Ногмани Коръән Тәфсире



жүктеу 7.93 Mb.
бет9/56
Дата09.06.2018
өлшемі7.93 Mb.
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   56


85. Бер мөэмин, авырлыкта калган яки хаксыз җәберләнгән мөэминнәргә ярдәм итсә, аларга шәфкатьле сүзләр әйтсә, үзенә дә кылган изгелеге хәтле өлеш булыр. Вә бер кеше хаксыз мөэминнәргә нинди булса да зарар ирештерсә, үзенә дә шул хәтле зарар ирешер. Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитә торган булды.

86. Ий мөэминнәр! Әгәр сезгә берәүдән бүләк бирелсә, бүләк бирүчегә артыграк бүләк бирегез, яки үзегез алган бүләк хәтле бирегез! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне хисап кылучы. (Бүләкнең һәр мөэмин өчен мөмкин һәм лязем булганы сәлам бирү һәм кайтарудыр).

87. Аллаһудан башка Илаһә-мәгъбуд юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Кыямәтнең булачагында һич тә шик юк, ул көндә Аллаһ, әлбәттә, сезне хөкем итәр өчен җыяр. Аллаһудан да дөресерәк сөйләүче бармы? Әлбәттә, юк! Аллаһуның "кыямәт була" диген сүзе, әлбәттә, карар кылынган сүздер.

88. Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, монафикълар турында икегә бүленәсез? Аллаһ аларны мөселман булганнарыннан соң монафикълык кылганнары сәбәпле әүвәлге көферлекләренә кайтарды. Ий мөэминнәр! Аллаһ адаштырган кәферләрне, яки монафикъларны туры юлга күндермәкче буласызмы? Юк, күндерә алмассыз! Аллаһ бер кешене адаштырса, ул кешегә туры юлны тапмассың!

89. Ул монафикълар үзләре имансыз булганнары кеби, сезнең дә имансыз булуыгызны телиләр. Әгәр аларга иярсәгез, алар белән бертигез кәфер булыр идегез, шулай булгач, алардан һичкемне дус тотмагыз! Исламны кабул итеп, динне куәтләр өчен һиҗерәт иткәннәренә чаклы. Әгәр ул монафикълар тәүбә итеп, чын мөселман булудан баш тартсалар, аларны кайда тапсагыз, шунда тотып үтерегез! Чөнки үзләре шулай эшлиләр. Кәферләрне һәм монафикъларны һич тә вәли һәм дә ярдәмче итеп алмагыз!

90. Мәгәр алар белән сезнең арада сугышмау солыхы булган кәферләрне үтермәгез, шулай ук кәферләрне яклап сезгә каршы сугышуны һәм сезне яклап кәферләргә каршы сугышуны да мәкрөһ күрүдән күңелләре тарыгып, синең яныңа килгән, бер якка да катнашмыйча сугышсыз торырга теләгән кешеләрне дә үтермәгез! Әгәр Аллаһ теләсә иде, бер якка да катнашмый торган кәферләрнең күңеленә сезнең белән сугышу теләген салыр иде, ул вакытта алар, әлбәттә, сезнең белән сугышыр иделәр. Ул кәферләр сездән аерылгач, сезгә каршы сугыш кылмасалар һәм сезнең белән сугышмаска солых төзесәләр, Аллаһ ул кәферләр зарарына йөрергә сезгә юл ачмады.

91. Ий мөэминнәр! Икенче төрле кәферләрне дә табарсыз, алар, ышанычлы булган булып, сезне тынычландырырга тырышырлар һәм үз кавемнәренә дә ышанычлы булуны теләрләр. Һәркайчан алар көферлеккә яки мөселманнар белән сугышырга чакырылсалар, әлбәттә, кайтып төшәрләр көферлеккә һәм мөселманнар белән сугышырга. Әгәр ул кәферләр сездән аерылып ерак китмәсәләр, сезнең белән сугышмаска солых төземәсәләр һәм сугыштан кулларын тыймасалар, ул вакытта аларны кайда очыратсагыз, шунда тотып үтерегез! Сезнең белән һәрвакыт сугышырга теләгән кәферләр зарарына сезгә тулысынча ирек бирдек, ягъни үзләре сугышны теләгәч – сугышыгыз алар белән һәм үтерегез!

92. Бер мөэминнең икенче мөэминне үтермәге һич тә дөрес булмас, мәгәр хаталык илә үтерсә кәффәрәт лязем булыр. Бер мөэмин хаталык илә бер мөэминне үтерсә, кәффәрәте – мөэмин булган бер колны азат итүдер һәм үтерелгән мөэминнең Варисләренә кан хакын түләүдер, мәгәр варислар гафу итсәләр, бернинди җәза бирелми. Әгәр хаталык белән үтерелгән кеше дошманыгыз булган кавем эчендәге мөэмин булса, кәффәрәте – бер мөэмин колны азат итмәктер. Әгәр хаталык белән үтерелгән кеше сугышмаска арагызда солых төзелгән кәферләрдән булса, кәффәрәте – үтерелгән кешенең варисларына кан хакын түләү һәм бер мөэмин кол азат итүдер. Әгәр үтерүченең кан хакын, яки кол азат итәргә көче җитмәсә, тоташтан ике ай ураза тотмактыр Аллаһ аның гөнаһын гафу итсен өчен. Аллаһ һәрнәрсәне белүче, гаделлек белән хөкем итүче булды.

93. Бер мөэмин хатасыз, хаслап, бер мөэминне үтерсә, аның җәзасы – мәңге калганы хәлдә җәһәннәмдер, Аллаһ аңа ачуланды вә ләгънәт кылды һәм аңа олы ґәзаб әзерләде.

94. Ий мөэминнәр! Әгәр Аллаһ юлында сугышта йөрсәгез акырынлык илә ачыклагыз, кешеләрне яхшылап таныгыз, сәлам биреп, үзегезгә итагать иткән кешегә: "Син мөэмин түгел", – димәгез һәм дөнья малына кызыгып, аны үтермәгез! Бит Аллаһ кулындадыр күп ганимәтләр. Башта үзегез дә шундый идегез, Аллаһ сезгә ингам кылды һиҗерәт итеп, чын мөселман булу белән ачыкландыгыз, шулай булгач, ныклап тикшерегез, гафиллек белән мөэминне үтермәгез! Дөреслектә Аллаһ сезнең, кылган эшләрегездән хәбәрдар булды.

95. Гозерсез сугыштан калган мөселманнар, җаннары һәм тәннәре белән Аллаһ юлында сугышкан мөселманнар белән бертигез булмаслар. Җаннары һәм маллары белән Аллаһ юлында сугышкан мөселманнарны, Аллаһ гозерсез сугыштан калган мөселманнардан дәрәҗәдә артык итте. Аллаһ иманлы мөселманнарның һәммәсенә дә әҗерне яки җәннәтне вәгъдә итте һәм Аллаһ юлында сугышкан мөселманнарны, өйдә калган мөселманнарга караганда олы әҗер бирү белән артык кылды.

96. Аллаһ аның юлында сугышканнарга күп дәрәҗәләр бирде, гөнаһларын гафу итте, үзләренә рәхмәт кылды. Аллаһ үзенә итагать иткән мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт кылучы булды.

97. Дин өчен һиҗерәт итү лязем булып та, һиҗерәт итмичә, үзләренә золым кылган кешеләрнең рухларын алучы ґәзаб фәрештәләре әйтерләр: "Ни булды сезгә, динегез бик зәгыйфь", – дип. Ул кешеләр әйтерләр: "Без кәферләр кулында гаҗиз булдык, шул сәбәпле динебездә күп кимчелекләр кылдык", – дип. Ґәзаб фәрештәләре әйтте: "Әя Аллаһ җире сезгә киң иде түгелме? Сезгә дин иркен урынга күчеп китү лязем иде, ни өчен күчмәдегез?" – дип. Күчәргә мөмкинлекләре була торып та, дин өчен күчмәгән кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр. (Әгәр торган җайда дингә тарлык булса, көче җиткән кешегә иркен урынга күчү фарыздыр).

98. Мәгәр күчәргә көче җитмәгән зәгыйфь ирләргә, хатыннарга һәм балаларга күчмәгән өчен җәһәннәм ґәзабы булмас, алар торган җайларында кәфер кулыннан котылырга хәйлә тапмасалар, яки күчеп китәргә ничек тә көчләре җитмәсә.

99. Бу гозерле кешеләрне Аллаһуның гафу итүе бик өметледер, Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы булды.

100. Бер мөэмин Аллаһ юлында, дин өчен һиҗерәт итсә, барган җаенда диндә вә тормышта киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. (Һиҗерәт турында аятьләр иңгәч, Мәккәдә сырхау булып калган бер сахәбә күп акча биреп Мәдинәгә хәтле күтәреп баручыларны яллады, ләкин Мәдинәгә барып җитә алмыйча, юлда вафат булды. Бу аять аның хакында инде). Бер мөэмин Аллаһ юлына, рәсүле янына китмәк өчен өеннән юлга чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә аның әҗере Аллаһ хозурында сабит булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды.

101. Ий мөэминнәр! Озын, мәшәкатьле сәфәрдә булсагыз, кәферләрнең сезне үтерергә һөҗүм итәчәкләре күренеп торганда, намазлыгыгызны кыскартып укуда сезгә гөнаһ юктыр. Кәферләр, әлбәттә, сезгә ачык дошманнардыр. (Куркынычлар һәм күтәрә алмаслык авырлыклар булмаганда, мосафирларга намазны кыскартып уку дөрес булмыйдыр.)

102. Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сугыш сәфәрендә сахәбәләр арасында булып, намаз укытсаң, сахәбәләр икегә бүленеп, бер яртысы коралларын алып, намаз сафына бассыннар, бер рәкәґәт укыгач, артыгыздагы дошман каршысына килсеннәр, аннары сахәбәләрнең намаз керешмәгән икенче яртысы синең белән намаз укысыннар, үзләрен саклый торган һәм сугыша торган коралларын үзләренә тагып укысыннар. (Расүл г-м сахәбәләрнең икенче яртысы белән ике рикәґәт укыды, аннары әүвәл бер рикәґәт укыган сахәбәләр белән тагын бер рикәґәт укыды. Шулай итеп, рәсүл г-мнең дүрт рикәґәт, сахәбәләрнеке икешәр рикәґәт булды). Кәферләр сезнең коралларыгыздан һәм малларыгыздан гафил булуыгызны теләп торалар һәм, аңсыздан, сезнең өстегезгә һәммәсе бергә һөҗүм итмәкче булалар. (Кәферләр киңәш иттеләр: "Мөселманнарга намаз укыган чакларында һөҗүм итик! Намаз укыганда яннарында корал булмый", – дип. Шуның өчен Аллаһ: "Сугыш сәфәрендә намаз укыганда коралланып укыгыз", – диде). Әгәр сезгә сугыш сәфәрендә яңгырдан җәфа ирешсә, яки сырхау булсагыз, ял иткән чакта коралларыгызны һәм калканнарыгызны куеп торуда сезгә гөнаһ юктыр. Лязем булганда сугыш коралларыгызны алыгыз! Дөреслектә Аллаһ кәферләргә хур итүче ґәзабны әзерләде.

103. Әгәр сәфәрдә чакта, яки сырхау булганда намазларны үтәсәгез, Аллаһуны зекер итегез намазда басып, утырып һәм уң як кабыргага ятып. Әгәр кыенлыктан имин булсагыз, өйдә дә, сәфәрдә дә намазларыгызны ашыкмыйча, шартларын җиткереп үтәгез! Дөреслектә намаз вакыты билгеләнгән фарыз гамәл итеп йөкләтелде. (Намазларны вакытында үтәмәгән кеше Аллаһ ґәзабыннан имин була алмас).

104. Кәферләр белән сугышканда зәгыйфьлек һәм куркаклык күрсәтмәгез! Бәлки батырлык һәм гайрәтлекне күрсәтегез! Әгәр сугышта җәрәхәтләнгән булсагыз, сезнең кеби кәферләр дә җәрәхәтләнделәр. Сез кәферләр өмет итмәгән нәрсәне Аллаһудан өмет итәсез, ягъни аның ярдәмен, ризалыгын һәм җәннәтен өмет итәсез һәм өмет итегез! Аллаһ белүче, хөкемче булды.

105. Әлбәттә, без сиңа Коръәнне хаклык белән иңдердек, кешеләр арасында Аллаһ теләгәнчә гадел хөкем итмәклегең өчен. Шулай булгач, һәрбер хәлдә хыянәтчеләрне яклап, алар файдасына дәгъвәче булмагыл!

106. Янә Аллаһуның ярлыкавын сора! Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы, рәхмәт кылучы булды.

107. Янә үзләренә хыянәт иткән кешеләрне һәм ялганчыларны яклап тартышма, аларның эшен дөрескә санама! Бит Аллаһ хыянәтче гөнаһкәр кешеләрне һич тә сөйми.

108. Хыянәтче кешеләр урлаган әйберләрен яки башка яман эшләрен кешеләрдән яшерәләр, ләкин Аллаһудан яшерә алмаслар, хәлбуки аларның хыянәтләрен карап торыр өчен Аллаһ алар белән бергәдер, кич белән Аллаһ риза булмый торган сүзләрне сөйләгән вакытларыңда. Әлбәттә, Аллаһ хыянәтчеләрнең эшләрен чорнап алучы.

109. Ий сез ошбу хыянәтче, ялганчы монафикъларны яклаучылар! "Аларның гаебе юк", – дип хакка каршы тартыштыгыз дөньяда. Ахирәттә аларны яклап, Аллаһ белән кем тартышыр? Яки аларны химая кылыр өчен кыямәт көнендә алар файдасына кем вәкил булыр? Юк! Аларны яклаучы булмас!

110. Берәү яман эшләр кылса яки үзенә золым итсә, соңыннан тәүбә итеп Аллаһудан ярлыкауны сораса, әлбәттә, Аллаһуны ярлыкаучы һәм шәфкать итүче табар.

111. Берәү гөнаһны кәсеп итсә, фәкать үзе өчен зарарны кәсеп иткән буладыр. Бит Аллаһ гөнаһ кылучыны белеп хөкем итүче булды.

112. Янә берәү хаталыкларны вә гөнаһларны күп кәсеп итсә, соңра гаепсез кешеләрне төһмәт кылса, ягъни үзенең гаебе белән башкаларны гаепләргә тырышса, дөреслектә ул ачык боһтанны һәм зур гөнаһны йөкләп алды.

113. Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сиңа Аллаһуның фазылы һәм рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, монафикълардан бер фирка сине гадел хөкемнән адаштырырга теләделәр. Әгәр Аллаһ вәхи белән эшнең серен ачмаган булса, әлбәттә, адашкан булыр идең, ләкин Аллаһ ирек бирмәгәч, алар сине адаштыра алмадылар, мәгәр үзләрен адаштырдылар һәм алар сиңа һичнәрсә дә зарар итә алмаслар. Аллаһ сиңа Коръән һәм хикмәт иңдерде вә белмәгәнеңне белдерде һәм Аллаһуның юмартлыгы сиңа бик олы булды.

114. Монафикъларның һәм башка инсафсыз кешеләрнең нәфесләре теләгәнчә үзара күп сөйләшүләрендә, әлбәттә, хәер-файда юктыр, мәгәр берәү мохтаҗларга, Аллаһ юлына садака бирергә кешеләргә әмер бирсә, яки яман эшләрдән тыеп, яхшы эшләргә өндәп әмер бирсә, яки кешеләр арасын төзәтергә, яхшыртырга өндәп әмер бирсә, әнә шул кешенең сүзләреңдә хәер һәм файда бардыр. Әйтелгән бу хәерле эшләрне бер мөэмин Аллаһ ризалыгына гына өстәп эшләсә, без аңа тиздән олы әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирербез.

115. Берәү яңа Коръән дәлилләре белән туры юл күрсәтелеп шәригать хөкемнәре өйрәтелгәннән соң расүлгә хилафлык эшләгән эшләрне эшләсә (мөселман булмаган кешеләр кирәк яһүд, насара булсын, кирәк дәһриләр булсын, диндә аларга итагать итү, аларның юлына керү һәм аларның ґәдәтләрен үзләштерү – мөселманнарга хәрамдыр), бу эшләрне берәү ихтыяр итсә, риза булып шул юлга керсә, әлбәттә, аның күңелен шул юлга беркетербез, аннары шул юл белән җәһәннәмгә барып керер. Ул җәһәннәм кайтачак урынның нинди яманыдыр.

116. Аллаһу тәгалә, әлбәттә, үзенә тиңдәшлек кылуны ярлыкамас, мәгәр тиңдәшлек кылу гөнаһыннан башка гөнаһны үзе теләгән кешедән ярлыкар. Берәү кемнедер, нәрсәнедер Аллаһуга тиңдәш кылса, ул кеше хактан бик ерак адашу белән адашты.

117. Мөшрикләр Аллаһуга гыйбадәт кылмаслар, мәгәр җансыз нәрсәләргә гыйбадәт кылырлар, янә алар гыйбадәт кылырлар Аллаһуның рәхмәтеннән сөрелгән шайтанга.

118. Аллаһ шайтанны ләгънәт кылды – рәхмәтеннән сөрде. Шуннан соң Иблис әйтте: "Ий Раббым, бәндәләреңнән миңа насыйп булган өлешне алырмын, аларны үземә ияртермен", – дип.

119. Әлбәттә, аларны адаштырырмын һәм күңелләренә төрле батыл, ялган сүзләрне салырмын, янә хайваннарыгызның колакларын кисегез, дип, әмер бирермен – кисәрләр, янә Аллаһ төзегән мәхлукларны үзгәртегез, дип әмер бирермен – үзгәртерләр. Берәү Аллаһ хөкемнәрен куеп, шайтан хөкемнәренә иярсә, аны үзенә вәли итеп алса, дөреслектә ул кеше ачык һәлак булу белән һәлак булды, мәңгегә хәсрәттә калды.

120. Шайтан үзенә ияргәннәрне фәкыйрьлек белән куркытыр. ("Фәкыйрьләргә мал бирмәгез! Аларның фәкыйрьлеге сезгә йогар", – дип куркытыр. Шайтан кулына төшкән кешеләр фәкыйрьләргә ярдәм итә алмаслар). Шайтан үзенә иярткән кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытмас, мәгәр төрле юллар белән аларны алдар.

121. Шайтанга ияргән кешеләрнең урыны җәһәннәм, алар аннан котылырга һич юл тапмаслар.

122. Иман китереп, Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылучыларның җимеш агачлары астыннан елгалар агучы җәннәтләргә тиздән кертербез, алар анда мәңге калырлар. Аллаһуның вәгъдәсе хак, сүз сөйләүдә кем Аллаһудан да дөресрәк сөйләр?

123. Ий мөэминнәр! Эш бөтенләй сез теләгәнчә булмас һәм китап әһеле яһүд вә насара теләгәнчә дә булмас. Ягъни нәфесе кушканны эшләп һичкем һидәятле дә, җәннәтле дә була алмас, мәгәр Аллаһ кушканнарны эшләп кенә һидәятле һәм җәннәтле булыр. Берәү явыз эшләр кылса ягъни Аллаһуга итагать итмәсә, шул явызлыгы белән җәза кылыныр, Аллаһудан башка аңа вәли һәм ярдәмче табылмас.

124. Берәү чын мөэмин хәлеңдә изге гамәлләр кылса, кирәк – ир булсын, кирәк – хатын булсын, алар җәннәткә керерләр һәм җеп очы хәтле дә золым кылынмаслар.

125. Берәү йөзен Аллаһуга тәслим кылса, ягъни ислам юлы белән Аллаһуга тапшырылса һәм Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылса, аннары Ибраһим диненә ияреп, хаклык тарафына ныклап юнәлсә, әнә шул кешенең диненнән дә күркәмрәк дин булырмы? Бит Аллаһ Ибраһимне үзенә дус итеп алды.

126. Җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр һәммәсе Аллаһ мөлкедер һәм Аллаһ һәр нәрсәне чорнап алучы.

127. Ий Мухәммәд г-м, синнән хатыннарның мирасы хакында фәтва сорыйлар, син аларга әйт: "Хатыннарның мирасы хакында Аллаһ үзе фәтва бирә һәм ятим булган хатыннарның фарыз булган өлешләрен бирмисез, шул хакта укылган аятьләр фәтва бирә", – дип. Дәхи ятим хатыннарны ирләргә никахландырмыйсыз, шул хатыннарның һәм зәгыйфь балаларның мирасы хакында һәм дә ятим балалар хакында гадел булырга Коръән фәтва бирәдер", – дип әйт! Әгәр хәерле эшләрдән, изге гамәлләрдән кылсагыз, Аллаһ, әлбәттә, аны белүче булды.

128. Әгәр бер хатын иренең бизгәнен яки талак кылырга теләгәнен сизсә, бу хатын белән иренең арасын төзәтеп дуслаштыруда гөнаһ юктыр. Килешү, гафу итешү аерылышудан хәерле. Нәфесләр саранлыкка хәзерләнеп торырлар, әгәр нәфесне җиңеп, бер-берегезгә изгелек итешсәгез һәм җәбер-золым итешүдән саклансагыз, бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар булды, сезне сәгадәтле итәр.

129. Карт хатын илә яшь хатын арасын тигезләргә тәкатегез җитмәсә, тигезләү өчен ныклап тырышсагыз да, шулай да яшь хатыннарыгыз ягына бөтенләй авышып, карт хатыннарыгызны нәүбәттән өлешсез итеп, ирсез хатыннар кеби калдырмагыз! Әгәр хатыннарыгыз арасында төзеклек белән торсагыз һәм золымнан саклансагыз! Шулай булганда, әлбәттә, Аллаһ кимчелекләрегезне ярлыкаучы вә рәхмәт итүче булды.

130. Әгәр ир илә хатын килешә алмыйча, аерылышсалар, Аллаһ үзенең рәхмәте илә икесен дә моңсыз кылыр, бит Аллаһ киң рәхмәтле вә мәслихәтчә эш кылучы булды.

131. Җирдәге вә күкләрдәге һәрнәрсә Аллаһ мөлкедер, алар белән үзе теләгәнчә эш кылыр. Ий мөэминнәр! Дөреслектә без сезгә һәм сездән әүвәл булган китап әһелләренә әмер бирдек, васыять әйттек: "Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланыгыз, золым кылмагыз, Аллаһудан куркыгыз", – дип. Әгәр Аллаһуга карышып көферлек кылсагыз, җир вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһу тәгаләнеке, Аллаһ бай һәм мактаулы.

132. Җирдә, күктә булган һәр вөҗүд Аллаһуныңдыр, янә барча кешеләр өстеннән эш йөртергә, көчле, гадел вәкил булырга Аллаһ үзе җитәдер.

133. Ий кешеләр! Әгәр Аллаһ теләсә сезне гөнаһларыгыз сәбәпле бөтен нәселегез белән һәлак итеп, юк кылыр да, сезнең, урыныгызга үзенә итагать итә торган кавемне китерер, Аллаһ бу эшне эшләргә кадир булды.

134. Берәү дөнья байлыгын теләр булса, дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да – Аллаһ кулындадыр, дөньяны кәсеп итүчегә – дөньяны, ахирәтне кәсеп итүчегә – ахирәтне бирер, Аллаһ ишетүче вә күрүче булды.

135. Ий мөэминнәр! Ґәһедләрегезне Аллаһ ризасы өчен үтәгәнегез хәлдә, һәрвакыт гаделлектә булыгыз, бу гаделлек гәрчә үзегезнең, ата-анагызның һәм якын кардәшләрегезнең зарарына булса да, дөрес шәһадәт бирегез! Сез шәһадәт биргән кешеләр кирәк – бай, кирәк – ярлы булсыннар, дөрес шәһадәт бирегез, байга да, ярлыга да сезгә караганда Аллаһ артыктыр. Хактан үтеп китмәк өчен нәфескә иярмәгез! Әгәр шаһитлар яки вәкилләр, булган хәлне үзгәртеп шәһадәт бирсәләр, яисә шәһадәт бирүдән баш тартсалар, Аллаһ, әлбәттә, кылган эшләрегездән хәбәрдар булды, эшегез буенча хөкем итәр.

136. Ий ышанучылар! Хак ышану илә ышаныгыз Аллаһуга, расүленә, рәсүленә иңдергән Коръәнгә һәм әүвәл иңдерелгән китапларга! Аллаһуга хак ышану – аңа итагать итү, гыйбадәт кылу илә, рәсүлгә хак ышану – аңа иярү илә. Коръәнгә хак ышану – аның илә гамәл кылу белән һәм ахирәткә хак ышану – ахирәткә әзерләнү илә булыр. Берәү Аллаһуга, аның фәрештәләренә, китапларына, расүлләренә һәм ахирәт көненә ышануны инкяр итсә, яки хак ышану илә ышанмаса, ул кеше бик ерак адашу илә адашты.

137. Дөреслектә монафикълар иман китерделәр, соңра Коръән хөкемнәрен инкяр итеп кәфер булдылар, аннары тәүбә итеп иман китерделәр, янә Коръән аятьләрен инкяр итеп кәфер булдылар, аннары Коръән хөкемнәрен инкяр итүләрен арттырдылар. Инде Аллаһ аларны ярлыкаучы һәм туры юлга күндерүче булмады.

138. Әлбәттә, монафикъларга рәнҗеткүче каты ґәзаб булачагы белән хәбәр бир! Белеп яшәсеннәр.

139. Мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тоткан мөселманнар – монафикълардыр. (Бер мөселман кәфергә дус булса, яки мөселманнарның бөтен хәлләрен кәферләргә яшертен ирештереп торса, ул мөселман монафикъ буладыр башка начарлыгы булмаса да). Әйә ул монафикълар өстенлекне кәферләрдән өстиләрме? Бит көч-кодрәт һәм өстенлек фәкать Аллаһ кулындадыр.

140. Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезгә Коръәндә ничә мәртәбә иңдерелде: "Кәферләрнең Коръән аятьләрен инкяр итүләрен яки мәсхәрә кылып көлүләрен ишетсәгез, алар арасында утырмагыз, ягъни аларның бу кабахәт эшләре кайда булса да һич тә риза булып тормагыз, Коръән сүзләренә кагылмый торган сүзгә күчкәннәренә чаклы. Әгәр аларның Коръәнгә каршы булган сүзләренә һәм эшләренә риза булып торсагыз, ул вакытта алар җөмләсеннән булырсыз. Шиксез, Аллаһ монафикълар илә кәферләрне бер җәһәннәмгә җыячак".

141. Ий мөэминнәр! Монафикълар сезнең хәлегезнең алар файдасына үзгәрмәкне көтәдер, әгәр сез Аллаһ ярдәме белән бер шәһәрне, я бер авылны алсагыз, монафикълар: "Әйә без дә сезнең белән бергә түгел идекме? Безгә дә ганимәт малын бирегез", – диләр, әгәр сугышта кәферләр җиңсәләр, монафикълар: "Әйә без сезгә мөселманнарның бөтен хәлләрен белдереп тордык түгелме? Һәм мөселманнарны җиңү өчен сезгә ярдәм күрсәттек түгелме? Безгә дә өлеш бирегез", – диярләр. Аллаһ кыямәт көнне сезнең илә монафикълар арасында булган хәл белән хөкем итәр. (Монафикълар Аллаң хөкем иткәндә төрле сыйфатка керә алмаслар дөньядагы кеби.) Аллаһ хак мөэминнәрне имансыз итәргә кәферләргә һич тә юл ачмады, ягъни кәферләр Коръән белән гамәл кылучы мөэминнең иманын алырга кадир булмаслар.

142. Әлбәттә, монафикълар Аллаһуны алдыйбыз дип уйлыйлар, Аллаһ исә аларны дөньяда һидәяттән, ахирәттә җәннәттән мәхрүм итеп алдаучыдыр. Әгәр монафикълар намазга торсалар кешеләргә рияланып ялкауланып кына торалар, күңелләре карарланырлык итеп Аллаһуны зекер итмиләр, ләкин гафил күңел илә бик аз гына зекер итәләр.

143. Монафикълар мөэминнәр белән кәферләр арасында ике якның беренә була алмыйча хәйран калып йөрмәктәдер. (Аларны кәферләр дә, мөэминнәр дә яратмый, чөнки дөньяда иң яман кеше монафикътыр). Әгәр Аллаһ берәүне адаштырса, син аңа туры юлны һич тә тапмассың.

144. Ий мөэминнәр! Мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тотмагыз, ягъни дусларыгыз мөэминнәр генә булсын! Әйә сез кәферләргә дус булуыгызны Аллаһ сезне ґәзаб кылсын өчен дәлил булуны телисезме? Ягъни кәферләргә дус булуыгыз алар белән бергә ґәзаб кылынуыгызга сәбәп булыр.

145. Кәферләргә дус булып монафикъ булган мөселманнарның кайтачак урыны шиксез җәһәннәмнең иң түбән катлавындадыр, аларны җәһәннәмнән коткарырга ярдәмче таба алмассың.

146. Мәгәр җәһәннәм астында калмаслар монафикълыктан ныклап тәүбә итсәләр, күңелләрен вә гамәлләрен төзәтсәләр, Аллаһуның Коръәндәге хөкемнәренә ябышсалар һәм диннәрен ихлас күңелдән Аллаһ ризасы өчен генә тотсалар, ул чагында алар мөэминнәр белән бергә булырлар. Аллаһ тиздән мөэминнәргә олы әҗер – җәннәт нигъмәтләрен бирер.

147. Ий мөэминнәр! Әгәр чын ышанып, Коръән белән гамәл кылсагыз һәм нигъмәтләргә шөкер итсәгез, Аллаһ сезнең ґәзабыгыз белән нишләсен? Ягъни ни өчен сезне ґәзаб кылсын? Шиксез, Аллаһ чын мөселманчылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүче һәм һәрнәрсәне белүче булды.

148. Яман сүз белән кычкырып сөйләүне Аллаһ сөймидер, мәгәр берәү хаксыз золым кылынса, ягъни җәберләнүче чарасыз булып залимга каршы яман сүз әйтсә, гөнаһ булмас. Аллаһ сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче булды.

149. Әгәр зарар итүчегә изгелекне күрсәтеп, яки яшертен кылсагыз һәм гафу итсәгез, бу эш холыкның яхшылыгыннандыр. Аллаһ төзәлүчеләрне гафу итүче һәм азганнарны ґәзаб кылырга көче җитүче булды.

150. Аллаһуга һәм рәсүлләренә ышанмаучылар, алар Аллаһ илә аның рәсүлләре арасын аерырга телиләр: "Рәсүлләрнең бәгъзесенә ышанабыз, бәгъзесенә ышанмыйбыз", – диләр. Һәм алар ышану белән ышанмау арасын юл итеп алырга телиләр.

151. Ышану илә ышанмау арасында булган кешеләр хак кәферләрдер, кәферләргә хур кылучы ґәзабны әзерләдек.

152. Аллаһуга һәм расүленә ышанучылар расүлнең арасын аермыйлар, һәммәсенә бертигез ышаналар, бу хак мөэминнәргә әҗерләрен тиздән бирербез, Аллаһ хак мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт кылучы булды.

153. Ий Мухәммәд г-м! Китап әһелләре синең аларга күктән китап иңдермәгеңне сорыйлар, Мусадан кауме моннан да зурракны сорадылар. Әйттеләр: "Безгә Аллаһуны ачык итеп күрсәт", – диделәр, аларны золымнары сәбәпле Аллаһ нуры көйдерде. Алар Аллаһудан хак динне бәян итүче китап килгәннән соң бозау ясап, шул бозауга табындылар, аннары тәүбә иттеләр, без аларны гафу иттек. Һәм Мусага ачык дәлилләрне, могҗизаларны бирдек.

154. Куркытып, алардан ґәһед алмак өчен өсләренә Тур тавын күтәрдек һәм: "Әрихә шәһәренә түбәнчелек илә керегез", – дидек, янә аларга әйттек: "Шимбә көнне чиктән чыкмагыз", – дип һәм алардан авыр ґәһедне алдык.
Каталог: wp-content -> uploads -> 2013
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №21 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №2 хаттама
2013 -> Бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы №6 хаттама
2013 -> Министерство сельского хозяйства Республики Казахстан 010 000, г
2013 -> Тақырыптың өзектілігі
2013 -> «Алаш» либералдық-демократиялық қозғалысы идеологиясының маңызд


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   56


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет