Өч теләк (балалар өчен пьеса) Катнашалар: Булат – малай Тылсымчы Кондыз



жүктеу 69.42 Kb.
Дата29.03.2019
өлшемі69.42 Kb.


Өч теләк

(балалар өчен пьеса)

Катнашалар:

Булат – малай

Тылсымчы

Кондыз – ул иректә яши, Булатның Әкият илендәге дусты

Барс, Бүре, Маймыл, Эт – әсирлектәге җәнлекләр

Эшкуар – байлыкка табынучы явыз кеше

Вакыйга Әкият илендә бара.

1 нче күренеш

Серле ят тавышлар ишетелә. Уртада төрле төстәге утлар яктысында Тылсымчы күренә. Ул тылсымлы таягын селтәп җибәрүгә, бер як кырыйдан Булат керә.

Тылсымчы. Әкият иленә илт мине, дидең. Мин синең теләгеңне тормышка ашырдым. Син хәзер Әкият илендә.

Булат. Рәхмәт сиңа, Тылсымчы.

Тылсымчы. Ник кирәк иде сиңа Әкият иле? Теләсә нинди теләк теләмиләр. Усал сихерче кулына эләгүең дә бар иде бит.

Булат. Кемне дә булса зур бәладан коткарасым килә.

Тылсымчы. Димәк, әкият геройлары кебек явыз көчләргә каршы берүзең көрәшмәкче буласың? Моның җиңел түгеллеген беләсеңме?

Булат. Беләм.

Тылсымчы. Алайса, бәлки, кире уйларсың. Әле соң түгел.

Булат. Кире уйларлык булсам, мин бирегә килеп тә тормас идем.

Тылсымчы. Әкият илендә яшәүчеләр берәүне дә кызганып тормыйлар. Булат. Җирдә дә куркыныч. Минем үземне сынап карыйсым килә.

Тылсымчы. Ярый, син теләгәнчә булсын. Мин үз эшемне эшләдем, калганы синнән тора.

Булат. Зур рәхмәт сиңа, Фея.

Тылсымчы. Тик шуны онытма: мин синең тагын ике теләгеңне үти алам. Әгәр кыен булса, чакыр мине, яме.

Булат. Ярый. Син курыкма, Фея. Мин үземә дуслар табарга тырышырмын. Алар да ярдәм итәрләр, дип уйлыйм.

Тылсымчы. Кыю малай син. Синең кебек куркусызны күптән очратканым юк иде. Мә, бу көзгене ал әле. Ул сиңа юл табарга ярдәм итәр. Уңышлар телим сиңа, Булат. Мин китим инде.

Булат. Сау бул, яхшы күңелле, Тылсымчы. (Тылсымчы китә.)

2 нче күренеш

Булат. Карыйк әле, бу илдә ниләр бар икән? (Көзгегә карый.) Менә нинди икән син, Әкият иле. Тукта, тукта, шундый матурлык эчендә кем елап утыра анда? Барыйм әле янына, бәлки, ярдәмем кирәктер. (Чыга.) Булат (кондыз янына килеп). Син кем?

Кондыз. Мин – Кондыз. Менә шушы елга янында яшим. Син кем?

Булат. Мин – Булат. Җирдән килдем.

Кондыз (читкә тайпыла). Җирдән?

Булат. Ник курыктың? Мин бирегә яхшылык эшләргә дип килдем. Кондыз (тынычланып). Ярый, алайса. (Күзләрен сөртеп куя.)

Булат. Ник елыйсың син? Кем рәнҗетте?

Кондыз. Әкият иле элек бик гүзәл иде. Балаларыбыз белән шушы елга буенда бәхет-шатлык эчендә, рәхәтлектә яши идек.

Булат. Ник син һаман саен “иде” сүзен кушып сөйләшәсең, монда хәзер дә бик матур, рәхәт.

Кондыз. Түгел шул. Бу җирләргә бер комсыз Эшкуар хуҗа булып алды. Үзен бизнес, биз... һай, һаман онытам шул сүзне... бизмен...

Булат. Бизнесмен түгелме?

Кондыз. Әйе. Елга кырыена чыгар хәл юк, балаларыңны бир, ди.

Булат. Кайдан килеп чыкты соң ул комсыз бәндә?

Кондыз. Явыз сихерче аны Җирдән китерде. Үзе белән бергә төрле җәнлекләрне әсир итеп алып килде.

Булат. Нишләп ул җәнлекләр монда күренми?

Кондыз. Ул бизнес кеше цирк тота. Теге җәнлекләрне эшләтә-эшләтә дә аннан соң читлеккә ябып куя. Җүнләп ашатмый да, чыгармый да. Ул мескеннәр тар читлектә яшәп интегәләр.

Булат. Тукта, көзгедән карыйк әле, бәлки, күреп булыр.

Кондыз (көзгедән карап). Әнә, әнә алар. Һаман читлектә. Күрәсеңме?

Булат. Күрәм. Әнә Барс, тегесе – Бүре. Маймыл белән Эт тә күренә.

Кондыз. Барс белән Бүре кызганыч. Аларга көн күрсәтми комсыз.

Булат. Ни өчен?

Кондыз. Аларның иреккә чыгасылары килә.

Булат. Ә Эт белән Маймыл?

Кондыз. Алар ияләштеләр. Маймыл бик тә ялагай. Хуҗасы аны ярата. Күтәреп кенә йөртә.

Булат. Аңлашылды. Балаларыңны да циркта уйнатмакчы буладыр.

Кондыз. Юк, минем балаларымның тиресен салдырып, үзенә тун тектерергә уйлый явыз. Кондыз тиресе бик кыйммәт дигәнен ишеттем.

Булат. Чын явыз икән. Кайда саклыйсың балаларыңны?

Кондыз. Мин аларны үзебезнең йортта яшереп тотам.

Булат. Зур кайгың бар икән шул. Син үзең курыкмыйсыңмы соң?

Кондыз. Курыкмыйм.

Булат. Бизнесмен тотып алса?

Кондыз. Тотмый ул мине. Минем тешләр үткен, теләсә нинди агачны да кимереп кача алам мин.

Булат. Алайса, ник башкаларны коткармадың?

Кондыз. Балаларымны саклыйм, йорт яныннан китә алмыйм шул.

Булат. Ярый, борчылма. Син миңа ярдәм итәргә телисеңме?

Кондыз. Әлбәттә, мине үзеңнең дустың дип сана. Тик ничек?

Булат. Анысын уйлап табарбыз, тик мин иң элек барысын да үзем күрергә тиеш. Син йортыңны сакла. Мин әсирләр янына барам.

Кондыз. Булат, сак бул, яме.

Булат. Курыкма. Бергәләп тотынсак, явызлыкны җиңәрбез. (Чыга.)

3 нче күренеш

Булат читлеккә якынлаша. Кычкыра-кычкыра, Эшкуар килеп керә. Булат артка чигенә, агач артына яшеренә. Барын да ишетеп тора.

Эшкуар. Әрәмтамаклар. Бөтен зрительне качырып бетердегез, циркка аяк атлаучы да юк хәзер. (Барс янына килә. Тегесе аңа ыргыла.)

Эшкуар. Но, но! Кемгә ыргыласың син? Бүген бөтенләй эшләмәдең, сыртыңда камчы биеп торса да курыкмыйсың.

Барс. Мин аю түгел, синең кубызыңа биеп тормам. Онытма, явыз җан, үлсәм дә сиңа буйсынмам. Мин – ирек сөюче Барс.

Эшкуар. Ашатмый башласам, бик тиз иелер башың.

Барс. Синең алда иелә торган баш юк миндә.

Эшкуар. Мә, аша шуны, иртәгә мин килгәнче аягыңны сузмассыңмы? (Барска салат яфраклары ыргыта. Барс горур атлап, түргә уза.)

Маймыл. Ха-ха. Эләктеме үзеңә? Хуҗага тел тидерсәң, шулай була ул. (Читлеге эчендә бии-бии шатлана, йөзләрен әллә ниләр кыландыра.)

Эшкуар. Мә, Маймыл дус, банан аша рәхәтләнеп. (Аңа банан бирә.)

Маймыл. Мең яшә, Эшкуар, байлыгың артсын.

Бүре. Ну, юньсез соң син. Әле ярый бар да синең кебек ялагай түгел.

Эшкуар. Менә икенче бездельник. Нәрсә ыржаясың? Мә, син дә салат яфрагы аша. Ыржаю түгел, авызыңны да ачарга куркып торырсың.

Бүре. Куркытма. Мин сарык түгел. Мине кулга ияләштерә алмассың.

Эшкуар. Күрәсеңме бу Этне? Ул да бүре нәселеннән булган, диләр.

Бүре. Ялган. Чын Бүре кеше алдында баш ими.

Эт. Мин аның кулын яларга тиеш. Ул – минем хуҗам, туйдыручым. Бүре. Бүрене кеше түгел, үз аяклары туйдыра. Син ул биргән иткә сатылып яшисең. Шуңа күрә син – Эт. Бүре исеме сиңа кызганыч.

Эшкуар. Эт шул. Менә мин аңа тәмле ит ашатам. (Ит бирә.) Син селәгәеңне агызып утыр. Мә, кишер яфрагы аша. (Ыргыта.)

Барс. Кайгырма, Бүре. Без барыбер иреккә чыгарбыз. Безне биек таулар, киң далалар, калын урманнар көтә. Безне ирек көтә.

Маймыл. Шундый оҗмахны калдырып, җиргә кайталар димени? Андагы зоопарклардагы җәнлекләр ачка тилмерә бит.

Бүре. Без бер читлектән икенчесенә керергә җыенмыйбыз да.

Эшкуар. Җиргә кайту тү-тү. Моннан качып та, кире кайтып та булмый.

Барс. Ирек сөйгән җанварга юл ачылмый калмас, тик сиңа эшләмәбез.

Бүре. Дөрес. Ачка үлсәк тә, ирекле булыр үләрбез.

Эшкуар. Үлегез, бетегез, дөмегегез. Моннан соң читлегегездән дә чыгармаячакмын мин сезне. Эт, Маймыл, әйдәгез минем белән. Бераз күңел ачып алыгыз. (Китәләр.)

Маймыл. Хуҗаны рәнҗетмәгән булсагыз, сез дә иректә йөрер идегез.

Барс. Тьфү, күңел кайтаргыч нәрсә.

Бүре. Уф, киттеләр. Һава чистарып калды.

4 нче күренеш

Булат (керә, читлеккә якынлашып). Сәлам, ирек сөюче дуслар!

Барс. Син нинди Кеше?

Бүре. Бездән көләргә дип килдеңме?

Булат. Юк, мин сезнең дустыгыз! Мин дә ирекле булып яшәүне яратам.

Барс. Син ирекле дә, без бит читлектә.

Булат. Ышаныгыз, мин сезне коткарырга килдем.

Бүре. Күрәсеңме бу читлекне? Бүрәнә-такталары нинди калын. Аны кимерә торган тешләрең юк шул синең.

Булат. Кайгырмагыз, дусларым. Безгә Кондыз булышыр.Тик Маймыл белән Эт кенә эшне бозып куймаса?

Барс. Эшкуар аларны бер чыгаргач, кире китереп тормаячак.

Булат. Алайса Кондызны җибәрәм. Котылгач, елга янына килерсез. Мин анда кондыз балаларын саклап торырмын.

5 нче күренеш

Шактый вакыт узган. Таң атып килә. Булат елга буенда утыра. Җәнлекләр керә.

Кондыз. Булат, без килдек.

Булат (шатланып). Менә, ниһаять, сез ирекле, дусларым.

Бүре. Минем әле Кешеләрдән яхшылык күргәнем юк иде.

Барс. Булат, син – чын Кеше. Рәхмәт сиңа.

Кондыз. Мин дә сезнең өчен бик сөенәм. Ирекле тормышны берни белән дә чагыштырып булмый шул.

Барс. Булат, безгә монда калырга ярамый. Җиргә ничек кайтабыз инде?

Булат. Юкка борчылмагыз. Мине бирегә Тылсымчы китерде. Минем кулланылмаган ике теләгем бар. Берсен теләсәм, җиргә кайтырбыз. Бүре. Булат, синең икенче теләгең белән Әкият илен Эшкуардан коткарасы иде.

Тыны бетеп, Эт чабып керә.

Эт. Качыгыз, Эшкуар килә.

Барс. Ник качыйк, ди. Без аннан курыкмыйбыз.

Бүре. Безне күргәч, ул үзе куркып качачак.

Эт. Әйе, ул сездән курка иде. Минем дә җиргә кайтасым килә.

Барс. Сиңа монда да рәхәт түгелме соң?

Эт. Җирдә минем үз Хуҗам калды. Ул мине көтәдер. Үзегез беләсез, мин бит Кешегә тугрылык саклыйм.

Бүре. Син Булаттан сора.

Булат. Кайт, үз хуҗаң янына кайт. Эшкуар синең хуҗаң түгел.

Эт. Рәхмәт, Булат.

Кычкыра-кычкыра Эшкуар керә. Боларны күреп, ярты юлда туктап кала.

Эшкуар. Син, малай актыгы, сытам бит үзеңне. (Булатка таба атлый. Барс, Бүре, Эт малайны әйләндереп, тезелешеп басалар.)

Булат. Син җирдә эшләгән начарлыкларыңнан качып, бирегә килгәнсең. Эшләгән явызлыкларың өчен җавап бирергә тиеш син.

Эшкуар (елап). Зинһар, кайтарма мине җиргә, миңа монда рәхәт.

Барс. Тыңлама син аны, Булат.

Булат. Тылсымчы, син мине ишетәсеңме?

Тылсымчы тавышы. Ишетәм, Булат.

Булат. Фея, Эшкуарны җиргә кайтар да эшләп ашый торган урынга җибәр. Маймылын да калдырма.

Тылсымчы. Баш өсте, Булат. (Тегеләр юкка чыгалар.)

Булат. Фея, безне дә туган якларыбызга кайтар, зинһар.

Ут кабына.Үз өендәге креслода йоклап киткән Булатның уянуы күренә.

Булат. Җәнлекләр кайда? Мин йоклап китеп төш кенә күргәнмен түгелме соң? Нинди матур төш. Мин җәнлекләрне иреккә чыгардым. Аларга иректә рәхәтрәк, җан ияләре ирекле булырга тиеш!




Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет