Пояснительная записка 1 Цели и задачи реализации основной образовательной программы



жүктеу 8.46 Mb.
бет25/46
Дата02.04.2019
өлшемі8.46 Mb.
түріПояснительная записка
1   ...   21   22   23   24   25   26   27   28   ...   46

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр

  1. Г.Исхакый “Кәҗүл читек”

  2. С.Хәким “Дәверләр капкасы”

  3. Укучылар мөстәкыйль рәвештә хәзерге чор әсәрен сайлап укый.

  4. Вакытлы матбугатка күзәтү ясау.

Яттан өйрәнү өчен тәкъдим ителгән әсәрләр исемлеге

1.«Идегәй» дастаныннан өзек

2. Г.Тукай “Милли моӊнар”

    1. Һ.Такташ “Мокамай” поэмасыннан өзек

    2. С.Хәким «Әнкәй»

    3. Ш.Хөсәеновның «Әни килде» драмасыннан бер монолог

    4. М.Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» повестеннан өзек

    5. Р. Фәйзуллин “Туган тел турында бер шигырь” шигыреннән өзек



8 нче класс

Сәнгать төре буларак әдәбият. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы.

Урта гасырлар әдәбияты. Казан ханлыгы чоры

Казан ханлыгы чорына кыскача тарихи, мәдәни, әдәби күзәтү.



Мөхәммәдьярның тормыш юлы турында мәгълүмат. «Нәсыйхәт» шигыре. Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятының шәрык әдәбиятына йөз тотып үсү-үзгәрүе, ислам идеологиясенә, фәлсәфәсенә нигезләнүе. Тотрыклы мотивлар: мәрхәмәтлелек, игелекле исем–ат, әхлаклылык, камил инсан һ.б. Урта гасырлар әдәбиятында романтик мотивлар. Үгет–нәсыйхәтчелек. Символик образлар.

  1. гасыр әдәбияты

Чорга кыскача тарихи күзәтү. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте. Муса Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» повесте. Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Әдәбиятта яңа төр һәм жанрларның аерымлануы. Повесть жанры. Әсәрнең сюжеты, тема, проблема, идеясе. Мәгърифәтчелек әдәбиятында төп тема аң-белем, әхлак, тәрбия, һөнәрле булу, төп каршылык – искелек һәм яңалык көрәше. Мәгърифәтле шәхеснең сурәтләнеше: укымышлы, һөнәрле булу, дини кануннарны, Коръәнне яхшы белү. Хатын-кыз азатлыгының алгы планга куелуы.

Сөйләм үстерү. Төп образларга характеристика язу.

  1. гасыр башы әдәбияты

Чорга кыскача тарихи күзәтү. ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу.

М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре. Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Әдәбиятта үгет-нәсыйхәт бирү. М.Гафуриның башлангыч чор иҗатында дидиктика үгет-нәсыйхәт бирүнең өстенлек алуы. Үгет-нәсыйхәт бирүнеӊ төп мотивы – кешене әхлаклы, аң-белемле итү. Лирик герой ихлас, гадел, ярдәмчел булырга, дөнья малына, аның ләззәтләренә кызыкмаска чакыра. М.Гафури иҗатында Урта гасыр татар әдәбиятыннан килгән традицияләрнең дәвам ителүе. Ритм, рифма, строфа үзенчәлекләре.

Шәриф Камалның «Буранда» хикәясе. Язучының тормыш юлын искә төшерү. «Буранда» хикәясендә авторныӊ төп максаты – Мостафаның кичерешләрен аңлату. Ананың хәсрәтле тормышы, төп геройның үкенү сәбәпләре икесенә карата да кызгану хисләре уята. Буран образы – адаштыра торган табигать күренеше генә түгел, Мостафаның әнисенә булган мөнәсәбәтендә зур ялгышуы, адашуы, хәзерге хисләре, күңел халәте. Әсәрнең фаҗигале тәмамлануы, аеруча үкенеч белән тасвирлануы хикәяне онытылмаслык итеп истә калдыра. Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы – сентименталь пафос. Язучы стиле. Әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль.

Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе. Язучының тормыш юлын искә төшерү. Хикәядә авыр, кайгылы хәлләрнең сурәтләнүе. Матурлык, Яшьлек, Мәхәббәт, Бәхетнең вакытлы булуы аша тормышның мәгънәсе юклыкка төшенү. Әсәрнең эчке катламын музыка аша бирү: Сөләйман карт елавы, капка, кыңгырау, бакча, сандугач тавышы, гитараның моӊлы уйнавы, карчыкның йөткерүе карга каңгылдавы. Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы (сентименталь пафос), фәлсәфи фикерләр белән баетылуы. Язучы стиле: хикәя тормыш – яшәешкә ләгънәт укый, экзистенциализм фәлсәфәсен белдерә.

Сөйләм үстерү. Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенә бәя

Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе. Язучының тормыш юлы белән танышу. «Таһир-Зөһрә» трагедиясен уку. Драма төренә анализ ясау үзенчәлекләрен искә төшерү. Конфликтын билгеләү. Шигырь белән язылган, дастан сюжетына нигезләнгән булуы, дөнья әдәбиятында киң таралган мәхәббәт һәм мәкер, гаделлек һәм явызлык көрәше. Трагедиянең пафосын (трагик пафос), язучы стилен билгеләү – әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль.

20 – 30 нчы еллар әдәбияты

30 нчы еллар әдәбиятында көрәш романтикасын сурәтләү. Тормышны матурлап, шартлылык кануннарына буйсындырып тасвирлау. Заманга хас яңа герой эзләү. Әдәби барыш: чор әдәбияты.



Һади Такташның «Алсу» поэмасы. Үз чорының кичерешләрен, каршылыкларын чагылдырган иӊ популяр, танылган шагыйрь, прозаик, драматург буларак тормышы, иҗаты белән таныштыру. «Алсу» поэмасында яшьлекнең, көрәш романтикасының сурәтләнеше. Әдәби төр һәм жанрлар. Лиро-эпик жанр – поэма. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Характер. Лирик герой, лирик “мин”, автор образы, автор позициясе. Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Пейзаж, портрет. Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа.

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте. Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Психологизм.

Мәхәббәт, гаилә кору темасын ачу. Конфликтның кемнәр арасында баруы, сәбәпләре, чишелеше ягыннан әсәрне анализлау. Төп конфликтның эчке конфликт булуына басым ясау. Галиянең хатларны үзе өчен язуын ачыклау. Сюжет этапларыначу. Эпистоляр повесть жанры.



Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы. Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре. Фаҗигале драма жанрында язылган әсәрнең сюжет-композициясен ачыклау. Кеше бәхете темасының бирелеше, драманың проблема, идеясен билгеләү . Төп образларга характеристика бирү, сәнгатьчә эшләнешен өйрәнү. Портрет. Психологизм . Язучы стиле фаҗигале.

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты

Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре. Тормыш юлы турында мәгълүмат. Иҗатының чорларга бүленеше. Сугыш чоры иҗатының үзенчәлекләре: җиңүгә ышаныч белән илен сакларга ант итү; лирик геройның рухи дөньясы баю; яшәү һәм үлү турында фәлсәфи уйлануы; фашизмга нәфрәт хисләре; туган ягын, якыннарын сагыну. Гражданлык лирикасы, күӊел лирикасы.Сугыш чорында шагыйрь иҗатының поэма һәм баллада жанрында иң югары ноктага җитүе. «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасында сугышчының күңел дөньясы, хис-кичерешләрен лирик планда сурәтләү. «Сибәли дә сибәли» шигырендә сугыш фаҗигасен табигать күренешләре, тел-сурәтләү чарасы сынландыру, әдәби алым кабатлау аша тасвирлау.

60-80 нче еллар әдәбияты. ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Шушы чорда яңа жанрларның, тема-мотивлар, әдәби формаларның аваз салуы. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы

Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик повесте. (кыскартып). Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повестьта халык тормышының тулы бер панорамасы чагылу. Әсәрдә туган ил, халкың белән горурлану хисе тасвирлана, повесть укучыларда хезмәткә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Сурәтләнгән геройларның, вакыйга-күренешләрнең тормышчан булуы, шулар аша әдип татар авылының үткәнен һәм бүгенгесен, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халыкның күңел байлыгын, гомумән, милли сыйфатларын тасвирлый. Г.Бәширов портрет, табигатьбизәкләре, характер остасы; Гумәробразыныңбирелеше. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. Язучы стиле.

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестеЯзучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары. Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте. Повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклау. Тел-стиль чаралары. Әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуы. Заманга тәнкыйди бәя. Язучы стиленеӊ үзенчәлекләре.

Миргазиян Юныс “Биектә калу” (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”) повесте Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары. Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте. Повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклау. Тел-стиль чаралары. Әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуы. Заманга тәнкыйди бәя. Язучы стиленеӊ үзенчәлекләре. Сөйләм үстерү. Әдәби әсәргә бәя

Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Якты моң”, һәм кыска шигырьләре.

Шагыйрьнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Иҗатка 60 нчы елларда килүе, яңача ритмика, рифма, образлар системасы тудыруы. Р.Фәйзуллин кыска формаларга мөрәҗәгать итә, аларда метафора алгы планга чыга. Лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре. Табигый хис-кичерешләр чагылыш тапкан шигырьләренең җырлар булып китүе. Фәлсәфи лирика.



Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе. Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре. Каршылыкның төрләре: төп сюжет сызыгында тышкы каршылык Әлмәндәр һәм Әҗәл арасында, эчке каршылык Әҗәл күңелендә; ярдәмче сюжет сызыкларында тышкы каршылык Әлмәндәр белән Өммия, Әлмәндәр белән Искәндәр арасында формалаша. Төп сюжет сызыгындагы эчке каршылыкның төп каршылык булуы. Әсәрнең фәлсәфи фикерләр белән баетылуы. Әлмәндәр образының бирелеше, аның замандаш сыйфатларын туплаган, халыкчан образ-характер булуы. Комедиянең тел-сурәтләү чараларына, кинаяле тезмәләргә байлыгы. Реаль тормыш картиналарының шартлылык һәм символлар белән тыгыз кушылып китүе, шуның белән әсәрдәге төп идеяне тулырак ачуга ирешү.

Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте. Әдипнең тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. «Җилкәннәрҗилдәсынала» повестеның–автобиографик повесть булуы. Кешенеданлау, зурлаутемасыныңбирелеше. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Язучы стиле.

Мөдәррис Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру. Классик шигырьгә йөз тотып иҗат итүе. Кешене данлау, зурлау темасының бирелеше. Лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре. Лирик жанрлар: гражданлык лирикасы, күңел лирикасы. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). Шигырь төзелеше. Язучы стиле: экзистенциаль башлангыч.

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр

  1. Дәресләргә әзерләнгәндә, вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.

  2. Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”

  3. Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”

  4. Татар әдәбиятында шагыйрәләр иҗаты: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева. Шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.

  5. Хәзерге татар әдәбиятында яшьләр иҗаты. Проектлар яклау дәресе Ятлау өчен әсәрләр:

    1. Г.Тукай “Мәхәббәт” шигыре.

    2. Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли» яки «Ант» шигырьләре.

    3. Равил Фәйзуллинның “Якты моң”шигыре.

    4. Мөдәррис Әгъләмовның “Каеннар булсаң иде” яки “Учак урыннары” шигыре.

    5. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясеннән өзек.


9 нчы сыйныф
Әдәбият тарихы. Әдәбиятның чорларга бүленеше, үсеш баскычлары. Әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма ягыннан тирәнрәк, тулырак бәяләү. Шигырь төзелешен өйрәнү, аның төрләрен аерып чыгару.

Сәнгать төре буларак әдәбият. Сәнгать төрләре һәм әдәбият. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып белүгә хезмәт итүе. Әдәбиятның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы.

Сүз сәнгате. Эстетик идеал.



Әдәбиятныӊ барлыкка килүе һәм үсеше. Гомумтөрки мәдәният һәм әдәбият. Ислам мәдәнияте. Мәдәни һәм әдәби күренеш буларак суфичылык. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Торгынлык чоры мәдәнияте, әдәбияты (16 гасырныӊ 2 нче яртысыннан 19 нчы гасырныӊ 2 нче яртысына кадәр) турында мәгълүмат бирү. Әлеге чорлар әдәбиятында төп тема-мотивлар, романтик сурәтлелек, аның билгеләре. Әсәрләрнең Коръән тәгълиматы белән сугарылуы. Дөньяви мотивларның урыны.

Әдәбият тарихы. Әдәбиятның чорларга бүленеше, үсеш баскычлары. Урта гасырлар романтизмы. Дини әдәбият, дөньяви әдәбият. Әдәби жанрлар.



XIX гасыр татар әдәбияты. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте. Аңлы-белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлекләре. Сүз сәнгатендә яңа төр һәм жанрларның аерымлануы. Бу чор әдәбиятында төп тема һәм мотивлар буларак аң-белем, мәгърифәт, әхлак, тәрбия. Татар милләтенең уянырга, үсәргә тиешлеге, хатын-кыз язмышы, алдынгы, бигрәк тә рус мәдәниятенә йөз тоту кебек мәсьәләләрнең көнүзәктә торуы. Әсәрләрдә төп конфликт буларак искелек һәм яңалык көрәше.

З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзекләр). Детективлыкка нигезләнгән сюжеты. Матди һәм рухи байлыкка бәйле туган конфликт. Төп образлар, аларның эш-гамәле. Аерым геройлар фаҗигасенең сәбәпләре.

Әдәби процесс (барыш); чор әдәбияты. Әдәбиятта традицияләр һәм яңачалык.



ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби-эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләре. Әдәбиятта яңа юнәлешләр һәм агымнар барлыкка килү. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу.

Ф.Әмирханның «Хәят» повесте. Хатын-кыз азатлыгы, шәхес иреге, мәхәббәт мәсьәләләренең үзәккә куелуы. Дин кануннарына нигезләнгән милли тормышның русча яшәү үрнәге белән каршылыкка керүе. Хәят образы, аның рухи кичерешләрен ачуда әдипнең осталыгы, алым-чаралар муллыгы. Портрет һәм пейзажның әдәби-эстетик функциясе.

Эпик төр. Повесть. Образлылык. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Пейзаж, портрет. Психологизм.



Г.Камалның «Банкрот» комедиясе. Ялган банкротлыкка чыгу вакыйгасының реаль җирлеге. Комедиячел конфликт. Сираҗетдин образы. Әсәрдә көлү алымнары. Шул чор татар җәмгыятендәге кимчелекле якларның усал тәнкыйтьләнүе. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең заманчалыгы. Г.Камал әсәренең Н.А.Островскийның “Үз кешеләр – килешербез” комедиясе белән охшашлыгы.

Драматургия жанрлары. Комедия. Автор идеалы. Язучы стиле.



1917 – 1940 еллар әдәбияты. Әлеге дәвердә татар әдәбиятының берничә этап аша үтүе. Чорга кыскача күзәтү. Иҗтимагый-тарихи, социаль-мәдәни шартлар. Әдәбиятта сыйфат үзгәреше, аңа идеология тәэсире. Әдәбиятта тарихи-иҗтимагый вакыйгаларныӊ сурәтләнеше.

М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы (өзекләр). Романда 19 йөз ахыры татар тормышы сурәтләнү. Ил-халык тормышының бер гаилә эчендәге каршылыклар рәвешендә сурәтләнүе. Әсәрдә татарларның яшәү рәвеше, сыйфат-билгеләре чагылыш табу. Төрле социаль катлаулар тормышы. Халыкның властька, дин әһелләренә мөнәсәбәте. Әсәрдәге төп образлар, аларның характер сыйфатлары. Татар җәмгыятендә хатын-кызның урыны, роле. Саҗидә образы.

Эпик төрнең бер жанры буларак роман. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт (хронотоп).



Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты. Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты. Лирика һәм публицистиканың алга чыгуы. Кече жанрларның активлашуы. Төп темамотивлар, проблемалар. Сугыш чынбарлыгы һәм аны сурәтләү үзенчәлекләре.

Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере. Лирик герой кичерешләренең чагылу үзенчәлеге. Сурәт чараларының әдәби функциясе.

Символ, деталь. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция).



Муса Җәлилнеӊ «Моабит дәфтәрләре»ннән: «Җырларым», «Кошчык», «Тик булса иде ирек», «Ышанма», «Катыйльгә», «Бер үгет» шигырьләре.

Тормыш юлы, батырлыгы һәм иҗаты. Шагыйрь иҗатыныӊ чорларга бүленеше. Тоткынлык чоры иҗатыныӊ үзенчәлекләре: коллыктан котылу чарасы буларак үлем, аның үлемсезлеккә илтүе; Ватанга бирелгәнлекне, тугрылыкны раслау; дошманга нәфрәтнең чагылышы һ.б. Шигырьләренеӊ сәнгатьчә эшләнеше: кабатлау, эпитет, метафора, антитеза, риторик эндәшләрнеӊ хис дәрәҗәсен арттыруга хезмәт итүе. Традицион символик образларныӊ яӊа төсмерләргә баюы.

Шагыйрь иҗатын, көрәшен чагылдырган әдәби һәм фәнни хезмәтләр.

Ә.Еникинең «Кем җырлады?» хикәясендә сугыш фаҗигасе чагылышы. Яралы лейтенантның яшәү-үлем халәтендәге кичерешләренең туган як, туган җир, ата-ана, сөйгән кеше якынлыгын калкытып куюы, аларның яшәеш мәгънәсе булуын ачуы. “Бала” хикәясендә яшь солдат Зарифның күңел кичерешләре, рухи батырлыгы сурәтләнү. “Ана белән кыз” хикәясендә сугыш шартларында яшәгән кешеләрнең күңел халәтен, сабырлык-түземлеген, өмет хисен әдәби детальләр, сурәт чаралары аша укучыга җиткерү .

Әсәрнең эчтәлек һәм формасы. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш.



Сугыштан соӊгы һәм 1960-80 нче еллар әдәбияты. ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Әлеге чорда яңа жанрлар, тема-мотивлар, әдәби формалар барлыкка килү. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы.

Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы», «Киек казлар» шигырьләре. Иҗатыныӊ чорларга бүленеше. Тоткынлык чоры иҗатына караган шигырьләрендә кешегә хас хискичерешләрнең төрлелеге. Сагыш, сагыну, тормыш гаделсезлегенә ачынуның алгы планга чыгуы. Лирик герой күңелендәге өмет-ышанычның киләчәк матурлыгы булып ачылуы. Сурәт чаралары муллыгы.

Лирик жанрлар: күңел лирикасы, фәлсәфи лирика. Лирик герой, лирик “мин”, автор образы, автор позициясе. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа.



И.Юзеевнең “Сагышлы мирас”, “Гасыр кичкән чакта”, “Без”, “Калдыр, аккош, каурыеӊны” шигырьләре. Шагыйрьнең романтик шигърият вәкиле булып танылуы. Лирик героеның төрле төсмерләрдә чагылыш табуы: яшьлеген, аның серле таңнарын сагынучы; ашкын хисле, көчле рухлы шәхес; мәхәббәт утында янучы гашыйк һ.б. Әдипнең туган җир, тел, ата-ана, әхлакый кыйммәтләр сакланышы, Җир, Галәм язмышы кебек мәсьәләләргә актив мөрәҗәгать итүе. “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасында чор-заман мәсьәләләрнең өч герой язмышы аша сурәтләнеше. Символик образларның, әдәби детальләрнең автор идеясен ачудагы роле.

Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар).



А.Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте. Әдипнең кырыс реализмга нигезләнеп язуы. Әсәрдә әхлак тәрбиясе, ата-ана каршындагы бурыч, намус җаваплылыгы кебек төшенчәләрнең гыйбрәтле вакыйга-күренешләрдә чагылышы. Бибинур карчык образы: изгелеге, көчле рухы, милли характер булып ачылуы. Корбанчылык идеясенең чагылышы. Әсәрдә символик образларның, әдәби детальләрнең роле. Әсәр исеменә салынган тирән мәгънә.

Тема, проблема, идея, пафос. Текст: эпиграф, башлам (пролог), бетем (эпилог). Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре.



Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы (өзекләр). Әсәрдә борынгы бабаларыбыз – болгарлар тормышының, гореф-гадәтләренең мавыктыргыч, гыйбрәтле вакыйгаларда сурәтләнеше. Романда тарихи дөреслек һәм автор уйланмасы. Төп образлары, аларның эшгамәлендә ачылган характер сыйфатлары. Ител образы.

Персонаж, характер, тип. “Эзоп теле”.



Т.Миңнуллинның «Кулъяулык» музыкаль драмасы.Әсәрнең сюжет-композициясе, конфликтүзенчәлеге. Татармилләтенәхасбулгангореф-гадәтләрләрнеңонытылабаруына борчылу идеясе. “Бәхет”төшенчәсен аңлау-аңлату. Кулъяулыкобразына, җыргасалынганмәгънә. Автор позициясе.

Музыкаль драма. Автор образы, автор позициясе.



Хәзерге әдәбият. ХХ-ХХI гасырлар чигендә татар әдәбиятында сыйфат үзгәрешләре, эзләнүләрнең “яңа дулкын” булып күтәрелүе. Совет һәм постсовет заманына тәнкыйди бәя биргән, шәхес һәм җәмгыять каршылыгын чагылдырган, ил тарихындагы олы этапларның, аерым шәхесләрнең сурәтен тудырган әсәрләр язылу. Психологик башлангычның алга чыгуы аша шәхес тормышы, эчке дөньясының тарихи–иҗтимагый чынбарлыктан өстен булуын раслау.

Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары арасында күптөрле бәйләнешләр. Мәңгелек темалар һәм образлар.

З.Хәкимнең “Телсез күке” драмасында ретроспектив алым ярдәмендә халык тормышының киң понарамасын чагылдыру. Милләт язмышының вакыйгаларны иңләп үтүе. Ата-баба телен белү, җыр-моңын өйрәнүнең чикләрне белми торган изге төшенчә буларак ачылуы. Шәхес һәм система каршылыгына нигезләнгән конфликт, аның чишелеше. Зариф һәм Зыятдин образлары. Татар җыр-моңының символик образ буларак туган җир матурлыгын, халыкның фаҗигале язмышын, теләк-өметен чагылдыруы.

Драма жанры һәм жанр формалары.



Ф.Садриевның «Таң җиле» романы (өзекләр). Кырыс чынбарлыкның романтик алымнар аша сурәтләнүе. Көнкүреш вакыйгасының илкүләм әһәмиятле иҗтимагый, социальмәдәни, әхлакый мәсьәләләргә барып тоташуы. Романда совет җәмгыятенең кискен тәнкыйтьләнүе. Кеше һәм җәмгыять каршылыгы. Нуриасма образы: милли йөзе, характер сыйфатлары, яшәеш идеалы. Намусларына хыянәт иткән типлар.

Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре.



Зөлфәтнең «Тамыр көлләре», «Тойгыларда алтын яфрак шавы» шигырьләре. Шагыйрьнең классик традицияләренә йөз тотуы. Шигырьләренең халык язмышына бәйле публицистик яңгырашы. Заман сорауларын Кеше шәхесе, аның хис-кичерешләре аша чагылдыручы фәлсәфи-лирик шагыйрь булып танылуы. Иҗатында чичәнлек рухы.

Шигырь системалары турында мәгълүмат.



Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр:

  1. Ф.Латыйфи. “Хыянәт”.

  2. Г.Әпсәләмов. “Ак төннәр”.

  3. Г.Бәширов. “Сарут”.

  4. “Ялкын” журналы – минем рухи юлдашым”


Ятлау өчен әсәрләр:

  1. Ф.Әмирханның«Хәят» повестеннан бер өзек

  2. Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере

  3. Муса Җәлилнеӊ “Кошчык” шигыре

  4. Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы» шигыре

  5. И.Юзеевнең “Калдыр, аккош, каурыеӊны” шигыре.


2.2.2.4.Иностранный язык (Английский язык)

Освоение предмета «Иностранный язык» (Английский язык) в основной школе предполагает применение коммуникативного подхода в обучении иностранному языку.

Учебный предмет «Иностранный язык» (Английский язык) обеспечивает развитие иноязычных коммуникативных умений и языковых навыков, которые необходимы учащимся для продолжения образования в школе или в системе среднего профессионального образования.

Изучение предметной области "Иностранные языки" должно обеспечить: (в ред. Приказа Минобрнауки РФ от 31.12.2015 N 1577)



  • приобщение к культурному наследию стран изучаемого иностранного языка, воспитание ценностного отношения к иностранному языку как инструменту Познания и достижения взаимопонимания между людьми и народами; (в ред. Приказа Минобрнауки РФ от31.12.2015 N1577)

  • осознание тесной связи между овладением иностранными языками и личностным, социальным и профессиональным ростом; (в ред. Приказа Минобрнауки РФ от 31.12.2015 N1577)

  • формирование коммуникативной иноязычной компетенции (говорение, аудирование, чтение и письмо), необходимой для успешной социализации и самореализации; (в ред. Приказа Минобрнауки РФ от 31.12.2015 N1577)

  • обогащение активного и потенциального словарного запаса, развитие у обучающихся культуры владения иностранным языком в соответствии с требованиями к нормам устной и письменной речи, правилами речевого этикета. (в ред. Приказа Минобрнауки РФ от31.12.2015 N1577)



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   21   22   23   24   25   26   27   28   ...   46


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет