Сәхнәләрдән әйтер сүз : 5-11 нче сыйныфларда татар теле һ. әдәбияттан дәрестән тыш эшләр : укытучылар өчен кулланма / төз. З. Н хәбибуллина. Казан : Мәгариф, 2008. 127 б. Сагына халкым моңлы сәЙДӘшен максат



жүктеу 98.91 Kb.
Дата12.05.2019
өлшемі98.91 Kb.

Чыганак : Сәхнәләрдән әйтер сүз : 5-11 нче сыйныфларда татар теле һ. әдәбияттан дәрестән тыш эшләр : укытучылар өчен кулланма / төз. З.Н Хәбибуллина.- Казан : Мәгариф, 2008.- 127 б.

САГЫНА ХАЛКЫМ МОҢЛЫ СӘЙДӘШЕН...
Максат. Халкыбызның сөекле композиторы профессио­наль татар музыкасына нигез салучы, күренекле шәхес С. Сәйдәшевнең тормышы һәм бай иҗат юлы белән якыннан таныштыру.

Җиһазлар. С. Сәйдәшев портреты; композиторның тор­мыш һәм иҗатын чагылдыручы китаплар; газета-журналлар; магнитофон язмасында С.Сәйдәшевнең әсәрләре (дисклар, кассеталар); курай, гармун, скрипка, пианино кебек уен кораллары; плакатлар:

«Татарстанның Чайковские син,

Тукае син көйле дөньяның».

Мәхмүт Хөсәен
«Эчке тоем белән рухка үтү —

Сәйдәш талантының иркендә.

Җырлары аның — шәхси үзенеке дә,

Шул вакытта — һәркемнеке дә!»



Равил Фәйзуллин
Сәхнәдә ярым ачылган пәрдә эченнән С.Сәйдәшевнең портреты, Р.Фәйзуллин, М.Хөсәен сүзләре язылган плакатлар күренә. Залның сул ягына пианино, аның өстендә шәм

һәм бите ачылган ноталы китап куела.

Кичә башланыр алдыннан С. Сәйдәшевнең «Вальс»ы яңгырый.

Сәхнәгә 2 пар биюче чыгып вальс башкара.

Шуннан соң 5 алып баручы чыга.
1 нче алып баручы.

Халыкның җаны — ул җыр, диләр.

Җыр, диләр дә, бездә — моң, диләр.

Телгәләсә, киссә бәгырьләрне,

Татар җыры инде — шул, диләр.

(Р. Фәйзуллин)

2 нче алып баручы. Һәр халык төсләр, авазлар, сүзләр белән тарихта үзенең рухи сурәтен ясый. Әнә шул сурәтнең төп сызык-билгеләрен бөек затлар төшерә. XX гасыр татар

дөньясында хикмәтле сүз — шигырь буенча Тукай булса, рәсем-сын буенча — Урманче, музыка дисәк, әлбәттә инде, Сәйдәшне искә төшерәбез.



3 нче алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, дуслар! Без бүген халкыбызның иң яраткан композиторы С.Сәйдәшевне искә алу кичәсенә җыелдык. Халкыбыз үзенең 35 ел гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлаган һәм гаҗәеп матур көйләр иҗат иткән Сәйдәшен сагына. 7 миллионлы татар халкы кайда яшәвенә, кем булуына карамастан, үзенең сөекле
композиторын олылый, хөрмәтли, ярата.
Бер укучы пианинода «Кара урман» көен (К. Тинчурин. «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасыннан) башкара.
4 нче алып баручы. Сәйдәш моңнары... Алар синең йөрәгеңә үтеп керә дә иң нечкә хисләреңә кагыла. Бөтен барлыгыңны биләп ала, дәртләндерә, ашкындыра. Сине яшәргә
чакыра. Хәтта иң зарлы, иң хәсрәтле, күңелне тетрәткән фаҗигале моңнары да яшәү мәгънәсен аңларга ярдәм итә.

5 нче алып баручы.

Әллә инде үзе исән чакта

Тәбрикләргә соңга калганга,—

Шулай оста җырлый алганга,—

Миңа таныш көйләр арасыннан

Сәйдәшнеке якын барсыннан;

Минем телем әнкәй аның көен

Откан чакта, диләр, ачылган.

Ул көй, диләр, әгәр елга булса,

Сыймый агар иде ярларга.

Ул көй сеңгән улыма бишек итеп

Үреләчәк нәфис талларга.



(Р. Гәрәй)
Бер укучы «Әдрән диңгез» җырын (Т. Гыйззәт сүзл., С. Сәйдәшев муз.) башкара.
1 нче алып баручы. Татар халкының тәрҗемә ителми торган бер сүзе бар — моң. Бу сүз татар җырының билгеле бер үзенчәлеген, рухи халәтен белдерә. Бу сүз кеше характерына да үтеп керә: моңлы халык, моңлы тавыш, моңлы көй.

2 нче алып баручы. Татар музыка культурасына нигез салучы беренче профессиональ композитор С. Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа. Аның әтисе Биектау
якларыннан чыккан Җамалетдин ага башта татар баеның кучеры, аннары вак сәүдәгәр булып эшли. 1900 елда кинәт үлеп китә. Әтисе үлеп, 15 көн үткәч, Салих дөньяга килә.

3 нче алып баручы. Салихның әнисе Мәхүпҗамал апа йомшак күңелле, чибәр, кешелекле, олы җанлы кеше була. Әнисенең бу сыйфатлары аңа да күчкән. Кечкенә Салих йомшак күңелле хатын-кызлар арасында үсә. Аның шәхси сөйкемлелеген замандашлары һәрвакыт яратып искә төшерәләр.

4 нче алып баручы. Сәйдәшевнең беренче укытучысы аның туганнан туган апасы Мәрьям Рәфыйкова була. Ул болай дип сөйли: «Мин кечкенә Салихның бармакларын үземнең бармакларыма бәйли идем һәм әкрен генә берәр көйне уйный идем. Салих бик тиз отып кала иде».

5 нче алып баручы. С.Сәйдәшевнең туганнан туган апасы Сәгадәт Идрисова истәлекләреннән: «Салихка 8—9 яшь вакытларда, аны сәүдә эшләренә куша башладылар. Тик ул кибеткә йөрергә яратмый иде. Кибеткә дип китә дә, чормага менеп, гармунда уйнап утыра иде. Ә бервакыт, әнисе ачулангач, ул болай дигән: «Беләсеңме, әни! Син мине кибеткә җибәрмә. Минем кулыма бер музыкант кагылды. Әгәр кулга музыкант кагылса, бу кеше киләчәктә көйче була икән. Һәм мин көйче булачакмын!»

Күрәсең, кечкенә вакыттан ук Салихта көйче булачагына тирән ышаныч яшәгән.



1 нче алып баручы. 1912 елда Салихның апасы Әминә Сәйдәшевага зыялы егет Шиһап Әхмәров тәкъдим ясый. Ш.Әхмәров истәлекләреннән: «Салихның зур талантын күреп, без аны йорт эшләреннән азат иттек. Һәм мин үземнең танышым Хаҗи Әхтәмов аркылы пианино алдым. Ә Салих­ның талантын күрсәтү өчен, танылган пианист Заһидулла Яруллинны чакырдым. Салихка профессиональ музыкага юл салучы кеше Сәйдәшевнең беренче укытучысы Заһидулла ага Яруллин булды.
Бер укучы пианинода «Кандыр турында җыр» көен (К. Тинчурин сүзл.) уйный. Шул ук вакытта 2 укучы бер-бер артлы Н. Дәүли шигырен сөйлиләр.
САЛИХ СӘЙДӘШЕВ ПИАНИНОСЫ

Бу — бер гади иске пианино,

Бик борынгы заман коралы.

Ялгыз тора музей почмагында,

Тынып калган инде кыллары.

Кем кулының эзе төшкән аңа,

Буяулары шиңеп тырналган.

Күрәсеңдер, ярлы бүлмәсендә

Тик матурлык булып тормаган.
Кешеләр килеп, аңа карап тора,

Хуҗасыннан инде юк хәбәр.

Тузып беткән кара пианино

Кызыктыра нигә бу кадәр?


Искә төшә шушы пианино,

Янына ук килеп утырса,

Нечкә генә бармаклары белән

Баскаларга кинәт тотынса,


Туктый иде узып баручылар,

Уйный диеп Салих Сәйдәшев.

Оча иде кебек сандугачлар,

Мең-мең төрле телдә сайрашып.


Әйе, гади иске пианино,

Яңалары торсын бер якта.

Онытылмас дусның истәлеге —

Сагыну хисен кабат уята.


2 нче алып баручы. Г. Тукай Сәйдәшевләр гаиләсенең көтеп алынган кунагы була. Ш. Әхмәров истәлекләреннән: «Тукай безнең йортта бик еш була иде. Салих аны хөрмәт
итеп һәм сөенеп каршы ала. Ә Тукай аның уйнаганын тыңларга бик ярата иде. Киткәндә көлемсерәп, болай ди: «Яхшы уйный бит, әй! Көйче булыр!»

Бер кичне Тукай Әхмәровларга килә. Салихка яраткан көен уйнарга куша. Салих «Әллүки»не уйный. Һәм кинәт кенә Тукай үзе дә кушылып җырлый башлый. Барысы да, суларга да куркып, аның җырлаганын тыңлап торалар. Тик бу мизгел фаҗигале тәмамлана. Тукай җырны тәмамлый алмый — аның авызыннан кан китә. Бу булачак бөек компо­зитор белән бөек шагыйрьнең соңгы очрашуы була.


«Әллүки» җыры (Г. Тукай сүзл., татар халык көе) башкарыла.
3 нче алып баручы. Әгәр шундый талант каян бәреп чыккан да, ничек халык йөрәгенә үтә алган дип сорасалар, өлешчә болай җавап биреп булыр иде: табигать биргән талантын,
табигать җәүһәрен заман күтәргән, 1905 еллардагы иҗтимагый шартлар алга этәргән. Сәйдәш — Тукайлар, Ф.Әмир­ханнар, Г. Кариевлар, 3. Яруллиннар мохитен тоеп үскән
кеше. Ул вакытта Казанның Болактан башлап Яңа Бистәгә таба ягында татар рухы көчле булган. Урамнарда, базарда, мәдрәсәләрдә, ишегалларында, Бакалтай тугайларында туган
телебез яңгырап торган. Чиста сулы Кабан өсләрендәге көймә-каекларда кичләрен татар гармуны, татар җыры тынмаган...Сәйдәш исә, шул милли рухны сеңдереп, тылсымлы талант иясе буларак, онытылмаслык көйләр иҗат иткән.

4 нче алып баручы. 16 яшьлек С. Сәйдәшевнең музыкаль сәләте югары дәрәҗәдә үсә. Аны музыкага җитди карашы өчен оркестрда барысы да яраталар һәм хөрмәт итәләр.

Композитор М.Мозаффаров истәлегеннән: «Оркестрда уйный башлагач, Салих бик матур киенеп йөри башлады. Ул кара костюм, галстук, кара кәләпүш кия иде. Иптәшләре белән һәрвакыт ачык йөзле, ягымлы итеп сөйләшә иде».



5 нче алып баручы. 1917 елда Салихның да тормышында үзгәрешләр була. Яшь булуына карамастан, ул музыкаль коллективлар, түгәрәкләр, оркестрлар оештыра. Замандашлары
арасында танылып өлгергән Салих күп кенә чибәр кызларның төн йокыларын калдыра. Сәйдәшевнең бу чоры Ә.Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» романында тасвирлана.

Әсәрнең төп героинясы итеп Сәйдәшевнең беренче мәхәб­бәте Фатыймаһизөһрә алына, ә романда аның исеме үзгәр­телеп, Гөләндәм итеп бирелә.



1 нче алып баручы. Тик Салих белән Фатыймаһизөһрәгә бергә булу насыйп булмый. Ә 30 ел вакыт үткәч, 1949 елда Урта Азиядә гастрольләр вакытында аларга очрашу насыйп
була. Фатыймаһизөһрә болай дип яза: «Кинәт мин бер тавыш ишеттем: «Керергә мөмкинме?» Һәм күзләремә ышанмадым — бусагада Салих басып тора. Кулларын сузып, ул миңа болай диде: «Син үзгәргәнсең, тик күзләрең шундый ук калган».

Кызының сөйләве буенча, Фатыймаһизөһрә ханым үләр алдыннан да Сәйдәш музыкасын куюларын сораган. Димәк, Сәйдәш аның гомерлек мәхәббәте булган.


X. Фәтхуллинның «Күзләр» пьесасыннан «Тургай» көе яңгырый.
2 нче алып баручы. 1925 елда Салих рус милләтеннән булган Валентина Мухина исемле сөйкемле, җитди кызга өйләнә. Рус булуына карамастан, аны Сәйдәшевләр гаиләсендә
үз итәләр һәм яраталар. Тик аларның шатлыклары озакка бармый: 1926 елда Валентина бала тудыру йортында үлә. Салихка ул Альфред исемле малай бүләк итеп калдыра.

С. Сәйдәшевнең шәхси тормышы авыр сукмаклардан бара.



3 нче алып баручы. Талантлы композитор музыканың төрле жанр һәм формаларын үстерүгә күп көч куя. Драма­турглар белән берлектә күп спектакльләргә музыкалар иҗат
итә. К.Тинчурин Сәйдәшевне бик ярата һәм югары бәяли. Ул болай дип сөйли: «Мин җәүһәрләрне ташлыйм, ә Салих аларны җыя һәм алардан бриллиантлар ясый. Аның һәр
хәрәкәте артист сүзенең югары мәгънәсен күрсәтә».

Композиторның аеруча нәтиҗәле эшләгән чоры 1922— 1932 елларга туры килә. Ул татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә яңа жанр — музыкаль драма жанрын башлап җибәрә. Алтмыштан артык музыкаль сәхнә әсәре иҗат итә. Сәйдәш иҗат иткән «Галиябану» һәм «Сүнгән йолдызлар» спектакль­ләренә (М. Фәйзи, К. Тинчурин әсәрләре) увертюралар беренче симфоник әсәрләр булып исәпләнә.


«Галиябану» спектакленә увертюра башкарыла.
4 нче алып баручы. С.Сәйдәшев иҗат иткән җырлар —милли мәдәниятебезнең бәяләп бетергесез байлыгы. Тукайча әйтсәк, һичкайчан тутыкмас җәүһәрләредер. Шулай ук
композитор тынлы оркестр өчен маршлар да иҗат итте. «Каршылау маршы», «Очрашу маршы», «Сакай маршы», «Совет Армиясе маршы» әнә шундыйлардан.
«Совет Армиясе маршы» башкарыла.
5 нче алып баручы. 1948 ел — Сәйдәшевнең биографиясендә иң авыр вакыт. Бу елда аны эшеннән азат итәләр. җКөйләр чыгаручы чишмә — Сәйдәшев өчен бу түзә алмаслык
хәл була. Ләкин Сәйдәшевнең халыкка ышанычы шулкадәр көчле була ки, ул һәр көн киенеп, эш вакытында чыгып китә һәм театр янына барып баса, ә анда ул һәрвакыт дуслары
белән очраша. Тугры дуслары аңа ярдәмгә килә. Танылган композитор Җәүдәт Фәйзи ярдәме белән 1950 елда Сәйдәшнең юбилей кичәсен билгеләп үтәләр. 1951 елда С. Сәйдә-
шевкә ТАССРның халык артисты исеме бирелә.

1 нче алып баручы. 1954 ел. С.Сәйдәшев М.Җәлилнең «Җырларым» шигыренә музыка яза. Герой-шагыйрьгә һәм халыкның яраткан композиторына мәңгелек гимн булып
яңгырый бу җыр.

Әкрен генә көй агыла башлый, укучы сүзен дәвам итә.

Шул ук елны С. Сәйдәшевнең сәламәтлеге какшый. Авы­руның каты булуын, үлемнең вакытсыз якынлашуын сизгән­дәй, композитор гомер юлына йомгак ясый: дуслары-якын-нары белән саубуллаша төсле... Халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәткән композиторның соңгы әсәре була ул.


«Җырларым» башкарыла.
2 нче алып баручы. Ниһаять, Мәскәүгә китәр көн җитә. Аны озатырга искиткеч күп халык килә. Өйдән чыгарга җыелгач, ул рояльгә утыра һәм әле моңарчы ишетелмәгән
көйне уйный. Бу көйдә аерылу сагышы ургыла. Моң тулы күзләр каядыр еракка төбәлгән. Бу — Сәйдәшевнең соңгы уйнавы була.

3 нче алып баручы. Мәскәүдә Сәйдәшкә операция ясыйлар. Ләкин 1954 елның 16 декабрендә С.Сәйдәшев дөньядан китә. Сәйдәшнең үлеме турындагы хәбәр бөтен халыкны
тетрәндерә. Мәскәүдә яшәүче татарлар өчен дә ул «безнең Сәйдәш» була. Аны соңгы юлга озатырга бөтен Казан халкы килә. Автобуслар, трамвайлар туктап кала. Халык ташкыны урамнарга сыймый. Балконнар, тәрәзә төпләре, өй түбәләре халык белән тула. Халык елый.

Акрын гына «Сакай маршы» яңгырый, алып баручылар бер-бер артлы Р. Фәйзуллин сүзләрен укыйлар.



4 нче алып баручы.

Әй декабрь! Егерменче көнең.

Күңелдә — боз. Күздә — кайнар яшь.

Меңәүләрнең телләрендә бер сүз:

Сәйдәш... Сәйдәш... Сәйдәш...
Урам тулы халык, балконнарда,

Түбәләрдә, тәрәзәләрдә...

Мондый хәлне Казан моңарчы бер

Күргән булган Тукай үлгәндә.


5 нче алып баручы.

Агайлар да килгән авыллардан

Үрәчәле чаналар белән.

Озатырга чыккан чал әбиләр

Оныклары — сабыйлар белән.
Бәгырьләрне кисә «Сакай маршы»!

Мәрсияләр — алар гомерле...

Сирәктер ул ак чәчәкләр белән,

Үз көйләрең белән күмелү...


Кайгылы музыка дәвам итә. Ул акрынлап тынып кала. Аннан соң С. Сәйдәшевнең «Сандугач» көе скрипкада башкарыла.

1 нче алып баручы.

Җыр язмышы — халык язмышы ул,

Ил язмышы белән беррәттән.

Ил яулаган һәрбер үр — биеклек

Көйләр, җырлар белән береккән.

(Р. Фәйзуллин)
Сәйдәш үлде, ләкин кабатланмас якты талант, сөйкемле композитор халык йөрәгендә яши. Чөнки ул иҗат иткән көй­ләр үлемсез.

2 нче алып баручы. Үзе исән чакта бернинди премияләргә лаек була алмаган, хөкүмәт тарафыннан бәяләнмәгән талантлы композиторга бәяне бөек халкыбыз бирде. М.Хөсәен язганча, ул «Халык мәхәббәте лауреаты — сөеклебез Салих Сәйдәшев»кә әверелде.

Бу — Шопен да, Бетховен да түгел,

Шулар заты, шулар кардәше.

Бу — татарның җир, табигать биргән

Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше.

(К. Булатова)

3 нче алып баручы. Әйе, халык үзенең Сәйдәшен сагына. Бердәнбер баласын җуйган анадай юксына, өзгәләнә. Компо­зиторны ярату, сагыну хисе халык күңелендә һәрдаим. Татар халкы үзенең сөекле улының истәлеген барлый.

1. 1993 елның 25 июлендә Горький урамында С. Сәйдәшев музее ачыла.

2. 2000 елның 15 декабрендә Татарстанның Зур концертлар залына С.Сәйдәшев исеме бирелә.

3. 2005 елның 12 августында Татарстан урамында С. Сәйдәшевкә һәйкәл куелды. Авторы — Мәхмүт Гасыймов.

Эчке тоем белән рухка үтү —

Сәйдәш талантының иркендә.

Җырлары аның — шәхси үзенеке дә,



Шул вакытта — һәркемнеке дә!

(Р. Фәйзуллин)

Н. Әхмәтҗанова, Казан шәһәре
Каталог: file
file -> Симон маркиш
file -> Падение Трои Пьеса в 5-ти действиях
file -> 2. в греческом языке существует три слова для обозначения понятия «слово» «эпос», «логос» и
file -> Қазақстан Республикасы Қорғаныс министрінің 2016 жылғы 22 қаңтардағы №35 бұйрығымен бекітілген тиісті деңгейдегі білім беру бағдарламаларын іске асыратын Қазақстан
file -> График предоставления респондентами первичных статистических данных по общегосударственным статистическим наблюдениям в июне 2013 года
file -> 66 баспасөз релизі қаржы нарығындағы ахуал туралы


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет