Рәхмәт сиңа, әлифбам



жүктеу 72.09 Kb.
Дата15.05.2019
өлшемі72.09 Kb.

Рәхмәт сиңа, әлифбам!

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәяхәткә чыгар өчен “вагоннар” тора. Тукта-лышлар исеме язылган күрсәткечләр: “Математика”, “Русский язык”, “Әлифба”.

Сәхнә түрендә “Рәхмәт сиңа, әлифбам” дип язылган лозунг эленгән. Укучылар музыка астында залга үтәләр.

(Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә җыры яңгырый).

- Беренчеләр, беренчеләр,

Сез класста ничә кеше?


- Без класста 2 кеше

Сез буласыз 3 нче.


- Беренчеләр, беренчеләр,

Нинди көн бу, беләсезме?

- Әлифба бәйрәменә

Без җыелдык, күрәсезме?

- Беренчеләр, беренчеләр,

Шуны яхшы әйтә бел:

Нәрсә соң ул туган тел?
Укучы: - Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни” дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти” дип,

- Соң минутта әйтә алсаң: “Әни” дип,

Соң минутта әйтә алсаң: “Әти” дип.


Укытучы: Татар булып, илне сөеп,

Килә алга барасы.

Нигә алга бармаска

Сез – замана баласы.

Укытучы: Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, ку-наклар!

Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. Әле 1 нче сентя-брь иртәсендә генә мәктәп бусагасын атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, балалар, сез хәрефләр танырга, алардан иҗекләр, сүзләр төзергә өйрәндегез, тырыштыгыз.

Бүген безнең сыйныфтагы 2 укучы да укый-яза белә. Сезнең бүгенге бәйрәмегез, ул безнең дә бәйрәм, гомумән, барыбызның да бәйрәме. Рәхим ит, Әлифба бәйрәме.

Без быел гына

Мәктәпкә кердек

Моңарчы әле

Бакчада йөрдек


Минем кулымда

Яңа әлифба

Менә бусы “а”

Менә бусы “б”


Без хәрефләрдән

Сүзләр төзибез

Аннан соң җырлап

Укый башлыйбыз


Бик күп нәрсә белдем мин

Туган илем турында

Мин бит инде зур үстем

Әлифбам бар кулымда.


Алып баручы: Бүген без сезнең белән

Сәяхәткә барырбыз.

Үзегезнең осталыкны

Бераз сынап алырсыз.


Зур ярдәм итәр сезгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән гыйлем.


Сәяхәткә барырга паровоз күптән көтеп тора инде. Паровозда урыны-бызны алабыз һәм юлга чыгабыз.

(Гудок тавышы. Укучылар “вагонга” утыралар).

Бергә җырлыйлар: Тук – так – так,

Тук – так – так

Поезд бара юл таптап.

Уф – уф – уф, уфылдап

Калды ул туктап.

Укытучы (залга карап): Балалар, карагыз әле, сәяхәтчеләр белем иленең кайсы шәһәренә килеп җиттеләр икән?

Балалар: Ма – те – ма – ти – ка.

Юлны “сакчы”лар бүләләр.

1нче сакчы: Тукта, тукта ашыкма!

Җиңел генә син үтмә!

Тапкырлыкта, зирәклектә

Сынашырга онытма!


2 нче сакчы: Әгәр безнең сорауларга җавап бирә алсагыз, һичшиксез, шәһәргә керерсез. Сез әзерме?
Укучылар: Без әзер!

1 нче сакчы: Бүлмәнең ничә почмагы бар?

2 нче сакчы: Чыпчыкның ничә аягы бар?

1 нче сакчы: Аяк һәм кулда ничә бармак бар?

2 нче сакчы: Беләсез, беләсез, безнең шәһәргә керәсез.

Укытучы:
1 санын язып куйсаң,

Була таяк шикелле.

Аккош муены кебек бөксәң,

Бусы була икеле.

Ике яртышар боҗраны

Кушсаң син “3”ле була.

“Дүрт”не әйләндереп куйсаң

Урындык төсле була.

Койрык өстә, муены аста-

Шушы санны “биш” димен.

Һәр кулымда, аягымда

Бармакларым биш минем.

Түгәрәккә өстим койрык-

Шулай язам “алты”ны

Алты җирдә дөрләп тора.

Алты учак ялкыны.

“Бусы – 7” – диде абый,

Бер сан язып тактага.

Көннәрне саный башладым

Җиде чыкты атнада.

Аслы - өсле ике балдак

Бер – берсенә тигез.

Белмәсәң син, үзем әйтәм,

Бу була инде “сигез”

Алтылыкны әгәр дә син

Баштүбән борып язсаң,

Килеп чыга яңа цифр-

“Тугызлы” була ул сан.

“О” хәрефе күк билге бар,

Нуль дип йөртәләр аны.

Сул ягына өстә берне

Килеп чыга “ун” саны.
1 нче укучы: Менә хәзер карагыз.

2 нче укучы: Бергә җырлап алабыз.

“И, әлифбам” җыры
Укытучы: Паровоз сезне юлга чакыра.

Укучылар: Паровоз гудит “Ду – Ду”

Я иду, иду, иду

А вагоны стучат

А вагоны спешат.
Укытучы (залга карап): Ә хәзер нинди шәһәргә килеп җиттек?

Балалар: Рус теле.

Кунак укучы: Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

(Җырлый – җырлый Кызыл калфак керә)

Кызыл калфак: Здравствуйте, дети!

Укучылар: Здравствуй, Красная шапочка!

Кызыл калфак: Откуда вы меня знаете?

Укучылар: Мы про тебя читали сказку.

Кызыл калфак: А вы знаете, куда я иду?

Укучы Красная шапочка

Песенку поет

Красная шапочка

К бабушке идет.

А в чаще за кустами

Серый волк сидит.

Щелкает зубами

За девочкой следит.

Красная шапочка

Песенку поет

Красная шапочка

К бабушке идет.

Кызыл калфак. Молодцы! Вы очень красиво умеете говорить. Давайте, поиграем!

(Игра называется “Города”)

Я назову вам город Москва, а вы придумайте на букву “а” .

( Ашхабад, Донбас, Свердловск, Казань, Норильск, Киев, Воронеж)

Кызыл калфак: Молод ц ы!!! И здесь вы справились.

Укытучы: Балалар, паровоз сезне тагын юлга чакыра.

Укучылар: Тук – так – так,

Тук – так – так

Поезд бара юл таптап.

Уф – уф – уф, уфылдап

Калды ул туктап.

Укытучы: Безнең алда “Әлифба” шәһәре. Балалар, сез 1 нче сентябрьдә бүләккә беренче китапны – “Әлифба” ны алдыгыз. Ул сезне укырга, язар-га, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Ә хәзер “Әлифба” бе-лән саубуллашыр вакыт җитте. Әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмебезгә чакы-рыйк.

Балалар (бергә): Әлифба, Әлифба, Әлифба! (Залга, хәрефләр урнашты-рылган машина белән кәефсез генә Әлифба керә. Кулында Алфавит сараеннан калган истәлекле фоторәсем).

Алып баручы: Исәнме, Әлифба! Без сине бәйрәмебездә күрүебезгә бик шат.

Әлифба (боек): Исәнмесез, дуслар.

Алып баручы: Нәрсә булды, Әлифба, нигә син болай боек?

Әлифба: Дустым Алфавит һәм минем белән күңелсезлек килеп чыкты. Кинәт көчле җил чыгып икебезнең дә хәрефләр буталды. Хәзер мин беркемне дә укырга өйрәтә алмыйм (елый).

Алып баручы: Елама, Әлифба! Без сиңа да, дустыбыз Алфавитка да ярдәм итәрбез. Шулаймы балалар? Булышабызмы?

Балалар: Булышабыз.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез, хәрефләрне, бушатып, дөрес итеп төзик. Карагыз әле балалар, хәрефләр (төрле төстә) безнең паровозыбыз-дагы шикелле төрле төстә. Балалар ни өчен әле хәрефләр ике төстә?

Балалар: Чөнки сузыклар, тартыклар.

Әлифба (куанып): Булдыргансыз! Барысын да дөрес эшләгәнсез! Мин Алфавитка шалтыратыйм әле.

(Әлифба Алфавитның номерын җыя. Кыска гудок тавышлары...)

- Нишләп телефонны алмый икән? Әллә хәле авыраеп китте микән? Тагын бер тапкыр шалтыратып карыйм әле. (Номер җыя)

- Алло Алфавит, хәлләрең ничек?

Алфавит: Әкренләп инде.

- Әллә авырыйсыңмы? Балалар синең хәрефләреңне җыйдылар, килеп җит тизрәк.

Алфавит: Хәзер килеп җитәм.

Музыка. Алфавит керә.
Алфавит: Исәнмесез, балалар һәм кунаклар! Мин сезне Әлифба бәйрәме белән тәбрик итәм. Алфавиттагы барлык хәрефләрне дә белүегез мине бик сөендерә. Бүген генә түгел, киләчәктә дә алар сезнең дуслары-гыз булсын.

Шәүкәт Галиев шигырен такмаклап Шәвәли керә.

Укытучы: Исәнме Шәвәли! Нишләп йөрисең монда?

Шәвәли: Мәктәптә зур бәйрәм, Әлифба бәйрәме дип ишеттем. Шунда ашыгуым.

Укытучы: Шәвәли, син бит инде бәйрәмнең нәкъ үзенә килеп кердең. Рәхим ит!

Шәвәли: Чынлапмы? Монда иң акыллы, иң зирәк балалар җыелган, үзләре укый да, яза да беләләр икән, диләр. Күп белсәгез әйтегез әле, татар алфавитында ничә хәреф бар?

Укучылар: Татар алфавитында 39 хәреф бар.

Шәвәли: Мин Туган тел шәһәреннән килдем. Ул сезгә посылка җибәрде.

( Посылкада хат, сораулар) ( Хатны уку. Сорауларга җаваплар)

Шәвәли: Әлифба сезне күп нәрсәләргә өйрәткән. Аның белән чын дус булгансыз. Алга таба сезнең юлдашыгыз Туган тел булыр. Әйдәгез, аны чакырыйк.

Укучылар: Ишек ачык, кил рәхим ит Туган тел!

Туган тел (керә): Исәнмесез, балалар!

Укучылар: Исәнме, Туган тел!

Шәвәли: Туган тел – иң изге тел, шуны белегез!

Туган тел: Син яраткан, иң матур сүз

Нинди сүз, әйт бәбкәем?


Укучы: Иң якын сүз, иң назлы сүз

Иң матур сүз, әнкәем.


Туган тел: Бар тагын бер иң матур сүз

Һәрвакыт син әйткәнең.

Анысы нәрсә?
Укучы: Ул матур сүз,

Ул якын сүз - әткәем.


Туган тел: Үскәнем, йә инде син әйт.
Укучы: Ул матур сүз илкәем.

Анда син, мин, һәммәбез дә

Анда әткәм, әнкәем.

Әлифба: Менә безгә китәр вакыт та җитте. Мин сезнең тырышып укуыгызны һәм Әлифбаны онытмавыгызны телим. Минем урынга “Туган тел” калыр. Ул сезнең дустыгыз булыр. Миннән бүләк итеп шушы китапларны алыгыз. Ул сезне белем иленә алып барыр. (Укучыларга китап тапшыра).

Алфавит: Мин дә китәм, хушыгыз.

Тәртипле булыгыз,

Гел “5” кә укыгыз.

Алып баручы: Бәйрәмне дәвам итәбез. Килгән кунакларны команда-ларга бүләбез. Алар “сандугач” сүзеннән яңа сүзләр төзерләр.

(сан, дуга, агач, ач, чага, дача, дус, дан, уч, сана, суга, ага, ача, су, суд).

Алып баручы: Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам, бәйрәмдә катнашкан әти - әниләребезгә, килгән кунакларга, укучыларга зур рәхмәт.






Каталог: DswMedia
DswMedia -> Контрольная работа по теме «Мир в начале нового времени»
DswMedia -> Игра «Безопасный Интернет» Добрый день, дорогие друзья! Я рада приветствовать вас на первой интерактивной игре «Безопасный Интернет»
DswMedia -> Календарь знаменательных и памятных дат
DswMedia -> -
DswMedia -> Методики творческих способностей и одарённости Тесты Гилфорда ги
DswMedia -> Тема урока : «А. А. Блок. Слово о поэте. Историческая тема в его творчестве» класс: 8 (ОО)
DswMedia -> Кульчакова Ангелина, 7 класс
DswMedia -> Цели урока. Общеобразовательные
DswMedia -> Столетов Александр Григорьевич


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет