Пояснительная записка 1 Цели и задачи реализации основной образовательной программы



жүктеу 8.46 Mb.
бет24/46
Дата02.04.2019
өлшемі8.46 Mb.
түріПояснительная записка
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   ...   46

При составлении рабочих программ следует учесть:



  • В программе каждого класса должны быть представлены разножанровые произведения; произведения на разные темы; произведения разных эпох; программа каждого года должна демонстрировать детям разные грани литературы.

  • В программе должно быть предусмотрено возвращение к творчеству таких писателей, как А.С. Пушкин, Н.В. Гоголь, М.Ю. Лермонтов, А.П. Чехов. В этом случае внутри программы 5-9 классов выстраивается своего рода вертикаль, предусматривающая наращение объема прочитанных ранее произведений этих авторов и углубление представлений об их творчестве.

Важно помнить, что изучение русской классики продолжится в старшей школе, где обучающиеся существенно расширят знакомство с авторами, представленными в списках основной школы (например, с Н.А. Некрасовым, Н.С. Лесковым, Л.Н. Толстым, А.П. Чеховым, А.А. Ахматовой, В.В. Маяковским и т.п.).

При составлении программ возможно использовать жанрово-тематические блоки, хорошо зарекомендовавшие себя на практике.


Основные теоретико-литературные понятия, требующие освоения в основной школе


  • Художественная литература как искусство слова. Художественный образ.

  • Устное народное творчество. Жанры фольклора. Миф и фольклор.

  • Литературные роды (эпос, лирика, драма) и жанры (эпос, роман, повесть, рассказ, новелла, притча, басня; баллада, поэма; ода, послание, элегия; комедия, драма, трагедия).

  • Основные литературные направления: классицизм, сентиментализм, романтизм, реализм, модернизм.

  • Форма и содержание литературного произведения: тема, проблематика, идея; автор-повествователь, герой-рассказчик, точка зрения, адресат, читатель; герой, персонаж, действующее лицо, лирический герой, система образов персонажей; сюжет, фабула, композиция, конфликт, стадии развития действия: экспозиция, завязка, развитие действия, кульминация, развязка; художественная деталь, портрет, пейзаж, интерьер; диалог, монолог, авторское отступление, лирическое отступление; эпиграф.

  • Язык художественного произведения. Изобразительно-выразительные средства в художественном произведении: эпитет, метафора, сравнение, антитеза, оксюморон. Гипербола, литота. Аллегория. Ирония, юмор, сатира. Анафора. Звукопись, аллитерация, ассонанс.

  • Стих и проза. Основы стихосложения: стихотворный метр и размер, ритм, рифма, строфа.


2.2.2.3.Родной (татарский) язык и родная(татарская) литература

Изучение предметной области "Родной язык и родная литература" (Татарский язык и татарская литература) должно обеспечить: (в ред. Приказа Минобрнауки РФ от 31.12.2015 N1577)

-воспитание ценностного отношения к родному языку и родной литературе как хранителю культуры, включение в культурно-языковое поле своего народа; (в ред. Приказа Минобрнауки РФ от 31.12.2015 N 1577)

-приобщение к литературному наследию своего народа; (в ред. Приказа МинобрнаукиРФ от 31.12.2015 N 1577)

-формирование причастности к свершениям и традициям своего народа, осознание исторической преемственности поколений, своей ответственности за сохранение культуры народа; (в ред. Приказа Минобрнауки РФ от 31.12.2015 N 1577)

-обогащение активного и потенциального словарного запаса, развитие у обучающихся культуры владения родным языком во всей полноте его функциональных возможностей в соответствии с нормами устной и письменной речи, правилами речевого этикета; (в ред. Приказа Минобрнауки РФ от 31.12.2015 N 1577)

-получение знаний о родном языке как системе и как развивающемся явлении, о его уровнях и единицах, о закономерностях его функционирования, освоение базовых понятий лингвистики, формирование аналитических умений в отношении языковых единиц и текстов разных функционально-смысловых типов и жанров. (в ред. Приказа Минобрнауки РФ от31.12.2015N 1577).
Родной (татарский) язык (Туган тел)

Татар теле турында гомуми мәгълүмат.

Аралашу чарасы буларак тел. Телнең төп функцияләре. Кеше тормышында һәм үсешендә туган телнең роле.

Тугандаш һәм тугандаш булмаган телләр. Татарлар яши торган регионнар. Кеше һәм җәмгыять тормышында телнең роле.  

Фонетика һәм орфоэпия.

Лингвистика бүлеге буларак фонетика һәм орфоэпия. Сөйләм органнары, сөйләм авазлары булдыруда аларның урыны. Аваз. Фонема. Татар теленең сузык авазлар системасы, аларның саны. Сузык авазларның классификациясе. Татар теленең сузык авазлар системасындагы үзгәрешләр. Сингармонизм законы, аның төрләре. Сузык авазларның кыскаруы. Дифтонглар. Татар телендә тартыклар, аларның саны. Тартык авазлар классификациясе. Татар теленең тартык авазлар системасындагы үзгәрешләр. Тартыкларның ассимиляциясе, ассимиляция төрләре. Татар һәм рус телләрендә тартык һәм сузык авазлар.

Татар телендә басым. Татар теленең үз сүзләрендә һәм алынмаларда басымның сакланмау очраклары. Интонация төшенчәсе.

Әдәби тел нормалары. Орфоэпия нормалары төшенчәсе. Орфоэпик сүзлек.

Фонетик анализ.

Графика, орфография.

Графика һәм орфография турында гомуми мәгълүмат. Татар теле алфавиты.

Орфография. Сузыкларның язылышы. Тартыкларның язылышы. Ике аваз белдерә торган хәрефләрнең язылышы. “ъ” һәм “ь” билгеләренең язылышы.

Орфографик сүзлек. Телнең орфографик нормалары.



Морфемика (телнең морфем төзелеше) һәм сүз ясалышы.

Сүзнең барлыкка килүе һәм төзелеше турында гомуми мәгълүмат. Телнең иң кечкенә мәгънәле кисәге буларак морфема. Тамыр һәм аффикс. Тамырдаш сүзләр.  Аффикслар ярдәмендә яңа сүз ясау. Аларның төрле сүз төркеменә караган сүзләр ясалышындагы роле.

Аффикслар, аффикс төрләре: сүзъясагыч һәм модаль аффикслар. Тамыр һәм ясалма нигезләр.

Татар телендә сүз ясау ысуллары. Тамыр сүзләр. Ясалма сүзләр, ясалма сүзләрнең структур төрләре: кушма, тезмә, парлы.

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелешендәге төп аермалар.

Этимология төшенчәсе.

Сүз ясалышы ягыннан һәм морфемик анализ.

Лексикология һәм фразеология.

Телнең төп берәмлеге буларак сүз. Сүзнең лексик берәмлеге. Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Антонимнар, синонимнар, паронимнар, омонимнар һәм аларның төрләре.

Төрки-татар чыгышлы сүзләр һәм алынмалар.

Татар теленең сүзлек составы: архаизмнар, тарихи сүзләр, неологизмнар һәм аларның төрләре. Диалектизмнар. Терминнар һәм һөнәрчелек сүзләре. Жаргон сүзләр.

Фразеологизмнар, аларның төрләре. Сөйләмдә фразеологизмнарны куллану үзенчәлекләре.

Төрле төрдәге сүзлекләр, аларны төрле эшчәнлектә файдалану.

Татар теленең төп лексик нормалары. Сүзгә лексик анализ ясау.

Морфология.

Сүзләрнең лексик-грамматик төрләре буларак сүз төркемнәре. Сүз төркемнәренең классификациясе. Мөстәкыйль, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре. Аларның семантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре. Төрле сүз төркемнәренә караган сүзләр ясау, аларның семантикасы һәм кулланылыш үзенчәлеге.

Татар теленең төп морфологик нормалары .

Сүзгә морфологик анализ ясау.



Синтаксис.

Синтаксис турында гомуми мәгълүмат. Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмләдә синтаксик бәйләнеш. Тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

Җөмлә. Җөмлә кисәкләре, баш һәм иярчен кисәкләр. Җөмләдә сүз тәртибе.

Гади җөмлә төрләре. Җәенке һәм җыйнак җөмләләр. Тулы һәм тулы булмаган җөмләләр. Сөйләмдә бер составлы җөмләләрне куллану үзенчәлеге.

Раслау һәм инкарь җөмләләр турында гомуми мәгълүмат.

Туры һәм кыек сөйләм. Диалог, диалогта тыныш билгеләренең куелышы.

Кушма җөмлә төшенчәсе. Кушма җөмлә төрләре. Тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.

Иярченле кушма җөмлә төшенчәсе. Татар һәм рус телләрендә иярченле кушма җөмлә төзелеше. Синтетик иярченле кушма җөмлә, әлеге төр җөмләләрдә бәйләнеш төрләре, тыныш билгеләре. Аналитик иярченлек кушма җөмлә, бәйләнеш төрләре һәм тыныш билгеләре.

Иярчен җөмләләр, аларның төрләре. Төрле юл белән бәйләнгән кушма җөмләләр.

Текст синтаксисы турында гомуми мәгълүмат.

Телнең төп синтаксик нормалары.

Синтаксик анализ.



Пунктуация.

Татар телендә тыныш билгеләре. Ия һәм хәбәр арасында сызык куелу очраклары. Аерымланган иярчен кисәкләр, эндәш һәм кереш сүзләр булган җөмләләрдә тыныш билгеләре. Тиңдәш кисәкләр булган очракта тыныш билгеләренең куелышы.

Диалог, диалогта тыныш билгеләренең куелышы. Туры сөйләм булган җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.



Стилистика һәм сөйләм культурасы.

Телдән һәм язма сөйләм төшенчәсе. Сөйләмдә синоним, антоним һ.б. дөрес куллану. Сөйләм культурасын үстерү һәм стильне камилләштерүдә синтаксик синонимнарның роле.

Сөйләм культурасы төшенчәсе. Сөйләм һәм язма әдәби сөйләмгә карата таләпләр турында гомуми мәгълүмат. Сөйләмдә төрле лексик чаралар (синоним, антоним, калькалар, фразеологик әйтелмәләр, мәкальләр һәм әйтемнәр) куллану мөмкинлеге.

Тел һәм мәдәният.

Татар теленең сөйләм этикеты. Коммуникация төренә карап, тиешле сөйләм этикеты нормаларын куллану.

Милли-мәдәни компонентлы мәгънә йөрткән тел берәмлекләрен таный һәм аларның мәгънәләрен аңлатмалы, этимологик, фразеологик әйтелмәләр сүзлеге һәм башка сүзлекләр ярдәмендә аңлата белү.
Татарская литература.(Татар әдәбияты)
5 нче сыйныф

Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык иҗаты. Аның сәнгать төрләре формалашуга йогынтысы. Халык иҗатының бер төре буларак халык авыз иҗаты. Аның әсәрләрендә гомумкешелек хыяллары, идеалларының

чагылуы. Халык авыз иҗатының матур әдәбият белән бәйләнешләре: уртаклыгы һәм үзенчәлекле аермалары. Халык авыз иҗатының төп жанрлары, жанр сыйфатлары.

Әкиятләр: жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары.

“Ак бүре” әкияте ( кыскартып).

“Үги кыз”, “Аю белән төлке” әкиятләре.

Җырлар: татар халык җырларына хас үзенчәлекләр. Көй һәм сүзләр тәңгәллеге. “Моң” төшенчәсе. Җырларны төркемләү. “Иске кара урман”, ”Гөлҗамал”,”Туган ил”,”Яшә, Республикам!”,”Ай былбылым”; кыска җырлар дүртюллыклар; тарихи җырлар: “Болгар иленең кызлары”,”Пугач явы”.

Кыска жанрлар: мәкальләр һәм әйтемнәр. табышмаклар, мәзәкләр. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”.

Бәетләр. “Сак-сок” бәете.

Риваятьләр, легендалар: аларга хас үзенчәлекләр; жанр сыйфатлары.

“Янмый торган кыз”, «Иске Казан каласының корылуы”,”Шәһәр нигә Казан дип аталган”,”Әллүки”,”Зөһрә кыз”,”Кеше гомере ничек корылган”.



Практик дәрес: халык авыз иҗатында образлар; әсәрләрдә дөньясурәте; табигать һәм

кеше, яшәеш һәм кеше турында күзаллаулар. Халык авыз иҗаты поэтикасы, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынтысы.



Әдәби әкиятләр: халык әкиятләре белән уртаклык; сәнгатьлелек сыйфатлары, әдәби әсәр буларак алым һәм сурәтләү чаралары. Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте.

Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкияте.

Әхмәт Фәйзинең “Аучы мәргән белән Болан кыз” әкияте.

Рабит Батулланың “Курай уйный бер малай” әкияте.

Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена”,”Кояштагы тап”әкиятләре
Хикәя: жанр сыйфатлары; әсәрнең катламнары – вакыйгалар, күренешләр, хискичерешләр; кеше образлары төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар; хикәяләүче образы, автор позициясе.

Фатих Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз”,”Нәҗип” хикәяләре

Мәсәл. Тереклек, җансыз предмет образлары ярдәмендә, читләтеп, кеше сыйфатларын һәм тормышын тасвирлау. Хикәяләп яки тезмә рәвештә язылуы; фикер-идеяләрнең аллегория ярдәмендә белдерелүе.

Мәҗит Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле.

Габдулла Тукайның “Ике сабан” мәсәле.

Практик дәрес: сәнгатьтөре буларак матур әдәбят; чәчмә һәм тезмә әсәр; аларның сәнгатьчә сурәтләү алымнары, чаралары.

Габдулла Тукайның “Пар ат”,”Туган җиремә”,”Туган авыл” шигырьләре.

Шәүкәт Галиев. Балалар әдәбиятындагы урыны; геройлары, образлар дөньясы. “Һәркем әйтә дөресен”,”Тереклек суы”,”Курыкма, тимим!”

“Тарихтан сабак”,”Өйгә бирелгән эш”,”Онытылган, өйдә калган” шигырьләре.



Ятлау һәм сәнгатьле итеп сөйләү өчен әсәрләр:

  1. Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре, 1 – бүлек.

  2. Г.Тукайның үзегез яраткан шигыре.

  3. Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре.

  4. Укытучы яки укучылар сайлап алып, Ш.Галиевнең бер шигыре.

Инша язу өчен үрнәк темалар:

1. Әкият геройларының көрәш максатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

2.“Сак-сок”бәетендә тасвирланган халык акылы һәм синең үз нәтиҗәләрең.

3. Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

4.”Минем туган җирем” (Г.Тукай һәм башка язучыларның әсәрләрен файдаланып, һәркем үз образын иҗат итә).

Дәрестән тыш уку өчен:


  1. “Гөлчәчәк” татар халык әкияте.

  2. Ләбиб Лерон. Шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр.

3.Фаил Шәфигуллинның “Акмөгез”хикәясе. 4. Вакытлы матбугат басмалары.
6 нчы сыйныф

Әдәбиятны укыту эчтәлеге:

Мифлар. Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология. Мифларда табигатьнең , чынбарлыкның һәм яшәешнең закончалыкларын ачарга омтылу. Дөнья халыклары тудырган мифлар һәм татар халкы иҗат иткән мифлар.

Алып кешеләр”.” Җил иясе җил чыгара” мифлары.

Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы.

әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре арасында образ иҗат итү үзенчәлеге.



К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте. Эпик төр жанры буларак хикәя белән уртаклыгы, аермасы. Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар,

ярдәмче персонажлар, җыелма образлар. Хикәяләүче автор образы; автор пози циясе.



Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.

Конфликтка бәйле сюжет элементлары. Тема, проблема, идея. Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы. Әсәрдә сурәтләнгән чор картинасы.Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог).



Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе. Эпик жанр хикәя. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы.Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст.

Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләре. Замандаш шагыйрьләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы, хис-кичерешләрен, уйфикерләрен чагылдырган образлар, сурәтләүләр.

С Рәмиевнең «Уку»,“Авыл”шигырьләре.Лирик герой образы. Табигатьне тасвирлавында романтик күтәренкелек. Тормышка һәм үзенә ышаныч белән, сокланып каравы. Яктылыкка чакыру өндәү пофосы.

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе. Көлке ситуациягә корылган вакый га. Әсәрнең төп һәм ярдәмче геройлары. Хикәяләү һәм шигъри сөйләмнән аермалы буларак, әсәр теленең диалог һәм монологларга корылган булуы.

Г.Тукай. «Исемдә калганнар». Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булуы, язылу тарихы. Тукайның кешеләргә, үз язмышына, яшәгән чорына мөнәсәбәте чагылу. Тормыш юлының иҗаты белән аерылгысыз бәйләнеше.

Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар).

Тезмә сөйләм үзенчәлекләре

Һ.Такташның “Урман”,“Пи-би-бип”,”Болай гади җыр гына” шигырьләрендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары.

И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты, хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары.

Р.Батулланың «Имче», “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы.

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе.Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хикәяләү алымнары.

Р.Миңнуллинның ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләре. Балачакны гәүдәләндергән образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре. Сурәтләү чаралары.

Лиро-эпик жанр – баллада. Образлар системасы: табигать, тереклек, кешеобразларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары.

М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы.Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык.

Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”,“Йолдыз кашка турында баллада”. Фантастиквакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау. Героик яңгыраш, образлар системасы.

Эпик төр жанры – роман. Сюжет һәм композиция үзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулы итеп тасвирлау. Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). Язучының тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы. “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау.

Ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр:


  1. И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган һәм аннан соңгы өч абзацы.

  2. Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигыре.

3.И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сы.

4.Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигыре.



Инша язу өчен үрнәк темалар:

  1. Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?

  2. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре.

  3. Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкиятләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында). 4.Мин кемнәрдән үрнәк алам?


Дәрестән тыш уку өчен:

  1. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.

  2. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.

  3. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре. 4. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.


7 нче сыйныф
Төрләр һәм жанрлар. Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Әдәби алымнар (кеше образы тудыруга караган алымнар). Әдәби төр, жанр, эчтәлек һәм форма, әдәби алымнар турында белемнәр системага салына, тирәнәйтелә.

Сәнгать төре буларак әдәбият. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы.

Халык авыз иҗаты. Дастан жанрына хас сыйфатлар, аның төркемчәләре. Тарихи дастан буларак «Идегәй» дастаны (өзекләр).

ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу.

Г.Тукай тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Милләтә», “Милли моӊнар”, “Өзелгән өмид”, “Шагыйрь”, “Театр” шигырьләре. Гражданлык лирикасы, автор позициясе төшенчәләре.

Н.Думавиның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү..«Яшь ана» хикәясе.Әсәрдә хикәя жанры үзенчәлекләренең чагылышы.Әдәби әсәрдәге образлылык. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар.

Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Акчарлаклар» повесте (өзекләр). Әсәрдә жанр үзенчәлекләренең чагылышы. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы. Пейзаж, портрет. Психологизм. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт образы (хронотоп).

Чор: 1920-1930 еллар әдәбияты. Әдәби барышка тәэсир иткән тарихи сәбәпләр.

Аларның әдәбиятны каршылыклы үсешкә китерүе. Әдәби әсәрләр төрлелек: милли традицияләрне дәвам иттерүче һәм яңа идеология кысаларында иҗат ителгән әсәрләр.

Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.“Мокамай” поэмасы. Лиро-эпик жанр поэма. Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышы. Персонаж, характер. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт.Текст: эпиграф, багышлау.

Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Җан Баевич» комедиясе. Драма төренең комедия жанры турында белгәннәрне тулыландыру. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция).

Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү“Кызыл чәчәкләр” повесте.Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтү. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре.

Чор әдәбияты. ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы, аның тарихи сәбәпләре.Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр.

С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Әнкәй», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә...» шигырьләре. Лирик жанр күңел лирикасы. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре.

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Әйтелмәгән васыять» хикәясе.Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар. Персонаж, характер, тип. Хикәяләүче, автор образы, автор позициясе.

Ш.Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Әни килде» драмасы. Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләр. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция).

Г. Сабитовның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Тәүге соклану», “Ярсулы яз” хикәяләре. Композиция: әсәр кору алымнары. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья.

М.Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Без кырык беренче ел балалары» повесте. Хикәяләүче, автор образы, автор позициясе. Әсәрнең геройлары. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция).

М.Галиевның тормыш юлына кыскача күзәтү. “Уйна әле” хикәясе. Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтү. Әдәби әсәрдәге образлылык. Тема, проблема, идея. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре.

Г.Гыйльмановның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Язмышның туган көне» хикәясе. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары.

З.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Сәер кыз» драмасы. Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләре. Тема, проблема, идея. Идеал. Сәнгати алымнар һәм стиль.

Р.Харисның тормыш юлына кыскача күзәтү. «Сабантуй» поэмасы. Лиро-эпик жанр поэма. Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышы. Персонаж, характер. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр.

Р. Фәйзуллинның тормыш юлына кыскача күзәтү. “Биеклек”, “Туган тел турында бер шигырь” әсәрләре, лирик жанрларны тану күнекмәсен үстерү, лирик герой сыйфатларын билгеләү.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   ...   46


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет