Татар милли теле бөтен дөньяга сибелгән татар халкы өчен уртак. Милли яки гомумхалык татар теле



жүктеу 3.99 Mb.
бет1/21
Дата18.02.2019
өлшемі3.99 Mb.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21

Кереш

Хәзерге татар теле – татар халкының милли теле, халыкның рухи һәм мәдәни хәзинәсенең бер чагылышы. Тарихи рәвештә борынгы кабилә телләреннән, һәм соңгырак дәвердә бердәм халык теленнән үсеп чыккан татар милли теле бөтен дөньяга сибелгән татар халкы өчен уртак. Милли яки гомумхалык татар теле төшенчәсе телнең һәртөрле кулланылышын, шул исәптән барлык диалект һәм сөйләшләрне, аерым социаль катлаулар тарафыннан кулланыла торган һәртөрле жаргоннарны һ.б. үз эченә ала. Татар әдәби теленең исә гомумхалык теле эчендә аерым урыны бар. Әдәби тел ул – тел яшәешенең иң югары кимәле, югары формасы. Гомумхалык теленең төп һәм иң камил үзенчәлекләрен үзендә туплаган әдәби телгә, өстәмә рәвештә, эшкәртелгән һәм кагыйдәләргә буйсындырылган булу, яшә­ешнең күптөрле өлкәләрендә кулланыла алу, күпвазифалылык хас.

Хәзерге татар әдәби теле матур әдәбият әсәрләрендә, газета-журналларда, радио-телевидениедә, театрда, өлешчә уку-укыту, фән өлкәсендә һәм дәүләт идарәсендә чагыштырмача иркен кулланыла.

Урта һәм югары уку йортларында әдәби телебезнең төзелешен өйрәнә торган фән «Хәзерге татар әдәби теле» дип атала, һәм ул берничә бүлектән тора: фонетика, лексикология, грамматика (морфология һәм синтаксис).

Һәр бүлекнең үзенең өйрәнү объекты, өйрәнелә торган үзенчәлекле тел берәмлекләре бар:

Фонетика телдәге а в а з л а р составын өйрәнә;

Лексикологиянең төп өйрәнү предметы – с ү з; ул телебезнең сүзлек составын (сүзләрнең мәгънәләрен, килеп чыгышын, кулланылыш өлкәләрен һ.б.) өйрәнә;

Морфология – грамматиканың бер өлешен тәшкил итә, аның төп өйрәнү объекты – сүзнең мәгънәле кисәкләре – м о р ф е м а л а р, с ү з л ә р һәм с ү з ф о р м а л а р ы;

Синтаксисның төп өйрәнү объекты – с ү з т е з м ә л ә р һәм җ ө м л ә. Синтаксиста сүзтезмәләрнең ясалышы һәм төрләре, һәртөрле җөмләләр өйрәнелә.
М орфология

§ 1. Морфологиянең өйрәнү предметы һәм бурычлары. Морфология – грамматиканың бер өлеше. Грамматика – тел белеме фәненең телнең төзелешен, сүзләр төрләнешен, җөмлә төзү юлларын һәм ысулларын өйрәнә торган тармагы, һәм ул ике өлештән – морфология һәм синтаксистан тора.

М о р ф о л о г и я сүзләрнең төзелешен, төрләнешен, сүз төркемнәрен һәм аларга хас грамматик категорияләрне өйрәнә.

С и н т а к с и с сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне, аларның төзелешен, ясалыш һәм мәгънә буенча төрләрен, җөмлә кисәкләрен һ.б. өйрәнә.

Морфологиянең төп өйрәнү предметы – сүз һәм сүзләр төрләнгәндә барлыкка килә торган һәртөрле сүз формалары. Тел белеменең икенче бер тармагы булган лексикологиянең дә төп өйрәнү объекты – сүз. Әмма бу ике өлкәдә сүзләрне өйрәнүнең максаты һәм юнәлешләре төрле.

Лексикологиядә сүзләр лексик мәгънәләре, килеп чыгышы һәм яшәешнең төрле өлкәләрендә кулланылыш үзенчәлекләре ягыннан өйрәнелсә, морфология сүзләрнең төзелешен (морфемика), төрләнешен, ягъни сүз төркемнәренең сөйләмдә күп төрле грамматик формаларда килә алу мөмкинлеген, сүз формаларын, форма ясалышын өйрәнә. Мәсәлән, китап сүзе лексикада мөстәкыйль мәгънәле, алынма (гарәптән кергән) бер мәгънәле сүз буларак аңлатылса, шул ук китап сүзе морфологиядә исем сүз төркеменә караган тамыр сүз булуы, килеш, тартым, сан белән төрләнә алуы ягыннан характерлана. Икенче төрле әйткәндә, морфологиядә сүзләрнең грамматик ягы өйрәнелә.

Агглютинатив (тагылмалы) тел булган татар телендә сүз ясалышы һәм форма ясалышы нигездә бер үк чаралар – кушымчалар ярдәмендә башкарыла. Сүз ясалышында сүзнең лексик мәгънәсе үзгәрә, мәсәлән, кис кис-әк кис-кеч кис-енте; форма ясалышында исә сүзнең лексик мәгънәсе үзгәрешсез кала, сүзгә яңа грамматик мәгънә өстәлә: кис кис-ә кис-кәнкис-сә.

Морфологиядә сүзләр сүз төркемнәренә берләштереп өйрәнелә. Аерым сүз төркемнәренең төрләнеше грамматик категорияләрне хасил итә. Шуңа күрә морфологиянең төп бурычы – телдәге сүз төркемнәре системасын һәм аларга хас грамматик категорияләрне өйрәнү.

§ 2. Морфологиянең тел белеменең башка тармаклары белән бәйләнеше. Тел үзенең төзелеше буенча билгеле бер система тәшкил итә. Бу системаның аерым буыннары тел берәмлекләре дип йөртелә. Төп тел берәмлекләре: аваз (фонема), сүз кисәге (морфема), сүз, сүзтезмә, җөмлә. Тел берәмлекләре кечкенәдән зурга таба үсә бара, һәр кечкенә берәмлек зур берәмлек эченә керә. Бу – тел берәмлекләре арасындагы иерархияле мөнәсәбәт дип атала: сүз кисәге (морфема) аваздан яки авазлардан төзелә, сүз – морфемалардан, сүзтезмә сүзләрдән, ә җөмлә сүзтезмәләрдән тора. Тел берәмлекләренә шулай ук төрлелек, бүленгәнлек һәм бер сызык өс­тендә килү (линейность) кебек сыйфатлар хас. Лингвистикада бу берәмлекләрне өйрәнүдә дә билгеле бер эзлеклелек бар. Тел белеме тармаклары арасында шуңа күрә үзара тыгыз бәйләнеш яши.

Морфология төп өйрәнү объекты шулай ук сүз булган л е к с и к о л о г и я белән тыгыз мөнәсәбәттә тора. Сөйләм эчендә сүзнең лексик мәгънәсе һәм грамматик мәгънә берлектә яши. Мөстәкыйль мәгънәгә ия һәр сүз телдә грамматик яктан да формалашкан була. Шул ук вакытта төрле сүз­ләрнең төрләнү мөмкинлеге, грамматик ягы аларның лексик мәгънәләренә дә бәйле. Сүзләрне төркемләгәндә, мәсәлән, беренче чиратта аларның гомуми лексик мәгъ­нәләре исәпкә алына: исем сүз төркеме предметлыкны, сыйфат – предмет билгесен, фигыль – эш-хәл, хәрәкәтне белдерә, һ.б.

Морфологиядә сүз төркемнәренең грамматик катего­рияләрен өйрәнүгә кадәр, аларның лексик ягы, лексик составы да өйрәнелә. Бу юнәлештә сүз төркемнәре аерым мәгънәви, ягъни лексик-семантик төркемнәргә бүленә. Исем сүз төркеменең семантик төркемнәренә, мәсәлән, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр, предметлыкны (дәфтәр, алма) , матдәлекне (он, су, тоз) белдергән һ.б. исемнәр, фигыльдә – хәрәкәт фигыльләре (йөри, килә), эш фигыльләре (төзи, ура), хис-тойгы фигыльләре (соклана, ярата) һ.б. керә.

Бер үк сүз төркеменең төрле семантик төркемчәләрендә аерым грамматик категорияләр үзенчәлекле чагылыш табарга мөмкин. Әйтик, исемнәрнең күплек санда килүе предметлыкны яки матдәлекне белдергән исемнәрдә яисә ялгызлык һәм уртаклык исемнәрдә бердәй түгел; хәрәкәт фигыльләренең юнәлеш категориясенә мөнәсәбәте үзенчәлекле һ.б.

Морфология – тел белеменең авазларны өйрәнә торган тармагы – фонетика белән дә тыгыз бәйләнгән. Аваз (фонема) һәм морфологиянең өйрәнү предметы – морфема арасында охшаш һәм аермалы яклар бар. Алар икесе дә телнең иң кечкенә берәмлекләре санала. Әмма морфема ул сүзнең иң кечкенә мәгънәле кисәге, ә фонема мәгънә аеруга хезмәт итә. Морфема фонемалардан төзелә һәм аваздан яки авазлар җыелмасыннан тора. Мәсәлән, аш-а, сан-а сүзләрендә ике морфема бар: аш, сан - тамыр морфемалар, - сүз ясагыч кушымча, ул лексик-грамматик мәгънә белдерә, исемнән яңа мәгънәле сүз – фигыль ясый; ә кал сүзендәге а – фонема, ул мәгънә белдерми, сүз эчендә аны башка аваз белән алыштыру мәгънәне үзгәртә, димәк, фонема мәгънә аеруга хезмәт итә: кал-кол-кул-кыл; бар-а сүзе шулай ук ике морфемадан тора. Бу очракта -а морфемасы фигыль заманын ясый, ягъни ул грамматик мәгънә белдерә.

Татар телендә сүзләр төрләнгәндә (сүзләргә кушымчалар ялганганда) күп төрле аваз үзгәрешләре барлыкка килә. Сүзләрнең төрләнеше ул – морфологик күренеш, ә аваз үзгәрешләре фонетикага карый. Димәк, бу очракта фонетика һәм морфология турыдан-туры кисешә. Татар телендә кушымчаларның барлык вариантлары да – фонетик вариантлар, алар һәртөрле аваз үзгәрешләре нәтиҗәсендә барлыкка килә: -лар/-ләр, -ды/-де, -ны/-не (рәт гармониясе); -ды/-де, -ты/-те, -ган/-гән, -кан/-кән (рәт гармониясе һәм тартыклар охшашлану) һ.б.

Хәзерге фәндә бу өлкәне махсус тел белеме тармагы – морфонология дә өйрәнә башлады. Морфонологиядә сүзләргә кушымчалар ялганганда барлыкка килә торган аваз төрлелекләре өйрәнелә (-а / -ә; -ды / -ты; -ган / -кан).

Морфология грамматиканың икенче бүлеге – с и н т а к с и с белән дә тыгыз бәйләнгән. Синтаксисның төп өйрәнү предметы булган сүзтезмәләр үзара грамматик мөнәсәбәттәге сүзләрдән төзелә, ә җөмлә төрле типтагы сүзтезмәләр­дән барлыкка килә. Сүзләрнең төрләнеше морфологиядә сүз формалары итеп каралса, синтаксиста алар җөмләдә сүзләр бәйләнешен барлыкка китерүче чаралар һәм җөмлә кисәкләре буларак өйрәнелә. Димәк морфологиядә дә, синтаксиста да бер үк тел күренешләре өйрәнелә, әмма алар төр­лечә бәяләнә. Мәсәлән, Урманда әле кар ята дигән җөмләдә урманда сүзе морфологиядә – исем, урын-вакыт килешендә, берлектә килгән, килешнең грамматик мәгънәсе – урын мөнәсәбәтен белдерү рәвешендә тикшерелә; синтаксиста исә шул ук сүз җөмлә кисәге – хәл буларак билгеләнә: урын хәле, хәбәрне ачыклый, хәбәргә урын-вакыт килеше кушымчасы аша бәйләнгән һ.б.



§ 3. Грамматик категория турында төшенчә. Грамматик форма һәм грамматик мәгънә. Г р а м м а т и к к а т е г о р и ясүз төркемнәрен һәм гомумән морфологияне өйрәнүдә төп төшенчәләрнең берсе.

Телдәге һәр мөстәкыйль мәгънәле сүз бер үк вакытта ике төрле мәгънә – лексик һәм грамматик мәгънә белдерә, ягъни һәр сүз грамматик яктан формалашкан була. Лексик мәгънәне тамыр яки нигез морфема белдерә, ә грамматик мәгънә сүзнең грамматик формасы (сүзформа) аша белдерелә.

Г р а м м а т и к к а т е г о р и я дип грамматик мәгънә һәм грамматик форма берлегенә әйтәләр. Нәрсә соң ул грамматик мәгънә һәм грамматик форма?

Лингвистикада сүзнең берничә төрле мәгънәсе билгеләнә:

1) л е к с и к м ә г ъ н ә (аны сүзнең конкрет лексик мәгънәсе дип тә әйтәләр) чынбарлыктагы аерым предмет, күренеш, эш-хәлләрне, билгене һ.б.ны атый. Сүзләрнең бу мәгънәләре гадәттә аңлатмалы сүзлекләрдә теркәлә;

2) гомумлексик мәгънә  сүзләрне аерым билгеләр буенча гомумиләштерүне күздә тота. Гомумилексик мәгънә дигәндә «предметлык»ны, «эш-хәл»не, «билге»не һ.б. белдерә торган сүзләр дигән төшенчәләр белән эш ителә.

3) г р а м м а т и к м ә г ъ н ә күпчелек очракта җөмлә эчендә сүзләр үзара мөнәсәбәткә кергәндә барлыкка килә. Бала китап укый дигән җөмләдә бала укый сүзе белән мөнәсәбәткә керә, бала укый; ул башкаручы зат – субъектны белдерә. Китап сүзе шулай ук укый сүзенә бәйләнгән, китапукый; ул шул эшнең туры объекты була. Ягъни бала һәм укый сүзләре арасында субъект мөнәсәбәте, ә китап һәм укый сүзләре арасында туры объект мөнәсәбәте барлыкка килә. Димәк грамматик мәгънә – һәрвакыт нинди дә булса мөнәсәбәт ул. Сөйләмдә сүзләр арасында күп төрле мөнәсәбәтләр урнашырга мөмкин, әйтик, укучының китабы дигәндә, бу сүзләр арасында и я л е к мөнәсәбәте, урманда кар күп дисәк, урманда һәм күп сүзе арасында у р ы н мөнәсәбәте, иртәгә кайта дисәк, ике сүз арасында в а к ы т мөнәсәбәте белдерелә һ.б. Күргәнебезчә, грамматик мәгънә – ул гомумиләштерелгән мәгънә. Грамматика гомумән абстракция белән эш итә.

Лингвистикада лексик абстракция һәм грамматик абстракция дигән төшенчәләр бар. Мәсәлән, китап сүзе чынбарлыктагы конкрет бер предметны белдерә, аның конкрет лексик мәгънәсе бар. Әмма бу сүз белән без аерым бер китапны гына түгел, дөньядагы барлык китапларны атый алабыз. Димәк, телдәге һәр сүз гомумиләштерә ала. Бу – лексик абстракция. Ә грамматик абстракция тагын да киңрәк. Югарыда китерелгән җөмләдә бала сүзе урынына баш килештә килгән башка сүзләрне куйсак та (укучы, укытучы, Алсу һ.б.), грамматик мәгънә, ягъни эш башкаручыны белдерү үзгәрешсез кала. Шул рәвешле, грамматик мәгънә сүзнең конкрет лексик мәгънәсенә бәйле булмый, ул күбрәк грамматик формага карап үзгәрә. Мәсәлән, Баланы яраталар дисәк, бала сүзенең грамматик формасы үзгәрде (баш килеш урынына төшем килеше), һәм шуңа бәйле рәвештә грамматик мәгънә дә үзгәрә – биредә ул туры объект мәнәсәбәтен белдерә.

Сүз формалары җөмләдәге сүзләр арасындагы мөнәсә­бәт­ләрне генә түгел, чынбарлык күренешләренә, яки сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән, исемнең к ү п л е к формасы предметларның бердән артык күплеген, яки төрлелеген (төрле сортларын) белдерә, фигыльнең з а м а н формалары эш-хәлнең сөйләү моментына карата үтәлү вакытын, з а т-с ан эшнең кем (кайсы зат) тарафыннан үтәлүен белдерә һ.б. Тел белемендә шуңа бәйле рәвештә грамматик категорияләре ике төргә бүлеп карау да бар. Җөмлә эчендәге сүзләрнең үзара мөнәсәбәтен белдергән грамматик категорияләр с и н т а г м а т и к грамматик категорияләр дип, ә сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торганнары с и н т а г м а т и к б у л м а г а н грамматик категорияләр дип атала . Синтагматик категорияләргә исемдә – к и л е ш, т а р т ы м, х ә б ә р л е к, фигыльдә - з а т-с а н категорияләре керә. Синтагматик булмаган категорияләргә исемдә – к ү п л е к, фигыльдә – з а м а н, н а к л о н е н и е, ю н ә л е ш категорияләре, с ы й ф а т д ә р ә җ ә л ә р е һ.б. керә.

И с к ә р м ә: Синтаксист галимнәрнең сыйфат фигыль һәм хәл фигыль формаларын да синтагматик категорияләргә кертеп караулары беркадәр бәхәс тудыра, чөнки бу кушымчалар, әйтик: -учы, -үче (җырлаучы кыз, килүче кеше), -ган, -гән (җырлаган кыз, килгән кеше), -асы, -әсе (җырлыйсы җыр, киләсе кунак) сыйфат фигыльнең заманнарын белдерәләр, ә заман модаль формаларга, ягъни синтагматик булмаган категорияләргә керә. Сыйфат фигыль белән сыйфатланмыш арасындагы бәйләнеш төрен дә янәшәлек дип билгеләү дөресрәк булыр иде. Шуны да әйтергә мөмкин: сыйфат фигыльләр һәм хәл фигыльләрнең бер үк вакытта сыйфат сүз төркеме һәм рәвеш белән һәр өч яклап (лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик) уртаклыгы бар. Белгәнебезчә, сыйфатлар һәм рәвешләр үзләре ачыклаган сүзгә янәшәлек юлы белән бәйләнәләр.

Г р а м м а т и к ф о р м а – грамматик мәгънәләрне белдерә торган морфологик чара. Сөйләмдә грамматик мәгънәне төрлечә белдереп була. Мәсәлән, чынбарлыктагы вакыт төшенчәсен аерым сүз белән (кичә, җәен); сүзтезмә белән (җәй көне); иярчен җөмлә белән (җәй җиткәч); бәйлекләр ярдәмендә (җәй килү белән); килеш кушымчасы белән (җәйдә) һ.б. белдерергә мөмкин. Әмма грамматик мәгънә бары тик морфологик чара – с ү з ф о р м а белән белдерелгәндә генә чын мәгънәсендә грамматик категория булып санала ала. Ягъни сүзнең лексик мәгънәсе дә, морфологик мәгънәсе дә бер сүз эчендә, бер сүз кысасында белдерелергә тиеш. Татар телендә мондый универсаль чара ролен ф о р м а я с а г ы ч (төр ясагыч һәм төрләндергеч) кушымчалар башкара. Мәсәлән, апаның (яулыгы) сүзендә аның лексик мәгънәсе дә (кыз туган, хатын-кыз), грамматик мәгънәсе дә (аның нәрсәгәдер ия булуы) чагыла. Бу очракта грамматик форма – иялек килеше кушымчасы.

Татар телендә грамматик мәгънә белдерә торган синтетик чара – кушымчалар белән бергә, аерым очракларда аналитик чаралар да кулланыла. Грамматик мәгънә белдерүче аналитик чараларның ачык мисалы итеп фигыльнең заман формаларын китерергә мөмкин: бара иде, барган иде, бара торган иде һ.б. Аналитик грамматик форма бу очракта кушымча + иде ярдәмче фигыле белән ясала.

Шул рәвешле, грамматик категория ул ике яклы күренеш. Аның эчке ягы – грамматик мәгънәсе һәм тышкы ягы – грамматик формасы бар. Грамматик мәгънә ул һәрвакыт нинди дә булса м ө н ә с ә б ә т белдерү. Грамматик форма – морфологик чара ярдәмендә ясалган сүз формасы (сүзформа).

Хәзерге тел белемендә грамматик категорияне у р т а к г р а м м а т и к м ә г ъ н ә г ә и я б у л г а н ф о р м а л а р р ә т е дип билгеләү киң таралган. Сүзләр төрләнгәндә, чыннан да, билгеле бер тәртипкә салынган сүзформалар рәте барлыкка килә. Аларны парадигма дип атыйлар.

П а р а д и г м а дип бер үк сүз нигезенең күп төрле грамматик формаларда килүенә әйтәләр. Парадигмалар гадәттә баганалап яки таблица рәвешендә бирелә. Парадигманың барлык буыннары өчен уртак морфема – сүз нигезе яки лексема дип атала. Парадигма эчендәге лексема грамматик мәгънәдән азат була. Бу очракта лексема (сүз) - бары тик сүзлек берәмлеге генә.

Билгеле булганча, һәр сүз төркеме үзенчә төрләнә, һәм шуңа бәйле рәвештә, аларның һәркайсының үзенә хас грамматик категорияләре бар. Татар телендә грамматик категорияләргә иң бай сүз төркемнәре – исем һәм фигыль. Исемгә – к и л е ш, т а р т ы м, с а н , фигыльгә – б а р л ы к-ю к л ы к, з а м а н, з а т-с а н, ю н ә л е ш, д ә р ә җ ә категорияләре хас. Мисалга исемдә килеш категориясен алсак, ул алты килештән торган формалар рәтен тәшкил итә:


Б.к.  Т.к. -ны / -не

И.к. -ның / -нең Ч.к. -дан / -дән

Ю.к. -га / -гә, -ка / -кә У-в.к. –да / -дә, -та / -тә

Барлык килешләрне уртак грамматик мәгънә берләштерә. Ул – исемнең җөмләдәге башка сүзләргә т ө р л е-т ө р л е (субъект, объект, урын, вакыт һ.б.) м ө н ә с ә б ә т е н белдерү. Бер төрләнеш парадигмасына кергән сүзформалар мәгънә буенча бер-берсенә капма-каршы куелалар, ягъни парадигма эчендәге һәр сүзформаның (бу очракта һәр килешнең) үзенең грамматик мәгънәсе яки мәгънәләре була.

Грамматик категория төшенчәсе тел белемендә т а р һәм к и ң мәгънәдә кулланыла. Грамматик категория эченә кергән формалар рәтенең һәркайсы өчен уртак мәгънә г о м у м к а т е г о р и а л ь мәгънә дип атала. Мисал өчен, фигыльдә заман категориясенең гомумкатегориаль мәгънәсе – эш-хәлнең сөйләү моментына мөнәсәбәтен белдерү. Шул ук вакытта 9 заманнан торган заманнар системасында (формалар рәтендә) һәр заманның үзенә хас мәгънәсе һәм өстәмә мәгънә төсмерләре бар (хәз.з. – сөйләү моментында булган; үтк.з. – сөйләү моментыннан алда; кил.з. – сөйләү моментыннан соң булган эш һ.б.). Зат-сан категориясенең гомуми грамматик мәгънәсе – эш-хәл, аның үтәүчесе һәм сөйләүче арасындагы мөнәсәбәтне белдерү. Ул берлектә һәм күплектә өч затка караган формалар рәте белән белдерелә. Шул ук вакытта һәр затның үзенең грамматик мәгънәсе бар: I зат эшнең с ө й л ә ү ч е тарафыннан башкарылуын; II зат эшнең т ы ң л а у ч ы тарафыннан башкарылуын белдерә һ.б. Грамматик категория составында формалар рәте сан ягыннан төрле булырга мөмкин, әмма ул ким дигәндә бер-берсенә капма-каршы куелган ике буыннан тора (мәсәлән, исемнең б е р л е к һәм к ү п л е к формалары); фигыльдә тугыз буыннан торган заманнар системасы, биш юнәлеш; исемдә алты килеш бар һ.б.

Төрле телләрдә грамматик категорияләрнең саны һәм составы төрлечә булырга мөмкин. Әйтик, күпчелек телләрдә исемдә килеш, фигыльдә заман, зат-сан категорияләре бар. Болар төрле телләр арасындагы типологик уртаклыкны чагылдыра. Шул ук вакытта аерым телләр өчен хас үзенчәлекле грамматик категорияләр дә була. Рус һәм гарәп телләрендә, мәсәлән җенес (род) категориясе бар, ә төрки телләрдә исемгә тартым категориясе үзенчәлекле. Галимнәр тел һәм фикерләү закончалыкларының үзара бәйләнешенә карата: «Грамматика чынбарлык күренешләрен сайлап чагылдыра», – диләр. Чыннан да, чынбарлык күренешләре арасындагы мөнәсәбәтләр бер телдә грамматик чара – сүзформа белән, ә икенче телдә лексик яки синтаксик юл белән белдерелергә мөмкин. Җенесне аеру өчен татар телендә, мәсәлән, аерым сүз (лексик чара) кулланыла: ир бала, кыз бала, ана каз һ.б., ә рус телендә алар грамматик чара – кушымчалар ярдәмендә аерыла. Шул ук вакытта рус телендәге род категориясе ул биологик җенескә генә бәйле түгел, ул - тел категориясе, чөнки стол яки парта сүзләренең төрле родка керүен бары тик сүз формасы аша гына билгеләп була. Татар телендә тартым категориясе предметның кайсы затка караганлыгын грамматик юл белән белдерә: китаб-ым, китаб-ың сүзләрендә, мәсәлән, лексик мәгънә һәм грамматик мәгънә бер сүз эчендә, бер сүз кысаларында белдерелә, ә рус телендә ул лексик чара, аерым сүзләр белән бирелә: моя книга, твоя книга.



§ 4. Функциональ-семантик категорияләр. Тел – тарихи күренеш, һәм ул берөзлексез хәрәкәттә, үзгәрештә. Сүз төркемнәренә хас грамматик категорияләр дә телдә катып калган күренеш түгел. Алар тел үсешенең билгеле бер этабында барлыкка киләләр, грамматик яктан калыплашалар, вакытлар узу белән, кайбер грамматик категорияләр таркалырга, яңа формалар барлыкка килергә мөмкин. Галимнәр билгеләгәнчә, һәрбер телдә диярлек формалашып җиткән, ягъни грамматик категория таләпләренә тулысынча җавап бирә торган тел күренешләре белән бергә, охшаш грамматик мәгънә белдерә торган, әмма морфологик яктан әле сүзформа буларак тулысынча калыплашмаган тел чаралары да була. Боларга һәртөрле аналитик форма һәм аналитик төзелмәләр белән бергә, тел ярусларының төрле өлкәләренә караган (лексик, синтаксик) тел берәмлекләре керә. Тел белемендә мондый күренешләрне грамматик категориянең маргиналь өлкәләре яки ф у н к ц и о н а л ь-с е м а н т и к к ы р ы (поле) дип билгелиләр. Шуңа бәйле рәвештә, соңгы вакытта грамматик категорияләр белән бергә сүз төркемнәренә хас функциональ-семантик категорияләр дә өйрәнелә башлады.

Сүз төркемнәренә хас функциональ-семантик категорияләргә игътибар юнәлтү телне хәрәкәттә, сөйләм процессында өйрәнергә мөмкинлек бирә. Грамматик категорияләрне өйрәнү тел төзелешен система буларак күзалларга, категорияләрне функциональ-семантик өйрәнү җанлы сөйләмдә барлыкка килә торган мәгънә төрлелекләрен, сүзформаларның мәгънә байлыгын – семантик күләмен һәм стилистик мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.

Татар тел белемендә сүз төркемнәрен бу юнәлештә өй­рәнә башлау академик Д.Г.Тумашева исеме белән бәйле. Күренекле морфологист-галим Д.Г.Тумашева үзенең татар телендә фигыль сүз төркемен өйрәнүгә багышланган хезмәтендә фигыльгә хас т е м п о р а л ь л е к, п е р с о н а л ь л е к, м о д а л ь л е к функциональ-семантик категорияләрен яктырта [Тумашева, 1986].

Сүз төркемнәрен функциональ яктан өйрәнү төп ике юнәлештә алып барыла: мәгънәдән – формага, формадан – мәгънәгә. Гадәттә функциональ-семантик категориянең үзәгендә (ядро) грамматик категория ята.

Беренче очракта функциональ-семантик категория шул грамматик категория мәгънәсенә охшаш мәгънәләрне белдергән барлык тел чараларын берләштерә. Мәсәлән, татар телендә фигыльнең заман категориясе 9 форма белән белдерелә (/ – хәзерге заман, -ды/-де – билгеле үткән заман, -ган/-гән – билгесез үткән заман, -ыр/-ер – билгесез киләчәк заман, -ачак/-әчәк – катгый киләчәк заман һ.б.). Әмма сөйләм эчендә эш-хәлнең заманын белдерү мөмкинлеге моның белән генә чикләнми. Әйтик, иде ярдәмче фигыле аналитик заман формаларын гына ясап калмый (бара иде, барган иде), бәлки теләсә нинди сүз төркеме янында килеп, күренешне яки билгене үткәнгә күчерә: Кичә генә әле ул студент иде. Яшь чакта ул бик матур иде. Алар өчәү иде һ.б. Заман мәгънәсен сөйләмдә шулай ук лексик чаралар (кичә, бүген, узган ел) яки синтаксик чаралар (иярчен вакыт җөмлә) һ.б. белән белдерергә мөмкин. Заман грамматик категориясенең әйләнә-тирәсен (перифериясен) тәшкил иткән бу тел чаралары т е м п о р а л ь л е к дигән функциональ-семантик категориягә берләшә.

Икенче очракта үзәккә грамматик категориянең форма ягы (сүзформа) куела. Аерым грамматик категория парадигмасына кергән сүзформалар сөйләм эчендә, контекстта үзләренең төп (категориаль) мәгънәләреннән тыш өстәмә мәгънәләр дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән, исемдә тартым грамматик категориясе предметның кайсы затка караганлыгын белдерә. Ә исем фигыль белән яки сыйфат фигыль­гә бәйле рәвештә кулланылса, ул зат-сан мәгънәсен, ягъни эш башкаручы затны белдерә башлый: кайтуың яхшы булды; укыган китабың, әйткән сүзем һ.б. Бу чаралар тартым категориясенең функциональ-семантик кыры – п е р с о н а л ь л е к к ә карыйлар. Яки фигыльнең хәзерге заман формасы (барам, укыйм) сөйләү моментында булган эшне белдерү белән бергә (төп, категориаль мәгънә), контекстта үткәндә, киләчәктә булган эш-хәлләрне һ.б. белдерергә мөмкин. Кыскасы, грамматиканы өйрәнгәндә функциональ семантик категорияләрне исәпкә алу телнең җанлы кулланылышында барлыкка килә торган үзенчәлекле яклары ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу бик мөһим, чөнки традицион грамматика күпмедер дәрәҗәдә математика фәненә охшаш – ул күбрәк телне беркадәр схемалаштырып, аерым кагыйдәләр кысасына салып өйрәнүне күздә тота.


Сүз төркемнәре

20. Татар телендә сүзләрне төркемләү принциплары. Сүзләр морфологиядә аерым лексик грамматик төркемнәргә – с ү з т ө р к е м н ә р е н ә берләштереп өйрәнелә. Билгеле булганча, морфологиянең төп өйрәнү предметы – сүз, һәм тел төзелешенең төрле ярусларына караган тел бе­рәмлекләре арасында (авазлар, сүзтезмә һәм җөмлә типлары) с ү з л ә р иң күп санлы һәм күп ­төрле тел берәмлекләре булып торалар. Сүзләрне грамматик яктан, ягъни аларның лексик-грамматик табигатен өйрәнү беренче чиратта билгеле бер җирлектә аларны төркем­ләүдән башлана. Күренекле грамматист галим Г.Алпаров, мәсәлән, бу турыда болай ди: «…телебезнең морфология ягыннан төзелешен ачык бер системага салып күрсәтү өчен сүзләрне һәртөрле бүлекләргә, төркемнәргә аергалап өйрәнергә кирәк» [Алпаров, 1945: 66 ].

Хәзерге тел белемендә аерым сүзләр классына берләшкән сүзләр җыелмасы, ягъни с ү з т ө р к е м н ә р е тел төзелешенә караган структур берәмлекләр буларак кына түгел, ә телнең кулланылышына бәйле рәвештә, чынбарлык күренешләре турындагы төшенчәләрне аеруга хезмәт итә торган сүзләр җыелмасы, сүзләр классы булу ягыннан да өйрәнелә. Ягъни сүзләрне сүз төркемнәренә аерып карау кешеләрнең аңында чагылган чынбарлык күренешләрен – п р е д м е т л а р н ы, э ш –х ә л н е, б и л г е л ә р н е һәм һәр төрле м ө н ә с ә б ә т л ә р н е гомумиләштерү һәм шул ук вакытта аларны танып белү, бер-берсеннән аерып карау мөмкинлеген дә бирә.

Грамматикада сүзләрне төркемләү билгеле бер принципларга нигезләнә. Төрле телләрдә сүз төркемнәре җыелмасында типологик уртаклыклар булган кебек, сүзләрне төркемләүдә дә уртаклыклар бар. Әмма галимнәр сүзләрне төркемләгәндә һәр телнең үз үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк дип саныйлар. Төрки тел белемендә сүзләрне төр­кемләүнең теоретик ягы башлап И.В.Батманов, Э.В.Севортян кебек галимнәр тарафыннан яктыртылды. Татар тел белемендә исә бу юнәлештә Д.Ә.Сәлимованың соңгы елларда гына чыккан һәм төрле типтагы телләрдә сүз төркемнәрен чагыштырмача планда өйрәнүгә багышланган хезмәте аерым фәнни әһәмияткә ия [Салимова, 2001].

Татар телендә сүзләрне төркемләү л е к с и к-с е м а н т и к, м о р ф о л о г и к һәм с и н т а к с и к принципларга нигезләнә. Аларны икенче төр­ле сүз төркемнәренең классификация билгеләре дип тә атыйлар.

Л е к с и к-с е м а н т и к яктан сүзләрне төркемләгәндә аларның г о м у м и л е к с и к мәгънәләре исәпкә алына. Гомумлексик мәгънә дип сүзләрнең конкрет лексик мәгъ­нәләренә бәйсез, билгеле бер үзенчәлек буенча гомумиләштерелгән мәгънәләрне атыйлар. Телдәге аерым төркем сүзләр, мәсәлән, һәртөрле предмет, күренеш, вакыйгаларны атыйлар, ягъни киң мәгънәдә п р е д м е т л ы к төшенчәсен, ә кайберләре исә э ш-х ә л, п р е д м е т б и л г е с е һ.б. кебек гомумиләштерелгән мәгънәләрне белдерәләр. Бу үзенчәлек сүз төркемнәренең с е м а н т и к ягы, дип атала.

Лингвистикада сүз төркемнәренең мондый мәгънәләре тагын да киңрәк җирлектә гомумиләштерелеп п р е д м е т л ы к һәм б и л г е белдерү рәвешендә дә карала. Предметлыкны белдерә торган сүз төркемнәренә исем, ә билгене белдергән сүз төркемнәренә ф и г ы л ь, с ы й ф а т, р ә в е ш кебек сүз төркемнәре кертелә. Ф и г ы л ь эш-хәл, хәрәкәт белән бәйле билгене белдерә, ә р ә в е ш һәм с ы й ф а т эш-хәлгә бәйләнмәгән, статик билге белдерә торган сүз төркемнәре буларак карала [Русская грамматика, 1980: С. 453]. Татар телендәге сүз төркемнәренең мондый семантик классификациясе Д.Ә.Сәлимова хезмәтендә дә китерелә [Сәлимова, 2001: 107 ].

М о р ф о л о г и к принцип буенча сүзләрне төркемләгәндә, аларның төрләнү мөмкинлеге, ягъни аларга хас грамматик категорияләр исәпкә алына. Телдә сүз төркемнәренең төрләнү мөмкинлеге төрлечә, ягъни һәр сүз төркеменең үзенә хас грамматик категорияләре бар. Әйтик, исемнәр к и л е ш, т а р т ы м, с а н белән төрләнәләр, фигыль з а м а н, з а т-с а н, ю н ә л е ш һ.б. белән төрләнә, ә кайбер сүз төркемнәре үзләренең төрләнмәве белән башка сүз төркемнәреннән аерылып тора (мәсәлән, рәвеш). Сүз төркемнәренә хас бу үзенчәлек аларның м о р ф о л о г и к, яки г р а м м а т и к ягы дип атала.

С и н т а к с и к принцип дигәндә, сүзләрнең җөмләдәге т и п и к ф у н к ц и я л ә р е һәм сөйләм эчендә сүз­ләрнең үзара бәйләнешкә керү мөмкинлекләре исәпкә алына. Исем, мәсәлән, җөмләдә күбрәк и я яки т ә м а м л ы к булып килә; сыйфат а е р г ы ч, фигыль х ә б ә р функциясен башкара һ.б. Әмма татар телендә бер үк сүз төркеменә кергән сүз теләсә нинди җөмлә кисәге булып та килергә мөмкин. Шуңа күрә бу очракта теге яки бу сүз төркеменең иң еш кулланыла торган, ягъни т и п и к функциясе нигез итеп алына.

Синтаксис – ул сүзләр бәйләнеше дигән сүз. Шуңа күрә теге яки бу сүз төркемен бер-берсеннән аерырга кирәк булганда, кайбер очракларда сүзләрнең бәйләнү үзенчәлеге дә ярдәмгә килә. Мәсәлән, татар телендә иялек килеше кушымчасы -ның/-нең ярдәмендә исемгә ялганган сүз һәрвакыт исем була: әнинең яулыгы, укучының көндәлеге; ә төшем килеше -ны/-не кушымчасы аша исемгә ялганган сүз һәрвакыт фигыль була: китапны укыдым; мәсьәләне чиштем. Ике исемнең бернинди кушымча алмыйча бер-берсен ачыклап килүе дә (I төр изафә) синтаксик яктан исем сүз төркемен характерлый һ.б.

Сүзләрне төркемләүдә югарыда саналган өч принцип берлектә алына. Мәсәлән, исем сүз төркеменә билгеләмә биргәндә, шул ук принципларга нигезләнеп, без исемнең түбәндәге билгеләрен күрсәтергә тиеш булабыз:

И с е м лексик-семантик яктан п р е д м е т л ы к н ы белдерә, морфологик яктан аңа к и л е ш, т а р т ы м, с а н, х ә б ә р л е к грамматик категорияләре хас; синтаксик яктан исем күбрәк җөмләдә и я һәм т ә м а м л ы к булып килә.

Шул ук вакытта галимнәр хаклы рәвештә бу классификация билгеләренең төрле сүз төркемендә төрлечә дәрәҗәдә чагылу мөмкинлеген дә искәртәләр [Севортян, 1955: 225; Салимова: 97]. Чыннан да, әгәр грамматик категориягә бай булган исем һәм фигыльгә карата һәр өч билге тигез дәрәҗәдә диярлек кулланылса, сыйфат яки рәвеш сүз төркемнәрен бер-берсеннән аеру өчен аларның гомуми лексик мәгънәләренә, ягъни семантик якка өстенлек бирергә туры килә. Чөнки морфологик яктан алар икесе дә төрләнми торган сүз төркеме, синтаксик яктан һәр икесе җөмләдә бер үк функциядә (аергыч һәм хәл булып) кулланыла ала. Семантик яктан аларның аермасы шунда, сыйфат п р е д м е т б и л г е с е н белдерә, ә рә­веш э ш-х ә л н е төрле яклап характерлый.

Алда әйтелгәнчә, сүзләрне төркемләүнең бу принциплары күп телләр өчен уртак. Аерым алганда, рус һәм татар телләрендә, мәсәлән, сүз төркемнәре классификацияләү билгеләре нигездә бертөрле [Русская грамматика, 1980: 457]. Әмма һәр телнең үзенчәлегенә бәйле рәвештә бу принциплар тел кулланышында төрлечә чагылыш табарга мөмкин. Рус телендә, мәсәлән, морфологик яктан фигыль сүз төркемен башка сүзләрдән аера торган төп критерий итеп аның з а т-с а н белән төрләнешен (спряжение) саныйлар. Ә Д.Ә.Сәлимова татар телендә бары фигыльгә хас шундый морфологик билге итеп аның з а т-с а н һәм з а м а н белән төрләнешен күрсәтә [Салимова: 98 ]. Татар теле өчен бу фикерне тагын да төгәлләндерергә мөмкин. Фигыльне исемнән һәм башка сүз төркемнәреннән аера торган иң универсаль чара – аның ю к л ы к формасы. Татар телендә юклык кушымчасы (-ма/-мә) бары тик фигыльгә генә ялгана ала. Исемдә, шулай ук сыйфат, рәвеш, алмашлык һ.б. сүз төркемнәрендә юклык аспекты күбрәк түгел кисәкчәсе белән белдерелә.

Бу, билгеле, бер аерым очрак кына, кагыйдә буларак, һәр телдә сүз төркемнәренең сөйләмдә реальләшүендә андый үзенчәлекле якларны шактый табарга мөмкин.



§ 21. Татар телендә сүз төркемнәре. Хәзерге татар телендә 12 сүз төркеме бар («Татар грамматикасы»ның II томында 13 сүз төркеме күрсәтелә).

1. Исем 7. Аваз ияртемнәре

2. Сыйфат 8. Бәйлек

3. Сан 9. Теркәгеч

4. Алмашлык 10. Кисәкчә

5. Рәвеш 11. Ымлык

6. Фигыль 12. Модаль сүзләр

Татар теле буенча булган грамматик хезмәтләрдә сүз төркемнәре, традиция рәвешендә, өч төркемгә бүлеп карала:

1) м ө с т ә к ы й л ь с ү з л ә р : исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш – барысы алты;

2) я р д ә м л е к с ү з л ә р : бәйлек, теркәгеч, кисәкчә;

3) ө ч е н ч е төркемгә ымлыклар, аваз ияртемнәре һәм модаль сүзләр кертелә.

Әлеге бүленешнең нигезендә сүз төркемнәренең һәр өч принципка нигезләнгән үзенчәлекләре ята.

М ө с т ә к ы й л ь с ү з л ә р лексик-семантик яктан реаль лексик мәгънәгә ия, ягъни алар чынбарлык күренешләрен атыйлар, предмет, күренеш, билге, эш-хәлләрне белдерәләр, яки аларга гомуми рәвештә ишарә итәләр, к ү р с ә т ә л ә р. Морфологик яктан мөстәкыйль сүзләр төрләнәләр, аларга һәм сүз ясагыч, һәм форма ясагыч кушымчалар ялгана ала. Синтаксик яктан алар җөмлә кисәге булып киләләр.

Я р д ә м л е к с ү з л ә р семантик яктан предметларны, билгене һ.б. турыдан-туры атамыйлар, ә чынбарлык күренешләре арасындагы м ө н ә с ә б ә т л ә р н е, ягъни грамматик мәгънә (бәйлекләр, теркәгечләр), яки төрле м ә г ъ н ә т ө с м е р л ә р е н (кисәкчәләр) белдерәләр. Бәйлекләр, теркәгечләр, кисәкчәләр төрләнмиләр, аларга сүз ясагыч һәм форма ясагыч кушымчалар ялганмый (морфологик як), алар шулай ук үзләре генә җөмлә кисәге булып та йөри алмыйлар (синтаксик як). Бәйлекләр һәм теркәгечләр телдәге функцияләре буенча форма ясагыч кушымчаларга якын торалар, чөнки алар сүзләрне һәм җөм­ләләрне бәйләүгә хезмәт итәләр һәм төрле м ө н ә с ә б ә т л ә р н е белдерәләр.

И с к ә р м ә: Бу уңайдан Д.Ә.Сәлимованың Л.А.Покровская фикеренә таянып әйт­кән түбәндәге фикере гаять төгәл һәм кызыклы: «Сүз формалары (ягъни кушымчалар. – Ф. Х.) – морфологик-синтаксик чаралар; ә ярдәмлек сүзләр – лексик-синтаксик чаралар» [Сәлимова: 99]. Чыннан да бәйлек һәм теркәгечләр, форма ясагыч кушымчалар кебек үк, сүзләрне бәйләү ролен башкаралар, әмма шул ук вакытта алар лексик берәмлек, аерым сүз булып калалар.

Д.Г. Тумашеваның “Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе” (Казан, 1964) китабында сүз төркемнәре таблицасы түбәндәгечә бирелә.

Сүз төркемнәре схемасы 2 нче таблица

Традицион бүленеш буенча өченче төркемгә ымлыклар, аваз ияртемнәре һәм модаль сүзләр кертелә. Алар үзләренең семантикасы һәм грамматик табигате ягыннан беренче ике төркемгә кергән сүз төркемнәреннән беркадәр аерылалар. С е м а н т и к яктан ымлыклар һәм аваз ияртемнәре, мә­сәлән, шулай ук чынбарлык күренешләрен белде­рәләр, әмма мөстәкыйль сүзләрдән аермалы буларак, алар күренешләрне атап күрсәтмиләр, ә кыска юл белән, ягъни хис-тойгы яки охшату аша белдерәләр. Аларның а т а у (номинатив) функцияләре юк. Бу сүз төркемнәренең грамматик ягы да үзенчәлекле: ымлыклар һәм аваз ияртемнәре төрләнмиләр; ымлыклар җөмлә кисәге булып килә алмыйлар; аваз ияртемнәре исә үзләре генә дә җөмлә кисәге булып килергә мөмкин. Мәсәлән, Чүкечләр дөп-дөп сугып, кызган тимерне изәләр… (Г.Әпсәләмов), дигән җөмләдә дөп-дөп рәвеш хәле булып килгән. Бу төркемгә кергән модаль сүзләр исә күбрәк сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен, ягъни төрле модаль мәгънәләрне белдерәләр, күпчелек очракта шулай ук грамматик яктан төрләнмиләр.

«Татар грамматикасы»ның II томында сүз төркемнәренең бүленешендә беркадәр аермалар бар. Анда сүз төркемнәре шулай ук өчкә бүлеп карала:

1) м ө с т ә к ы й л ь сүз төркемнәре; 2) б ә й л ә г е ч (Традицион рәвештә я р д ә м л е к сүз төркемнәре дип йөртелгән бу төркемне б ә й л ә г е ч л ә р дип атау, безнеңчә, күбрәк синтаксик якка тарта, шуңа күрә морфология өчен баштагы термин, ягъни ярдәмлек сүзләр кулайрак дип саныйбыз). сүз төркемнәре; 3) м о д а л ь сүз төркемнәре. Мөстәкыйль сүз төркемнәренә алдагы алты сүз төркеме – исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш һәм рәвешкә өстәмә рә­вештә анда и я р т е м н ә р һәм х ә б ә р л е к сүзләр кертелә (барысы сигез мөстәкыйль сүз төркеме); б ә й л ә г е ч сүз төркемнәренә бәйлекләр һәм теркәгечләр, м о д а л ь сүзләргә ымлыклар, кисәкчәләр һәм модаль сүзләр керә [Татар грамматикасы, 2002: 11–12 ].

Ияртемнәр, ягъни аваз ияртемнәренең мөстәкыйль сүзләр рәтенә кертелүен түбәндәгечә аңлатырга мөмкин. Чынбарлык күренешләрен кыска юл белән – охшату аша белдергән бу сүз төркеме атау функциясе булмау белән башка мөстәкыйль сүз төркемнәреннән аерыла (семантик як). Әмма ул үзенең грамматик ягы белән мөстәкыйль сүзләргә якын тора. Аваз ияртемнәре төрләнмиләр, ләкин аларга, системалы рәвештә дип әйтергә мөмкин, сүз ясагыч кушымчалар ялгана ала: гөр-лә, шарт-ла, гыр-ла; шак-ылда, ыс-ылда, бак-ылда; гөр-лә-век, шар-ла-вык һ.б. Алар нигезендә шулай ук тезмә фигыльләр дә ясала: гөр килү, пыр тузу һ.б. Аваз ияртемнәре җөмләдә синтаксик функция башкаралар – үзләре ияргән сүз белән бергә, яки үзләре генә дә җөм­лә кисәге булып килә алалар.

Бәйлек һәм теркәгечләрне аерым төркемгә берләштерү (бәйләгеч сүзләр), һәм кисәкчәләрне өченче төркемгә – модаль сүзләргә кертү бүленешкә шулай ук фәнни яктан төгәллек кертә. Чөнки бәйлекләр һәм теркәгечләр сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләүгә хезмәт итәләр, алар арасындагы төрле м ө н ә с ә б ә т л ә р н е белдерәләр, ә кисәкчәләр исә татар телендә асылда раслау, икеләнү, чикләү, үтенү һ.б. кебек м о д а л ь мәгънәләрне белдерәләр.

Модаль сүзләр составындагы бар, юк, кирәк, тиеш кебек сүзләрне аерып алып, аерым мөстәкыйль сүз төркеме – х ә б ә р л е к с ү з л ә р рәвешендә бәяләү өчен, безнеңчә, объектив нигез юк. Грамматик хезмәтләрдә хәбәрлек сүзләр мәгънә төсмерләре һәм синтаксик функцияләре буенча ике төркемгә аерып карала: 1) хәбәр составында йөреп сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен о б ъ е к т и в р ә в е ш т ә белдерә торган модаль сүзләр: бар, юк, тиеш, кирәк һ.б.; 2) сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен сөйләүченең с у б ъ е к т и в бәяләве аша белдерә торган модаль сүзләр: ахры, имеш, бугай, бәлки, әлбәттә һ.б. [Тумашева, 1964: 279 ].

Шул рәвешле татар тел белемендә сүзләрне төркемләү буенча соңгы вакытта әйтелгән фикерләрне күздән кичергәннән соң, сүз төркемнәре таблицасын түбәндәгечә бирү уңышлырак дип саныйбыз.


3 нче таблица


Ñœç òšðêåìíðå

Каталог: download -> version
version -> 1. Тақырыптық карталар және олардың жіктелуі
version -> Зертханалыќ жўмыс №1
version -> Қазақстандағы пайдалы қазбаларды игерудің негізгі кезеңдері
version -> Қаныш Имантайұлы Сәтбаев
version -> 1Ж: Таң қалдырған Қазақстан бар әлемді, Берекелі, кең байтақ, жалпақ елді. Қазақстан адымдап бара берді, Көрінер көкжиектен далам енді! Кім танымас айтсаңшы, айтыңдаршы, Қазақстандай егемен менің елімді?! 2Ж
version -> А «Тоқырау жылдары»
version -> Лисаков қаласы білім бөлімі «№3 орта мектебі» мм тақырыбы: Менің шежірем – менің тарихым


Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет