Татар милли теле бөтен дөньяга сибелгән татар халкы өчен уртак. Милли яки гомумхалык татар теле


§ 150. Бәйлекләр һәм бәйлек ролендә йөрүче ярдәмче исемнәр



жүктеу 3.99 Mb.
бет20/21
Дата18.02.2019
өлшемі3.99 Mb.
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   21
§ 150. Бәйлекләр һәм бәйлек ролендә йөрүче ярдәмче исемнәр.Грамматик хезмәтләрдә инде исбатланганча, бәйлекләрнең күпчелеге төрле мөстәкыйль сүз төркемнәреннән морфологик аерымлану, ягъни конверсия юлы белән барлыкка килгән. Хәзерге вакытта төп бәйлекләр дип йөртелгән белән, өчен, кебек, күк, кадәр, саен, сыман бәйлекләре инде тулысынча тамыр сүзләргә әйләнгән. Кайбер бәйлекләрнең кайсы сүз төркеменнән булуын әле дә абайларга мөмкин. Мәсәлән: буе, тыш, төсле, каршы, шикелле, бирле, чаклы, тикле, хәтле, буенча, буйлата, башка, аркылы кебек бәйлекләр исем, сыйфат, рәвеш сүз төркемнәреннән барлыкка килгәннәр; аша, буйлап, күрә кебек бәйлекләр хәл фигыль формаларыннан аерымланганнар, төсле, шикелле, чаклы бәйлекләренең ясалма сыйфатлар белән бәйләнеше бар һ.б. Шул ук вакытта телдә әле килеп чыгышы буенча нигез сүздән тулысынча аерылмаган, бер очракта мөстәкыйль мәгънәдә, бер очракта бәйлек буларак кулланыла торган сүзләр дә бар. Андый сүзләрне гадәттә б ә й л е к с ү з л ә р дип йөртәләр. Бәйлек сүзләргә, аерым алганда, караганда, карамастан, килгәндә, сәбәпле, турында, аркасында, карап, алып, карата һ.б. ны кертергә мөмкин.

Ялгызлык исемнәрнең тарихын тикшерүче белгечләрнең фараз кылуларына караганда, әлеге сүз ике кисәктән тора икән (М. Госманов). Мин дә үземне “телсез”ләрдән санамыйм, ләкин шуңа карамастан минем өчен язуның иң авыр өлеше “тел”гә кайтып кала (Ә. Еники). Яз башы җитеп, имтиханнар якынлашу сәбәпле, уку йортларында уздырыла торган кичәләр туктатылды (Г. Мөхәммәтшин).

Татар телендә сүзләр арасында мөнәсәбәтләрне белдерүдә кушымчалар һәм бәйлекләрдән тыш бер төркем я р д ә м ч е исемнәр дә катнаша. Мондыйларга: ас, өс, ян, эч, як, ал, арт, урта, тыш, баш, ара кебек исемнәр керә. Ярдәмче сүзләр дип, билгеле булганча, мөстәкыйль сүзләрнең аерым очракларда ярдәмче рольдә кулланылуына әйтәләр. Югарыда китерелгән сүзләр дә, мөстәкыйль мәгънәдә кулланылудан тыш,сүзләр арасындагы төрле у р ы н а р а мөнәсәбәтләрне белдерүдә катнашалар. Мәсәлән: Арлы-бирле борылгалап ... сузыла торгач, Яңа Сала юлы урман эченә кереп китә (Г.Бәширов). Тау артыннан кояш күтәрелеп килә иде (Ш.Бикчурин). Җир өстеннән күпме давыл узды, Бөтерелде күпме өермә... (С. Хәким). Галиулла озак вакыт идән уртасында басып торды (И. Гази). Кар астыннан дәшә үләннәр: - Язга еракмы? Язга еракмы? (Л. Янсуар).

Бу ярдәмче исемнәрнең килеш кушымчалары һәм бәйлекләр белән функциональ яктан уртаклыгы шунда, алар исемне җөмләдәге башка сүзләргә бәйлиләр һәм исемнең башка сүзләргә карата грамматик м ө н ә с ә б ә т е н барлыкка китерәләр. Әмма аларның бәйлекләрдән аермалы яклары да бар:

1. бәйлекләрнең лексик составы һәм килеп чыгышы н бик төрле, һәм аларның составы тел үсеше процессында тулылана бара. Ярдәмче исемнәр асылда бер үк төрле урынара сүзләрдән тора, аларның составы даими;

2. бәйлекләр төрләнмиләр һәм үзләре и я р т к ә н сүзнең билгеле бер килештә торуын таләп итәләр. Бер үк ярдәмче исемнәр, сүзләрне бәйләгәндә, өч төрле урынара килештә кулланылалар; һәм үзләре и я р г ә н сүз белән изафә мөнәсәбәтендә торалар: урман эченә, урман эченнән, урман эчендә, тау башына, тау башыннан, тау башында һ.б.

3. күпчелек бәйлекләр төрле-төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерәләр, ә ярдәмче исемнәр бары тик у р ы н а р а мөнәсәбәтләрне генә белдерәләр [бу турыда карагыз: Тумашева, 1964: 203].

...Зур сәкенең түренә, бөкләп салган юрганнар өстенә хәзрәтләр һәм кодалар утырган иде инде (Ә.Еники). Көлгән чакта зәңгәр күзләре вак җыерчыклар эченә төренеп сөйкемле ялтырый (И.Гази). Су буеннан әнкәй кайтып килә... (М. Галиев).
Теркәгечләр.

§ 151. Гомуми төшенчә. Т е р к ә г е ч – ярдәмлек сүз төркеме, ул җөмләләрне һәм сүзләрне үзара бәйли, терки һәм алар арасындагы төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә. Димәк, с е м а н т и к яктан теркәгечләр шулай ук г р а м м а т и к мәгънә белдерәләр.

М о р ф о л о г и к яктан теркәгечләр төрләнмиләр, бары тик теркәгеч ролендә килгән мөнәсәбәтле сүзләр генә төрле килеш формаларын алырга мөмкин: кем - шул, кемгә - шуңа, шуңа, шуны һ.б.

С и н т а к с и к яктан теркәгечләр җөмләләрне, сирәгрәк аерым сүзләрне, бәйлиләр, әмма алар үзләре җөмлә кисәге булып килә алмыйлар. Мәсәлән: Дөрес, Каракошның үзендә дә кардәш-ыру күп булырга тиеш, ләкин, бабасы үлеп киткәч, алар ничектер билгесез булдылар да калдылар (Ә.Еники). Моңарчы камыл эчендә күренеп яткан чикерткә бер якка сикерде, һәм Габдулла аның кая барып төшкәнен күреп калды (Ә.Фәйзи). Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде. Егълап елгалар, сулар түгелде (Г. Тукай).

Т е р к ә г е ч һәм б ә й л е к - ике ярдәмлек сүз төркеме, сүзләр һәм җөмләләр арасындагы төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә торган чара буларак, алар арасында уртак һәм аермалы яклар бар. Аерымлыклар нигездә синтаксик якка карый, чөнки бәйлек тә, теркәгеч тә грамматик мәгънә белдерәләр, яки грамматик мөнәсәбәтләрне оештыруда катнашалар, морфологик яктан икесе дә төрләнмиләр, һәм алар нигезендә яңа сүзләр дә ясалмый. Синтаксик яктан исә, б ә й л е к үзе иярткән сүз белән бергә җөмлә кисәге булып килә, ә т е р к ә г е ч синтаксик яктан мөстәкыйль, ул җөмлә кисәге составына керми, аерым кулланыла. С е м а н т и к яктан да алар арасында мөһим аерма бар: күпчелек бәйлекләр сүзләр арасындагы бергәлек, корал, урын, вакыт, сәбәп кебек мөнәсәбәтләрне формалаштыруда мөһим, хәлиткеч роль уйныйлар (дәрес өчен, каләм белән, урам аша һ.б.), ягъни бәйлекләрдән башка мондый мөнәсәбәтләр барлыкка килә алмый. Теркәгечләр исә, аеруча тезүче теркәгечләр, сүзләр яки җөмләләр арасындагы инде урнашкан мөнәсәбәтләрне, әйтик, санау, каршы кую һ.б. мәгънәләрне т ө г ә л ә н д е р е п, к о н к р е т л а ш т ы р ы п киләләр. Шуңа күрә синтаксик яктан теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнешләр еш кына янәшә куела. Мәсәлән: Марат, Азат, Илдус кинога киттеләр ~ Марат, Азат һәм Илдус кинога киттеләр. Яки: Болыт килде, яңгыр яумады ~ Болыт килде, әмма яңгыр яумады һ.б.

Соңгы вакытта чыккан грамматик хезмәтләдә дә теркәгечләрнең телдәге үзенчәлекле роле шактый төгәл билгеләнгән: “...Алар (теркәгечләр –Ф. Х.) синтаксик бәйләнешнең ике (ияртүле һәм тезүле) төрендә дә урын алалар, күпләгән мәгънә мөнәсәбәтен булдыруны тәэмин итәләр: сүз һәм җөмләләрне бер-берсенә каршы куялар, тезеп алып китәләр, т ө г ә л а н ы к л а у г а б у л ы ш а л а р, эш-хәрәкәтнең вакытын, сәбәбен, үтәлү дәрәҗәсен, рәвешен булдыруда я р д ә м и т ә л ә р (ассызыклар безнеке – Ф. Х.)” [Татар грамматикасы, 2002: 359].

Типологиягә мөрәҗәгать итсәк тә, рус телендә теркәгеч (союз) семантик яктан бәйлеккә (предлогка) капма-каршы куела, һәм теркәгечнең мәгънәсе к в а л и ф и к а ц и я л и т о р г а н, яки т ө г ә л л ә н д е р ә т о р г а н мәгънә буларак билгеләнә [Русская грамматика I т.: 714].

Галимнәрнең бердәм фикеренчә, теркәгечле бәйләнеш төрки телләрдә соңрак барлыкка килгән, сөйләм телендә, мәсәлән, хәзерге вакытта да җөмләләрне теркәгечләр ярдәмендә оештырып сөйләү сирәк очрый торган күренеш. Теркәгечләрнең лексик составы да бәйлекләр белән чагыштырганда кимрәк, һәм аларның күпчелеген алынма сүзләр, нигездә гарәп-фарсы алынмалары, тәшкил итә: вә, әмма, ләкин, хәтта, һәм, әгәр, гүя, ки һ.б. Татар теленең үз сүзләре нигезендә формалашкан теркәгечләргә да / дә, ни...ни, бары, тагын, я, яисә, тик кебек теркәгечләр керә.

§152. Теркәгечләрне төркемләү. Нинди синтаксик бәйләнешне барлыкка китерүләренә карап, иң башта теркәгечләр ике төркемгә бүленәләр: а) т е з ү ч е теркәгечләр, б) и я р т ү ч е теркәгечләр.

Т е з ү ч е теркәгечләр җөмләдә үзара тигез хокуклы, ягъни бер-берсенә иярмәгән сүзләрне, яки тезмә, кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрне бәйлүдә катнашалар; и я р т ү ч е теркәгечләр исә, җөмлә эчендә бер-берсенә ияреп, ачыклап килгән сүзләрне, яки иярченле кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйлиләр, һәм алар арасындагы төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерүдә катнашалар.



1. Тезүче теркәгечләр. Тезүче теркәгечләр үз эчләрендә җ ы ю ч ы, к а р ш ы к у ю ч ы һәм б ү л ү ч е теркәгечләргә аерылалар.

Җ ы ю ч ы теркәгечләргә: һәм, вә, тагын, ни...ни, янә, да, дә теркәгечләре керә. Җыючы теркәгечләр үзара тигез хокуклы җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмлә составындагы бер-берсенә буйсынмаган гади җөмләләрне бәйлиләр; җ ы ю , с а н а п к и т ү , т е р к ә ү кебек вазыйфа башкаралар:

а) Җыючы теркәгечләр җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләр янында киләләр:

Әнә шул тау итәгендәге куаклар арасында, печән чапкан вакытларда, ул һәм Заһидә ничек бер-берсе белән очрашырга теләп йөриләр иде (Ә.Еники). Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып... (Г.Тукай). Камышиев ни көлергә, ни ачуланырга белмичә, Мансурның кара күзле алсу йөзенә аптырабрак карап торды.... (И.Гази). Барам, туктыйм, колак салып торам; тагын кузгалып китәм. Үлән арасында мәш килгән хисапсыз кортларга, бөҗәкләргә озак кына карап торам (Ә.Еники); Теплоходларның ак салонында Бетховенның “Айлы соната”сы Агыла да һаман агыла (Зөлфәт).

б) тезмә кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрне үзара теркиләр:



Сизелмичә генә караңгылык иңде һәм көймә төнге табигать эчендә кечкенә бер йомычка кебек чайкала башлады (Г.Ибраһимов). Тагын шәһәр тау-гөр килә башлады, .... тагын вакыйгалар яшен тизлеге белән төрле почмакларга тарала башлады (Х.Садри). Әле яңгыр ява, әле ялтырап кояш чыга (Сөйл. т.)

К а р ш ы к у ю ч ы т е р к ә г е ч л ә р: ләкин, әмма, ә, бәлки, фәкать, тик.

Каршы куючы теркәгечләр җөмләдә тиңдәш кисәкләрне (а), яки тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләрне (б) теркиләр һәм бер-берсенә каршы куялар.

а) Хәзер аны гамьсез ак күбәләккә түгел, ә горур аккошка охшатырга мөмкин булыр иде. (Ә.Еники). Рәхилә ак конвертны кулына алды, тик шунда ук кире бирәсе килеп куйды (Ә.Еники). Дөньяның мин күрдем суын, күлен, Урманнарын, тавын, чүлләрен, Тик күрмәдем, Идел, синең кебек, Сагындырган ягын күрмәдем (Х.Туфан).

б) Кара җирнең кара малае мин, Ашап үстем аның икмәген... Ләкин үзем әле шул җиремдә Чәчеп, урып иген икмәдем (Р.Гаташ). Хәзер дә Илмира буйга-сынга, төскә биткә әллә ни үзгәрмәгән, тик чәчен соңгы мода буенча кыска итеп кистергән дә, кигән киемнәре затлырак (Г.Әпсәләмов).

Б ү л ү ч е т е р к ә г е ч л ә р: я, яки, яисә, әле... әле, бер... бер. Бүлүче теркәгечләр сөйләмгә санап китү, охшаш күренешләрнең берсен аерып кую, күренеш, вакыйга эш-хәлләрнең кабатлануы кебек мәгънә төсмерләре өстиләр. Мәсәлән: Юк, бу тәкъдимне ул миңа булачак киленнәре итеп кенә, яки Фатихаттәйнең үтенүләрен тыңлап ясаган (Г.Әпсәләмов). Нигә ул моңа кичә, яисә анннан элегрәк көннәрдә игътибар итмәде икән? (Г.Әпсәләмов). Я суыта дөнья, я тирләтә, яки ачыктыра. Кузгалырга, алга юл алырга Форсат ачып тора (Р.Гаташ). Әле яңгыр ява, әле ялтырап кояш чыга (Сөйл. т.)



2. Ияртүче теркәгечләр. Ияртүче теркәгечләргә: чөнки, ки, гүя, гүяки, гәрчә, әгәр, ягъни кебек теркәгечләр керә. Ияртүче теркәгечләр иярчен җөмләне баш җөмләгә ияртеп киләләр һәм алар арасында с ә б ә п, м а к с а т, ш а р т, к и р е ш а р т һ.б. мөнәсәбәтләрне оештыруда катнашалар. Җөмлә эчендәге с ү з л ә р н е бәйләүдә башлыча ягъни теркәгече генә катнаша, һәм синтаксист галимнәр аны а н ы к л а у ч ы теркәгеч дип атыйлар (Татар грамматикасы II т. – 300 б.).

Күзгә күренмичә, берничә адымда гына торып җырлаган кыз ялгыз гына булса кирәк, чөнки бүтән беркемнең дә тавышы ишетелми (Ә.Еники). Таулар Кларада һәрвакыт ихтыярсыз соклану уяталар, гүя алар, дөньядан югары күтәрелеп, түбәндәге тормышка бәйсез бер горурлык белән карап торалар (Ә. Еники). Бу вакытта Ләйлә шулкадәр матур иде ки, аңа бөтен кешенең исе китә иде (И. Гази). Әгәр менә хәзер Арыслан аның янына килеп, аңардан гафу үтенсә, ул инде күптән тынычланган булыр иде (Г. Ахунов).

Китерелгән җөмләләрдә чөнки теркәгече – баш һәм иярчен җөмлә арасында сәбәп, әгәр теркәгече - шарт, гүя чагыштыру мөнәсәбәтен һәм ки теркәгече аергыч мөнәсәбәтен оештыруда катнаша һ.б.

Аналитик төзелешле иярченле кушма җөмлә составындагы җөмләләрне үзара бәйләүдә ияртүче теркәгечләрдән тыш, т е р к ә г е ч с ү з л ә р һәм м ө н ә с ә б ә т л е с ү з л ә р дә катнаша. Бу очракта җөмләләрне үзара теркәүдә күбрәе сорау һәм күрсәтү алмашлыклары кулланыла.

Кем – шул, кайда – шунда, ничек – шулай, ни – шул, кемнең – шуның кебек сүзләр традицион рәвештә грамматик хезмәтләрдә парлы мөнәсәбәтле сүзләр дип, шул, шуның, моның, моңа, шуңа, шунысы, шуңа күрә, шуның чаклы һ.б. алмашлыкларның теркәгеч вазыйфасында кулланылуы я л г ы з а к м ө н ә с ә б ә т л е с ү з л ә р дип атала [Зәкиев, 2005: 260-261]. Мөнәсәбәтле сүзләрнең теркәгечләрдән яки бәйлекләрдән аермасы түбәндәгечә билгеләнелә: “...алар (ягъни мөнәсәбәтле сүзләр – Ф. Х.) бер үк вакытта җөмләләрне бәйләү хезмәтен дә үтиләр, һәм җөмләнең аерым кисәге булып киләләр. Мөнәсәбәтле сүзләр җөмләләрне һәрвакыт ияртүле юл белән бәйлиләр...” [Шунда ук].

Мөнәсәбәтле сүзләрнең кулланылышы алмашлыкларның телдә өстәмә вазыйфа башкаруы ягыннан гына морфологиягә карый, ә җөмләләрне теркәү үзенчәлеге буенча мөнәсәбәтле сүзләр тулысынча синтаксиска карыйлар, алар нигезендә синтаксик берәмлекләр:

а) парлы мөнәсәбәтле сүзләр:

Кемнең итәгенә ут төшсә, шул яна (Мәкаль). Бәхетле шул баладыр, Кайсы дәрсенә күңел бирсә...(Г.Тукай). Ни чәчсәң, шуны урырсың (Мәкаль). Казан кайда – сүз шунда, сылу кайда – күз шунда (Мәкаль).

б) ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр



Безнең әдәби тәнкыйтебезнең зур бер кимчелеге шунда, без художник турында сүз чыкканда, күбесенчә дип әйтерлек, аның социаль җәмгыять җимеше булучылыгын ачу белән... чикләнеп...аның үзенә хас әдәби һәм фәлсәфи җанын бер читтә калдырабыз (Ф.Хөсни). Менә шундый инде ул адәм баласы: нинди генә авыр хәлгә калмасын, үзен юатырлык сылтау эзләп таба (И.Гази). Мин бернәрсә аңлый алмыйча утырам, шуңа күрә иңбашымны гына җыерып куйдым (Ә.Еники).

Модаль сүз төркемнәре

Кисәкчәләр

§ 153. Гомуми төшенчә. Кисәкчәләр – сүзләргә һәм җөмләләргә модаль-экспрессив мәгънә төсмерләре өсти торган үзенчәлекле сүз төркеме. Кисәкчәләр бәйлек, яки теркәгечләрдән аермалы буларак, сүзләр яки җөмләләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне, ягъни грамматик мәгънә белдермиләр, ә модаль м ә г ъ н ә т ө с м е р л ә р е н белдерәләр: мәгънәне к ө ч ә й т ә л ә р , ч и к л и л ә р, ү т е н ү, с о р а у, р а с л а у, ш и к л ә н ү кебек һ.б. мәгънәләрне белдерәләр һ.б.

Сукмакларга үлән үскәндер бит, Тик учаклар әле исәндер бит – сагынгандыр безне учаклар (Зөлфәт). Җырларның да иң татлысы синдә генә, Уйларның да иң татлысы синдә генә (Г. Афзал). Кайгы, миннән тизрәк кит инде, синең көнең бетте бит инде... (М.Җәлил). Чыкчы, и фикерем кояшы, Китсен өстеңнән болыт... (Г. Тукай).

Кисәкчәләр морфологик яктан төрләнмиләр, синтаксик яктан үзләре ияргән сүз белән бергә җөмлә кисәге составына керәләр. Телдә кулланылышы буенча кисәкчәләр кушымчаларга якын торалар. Кайбер хезмәтләрдә кисәкчәләрне ярдәмлек сүзләр белән кушымчалар арасында торучы тел берәмлеге буларак та билгелиләр.

Кисәкчәләрнең күпчелеге фонетик яктан вариантлаша, алар сингармонизмга һәм тартыклар ассимиляциясенә буйсыналар: гына / генә; кына / кенә; чы / че; сана / сәнә; мы / ме; ла / лә һ.б. Кайбер кисәкчәләр үзләре тагылып килгән сүзгә кушылып язылалар: әйтче, китапмы, дәфтәрме, килсәнә һ.б. Әмма, кушымчалардан аермалы буларак, кисәкчәләр бер генә сүз төркеменә беркетелмәгәннәр, бер үк кисәкчә гадәттә төрле сүз төркемнәре белән килә ала: син генә, китап кына , әйт кенә, матур гына; барыйммы, матурмы, китапмы һ.б. Дөрес, кисәкчәләр арасында аерым сүз төркеменә - фигыльләргә генә беркетелгәннәре дә бар: әйтче, килсәнә һ.б.

Шулай да, кисәкчәләрне башка ярдәмлек сүз төркемнәреннән һәм форма ясагыч кушымчалардан аерып тора торган төп билге семантик якка карый. Алда күрсәтелгәнчә, кисәкчәләр сүзләр арасындыгы грамматик мөнәсәбәтләрне белдермиләр, ә сүзләргә модаль м ә г ъ н ә т ө с м е р е

өстиләр. Шуңа күрә соңгы вакытта кисәкчәләр я р д ә м л е к сүз төркемнәре булган бәйлек һәм теркәгечләрдән аерып, м о д а л ь сүз төркеме буларак өйрәнелә башлады.

§154. Кисәкчәләрнең мәгънәләре. Гына / генә, кына / кенә кисәкчәсе төрле сүз төркемнәре белән килә, күбрәк ч и к л ә ү, а е р ы п к у ю мәгънәсен белдерә: ул гына (килде), укыды гына (сөйләмәде), бер генә (әйтте). Сыйфат һәм рәвешләрдә билгенең билгеле бер чамасын белдерә, билгене “чикли”: матур гына, аз гына, ямьле генә һ.б.

Илләр күп ул, җирләр күп ул... Ә гомерләр һәркемнең берәү генә (Р.Фәйзуллин). Тик ахырдан гына ара төзәлде, Нурый аз-маз ярдәм иткәләде (Г. Ибраһимов).Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен; Ансы да сөйли тагын: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!” (Г. Тукай). Чишмәгә төшкән сукмакның читләре үлән генә, Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен Тик күрше-күлән генә (С.Хәким). Сиңа кайткач кына, туган ягым, Күкрәгемә шатлык сыймады (Р. Биктимеров).

Чикләү мәгънәсен белдереп, кисәкчә вазыйфасында тик теркәгече дә килә ала:



Күрдем мин гомремдә күңелле якларны, Яраткан җырларын ятладым...Тик сине, тик сине, тик сине, туган як, күңлемдә һәрвакыт сакладым (М.Мазунов).

Да / дә, та / тә кисәкчәсе төрле сүз төркемнәре янында килеп мәгънәне

к ө ч ә й т ә, көчәйткеч кисәкчә мәгънәсендә кулланыла: ул да (килде), беркайчан да, үлсәм дә һ.б.

Туган җирне кайтып бер күрсәм дә, Мин үкенмәм дидем үлсәм дә... (Р. Биктимеров). Олы юлдан яуга киткән чакта Таң җиленнән томан таралды. Авыл башындагы куш наратка Атлар да бит борылып карады (М.Галиев). Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антына... (М. Җәлил). Бу хәбәргә Гәрәй дә тик кала алмады, Казанын, авыруын ташлап, актык көчен җыеп, малай артыннан йөгерде (Г.Ибраһимов).

Мәгънәне көчәйтү өчен аерым очракларда хәтле теркәгече дә кулланыла: Кайтам, кайтам туган якларыма – Талларыма хәтле сагынган (С.Хәким).



Да / дә кисәкчәсе еш кына җыючы теркәгеч вазыйфасында да кулланыла, һәм ул күбрәк җөмләнең тиңдәш кисәкләрен үзара бәйли, терки:

Кайвакыт без шулай яшел чирәм өстенә түгәрәкләнеп утырабыз да, кесәдә ауный-ауный тишелеп беткән иске хатларны, карточкаларны чыгарып, татлыдан татлырак истәлекләргә чумабыз (И.Гази).

Шул ук кисәкчә тиңдәш кисәкләрдән соң кабатланып килгәндә, “аларны бәйләү белән бергә экспрессияне дә арттыра” [Татар грамматикасы, 2004: 408 ], ягъни шулай ук мәгънәне көчәйтә. Мәсәлән: Сания үзе дә, аның ире Зиннур да Клара өчен бик кулай кешеләр булып чыктылар (Ә.Еники). Астагы халык спектакльнең соңгы моментында аһ орып утырды. Хәмдия дә, көтүче Бакый да ... кызганыч иде (М.Мәһдиев).



Да / дә кисәкчәсе шарт фигыль белән килгәндә кире шарт мәгънәсен белдерә: Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең эзсез сүнә, диеп уйлама... (М.Җәлил).

Дыр / дер, тыр / тер, әллә кисәкчәләре б и л г е с е з л е к, и к е л ә н ү, гөман кылу төсмерләрен белдерәләр. Дыр / дер кисәкчәсе төрле сүз төркемнәре белән килә һәм сүзгә кушылып языла: артисттыр (ул), килгәндер, яхшыдыр, әйткәндер һ.б.

Ул Йөрәк-тау гади тау түгелдер, Йөрәгедер туган төбәкнең... (Г.Зәйнәшева). Кулъяулыгы аның белән бергә Күп мәртәбә утка кергәндер... (М.Фәйзуллина).

Әллә кисәкчәсе шулай ук билгесезлек төсмерен белдерә: Киек казлар кыйгылдаша, Сау бул, якташ, диләрдер; Әллә кайтыр, Әллә кайтмас Безнең башлар диләрдер.

Бит, ич, ла, ласа, лабаса кисәкчәләре р а с л а у, ы ш а н д ы р у, ы ш а н у төсмерләрен белдерәләр: әйттем бит, күргәнсең ич, сөйләде ласа һ.б.

Ә син мине алдагансың ич: өзелер хәлгә җиткән гомеремне син Җаның белән ялгагансың ич! (Х.Туфан). Өскә үсмәсен дип баш ботагымны киссәң, мин бит як-якка үсәм (Р.Харис). Синең дә бардыр, күрәсең, Әрнүләр җәлләүләрең. Яшьләрең юа лабаса Күзеңнең зәңгәрләрен (Х.Туфан). Әйтерсең лә сары тәңкә булып, Каеннардан көзге моңнар ява (Ф.Зыятдинова).

Мы / ме, мыни / мени кисәкчәләре төрле сүз төркемнәренә ялганып, сорауны белдерәләр: синме, яңгырмы, кармы, матурмы, килдеме ~ килдемени һ.б.



Синме, минме гаепле соң, нәрсә булды язмышка... (Г.Зәйнәшева). Китәсез дә мени, китәсез дә мени, Китәсез дә мени, аккошлар? (Р.Фәйзуллин). И, телем, синдә нәфислек Чишмәсе кибәрмени. Гасырлар сиңа тимәде, Дәверләр тиярмени (Х.Туфан).

Мисаллардан күренгәнчә, мы / ме, мыни / мени кисәкчәләре күпчелек очракта үзе ияргән сүзгә кушылып языла, бары да / дә кисәкчәсе белән килгәндә генә мыни / мени кушымчасы аерым языла.

Сорау кисәкчәләре әллә, соң кисәкчәләре белән дә килергә мөмкин. Мәсәлән: китәсезме әллә?, киләсезме әллә? һ.б.

Әллә, соң кисәкчәләре аерым языла, әллә кисәкчәсе гадәттә үзе ияргән сүздән соң килә, аерым очракларда алдан да килергә мөмкин: китәсезме әллә? Әллә китәсезме?

Чы / че, сана / сәнә, әле, инде кисәкчәләре гадәттә боерык фигыльләргә ялгана, һәм сорау, үтенү мәгънәләрен белдерә: әйтче, әйт инде, әйт әле, әйтсәнә һ.б.

Бер йөзең күрсәтсәнә, тугъсын гүзәл көннәр минем; Чәчкәләр атсын өмид бакчамда ал гөлләр минем (Г. Тукай). Әйтче нидән шулай яшь егетләр Гөл сибәләр синең алдыңа? (Н. Исәнбәт).Өйлән әле син, Нурислам, дөньясын тетрәтеп туй ясыйк әле (Т.Миңнуллин). Таң алды... Син кер инде! Тиздән кояш чыгар, кер, Әминәм, йокың калмасын! (Һ.Такташ).

Ук / үк кисәкчәсе көчәйтү һәм тизлек төсмерен белдерә: үзең үк, кайткач ук, алтыда ук һ.б.



Рамазан картның каушавы чал төк баскан битенә үк чыккан иде (Г. Ахунов). Ә иртәсен сәгать алтыда ук безнең капка төбенә пар атлар җиккән ике тарантас килеп туктады (Ә.Еники). Бүгенге кичне нилектән шулай түземсезләнеп көтүен ул теге көнне үк сөйләгән иде (Г. Бәширов).
Ымлык.


Каталог: download -> version
version -> 1. Тақырыптық карталар және олардың жіктелуі
version -> Зертханалыќ жўмыс №1
version -> Қазақстандағы пайдалы қазбаларды игерудің негізгі кезеңдері
version -> Қаныш Имантайұлы Сәтбаев
version -> 1Ж: Таң қалдырған Қазақстан бар әлемді, Берекелі, кең байтақ, жалпақ елді. Қазақстан адымдап бара берді, Көрінер көкжиектен далам енді! Кім танымас айтсаңшы, айтыңдаршы, Қазақстандай егемен менің елімді?! 2Ж
version -> А «Тоқырау жылдары»
version -> Лисаков қаласы білім бөлімі «№3 орта мектебі» мм тақырыбы: Менің шежірем – менің тарихым


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   21


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет