәттә, ышандык. Ий Раббыбыз, гөнаһларыбызны ярлыкагыл һәм яхшы эшләребезне начар эшләребезгә кәффарәт ит һәм изге кешеләр җөмләсеннән үтер!

194. Ий Раббыбыз, рәсүлләрең аркылы безгә вәгъдә иткән җәннәтне дә бир һәм кыямәт көнне безләрне хур кылмагыл! Син, әлбәттә, вәгъдәңне бозмыйсың".

195. Аллаһ мөэминнәрнең сорауларын кабул итте, Сезләрдән гамәл кылучының гамәлен Мин, әлбәттә, юкка чыгармыйм, ул гамәл кылучы кирәк – ир, кирәк – хатын булсын, гамәлдә барыгыз да бертигезсез. Гамәлләре кабул булуга лязем кешеләр, дин өчен күчеп киттеләр, өйләреннән кәферләр тарафыннан чыгарылдылар, Минем юлымда күп җәфа чиктеләр, мөшрикләрне үтерделәр һәм үзләре дә үтерелделәр. Әнә шундый мөэминнәрнең гөнаһларын, әлбәттә, җуярмын һәм аларны асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертермен, бу аларга, яхшылыкларына күрә, Аллаһудан изге җәзадыр. Нигъмәтләрнең иң күркәме, әлбәттә, Аллаһ хозурында.

196. Сине, әлбәттә, алдамасын кәферләрнең шәһәрдән-шәһәргә йөреп сәүдә итүләре. Ягъни, дөнья малына кызыгып, ахирәт гамәленә кимчелек китермә!

197. Кәферләр кызыккан дөнья малы, вакытлыча файдаланачак бик аз нәрсәдер. Ахирәттә аларның урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр.

198. Ләкин Раббыларына гөнаһлы булудан сакланган тәкъва мөэминнәргә – асларыннан елгалар агучы җәннәтләр, алар анда мәңге калырлар, бу нигъмәт Аллаһудан иңдерелгән нигъмәтләрдер. Аллаһу хозурында булган нигъмәтләр изгеләр өчен хәерледер.

199. Китап әһелләреннән Аллаһуга, сезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм үзләренә иңдерелгән китапка ышанучылары, әлбәттә, бар. Ягъни Коръән белән гамәл кылучылар. Алар түбәнчелек белән Аллаһуга нык бирелүчеләр, Аллаһуның аятьләрен дөньяның аз акчасына сатмаслар. Ягъни дөнья малы өчен Коръән хөкемнәрен бозмаслар. Әнә шул кешеләрнең әҗерләре Раббылары хозурындадыр. Бит Аллаһ тизлек белән хисап итүче.

200. Ий мөэминнәр! Тормыш авырлыкларына, дин мәшәкатьләренә, төрле казаларга һәм дошманнарның һөҗүмнәренә сабыр итегез! Нинди генә авырлыклар килсә дә, ул авырлыкларны бергәләп күтәрегез, чыдамлы-сабыр булыгыз, динегезне саклауда берләшеп, дошманга каршы бик таза торыгыз һәм Аллаһудан куркыгыз, шаять өстенлек табарсыз!
[4] НИСА (ХАТЫННАР) СҮРӘСЕ – 176 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир–рахим.

1. Ий кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәм г-мнең үзеннән хатын яратты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз ки үзегез, Ул – Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен бир, сүземне тыңла, дисез, шулай булгач, Аллаһуны зурлагыз вә якын кардәшләр хакыннан сакланыгыз! Бит Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче.

2. Ятимнәр малын үзләренә бирегез, ләкин яхшы малга начар мал кушып бирмәгез һәм үз малларыгызга кушып ятимнәр малын ашамагыз! Дөреслектә ятимнәр малын ашау зур гөнаһтан саналды.

3. Ятимнәрне гаделлек белән тәрбия кылырга курыксагыз, ятим булган кызлардан күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: икешәр, өчәр һәм дүртәр кылып, әгәр гаделлек кыла алмабыз дип курыксагыз, фәкать берне генә никахланыгыз, әгәр бергә дә гаделлек кыла аямасагыз, ул вакытта сатып алган кәнизәләрегез җитәр. Югарыдагы хөкемнәр ышанычлырактыр хактан үтеп китмәвегез өчен.

4. Сөйләшеп, ризалык белән бирергә өстегезгә алган мөһерне хатыннарыгызга бирегез, әгәр хатыннарыгыз риза булып, мөһердән бер өлеш бирсәләр, рәхәтләнеп ашагыз.

5. Малларыгызны диваналарга бирмәгез, ягъни акча белән файдалана белмәгән кешегә акча бирмәгез, бит Аллаһ сезгә дөнья малын көн күрү өчен бирде, исрафтан сакланыгыз, ул диваналарны ашатыгыз, киемнәр кидерегез, яхшылап тәрбияләгез һәм йомшак сүзләр әйтегез!

6. Ятимнәрнең гакылларын тәҗрибә кылыгыз никахланырга яраклы булганга чаклы, аларның гакыллары камилләшкәнен күрсәгез, малларын үзләренә кайтарып бирегез. Хыянәт вә мәкер юлы белән ятимнәр малын ашамагыз. Бай кеше сакларга алган ятимнәр малын аз гына да ашамасын. Ятимнәр малын сакларга алган кеше фәкыйрь булса, инсаф белән зарурат кадәр генә ашасын. Ятимнәр малын үзләренә тапшырганда шәһитләр алдында тапшырыгыз. Бит һәркемнең гамәлен белеп хисан кылырга Аллаһ үзе җитәдер.

7. Ата-анасы вә якын кардәшләре калдырган малдан ирләргә өлеш булыр, вә хатыннарга да ата-анасы вә якын кардәшләре калдырган малдан өлеш булыр, мал күп булса да, аз булса да. Калган малны тиешле кешеләргә тапшыру диндә фарыз булды.

8. Үлгән кешенең малын бүлгәндә мирас малыннан өлеше булмаган ятимнәр, мескеннәр һәм якын кардәшләр килсәләр, аларга да күңелләре хушланырлык мал бирегез һәм аларга күркәм сүзләр әйтегез.

9. Ятимнәр малын ашаудан курыксыннар шул кешеләр, әгәр үзләреннән загыйф яки сабый бала калса, үзләренең балалары өчен калган малны залимнәр ашавыннан куркыр иделәр. Аллаһудан курыксыннар, ятимнәр малын ашамасыннар.

10. Бидеґәть гамәлләрне сәбәп итеп, яки башка золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр ахирәттә, әлбәттә, карыннарына утны ашарлар һәм бик тиз җәһәннәм утына керерләр.

11. Аллаһ балаларыгыз хакында булган мирасны бәян итәдер, үзегез үлеп, балаларыгыз калганда, ир балага хатыннарга биргәннең ике өлеше бирелер. Әгәр бар да хатын булып икедән артык булсалар, аларга малның өчтән ике өлешен бирелер, әгәр бер генә кыз булса, аңа калдырган малның яртысы бирелер. Әгәр мәетнең баласы яки баласының баласы булса, мәетнең ата-анасына һәрберсенә калдырган малның алтыдан бер өлеше тияр. Әгәр мәетнең баласы булмаса, ата-анасы варис булыр, анага өчтән бер өлеше, калганы атага булыр. Әгәр мәетнең бер туган кешеләре булса, анасына алтыдан бер өлеш тияр. Мәетнең әйткән васыятен вә бурычларын үтәгәннән соң гына мирас малы бүленер. Ата-ана һәм угылларыгызның кайсылары сезгә якынырак файда итү йөзеннән сез белмисез һәм кайсысына күпме мал тиешле икәнне дә белмисез. Әлбәттә, Аллаһ белеп хөкем итүче.

12. Әгәр хатыныгыз үлеп, малы калса, баласы булмаса, калган малның яртысы сезгә булыр. Әгәр баласы булса, калган малның сезгә дүрттән бере тияр, васыятьләрен вә бурычларын үтәгәннән соң. Калдырган малыгыздан хатыныгызга дүрттән бере тияр, әгәр балагыз булмаса. Әгәр балагыз булса хатыныгызга калдырган малның сигездән бере тияр, әйткән васыятегезне вә бурычларыгызны үтәгәннән соң. Әгәр мирас алачак ир яки хатын "кәләлә" булсалар, ягъни атасыз, анасыз һәм баласыз булсалар, аларның бер туган ир яки кыз кардәшләре булса, ир кардәшенә дә, кыз кардәшенә дә алтыдан бере тияр. Әгәр үлгән кешенең бер туган кардәшләре икедән артык булса, мәеттән калган малның өчтән бер өлеше һәммәсенә тигез бүленер, васыятьләрен вә бурычларын үтәгәннән соң гаделлек белән. Мирас малын Коръән күрсәткәнчә бүлү Аллаһудан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә миһербанлы.

13. Мирас малы хакындагы хөкемнәр Аллаһуның сызган чигедер. Берәү Аллаһуга һәм Аның рәсүленә итагать итсә, Аллаһ аны асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертер, алар анда мәңге калырлар. Моңа ирешү – өстенлекнең иң олысыдыр.

14. Берәү Аллаһуга вә рәсүленә карышып гасый булса, һәм Аллаһ чигеннән үтеп китсә, Аллаһ аны җәһәннәмгә кертер мәңге калганы хәлдә һәм аңадыр рисвай итүче газап.

15. Ий мөэминнәр! Хатыннарыгыздан бер хатынның зина кылганлыгы беленсә, үзенә белдермичә күзәтегез вә үзегездән дүрт гадел ирне шаһит итеп билгеләгез, ул хатынның эшен ачыклар өчен. Әгәр зина кылулары дөресләнсә, аларны үлгәннәренә чаклы, яки Аллаһудан берәр хөкем килгәнче, төрмәгә бикләгез!

16. Зәкәрле вә фәҗерле ике кеше зина кылсалар, аларга хурландыра торган сүзләр әйтегез. Әгәр тәүбә итсәләр вә бу эшләрен кабатламаска сүз бирсәләр, аларга газап бирүдән тыелыгыз! Шиксез Аллаһ тәүбәне кабул итүче һәм рәхмәт кылучы булды.

17. Наданлык белән хәрам эшләрне эшләгән кешеләр өчен тәүбә итмәк Аллаһуга һәм Аллаһудан гына гафу сорау һәм дә Аңа итагать итеп төзәлү һәркемгә фарыздыр. Хәрам эшләрне эшләүчеләр яки фарыз гамәлләрне калдыручылар, тизлек белән тәүбә итеп төзәлсәләр, шул кешеләрне Аллаһ гафу итәр. Аллаһ хәким һәм белүче.
Каталог: wp-content -> uploads -> 2013
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №21 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №2 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №6 хаттама
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Тақырыптың өзектілігі
2013 -> «Алаш» либералдық-демократиялық қозғалысы идеологиясының маңызд


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   56


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет