Онытмыйк, барлыйк



жүктеу 231.91 Kb.
Дата02.04.2018
өлшемі231.91 Kb.

Дунай буе төрки-болгарлар


тарихы


( борынгы гыйбрәти ядкәрләрдән )

865 елда Рим папасы Николай көнчыгыш правословия динендәге Греция чиркәве белән бәхәскә керә. Һәм җир-биләмәләр өчен түгел, Дунай буе болгарлары төркиләренең рухын яулау максаты белән. Бу вакытта Византия императоры күршесе Дунай буе Барс ханына ташлама ясый — тау арты сәүдә юлын болгарларга бирә. Барс хан бу бүләкне бик теләп кабул итә, чөнки илнең чиге кинәя, сәүдә юлын җайга салуга, дөнья халыклары белән аралашуга өстәмә мөмкинлекләр туа. Ләкин шулук вакытта Византия императоры Барс ханга шарт куя: «Биргән җиргә храмнар күтәрәсең, акча-төзүчеләр — миннән һәм буш җирләреңә грекларны кабул итәсең».

Барс хан илдә халкым арта, туфрагыма осталар килә, дип ризалыгын бирә һәм хәтта үзенә императорның исемен ала — Михаил-Барс. Шул исем белән тарихка да кереп кала. Әмма күңеле мәкер тулы император Михаил күтәргән чиркәү мөнбәрләренә болгарларның Тәңре диненә тугры калган ханиф-руханиларын китерергә ашыкмый, үз исемен кушамат итеп алган ханга сабыр итәргә куша. Чарасыз калган Барс хан, рухани аксакаллары белән киңәшә дә Рим папасына илчеләр юллый. Имеш, Тәңрегә храмнар күтәрелде, ханыбыз бар, ә Хода йортына дога кылырга болгар ханифләрен якын җибәрмиләр.

Рим папасы Николай болгарларның үтенечен бик тиз хәл итә. Епископлар Популовский һәм Формозон җитәкчелегендә бер төркем монахларны Дунай буе Болгарына юллый. Бу хакта империя тәхетендә утырган Византия императоры Михаилга хәбәр итеп тә тормый. Күп тә үтми католик юнәлешендәге христианнар Дунай буе башкаласына килеп төшәләр. Ханнан рөхсәт алып, кала-авылларда күтәрелгән храмнарга таралалар. Һәм җирле болгарларны храмнарда латин имласендәге язмага уку вә укыту белән бергә, рухи юнәлешендәге догаларны да өйрәтә башлыйлар. Бу инде чит ил җирләренә сәяси яктан үтеп керү белән бердер. Шул мәсьәләдә католик христианнары белән православия руханилары арасында империяләргә хас булмаган низаг туа. Император Михаил III Рим папасына катгый рәвештә каршы төшә: «Болгарстан храмнарында латин имласында сабак бирүне тыярга, Рим папасы Николайны грек чиркәвеннән читләштерергә» дигән, карар чыгара. Әнә шулай православия христианнары белән католик христианнары арасыннан гүя кара мәче уза — дошманлык башлана.

Бу буладыр 1054 елда.

Шуңа карамастан папа миссионерлары Дунай буе Болгарында кала бирәләр. Ни гаҗәп, император Михаил руханилары кебек, болгар храмнарына килеп оялаган папа епископлары да чиркәү мөнбәрләрен болгар руханиларына бирергә ашыкмыйлар. Менә кайчан Дунай буе халкы һәм түрә-руханилары империянең кылган гамәли-мәкерләренә инаналар. Болгар халкын Византия императоры кебек, Рим папасы да алдады ич! Император Михаилга таянган Барс хан ярдәмендә халык Рим папасы монахларын илдән куалар.

Тарих ядкәрләрендә Көнбатыш Рим папасы белән Византия империясе арасында Дунай буе Болгары өчен бәхәс һәм хәтәр сәяси мөнәсәбәтләр аркасында туган гыйбрәтле бер документ сакланып калган — Рим папасы Николайның Византия императоры Михаилга язган хаты. Папаның кан дошманына әверелгәч, Византия императорына язган хатта мондый юллар бар: «Вы до такой степени раздражены, что не негодуете даже против латинского языка, который называется варварским и скифском, желая уязвить того, кто им пользуется. Какая несдержанность, не пощадившая даже языка, который создал Господь и который вместе с еврейским и греческим применен между всеми прочими в надписи на кресте Христа».


Менә шунда җиткәч, бакый заманнарда Ауропа вә көнбатыш Азиядә диннәрнең аякланып китүе хакында кайбер галимнәрнең фикерләрен искәреп китү зарур булыр дигән фикергә килдем. Баки заманнарга күз салсак, тарихларга Бөек Кир аты белән кереп калган шаһиншаһ бавилларны (вавилоннарны) яулый. Борын-борын заманнарда бавиллар илбашы яһүдләр җирен яулап кына калмый, аларның төп халкын әсир итеп, гасырлар буена үз илендә тота. Ни генә булмасын, биредә дә яһүдләр — яһүд булып калалар — үз телләрен вә баккан диннәрен онытмыйлар. Әнә шул хакта белеп, бавилларны җиңгән Бөек Кир яһүдләрне азат итеп кенә калмый, илләренә кадәр озата килә. Моны бүгенге яһүдләр арасында йөрештә булган «сүз» дә раслый — «Кир», ягъни олуг җан, господин.

Бу дәвердә мәҗүсилектән чыга алмый җәфаланган Рим папасы бер сүз дә әйтми, барысы белән дә килешә — бит бу чорда әле Рим папасы кыпчаклар дөньясы белән солыхта — җирдәге Алла илчесенә әверелгән Исаны ( Иисус Христосны) күтәреп чыккан һәм Ауропа халыкларын чукындырып йөргән император Константинга каршы чыга, ягъни Рим папасы Константинның Исасын кабул итми, илаһилыкка таба үзгә юл эзли. Һәм эзли торгач, таба да Римдә көн күргән яһүд Саул-Павелны император Нерон үтерткәч, Иисус Христосның беренче ярдәмчесе апостол Петрны папа итеп сайлата. Ахырда апостол Петр Рим чиркәвенең беренче епискобы булып китә. Тарихка кереп калган Саул-Павел хакында Рим тарихына бер бәян-хикәят кереп калган. Римдә яшәгән яһүд Саулның яман гамәлләрен (хатын-кызларны чиркәү кебек сараена җыеп, икешәр хатын белән яшәгән Рим сенаторларына каһәр укый, бер хатын белән генә көн күрсеннәр дип котырта). Шушы хәлләрдән соң кайбер сенаторларның хатыннары ирләре белән «йокламас» булалар. Бу хәлне сизеп алган сенаторлар император Неронга килеп зарланалар. Нерон яһүд Саулның кылган хәл-гамәлен белүгә: «Сез аны миңа тотып китергез, чарасын тиз күрермен» дип, сенаторларны тынычландыра. Бу хәлне белеп алган сенаторларның хатыннарның берсе, тиз арада Саулга җиткерә — каладан чыгып качарга куша. Таң атар-атмас, Саул капкага таба кузгала. Ләкин көтмәгәндә аның каршында римляннар тарафыннан җәзалап үтерелгән һәм табутын ташлап күккә ашкан Иса — Иисус Христос пәйдә була. Һәм Саулның ни өчен качарга җыенуын белеп алгач болай ди: « Качма, сине Хода коткарачак, күрәсеңме, мин исән-сау. Сине дә коткарачак» дип, тынычландыра. Саул-Павел Исага ышана, кире борыла. Ләкин шул ук көнне Саулны кулга алалар һәм император Неронга илтеп бирәләр. Нерон исә Саул белән күп сөйләшеп тормый, бакчасына алып керә дә башын кистертә... Шушы хәлдән соң Рим империясенең чиркәвенә епископ итеп рухани Петрны раслыйлар. Петрның җаны күккә ашканнан соң тәхеткә килгән рухани-папаллар империя «сыбызгысына» бии башлыйлар. Әнә шул епископларны берсе — Лев I, гун-татар патшасы туграсын күтәреп, Атилла каршына чыга да инде.


Менә кайчан ачыла тарихи хакыйкать. Чөнки 451 елда гуннар Рим каласын камагач, 21 пот алтын һәм байрагына көмеш җепләр белән чигелгән Атилла туграсын тотып, император Валентиниан үзе түгел, ул курчак император ролен гына үтәгән, ә папа Лев I Атилла хан туграсын күтәреп, җиһангир хан алдына чыгып тезләнә. Атилла ханның туграсы тигез чатлы тәре була, әнә шул тугра-символны күтәреп, ары таба берсе артыннан берсе мөнбәрга менгән папалар ил-халык белән идарә итүне үз кулларына алалар, ләкин инде богаусыз коллары итеп. Ахырда коллыктан азат ителгән Ауропа халкы бу туграны карусыз кабул итә. Чөнки нәкъ шул туграны күтәреп, гун-татар патшасы Атилла бөтен Ауропа халкын коллык богауларыннан азат иткән була. Хәер, бу бәян-хикәятләрдән 127 се Библиядә чагылыш таба. Диннәрнең аякланып китүе турында Америка теологы Л. Грех, библиянең килеп чыгышын озак еллар тикшергәнән соң, «Библия» хакында болай дип яза: «Библия не есть слово Божие, она взята из языческих источников. Ее рай, Адам и Ева взяты из вовилонских сказаний: ее потоп есть контекст из почти четырех повествований о потопе. Ее ковчег и Арарат имеют свои эквиваленты и множестве мифов о потопе... ряд стихов являются дословной копией египетских папирусов... Между Иисусом и египетским Гором десятки аналогий, между Христом и Кришной — сотни. Как может быть Библия откровением евреев?.. V век дал христианам крест. Греки взяли тюркский символ. Небо аджи изобразили на нем овцу (огница), выдав его символ христианства. Но такое самоволие вызвало протест. Тогда вспомнив апостола Варнавы: В букве Т ты имеешь ( Т – образную балку, на которой казнили в Римской империи), они укрепили над ней тюркский «аджи». И все. Получился восьмиконечный крест, знак веры Бога и Христа... Однако крестные знамение осталось тюркским... А католики поступили иначе. Они удлинили одну сторону равностороннего креста, выразив суть католичества — союзничество... Латинский крест появился к VI веку, а после Трулльского собора 691 года, на нем распяли фигуру Христа — легенда обрела плоть и зримый образ... Разделение крестов на греческий и латинский предвещало раскол. И новую геополитику. Ведь аджи и такие же иконы были у мусульман. Они сохранились в исламе поныне, разумеется, не везде. Сторонников старого обряда называют нусайритами, их общины есть в Турции, Сирии и других районах Ближнего Востока. Это еще одно доказательства того, что религии начались из одного корня-из алтайского. Показательно, что даже ХХ веке (1932) Ватикан говорил о пророке Мухаммеде как о востановителе «древней веры патриархов и Евангелии Иисуса Христа». Утверждать так ему позаволяла история ислама. ...Тюрки говорили «Кто не может раскусить камень, тот его целует». Разумная мысль. Как и та, что крест не может быть греческим, латинским... Он-Небесный. ( Мурат Аджи. Тюрки и мир: сокровенная история. стр. 253).

Әйе, бер генә ачыш-могҗиза да тип-тигез җирдә барлыкка килмәгән, һәр ачышның нигез ташы була. Һәм тарихта гына түгел, төгәл фәннәрдә дә.


Мәгълүм ки, 615 елда Мөхәммәд пәйгамбәр ышанычлы зыялыларын Габбасиларга җибәрә. Бер Аллага йөз тотучылардан Ислам дине өчен диндәшләреннән имла мәсьәләсендә ярдәм итүләрен үтенә.

Бу факт хәтта Коръән хадисләренә дә кереп киткән.



Еллар үтә-үтә мәҗүсилек җәтмәсендә чәбәләнгән — Марс, Юпитер һәм күп аллалары белән мактанган римляннар һәм хәтта аларны коллары да Ария һәм Тәңре диннәренә йөз тота башлыйлар. Ләкин III-IV нче гасырларда Рим империясен үз кулына алган Византия чиркәве төп идеологиясенә юнәлеш итеп, адәм баласы Исаны — Иисус Христос тәгълиматына тәгаенли. Бу үзгәрешне император җитәкчелегендә христиан руханилары 691 нче елда, Турулла соборында раслыйлар. Хак, хакимиятьнең дилбегәсен үз кулына алырга омтылган императорга каршы чыгучы руханилар да табыла, әйтик, рухани Нестор: «Аллах адәм баласыннан туа алмый» дип, соборда үз сүзен әйтә. Аңарга башкалар кушылалар. Әмма Византия императоры Константин үзе үткәргән сәясәткә карусыз буйсынырга Нестор тарафларыннан үтенми, сорамый, ә көтмәгәндә — көч куллана — собордан куа. Нестор тарафдарлары соборны ташлап китәргә мәҗбүр булалар. Шуннан соң христиан динендә «нәсарале»ләр юнәлеше барлыкка килә, ягъни «нестриане».

Менә ни өчен Атилла хан Көнбатыш Римне җимерми! Һәм менә ни өчен ярдәм итмәсме дип, Болгар ханы Барс һәм аның руханилары илчеләрен Рим папасына юллыйлар, чөнки папа кулында Атилла явында катнашкан ерак бабалары туграсы була. Ә Дунай буе болгарларының бабалары җиһангир Атилла яуларында катнашкан халык. Ләкин без инде беләбез: империяләр өчен ул тугра бары тик дөнья бәндәләренең рухларын кол итүдә сәяси корал гына булган. Ахырда шушы туграга таянып, Рим һәм Византия руханилары ярты Ауропа халкын чукындыруга ирешәләр. Дәште Кыпчак җирләренә аяк басулары — Дунай буе Болгарына килеп оялаулары да империягә диннәр аша колбиләүчелекне саклап калырга мөмкинлек биргән. Ләкин Көнбатыш һәм Көнчыгыш империяләре Ауропа халыкларын богаусыз коллар иткән дәверләрдә, бүгенге укучыга, диннәр хакында империяләр арасында барган низагълар турында Русия мәктәпләренә православия дине тарихын кертергә йөргән руханиларның ни теләгәнен, халкыбыз тарихын яхшы төсмерләгән тарихчылар гына түгел, безнең укучыларыбыз да белергә тиеш дигән фикер белән яшим... Ә бит бу хәлләр тарихта булган, туганкайларым, булган...

Аннары бу чорда әле Рим папасы кыпчак дөньясы белән солыхта — җирдәге илчесенә әверелгән Исаны ( Иисус Христосны) һуплап чыккан һәм Ауропа халыкларын аяусыз рәвештә чукындырып йөргән император Константинга каршы чыга. Ягъни Рим папасы Византия императорының Иисусын кабул итми. Үзенә бер юл эзли. Һәм эзли торгач, таба да. Римдә көн күргән яһүд — Иисус Христосны дөньялыктагы ярдәмчесе итеп, апостол Петрны «сайлата». Петр якты дөньядан фани дөньяга киткәч, мөнбәргә менгән күп санлы папалар аның дәвамчылары булып китәләр. Шул исәптән Атилла каршына тугра тотып чыккан папа Лев I дә.

Русия тарихчылары Рим императорлары Каллигула, Нерон кылган хәл-гамәлләрне еш кына телгә алырга яратсалар да, үз халкына гына түгел, татар халкына да тиңсез рәнҗетүләр китергән Иван Грозный исемен ялгышып та телгә алмыйлар. Менә нәрсә яза 1811 елның 21 нче августында мәшһүр тарихчы Н. М. Карамзин Франциядә яшәп яткан телтуганы язучы А. И. Тургеневка: «Все учат как писать историю, а много ли хороших историй?.. Управляюcь мало-помалу с царем Иваном. Казань уже взята, Астрахань наша, Густав Ваза побит, а орден меченосцев издыхает, но еще много дела тяжелого надобно говорить о злодействах почти неслыханных. Каллигула и Нерон были младенцами в сравнении с Иваном». ( Н.М. Карамзин. Избранные статьи и письма. стр. 235).

Бу дәверләрдә Ауропада булып вә кабатланып торган явызлыкның шаукымы гасырлар үтә-үтә бик борынгы заманнардан ук Идел буенда көн күргән халыкларга кадәр килеп җитә. Һәм Алтын Урданың Мәскәү кенәзләренә «йомшак сәясәте» аркасында һәм хәтта, әйтергә була, Ислам динен кабул иткән Үзбәк хан ярдәме белән империя белән идарә итү «дилбегәсе» әкерен генә аякланып килгән Мәскәү кенәзләренә күчә бара.

Югарыда әйтелгәнчә, Дунай буе Болгарында православия дине халыкларны җәберләүләр, көчләүләр вә рәҗетүдәр аша өстен чыга. Ә бит әүвәл башта үз заманында император Михаил III җитәкчелегендә Дунай буе болгараларына яу килгән византиялеләрне болгарлар җиңеп-таратып кына калмыйлар, ә хурлыклы рәвештә илләреннән куалар. Еллар үтеп, империя тәхетенә килгән Василий II (976-1025) тәүге император Михаилның 33 ел элек җиңелүен истә тотып, ил тәхетенә утыруга, бөтен көч-куәтен туплап, Дәште Кыпчак кыйтгасы булган Дунай буе Болгарына таба кузгала. Хәтта империянең рухи тоткасына әверелергә теләгән папага да хәбәр итеп тормый. Тарихчы С. Смирнов бу император турында менә нәрсә яза: «Конец Римской империи еще не конец цивилизации. Великий государь нового Рима Василий II укротил мятежников-магнатов Варду Склира и Варду Фоку и не без помощи киевского князя Владимира, за которого пришлось выдать замуж сестру императора. А тут восстали Дунайские болгары против византийских монахов, которое были направ- лены крестить население. Но с ними Василий легко справится. Потом он наведет порядок на Кавказе, добьет мусулман. И великая православная империя охватит все владения древнего Рима и много новых земель впридачу. Для поддержания своего авторитета Василий II решил начинать войну с Болгарией».( Журнал Знание-Сила. 09. 1983г). Совет тарихчысы С. Смирнов иезуит кына булмаган икән шул. Руханиларга да мәдхия укыган, большевиклар тәгълиматен дә аяк терәп яклаган…

Әйе, явызлыкка, баскынчылыкка йөз тоткан Василий IIне һичкем туктата алмаган. Тау-тау өелгән мәетләр, җир белән тигезләнгән шәһәрләр, яндырылган авыллар гына кала Василий II үткән төбәкләрдә. Баскынчы император монах-солдатларына мондый девиз ташлый: «Яндырыгыз, җимерегез, җир белән тигезләгез»! Бигрәк тә төрки булган халыкларыны кыралар. Хакимият оештырган чиркәүгә каршы булган кешеләрне — очраган бер Тәңгрегә табынучыны кылычтан уздыралар. Менә нәрсә яза тарихчы Дэвид Т. Райс үзенең «Византийцы — Наследники Рима» дигән хезмәтендә: «Император смог затем обратить внимание на Балканы и также провести ряд кампаний, направленных главным образом против болгар... В 1014 году болгары были окончательно разгромлены».

Чарасыз калган халык Тәңредән ярдәм көтеп, тәңрелеккә (богомиллыкка) оешып, Василий IIнең башкисәрләренә каршы күтәреләләр. Баш күтәрүчеләрне эзәрлекләү, җәзалау башлана. Император Василий II тәңречеләрне, күк-кояшны күрмәсеннәр өчен сукырайтырга, Тәңре руханиларының вәгазьларын тыңламасыннар өчен колакларын, үзара сөйләшмәсеннәр өчен телләрен кисәргә боера. Бик күпләрен өч-дүрт кешегә бер сыңар күзле кешене алдырып,башкаларга гыйбрәт булсын дип, чиркәүдән-чиркәүгә йөртә-йөртә чукындырырга куша. Төрки яшьләрен зинданнарга ташлата, базарга чыгарып кол итеп саттыра. Бер көн эчендә унбиш мең сукырайтылган болгарны караңгы базларга ташлаттыра һәм чарасыз калган бичараларны чукынырга мәҗбүр итә. Император баскынчы руханилар белән идарә итүче иләмсез көчкә әверелә.

Диндарлыктан күз-зиһеннәре томаланган монахлар тәңречеләрне үтерәләр, агулыйлар, алар өстенә каргышлар яудыралар. Гариб-гөрәбәне, томана наданнарны җыеп, каладан-калага, авылдан-авылга «тәре йөрүләре» оештыралар. Ахырда иң көчле кораллары булып, хәнҗәр һәм гайбәт сатуга кайтып кала. Имеш, илдә алар гына тынычлыкны бозалар. Нәкъ менә шул елларда Византиядә сәнгать, мәдәниять гүяки бер ноктада тукталып кала. Империя бар булган көч-сәләтен чит илләрнең җирләрен яулауга, талауга юнәлтә. Һәм шул яман гамәле илә Көнбатыш Рим папасы белән мәңге чишелмәстәй бәхәскә керә. Константинопольда ипи бәясе сигез тапкырга күтәрелә. 1438 елда Константинополь тәхетендә утырган Иоанн VII үлгәннән соң империя тәхетенә килгән Константин II янә хәйләгә керешә — үтенечле ярдәм сорап, Көнбатыш Рим папасына мөрәҗәгать итә. Әмма хәзер инде аның адымына үз илендәге православие чиркәве руханилары аркылы төшә. Бу хакта тарих битләрендә мондый юллар калган: «Лучше пусть посреди Константинополя будет мусулманский тюрбан, чем митра латинян». Әнә шулай ике христиан чиркәве якага-яка килеп, ызгышып ятканда, борынгы Грециядә яшәгән һәм дөнья халыкларына фәлсәфи, мәдәни, дөньяви хезмәтләре белән танылган акыл ияләре - Аристотель, Евклид, Филон, Платон, Птоломей, Страбон, Геродот, Плутарх, хәтта Тацит кебек галимнәрнең китаплары тупланган китапханәләр яндырыла, грекларның борынгы руханиларына куелган мәҗүси дигән һәйкәлләр җимертелә. Грек хатын-кызлары өчен төзелгән академия бинасы ябыла, булачак мөгаллимәләрне кол итеп сатып җибәрүдән дә оялмыйлар. Академиянең мөдир-галимәсе Ипатияне ярсыган монахлар чәчләреннән тарткалап, урамга алып чыгалар, ахыр аяк астына егып, таптап үтерәләр... Православия монахлары кылган вәхшилекләр хакында тарихчы В. А. Андреев «Болгар әдәбияты тарихы» дигән хезмәтендә болай дип яза:

«... многие памятники литературы анонимны или псевдоанонимны, не имеют точных указаний о времени их создания. Их авторство, время написания устанавливаются лишь с помощью косвенных данных. Большинство памятников дошло до нас не в оригинале, а в различных списках и редакциях... А истинные памятники культуры уничтожались церковью». ( История болгарской литературы. стр.9). Ни гаҗәп, бу яман гамәлләр соңрак Россиядә дә кылына. Һәм «в угоду церкви» мифик хикәятләр, тузга язмаган елъязмалар языла. Менә күзгә бәрелеп торган грекчадан тәрҗемә иткән ялган мәгълүмат: « В Херсонесе Кирилл учился у уруса русской грамоте и языку». Ә бит грек телендәге төп нөсхәдә: «Кирилл учился у сирийца сирисской грамоте и языку», дип язылган була. Бу янә Русия тарихчыларының уйдырмасы. Русиянең Дунай буе болгарларыннан алган имланы Петр I, югарыда әйткәнемчә, бары тик 1714 елда гына раслый.


*** ***

Ауропада барган шушындый яман хәлләрдән соң, мәгърифәтчелек көтмәгәндә көнчыгышка күчә — сириялеләргә, фарсыларга, гарәпләргә— өммәвиләр династиясе хәлифләре — хокук белеме фикыхны (аңлау кануннарын) эшләү мәсьәләсен тәртипкә сала. Философлар Әл- Фәрәби, Ибн Хәлдүн, сәяхәтче-географ Әл-Мөкәддәси, тарихчы Ат-Тәрәби, табиб Ар-Рази, математик Әл-Хорәзми, Мәхмүд Кашгари, Йосыф Баласугани, төньяк ислам дөньясындагы Болгар халкы шагыйре Кол Галинең канатлы «Кыйссаи Йосыф» поэмасына кадәр көнчыгыш халыкларының рухи вә мәдәни данын күтәрүдә хезмәт итә, мәдәниятка тартылган кешелек йөзе белән көнчыгышка борыла — белем чыганагына, яңарышка таба. Кыска гына вакыт эчендә гарәп-фарсы, төрки-татар телендәге китаплар дөнья халкына тарала. Бу дәвердә үзен дөнья кендегенә санаган икенче Римнең башкаласы Константинополь мәшһүр биналары сүнеп-сүрелеп, рухи яктан караңгылыкка чума бара. Атилла хан коллык богауларыннан азат иткән Ауропа халыклары - католик һәм православия диненә түндерелеп, чарасыздан богаусыз колларга әверелеп китәләр. Тәүге Рим империясе куәтен күтәрергә алынган Византия императоры Василий II бу мәкерле гамәлен күрше Дунай болгары халыкларыннан башлавы бер дә гаҗәп түгел. Халыкка көчләп таккан православие дине белән мавыгып, әрнүле гамәлләрен кылганнан соң бу явыз илбашы «Болгароборец» аты белән тарихка кереп кала. Василий II бу илнең халкыннан мәетләр өеме өеп йөргәндә, көнчыгыш тарафларында белем-мәдәниять даһилары үсеп чыга — Әбугалисинәгә — егерме яшь тула, Әл-Бирүнигә — егерме җиде, бөек фарсы шагыйре Фирдәүсигә - алтмыш яшь — шагыйрь бу дәвердә дөнья халыкларының ренессансы булган «Шаһнамә»нең икенче редакциясен тамамлый. Ә бит бу хезмәтләр нәкъ менә көчыгышта, император Василий II сүнеп-сүтелеп барган, әмма Рим империясе колонияләрен кан-җан коя-коя үз канаты астына җыеп яткан дәвердә туалар, иҗат ителәләр. Шулук вакытта ислам дөньясының көнчыгышында Газнә каласында ни гарәп, ни фарсы булмаган, ә төрек-татар кавеменнән булган яп-яшь солтан Мәхмүд Газнәви тәхеткә килә. Легендар шәхес, Дәште-Кыпчакта ислам динен кабул иткән һәм хәрби яуларда җиһангирлык вә дәһшәтлекләре күрсәткән өчен Багдад хәлифәте тәхетенә утыруга ирешкән төрек улы була ул. Нәкъ менә солтан Газнәви Ауропада сугыш учаклары дөрләп янганда мөстәкыйль вә бәйсез дәүләт төзүгә ирешә. Хак, ул да Һиндстанга яу йөри, әмма «Болгароборец» император Василий II кылган явызлыкларны чирегенең чиреген дә кылмый. Х-ХI гасырларда ислам дөньясының төньяктагы дөньясында мәдәниять вә сәнгать чәчкә ата.


*** ***

Ниһаять, «әгәр дә мәгәр империяләр тарих юлларында үлемгә дучар ителсәләр, киләчәк кем кулына күчәчәк соң»? дигән сорау туа. Җавап гап-гади — варварлар кулына. Менә ни өчен азып-тузып йөргән бәндәләрне тәртипкә вә әдәпкә китерү өчен бу дәверләрдә диннәр үтә үҗәтләнеп китә. Рим империясе папасы да, кинәт уянып киткәндәй, көнчыгышта яшәгән Византия империясенә игътибар итә, үз көченә ышанып, 1054 елның җәендә Константинополь каласына илчеләрен юллый. Һәм папа илчеләре Византия императоры кырына кергәч, әңгамәләрен болайрак башлыйлар: « ... папа проклинает греческую церковь и весь Восток», дип яныйлар. Сәнгать, мәдәниятта гына түгел, үзара аралашуда да яңача караш башлана. Бу дәвердә Ауропада хак сүз сөйләгән белекле кеше — Ил түренә үтә алмаган. Шул ук вакытта көнчыгышта гарәп көтүчеләре һәм сәүдәгәрләре югары мәдәниятьле фарсылар белән кушылып китәләр. Шулук хәл-гамәл белән көтү көткән госманлы төрекләр, ислам дөньясы белән рухланып, йөз ел эчендә көнчыгыш илләрен кулга төшерәләр һәм хәтта Византия империясенең күп кенә җирләрен йолып алуга ирешәләр. Ләкин әле Византия империясе үз күәтендә, үз көчендә. Югалткан җирләрен тулыландыру өчен, күршесе Дунай буе болгарларына ябырыла. Аларны тизрәк үз диненә түндерергә тели. Әмма инде Дунай буе болгарларында тәүге гам-кодрәт сүрелгән, ил халкында бердәмлек юк. Нәкъ шул сәбәпле Болгар җирләреннән Василий II яшен утыдай үтә. Дунай буе болгарларының елъязмаларында мондыйрак гыйбрәти мисаллар да бар. Елъязмаларда Болгаробрец Василий II тарафыннан җәберләнгән, бинахакка рәҗетелгән тәңрелеләрдән (богомиллардан) киләчәк буыннарга багышланган васыятнамәләрдә — «... сабыр итү белән бергә, киләчәктә империягә баш бирмәскә, һәрдаим ирек вә азатлык өчен көрәшергә һәм шәһит киткән бабаларыбызны беркайчан да онытмагыз»! – дигән кан белән язылган үтенеч-үртәлүләр дә бар... Үч алу дигәннән, Ходай үзе җибәргәндерме, 1088 елда Рим мөнбәрен кулына алган папа Урбан II 22 ноябрьнең 1095 елында Клерман каласында бөек чиркәү собор-җыен уздыра. Бу җыен-соборда папа Урбан II төрки-сәлҗүкъләр кул астында калган «Изге җир»не азат итү мәсьәләсен күтәреп чыга. Бу хакта, без дә тәре яуларыннан читтә калмадык дипме, 1911 елда С-Петербург каласында «Всеобщая история обработанная «Cатириконом» исеме белән китап бастыралар. Бу китапта шактый гыйбрәтле юллар бар. Имеш, изге зат дәрвиш-монах Петр Альменский җәяүләп, җитмәсә яланаяк, Италия һәм көньяк Франция аша Иерусалимнән кайткан икән һәм төрки-сәлҗүкъләрнең «Хода табуты»н кадерсез итүләрен күргән икән. Шул сәбәпле папа Урбан II Ауропа христианарын Иерусалимгә таба тәре явы оештырырга чакыра. Чынында исә шул тарафлардан яланаяк кайтучы дәрвиш-монах Петр Альменский түгел, ә папа Урбан җәяүләп кайткан, имеш, һәм яланяк та түгел, елтырап торган һәйбәт түфлиләрдән һәм самими христианнарны папа Урбан, кайнарланып, «Гроб господень»ны коткарырга өнди. Ул гынамы, табутны коткарган христианнарга Ходалары бар гөнаһларын ярлыкаячак һәм аларга оҗмах ишекләрен киереп ачып куячак икән. Клерман каласындагы чиркәү җыенында папа Урбанның чакыруы моның белән генә бетми, әлбәттә, ялкынлы чыгышын болай тәмамлый: « ... каждый участник крестового похода получит отпущение грехов... Бог желает этого»!

Башта аннан-моннан коралланган «Хода табуты»н йолуга сакларга чыгучыларны дәрвиш-монах кушаматын алган Петр Альменский җитәкли, әмма көтмәгәндә тәре яучылары алдында папа Урбан II үзе пәйдә була. Папалар, ниһаять, беләләр, яһүдләр мәетләрен табутта җирләмиләр икән. Ә бит Аллаһ колы Иса яһүд була. Бу хакта «Сатирикон» китабында менә нинди юллар бар: «Когда вдали показывался какой-нибудь город крестоносцы спрашивали:

- Послушайте, это Иерусалим?

  • Нет.

  • А евреи в нем есть?

  • Есть.

  • А можно их перебить?

  • Да сделайте ваше одолжение».

Бактың исә тәре яучылары Иеурсалим урнына Будапешт каласына юлыкканнар икән. Шәһәргә ябырылуга, венгрлар ( бу дәвердә тарихчылар венгрләрне татарлар дип язалар) папаның беренче тәре явы рыцарьларын тәмам кырып салалар. Икенче яу да уңышсызлыкка дучар ителә. Ул арада папа Урбан II җан тәслим кыла. Кайнар канлы тәре яучылары янә яуга җыеналар. Бу буладыр 1204 елда. Дәррәү кузгалалар, юл өстендә очраган бер шәһәрне җимерәләр, ниһаять, даны еракларга таралган зур калага җитәләр. Бу вакытта кала түрәсе гаскәрбашы белән хәрбиләрен диңгез буена ял итәргә җибәргән икән, тәре яучылары каланы алалар, талыйлар, яндыралар. «Сатирокон» китабында бу хакта мондый юллар бар: «Крестоносцы осадили город и, только взяв его, убедились в своей ошибке. Сконфуженные стали спрашивать:

- Где тут гроб Господень?

- Это вовсе не Иерусалим, а Константинополь…»


Сигез тапкыр кабатлана тәре яулары. Ауропа христианнары зур югалтуларга дучар ителә. Бу шул хакта сөйли, бу дәверләрдә Ауропа халыклары барчасы да Папа кулында була. Тәре яулары белән мавыгып, берсе артыннан берсе мөнбәргә килгән папалар меңнәрчә үсмерләрне гарәп илләренә илтеп сатудан да оялмыйлар. Хак, Франция короле Карл Великий белән папа Лев III үзара килешеп, король папага, папа корольга таҗ кигерә. Әнә шулай Ауропада ике түрә барлыкка килә — папа һәм король. Шушындый заманнарның берсендә, төгәлерәге 1204 елда тәре яучылары әллә саташып, әллә адашып, әллә папа котыртып — башбирмәс иператордан үч алу нияте беләнме Константинополь каласына юлыгулары табигый хәлдер. Ә тәре яучылары диндәшләре булган империянең башкаласын кеше танымаслык итеп талыйлар. Бу хәл, бер-берсенә таҗ кигереп, король белән папаның бергә Ауропа халыклары белән идарә иткән дәвердә була. Өченче империя байрагын кулына алган Русия 1552 елда безнең башкалабыз Казанны еккач, правословия динендәге христианнар төрки-мөселманнарын көчләп чукындырырга керешәләр һәм Илминский коткысына бирелеп, Аксак Каратун атын алган руханилар, Дунай буе болгарларында кулланган кайбер яман ысулларны да кабатлыйлар. Көнбатыш тәре яучылары берни дә кыра алмадылар, ә без Кытай чигенә кадәр яшәгән төрки халыкларын «крестиян»нар иттек дип, Русиягә күчеп килгән православия руханилары арасында кинәнүчеләр һәм шул хакта дистәләрчә әсәрләр иҗат итүчеләр дә булды. Ләкин бу вакытта гаделлек эзләгән халык диннәр башында утырган папаны Ватикан дип аталган «империяне» ашяъулык хәтле генә җиргә кысырыклап, куып керткән булалар инде.

Бу нәрсә хакында сөйли, туганкайларым, «богомиллар»ның бу калага каргышы чынлап та төшкән икән ич. Диндәш христианнар үз калаларын үзләре җимергәннәр һәм талаганнар. Ул гынамы, 1453 елда Госманлы төрекләре Византия империясенең башкаласы Константинопольны яулыйлар. Рим җиренә дә ирек вә азатлык килә. Һәм аны кыпчаклар алып киләләр, ягъни төркиләр. Шул хакта менә нәрсә яза тарихчы Мурад Аджи үзенең саллы «Кипчаки и Огузы» хезмәтендә: «Кипчаки в числе создателей нового мира в Европе... Аттила, победитель Великой Римской империи, он дал людям веру в Бога небеснего, подарил свои знания, архитектору, литературу... Нельзя не замичать очивиднего. ... После смерти Аттилы Западной империи лучше было бы умереть сразу. Ничего, кроме позора, она уже не видела. В 454 году император Валентиниан казнил Аэция. Но соратники Аэция убили неблагодарного императора. В ответ на это хан Гейзерих захватил Рим и две недели грабил его. Кипчаки с тех пор делали в Империи, что хотели. Хан Рицимер, став главнокомандующим, сажал и свергал римских императоров, словно мальчишек. Он открыто издевался над ними: за 15 лет 10 раз менял «хозяина» трона. Сам он не мог занять трон из-за своего происхождения, но вся власть была в его руках. Рицимера на посту военноначальника сменил Орест, бывший духовник Атиллы. Это был уже совсем другой человек. Он, нарушив адат, назначил императором своего сына, взявшего имя Ромул Августул. Этот тюрк стал последним императором Рима. В 476 году его низвергли сами кипчаки, призвав царствования молодого человека нарушением законов Неба. Во имя святых традиций Алтая сделал это хан Одоакр, заявив: «Империя отвергает титул императора». При нем название Италия обрело свой истинный смысл: «ынтола» по-тюрски — «отвергай» оныт. В Византию отправили посольство, а с ним — отслужившие свою корону и другие императорские знаки отличия. Так закончалась история Древнего Рима. И началась история Италии. ( Мурад Аджи. Кипчаки-Огузы. стр.42).

Халык әйтмешли, каргыш — бер карга башына гына түгел, тулы бер халык башына да төшә икән.

Тарих шуны раслый, ХХ гасырга кадәр Дунай буе болгарлары үз тарихларын онытмасалар да, ни гаҗәп, гасырлар үтә-үтә булса да Ауропа тарихчылары безнең баки туганнарыбызны «славяннар» дип яза башлыйлар, һаман бер балык башы — слау- славяннар, ягъни римляннарның богаусыз коллары дип. Ләкин Ил башына килгән Владимир Мономах (1113-1125): «Без коллар түгел, без руслар!» дип кырт кисә, ягъни милләт буларак «рус» сүзен тарихка кертеп җибәрә.

Ә тарихта болай була. 862 елда Киев каханы Әскәр-Аскал-Аскольд баш калкыта, Византия империясенә барасы сәүдә юлын үз кулына төшерергә тели. Ләкин теләгенә ирешә алмый. Пиратлар тынгы бирмиләр. Ахырда Киев каханын Әскәр-Аскал-Аскольдны һәм хәзәр каханы илчесе Дир-Җимсарны үтереп, 882 елда туган илендә «Калдун» кушаматын алган скадиновияле варяг канунг Хельг килә. Русия тарихы әнә шул «Калдун-Хельг» килгән елдан башлана да инде. Русия тарихчылары Хельгны — Олег, Вальдамирны — Владимир дип, үз тарихларына кертеп җибәрәләр. Русиянең тарих фәннәре докторы бу санга шикләнеп карый. Менә нәрсә яза үз хезмәтендә Русиянең ихтирамга лаек тарихчы галиме: « Произошло это, скорее всего, в том же самом 862 году, когда в русской летописи зафиксировано пресловутое призвание князей. Просто мистика какая-то!» ( Валерий Никитич Демин, Загадки древних летописей. стр. 134).

Дунай буе болгарларын кан-җан коя-коя, көчләп вә җәберләп чукындырган Византия империясе яшәүдән туктагач, андагы бар булган миссионер монахлар һәм руханилар православия динен кабул итәргә омтылган, нәкъ менә омтылган, ләкин әле кабул итмәгән, чөнки бу ил өчен зур вакыйга булырга тиешле тарихи хәл-вакыйга беркая да, берничек тә язма документларга теркәлмәгән, дигән нәтиҗәгә килә шушы мәсьәләгә карата хакыйкатькә якын килеп хезмәт язган тарихчы Г.Г. Литаврин үзенең «Состав посольства Ольги в Константинополе и дары императора» дигән хезмәтендә. Мәскәү Русиясе исә рәсми төстә бары тик 1589 елда гына грекларның руханиларына ярты байлыгын биреп, әүвәл грек-русия, ары таба мөстәкыйль Мәскәү епархиясен оештыруга ирешә. Бары тик. Һәм Русия өчен бу хәл-вакыйга буладыр Мәскәү тәхетендә чыгышы белән татар Борис Годунов утырганда — (1598-1605 елларда). Тәүгеләре барчасы да миф һәм легендалардан тора. Башкалаларын Госман төрекләре яулап алгач, гәрчә Төркия солтаны «Великолепный» яулаган илендә православия динен катгый рәвештә тыймаса да, андагы күп санлы руханилар Русиягә күчеп килә башлыйлар, соңрак урыслашып китәләр һәм инде урыслар кул астындагы төрки-татарларны көчләп чукындырырга керешәләр һәм язмышларын да урыс кушаматын алган «руслар» белән бәйлиләр. Шушы җөмләгә янә бер гыйбрәти хәл-гамәл ялгана. Мәгълүм ки, Бөек Сөләйман үз куәтле заманында Будапештка, Польшага яу йөри. Ни гаҗәп, яубаш Сөләйман илләрне кулга төшерә алмый, чөнки яубашка биредә яшәгән татарлар каршы торалар. Сөләйман зур югалтуларга дучар ителеп, чигенергә мәҗбүр була. Казанга Иван Грозный ябырылгач та, сүнеп-сүрелгән төрки дөньясыннан бер генә Ил дә ярдәмгә килми... Алтын Урда татарларыннан, Русия тарихчылары язганча, бер Мәскәү кенәзләре генә курыкмаганнар икән шул, бөтен Ауропа татарлардан куркып яшәгән. Моннан шундый нәтиҗәгә килергә була— бу дәверләрдә Ауропа халыклары гына түгел, Византияне «кулына төшергән» Госманлы төрекләре дә канкардәшләренә битараф калганнар, ярдәм кулы сузмаганнар — килмәгәннәр.

Төрки болгар-татарлар арасындагы әнә шул мәгънәсез карашлар Идел буе төрки-болгарларын канкардәшләре — Дунай буе болгарлары белән аралашудан мәхрүм итә дә инде. Нәкъ менә кабул иткән диннәр нәтиҗәсендә еллар үтә-үтә бу ике тугандаш халык бер-берсен танымас хәлгә килә. Менә нәрсә яза Дунай буе болгарлары турында Русиянең мәшһүр тарихчысы Н. М. Карамзин: «Болгары называются разными именами в Византийский истории, вопреки Нестору многие считали их славянами.... но болгары говорили прежде собственным языком. Древнейшие собственные имена их совсем не славянские, а подобны турецким, равно как и сами обычаи их». (Избранные статьи и письма. стр. 107). Күренә ки, чыгышы белән татар булган тарихчы Карамзин да хәтта үз язмаларында ялгышып та «татар» сүзен кулланмый, сүз боткасына яшерә.

Ары таба икенче бер галим хакыйкатькә якынрак килеп, төрки болгарлар турында болай дип яза: «Болгары, подобно другим тюркам, поклонялись верховному божеству Тангра, в честь которого VIII стали возвигать постоянные капища. Обожествлялись и небесное светила; амулеты часто имели символическое изображение солнца». ( Г.Г. Литаврин. Государства на Балканах. стр.139).

Ни генә язмасыннар Ауропа һәм Русия тарихчылары, тарихи язмаларын ничекләр генә империя сәясәтенә җайламасыннар, хакыйкать- тән качып булмый, борын заманнардан ук Дунай буе болгарлары Идел буенда яшәгән төрки болгар-татарларның канкардәш-туганнары булганнар һәм тыгыз элемтәдә торганнар. Моны тарихи фактлар да раслый. Ә бу ике төбәктә яшәгән халык баки заманнардан бирле үзара аралашып, сәүдә итеп яшәгәннәр. Өсләренә яман яулар килгәндә бер-берсенә ярдәмгә барганнар. Нәкъ менә Бәгер хан тәхеттә утырганда ханзадә Шамгунны иш-туганнары урдасы һәм байлыгы илә Идел буе Болгары тәхетендә утырган Мөхәммәт ханга — кардәш туганнарына озатуга ирешә. Мөхәммәд хан исә, ишләре белән Идел буе Болгарына күчеп килгән ханзадәне, ир-зат балалары булмау сәбәпле, дәүләт табынында ук үз угланы итеп игълан итә.

Безгә тарихтан шунысы да билгеле, Идел буе Болгар дәүләте тәхетендә утырган Мөхәммәд хан вафатыннан соң Идел буе аксакаллары Шәмгун ханзадәне Ил тәхетенә күтәрәләр. Күптән түгел, башкалабыз Казанга Дунай буе Болгарыннан шактый дәрәҗәле делегация килеп китте. Алар арасында язучылар да бар иде. Кызганыч ки, иезуитләр «тырышлыгы» белән канкардәш язучылар белән очрашырга туры килмәде. Әмма гасырлар үтсә дә кан тарта икән, туганкайларым. Күп еллар Дунай буе халыкларының тарихын өйрәнгән олуг галим Ф.И. Успенский болгар археологы Раше Рашев казып тапкан мәрмәр баганага игътибар итә. Анда руни белән мондый юллар язылган була : « Бөек хан Гөмертаг — Тәңре илчесе, ил иясе, шушында туды. Плиска (Якты) каласында яшәде Тича (Төче-татлы) елгасы буенда стан төзеде». Болгарның исемле архелогы Раше Рашев аңа хан утырган җимерек тәхет залын күрсәтә. Һәм олуг галим Гөмертаг (Омуртаг) хан әйткән сүзләрне куен дәфтәренә язып куя. «Человек если он хорошо живет, умирает, а другой рождается. И пусть рожденный позже, когда видит мое создание, вспомнет того, кто это сделал. И имя властителя — Омуртаг, великий хан».

Олуг галим Ф.И. Успенский янә бер нәрсәгә игътибар итә. Павлекини каласы янындагы Казанлык төрбәсендәге кыяга уелган дөнья мәдәниятының шедевры булып танылган һәм халыкара «Юнеско» исемлегенә кертелгән «Мадарский конник» сын-сурәтенә, бигрәк тә ат менгән кешенең эзәңгеcенә гаҗәпләнә. Ул белә, эзәңге белән чалбарны Ауропага V гасырда Атилла сугышчылары алып киләләр. Ауропа ирләренең күбесе әле данлы император Цезарьга ияреп, юбка киеп йөри. Шушыларның барысын да исәпкә алып, «таш кыяга уелган ат менгән сын-сүрәт — Кубрат ханның өченче улы Аспарух», дигән нәтиҗәгә килә. Моны шушы төбәктә казылмалар алып барган Дунай буе археолыгы Раше Рашев та үз хезмәтләре белән раслый.

Югарыда әйткәнемчә, бу хәл-гамәлне «История болгарской литературы» хезмәтендә галим В. Д. Андреев тә искәрә.

Хак, кайберәүләр мин күтәргән ядкәргә гаҗәпләнерләр, беришләре инкяр итәргә керешерләр, ләкин борынгы тарихыбыз белән тирәнгәрәк төшеп танышкач, барыбер инанырлар — Дунай буе болгарлары да безнең канкардәшләребез булганнар. Кызганыч ки, бу хакта без татарлар бик аз беләбез. Ә бит, туганкайларым, безнең башка да шушындый язмышның каһәре төшүе бар. Чөнки Русия империясе татар халкын Ана телендә укуны аерым кысага кертеп, Ил белән идарә итүне үз кулына алырга тели. Русия түрәләре нинди генә канун-кагыйдәләр аша татарларны кысырыкламасыннар — без башлангыч мәктәпләрдә ана телендә уку гына түгел, югары уку йортларына кадәр ана телебездә белем алырга хаклы халык! Шуның өчен безгә ерак туганнарыбыз язмышынннан гыйбрәт алып, ана телебезне, борынгы бабаларыбызның фәлсәфәсен, дин-иманыбызны, мәдәниятыбызны, тарихыбызны сакларга, белергә һәм өйрәнергә тиешбез. Борынгы заманнардагы кебек, ил-дөнья халыкларын көнләштерерлек итеп, хәтта менталитетыбыз вә яшәү рәвешебез белән үрнәк-өлге булырлык халәттә, җир шарындагы һәммә халык белән дустанә-тату яшәргә, сәүдә итәргә — әле дә соң түгелдер кебек миңа...

——————————————








Каталог: file
file -> Симон маркиш
file -> Падение Трои Пьеса в 5-ти действиях
file -> 2. в греческом языке существует три слова для обозначения понятия «слово» «эпос», «логос» и
file -> Қазақстан Республикасы Қорғаныс министрінің 2016 жылғы 22 қаңтардағы №35 бұйрығымен бекітілген тиісті деңгейдегі білім беру бағдарламаларын іске асыратын Қазақстан
file -> График предоставления респондентами первичных статистических данных по общегосударственным статистическим наблюдениям в июне 2013 года
file -> 66 баспасөз релизі қаржы нарығындағы ахуал туралы


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет