Табын күрке Иписез тамак туймый Татарстанда 50дән артык предприятие ик­мәк һәм ипи-күмәч эшләнмәләре пешерү белән шөгыльләнә һәм меңнән артык сәүдә ноктасы аларны сата



жүктеу 26.63 Kb.
Дата03.05.2019
өлшемі26.63 Kb.

табын күрке

Иписез тамак туймый

Татарстанда 150дән артык предприятие ик­мәк һәм ипи-күмәч эшләнмәләре пешерү белән шөгыльләнә һәм 6 меңнән артык сәүдә ноктасы аларны сата. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткән дегустациядә белгечләр төп ризыкның сыйфатын бәяләргә, шулай ук ипи ашаудан буй-сын бозыла һәм ул сәламәтлек өчен бигүк файдалы түгел дигән уйдырманы юкка чыгарырга омтылды.

- Бүген яшьләр бер хаксызга ипи ашамауның зыяны юк дип саный, - ди ТР Икмәк пешерүчеләр берлегенең баш технологы Рәкыя Таштабанова. - Кеше ипидән тәүлек өчен кирәкле аксымның 30 процентын, углеводларның 50 проценттан артыгын һәм тимернең 60 процентын алырга мөмкин. Ул гына да түгел, организмга эләккән артык майларның 30 проценты ипидәге табигый азык җепселләре ярдәмендә чыгарыла. Шулай ук бу җепселләр шлак һәм канцерогеннарны, шул исәптән авыр металларны чыгарырга булыша.

Файдалы булуыннан тыш, ипи сатып алу һәркемнең көченнән килә. Ә Татарстанда икмәкнең социаль әһәмияткә ия төрләренә бәя, башка төбәкләр белән чагыштырганда, арзанрак та әле. Әйтик, “Сельский” ипиенә уртача бәя бер килограммы өчен 21 сум 75 тиен тора, ә республиканың Әлки районында аңа иң арзан хак куелган - 17 сум 80 тиен.

Гадәттә, йод, көрпә, витамин һәм башка файдалы матдәләр белән баетылган ипи кыйммәтрәк тора. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте ТР Идарәсенең халык туклануын күзәтү бүлеге башлыгы Фәридә Шиһапова дегустация барышында билгеләп үткәнчә, күпләр акчаларын кызганып, икеләтә файдалы шул ипине сатып алмый. Татарстан икмәк пешерүчеләрен нәкъ менә баетылган ипи җитештерүгә юнәлтәләр, тик соңгылары андый икмәккә ихтыяҗ юк һәм ул киштәләрдә ята дип зарлана. Ф.Шиһапова сүзләренчә, бу бик җитди мәсьәлә: халык даруга акча жәлләми, ә менә файдалы ризыкка тиеннәрен кызгана.

Дегустацияне “Сельский” ипиенең 12 үрнәгеннән башладылар. Белгечләр һәм журналистлар киселгән һәм катысы алынган кисәкләрне тәме, исе, пешү һәм искерү дәрәҗәсеннән чыгып бәяләде. Тәмләп караганнан соң, үрнәкләрне тышкы кыяфәте буенча да бәяләү өчен, бөтен кирпечләрне дә чыгардылар. Татып караган вакытта белгечләр журналистларга сыйфатлы ипине нинди күрсәткечләр нигезендә билгеләргә кирәклеген өйрәтте: ике бармак белән сытылган кисәк әүвәлге рәвешенә тиз кайта, ашаганда ипи тешкә сыланмый, вак тишекләре дә тигез була, ипидән әчегән камыр һәм бензин исе түгел (йөртү шартлары бозылганда шулай да була), ипи исе килергә тиеш. Ракия Таштабанова сүзләренчә, икмәкне тизәйтелгән технология буенча пешерсәләр, ул традицион рецепт буенча әзерләнгән ипи сыман тәмле һәм хуш исле булмаячак. Аерма шунда, традицион технология буенча ипи озаграк әзерләнә: башта апара куела, ул әчешкәч, аңа калган ингредиентларны кушып, камыр басалар. Тизәйтелгән технология буенча бөтен чималны берьюлы салалар, камырга “яхшырткыч” һәм “тизләткеч” тә өстиләр. Бу, һичшиксез, химия дигән сүз түгел, артык күләмдә чүпрә яки сөт сүле дә булырга мөмкин. Мондый “тизләтелгән” икмәк “мамык” тәме белән генә түгел, ә тиз искерүе белән дә аерыла. Таштабанова Татарстан икмәк пешерү заводларында иске технологияләр буенча әзерлиләр, ә “тизләткечләр” не, кагыйдә буларак, мини-пекарняларда файдаланалар дип белдерде.

“Сельский”дан соң, “Нарезной” күмәченең 13 һәм баетылган ипинең 18 өлгесенә чират җитте. Нәтиҗәдә, белгечләр, журналистлар ярдәмендә, тәкъдим ителгән үрнәкләрнең күбесен ашарга яраклы һәм сыйфатлы дип тапты. “Сельский” ипиенең өч, “Нарезной” күмәченең өч һәм баетылган ипинең биш төре төсе туры килмәү, йомшагы изелү, чит ис килү һәм “мамык” тәме өчен яраксызга чыгарылды. Кайсы ипинең иң яхшысы булуын белергә теләсәгез - “Дегустация нәтиҗәләре”н карагыз.



...ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматлары буенча, соңгы елларда татарстанлылар икмәк сыйфатына сирәк зарлана башлаган, гәрчә һәркайсыбыз аны көнгә өч тапкыр тәм­ләп караса да. Димәк, ипи пешерүчеләр сыйфат артыннан куа дигән сүз. Алай да дәгъваларыгыз бар икән, инспекциянең “кайнар линиясе” нә шалтырата аласыз: (843) 277-94-95, 570-68-93.

Евгения ЧЕРНОУСОВА

(вкладыш в районные и республиканские газеты, тираж 300 000)


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет