Татар милли теле бөтен дөньяга сибелгән татар халкы өчен уртак. Милли яки гомумхалык татар теле


§ 69. Мөстәкыйль мәгънәле һәм ярдәмче фигыльләр



жүктеу 3.99 Mb.
бет9/21
Дата18.02.2019
өлшемі3.99 Mb.
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   21
§ 69. Мөстәкыйль мәгънәле һәм ярдәмче фигыльләрБ Белдергән мәгънәләренә карап, фигыльләр мөстәкыйль мәгънәле һәм ярдәмче фигыльләргә бүленәләр. Фигыльнең лексик составында иң зур урынны мөс­тәкыйль мәгънәле фигыльләр алып тора: утыру, эшләү, бару, сөйләү, уку, язу һ.б.

Я р д ә м ч е фигыльләрдән беренче чиратта иде, итте, кыл, торган фигыльләрен күрсәтергә кирәк. Болар арасында мөстәкыйль мәгънәләрен инде югалткан, тулысынча диярлек грамматиклашкан фигыльләргә ит, иде фигыльләре керә.



Ит ярдәмче фигыле тезмә фигыльләр ясауда катнаша, димәк, лексик-грамматик мәгънә белдерә: бүләк итү, көн итү, авыз итү, тәэмин итү һ.б. Сирәк кенә бу фигыль сөйләмдә мөстәкыйль мәгънәдә дә килергә мөмкин: юкны бар итү, яз язлыгын итә [Тумашева, 1964: 234].

Исем + ярдәмче фигыль калыбында тезмә фигыльләр ясалышында шулай ук кыл, бул ярдәмче фигыльләре дә кат­наша: карар кылу, тәрҗемә кылу, гашыйк булу, насыйп булу һ.б.



Иде ярдәмче фигыле исә күбрәк фигыльнең төрле грамматик формаларын ясый, ул тулысынча грамматикалашкан:

а) заман формалары: бара иде, бара торган иде, барачак иде;

ә) модаль мәгънәле фигыль: барасы иде, барырга иде, барсаң иде, барыр идем һ.б.

Иде фигыле сөйләмдә шулай ук башка сүз төркемнәре белән дә (сыйфат, исем, сан һ.б.) кулланыла: Ул минем беренче укытучым иде. Ул яшь чакта матур иде. Алар өчәү иде һ.б. Мондый очракларда иде фигыле предметны, күренешне, билгене һ.б. үткәнгә күчерү өчен кулланыла, димәк, темпораль мәгънә белдерә.

Иде ярдәмче фигыле борынгы булу, әверелү мәгънәсендәге эр-/ир- тамырлы фигыльдән барлыкка килгән: эр-диир-де иде. Шул ук тамырдан төрле аффикслар алып ясал­ган эр-кәникән, эр-меширмешимеш, эр-сәирсәисә кебек сүзләр хәзерге телдә кисәкчәләргә, яки мо­даль сүзләргә әверелгән.

Бул фигыле хәзерге телдә мөстәкыйль мәгънәдә дә кул­ланыла. Мәсәлән: җәй була да , кыш була, бүген җыелыш була.

Чыганаклар зуррак территорияне алып торсалар – нефть мәйданы була. Ә җир асты катламында нефть берничә урында мәйдан-мәйдан булып ята икән – ул инде нефть ятмасы була (Ш.Бикчурин). Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау аслары... (Г.Тукай).

Ярдәмче мәгънәдә исә бул фигыле төрле модаль мәгънә­ләр белдерә торган һәм заман төсмеренә ия булган т а с в и р л а м а (перифрастик) фигыль формалары ясый:

а) Сабый баланың елавын кояшлы яңгырга охшатырга була (Г.Бәширов) – ягъни: охшатырга мөмкин (модаль мәгъ­нә). Хөррияткә тел тидерәсе булма! (Ф.Хөсни) – катгый тыю (модаль мәгънә);

ә) Бу вакытта инде кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була (Ф.Хөсни) – заман төсмере.

Ярдәмче рольдә кайбер мөстәкыйль фигыльләр дә килә. Аерым алганда, ал, бир, ят, тор, утыр, йөр, бар, җит, бет, бетер, кил, кит һ.б. кебек фигыльләр башка мөстә­кыйль фигыльләр белән килеп, эш үтәлү д ә р ә җ ә с ен белде­рәләр. Тел белемендә бу күренеш фигыльдә д ә р ә җ ә к а т е г о р и я с е дип атала, шул ук вакытта бу фигыльләр тезмә фигыль нигезен мәгънә ягыннан да беркадәр башкача формалаштыралар: сатып алды, әйтеп бирде, яшәп ята, басып тора, эшләп утыра, эшләп йөри, барып җитте, куркып китте һ.б.

Фигыльнең грамматик категорияләре.



§ 70. Фигыльнең барлык-юклык формасы. Фигыльдә эш-хәлнең ү т ә л ү –ү т ә л м ә в е татар телендә, һәм гомумән төрки телләрдә, махсус -ма/-мә кушымчасы ярдәмендә белдерелә.

Фигыльдә барлык-юклык – г о м у м и грамматик категория, ул, кайбер искәрмәләрне исәпкә алмаганда, барлык фигыль формалары, һәм затланышлы, һәм затланышсыз фигыльләр өчен хас: бар-барма, барды-бармады, баргач-бармагач,барса-бармаса, бару-бармау һ.б. Бары тик хәл фигыльнең кайбер формалары һәм эшнең үтәлү дәрәҗә­сен, үтәлү рәвешен белдергән кайбер аналитик фигыльләр генә бу юклык кушымчасына «каршы торалар», аны кабул итмиләр. Мәсәлән, -а/-ә кушымчалы хәл фигыльнең кабатлаулы һәм гади формаларына (ашый утыр, йөгерә-йөгерә килә), -ганчы/-гәнче кушымчалы хәл фигыльгә (арыганчы эшләдек) юклык кушымчасы ялганмый. Шулай ук, сөйли бирә, кереп бара тибындагы кайбер аналитик нигезле фигыльләр юклык формасында очрамый диярлек.

Фигыльдә юклыкны белдерү – төрки телләр өчен үзен­чәлекле грамматик категория, чөнки -ма/-мә кушымчасы юклык аспектында бары тик фигыльләргә генә ялгана. Исемнең яки башка сүз төркемнәренең юклыгы татар телендә башлыча, түгел кисәкчәсе белән белдерелә: китап ~ китап түгел, яхшы ~ яхшы түгел, күп ~күп түгел һ.б. Башка типтагы телләрдән рус телендә, мә­сәлән, юклык аспекты барлык сүз төркемнәрендә дә универсаль чара – не кисәкчәсе белән белдерелә: не читал, не книга, немного һ.б. Татар телендә кайбер затланышсыз фигыльләрдә генә фигыльнең юклыгы исемнәрдәгечә түгел кисәкчәсе белән дә белдерелергә мөмкин. Мәсәлән: күргән кешем түгел (күрмәгән кеше мәгънәсендә). Без эшлисе эш түгел (сөйл.т.). Кияүгә бирәсе кыз түгел, Ашка саласы тоз түгел (мәкаль).

Киләчәк заман хикәя фигыльдә күп иҗеклелектән котылу өчен дә, мәсәлән, юклыкта түгел кисәкчәсе кулланыла: Мин анда бармаячакмын ~ Мин анда барачак түгел.

Фигыль категориясенең бу үзенчәлеге конверсия җирлегендә барлыкка килгән охшаш сүз төркемнәрен бер-берсен­нән аеру өчен ышанычлы чара булып тора. Мәсәлән, фигыль формаларыннан аерымланып (изоляцияләнеп) исемгә күчкән сүзләр гадәттә фигыльнең грамматик билгеләрен югалталар, исемнәр кебек төрләнә башлыйлар. Грамматик яктан бу үзгәреш беренче чиратта барлык-юклык белән төрләнүгә карый. Мисал өчен:

Фигыль Исем

язу – язмау язу – язу түгел

буяу – буямау буяу – буяу түгел

үлчәү – үлчәмәү үлчәү – үлчәү түгел

язучы – язмаучы язучы – язучы түгел

тегүче – текмәүче тегүче – тегүче түгел

Фигыльнең кайбер грамматик формаларында -ма/-мә кушымчасы әдәби телдә фонетик яктан үзгәреш кичерә. Мәсәлән: бар-а ~ бар-мый (бар-ма-й); кил-ә ~ кил-ми (кил-мә-й). Билгеле булганча, хәзерге заман хикәя фигыль ясалганда, сузык авазга тәмамланган ни­гезгә -й кушымчасы ялгана һәм аны, кушымча буларак, нигез­дәге сузык белән бергә билгелиләр: укы-й (-ый кушымчасы), шул ук вакытта әдәби телдә киң сузыклар тараю кичерә: аша-й ~ аш-ый; юклык кушымчасы -ма/-мә сузыкка тәмамланганга күрә, аңардан соң килгән заман кушымчасы барлык фигыльләрдә дә шундый ук үзгәрешләргә дучар була: утыр-а ~ утыр-мый, кил-ә ~ кил-ми (кил-мәй дән тараеп ясала) һ.б.

§ 71. Зат категориясе. Зат категориясе эш-хәлнең ү т ә ү ­ч е с е н с ө й л ә ү ч е г ә м ө н ә с ә б ә т т ә белде­рә, бу – аның грамматик мәгънәсе. Формасы ягыннан зат категориясе алты буыннан торган төрләнеш парадигмасын тәшкил итә. Төрләнеше буенча фигыльләрнең өч төрле структур тибы бар: I төр – т у л ы төрләнеш; II төр – к ы с к а төрләнеш; III төр – б о е р ы к фигыльләр төрләнеше. Алар түбәндәге кушымчаларны алалар:

I төр (тулы төрләнеш)



Берлек Күплек

I з. -мын/-мен -быз/-без

II з. -сың/-сең -сыз/-сез

III з. - -лар/-ләр.

II төр (кыска төрләнеш)

Берлек Күплек

I з. -м -к

II з. -ң -гыз/-гез

III з. --лар/-ләр


Боерык фигыльләр мәгънә үзенчәлеге буенча II, III зат формаларында гына кулланыла (I зат үзенә-үзе боера алмый).

Берлек Күплек

II з. - -ыгыз/-егез, -гыз/-гез

III з. -сын/-сен -сыннар/-сеннәр.

Т у л ы төр зат кушымчалары белән х ә з е р г е заман, б и л г е с е з ү т к ә н заман һәм к и л ә ч ә к заман хикәя фигыльләр төрләнә: барам (барамын), барасың, барабыз; баргансың, баргансыз, барырмын, барачакмын һ.б. II кыска төр зат кушымчалары исә б и л г е л е (категорик) ү т к ә н заман хикәя фигыль, ш а р т фигыль һәм т е л ә к фигыль­ләр өчен хас: бардым, бардың, бардык, барсам, барсаң, барсак, барыйм, барыйк һ.б.

Югарыда китерелгән парадигмалардан күренгәнчә, фигыльләр зат белән төрләнгәндә б е р л е к т ә һәм к ү п ­ л е к ­т ә киләләр. Кайбер грамматик хезмәтләрдә бу күренеш фигыльнең сан белән төрләнеше буларак аерым карала. Әмма фигыльдә күплек мәгънәсе затка мөнәсәбәттә генә белдерелә. Ягъни күплек формалары эш-хәлнең күплеген түгел, эш-хәлне башкаручы з а т л а р н ы ң күплеген белдерә. Шуңа күрә төрки телләрдә зат категориясен зат-сан категориясе дип, яки фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше дип тә йөртәләр.

Зат категориясенең г о м у м к а т е г о р и а л ь мәгънәсе сөйләү­чегә мөнәсәбәттә эш-хәлнең башкаручысы кем булуын белдерү, дидек. Димәк монда өч объект арасындагы гомумиләштерелгән мөнәсәбәт белдерелә: эш-хәл  аның үтәүчесе  сөйләүче. Зат эшнең үтәүчесен белдерә дип кенә алсак, мәгъ­нә төгәл булмый, чөнки эшне реаль башкаручы бер үк кеше булса да, сөйләүченең кем булуына карап фигыльнең зат фор­масы үзгәрергә мөмкин [Тумашева,1964: 120]. Мәсәлән, укытучы үзе турында мин сөйлим дип әйтергә мөм­кин, ә студентлар (тыңлаучылар) аны сез сөйлисез дип әйтә­чәкләр.

Гомумкатегориаль мәгънәдән тыш, һәр өч зат формасының үзе грамматик мәгънә төсмере бар. Әйтик, I зат эш-хәлнең с ө й л ә ү ч е г ә каравын, аны сөйләүче башкаруын белдерә (мин укыйм); II затта эш т ы ң л а у ч ы г а карый (син укыйсың); III затның мәгънәсе үзенчәлекле, ул сөйләмдә катнашмаган III затка карарга мөмкин (ул укый), шулай ук бу очракта теләсә нинди предмет, зат, күренеш III зат формасын ала, икенче төрле әйтсәк, III затның мәгънәсе бик киң: Кояш яктырта. Яңгыр ява. Поезд килә һ.б.

Зат категориясе фигыльдә башкаручы зат төшенчәсен контекстка бәйле рәвештә киңрәк планда белдерә торган п е р с о н а л ь л е к функциональ- семантик категориясенең үзәген тәшкил итә. Башкаручы зат төшенчәсен, зат-сан кушымчаларыннан тыш, сөйләм эчендә башка төрле тел чаралары – лексик, синтаксик чаралар һ.б.- белән дә белдерергә мөмкин. Бу бигрәк тә затланышсыз фигыльләргә карый. Хәл фигыльләрдә, мәсәлән, эш башкаручы субъект гадәттә лексик юл белән, зат алмашлыклары яки исемнәр ярдәмендә белдерелә: мин килгәч, ул кайтканчы, җил исеп... һ.б.



Җил йөгереп килеп кереп, Сөенечләр бирер кебек... (Х.Туфан). Чатка җиткәч, Акчурин бик азга гына машинасын туктатып, яңадан сәгатенә карап алды (Г.Әпсәләмов).

Сыйфат фигыльләрдә исә персональлек чарасы буларак сыйфатланмыш үзе (килгән кеше), сыйфатланмышка ялганган тартым кушымчалары (укыган китабым), шулай ук зат алмашлыклары һәм исемнәр килергә мөмкин:  мин укыган китап, укытучы биргән эш һ.б.



Өстә чалт аяз күк, рәхимле җылытучы кояш, ә күңелендә аның бетмәс-төкәнмәс җыр (Ф.Хөсни). Җирне күтәрәсең, тургай, Үзең сайрый торган нокта нибары (Р.Әхмәтҗанов).

§ 72. Наклонение категориясе. Наклонение – эш-хәлнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен с ө й л ә ү ч е а ш а белдерә торган грамматик категория. Наклонение – фигыльдә модальлек белдерүнең төп чарасы, һәм ул м о д а л ь л е к функциональ-семантик категориясенең үзәгендә ята.

Модальлек, модальлек белдерү – сөйләмнең төп үзенчәлекләреннән берсе. Һәр җөмләдә нәрсә турында булса да х ә б ә р и т е л ә (предикативлык) һәм аңа сөйләүченең м ө н ә с ә б ә т е белдерелә (модальлек). Мәсәлән, сөйләүче теге яки бу күренеш турында объектив рәвештә х ә б ә р и т ә р г ә , с о р а у яки ш а р т куярга, теге яки бу эшне үтәргә кушарга, б о е р ы р г а, үтәүгә т е л ә к белдерергә һ.б. мөнәсәбәтләрне белдерергә мөмкин. Сөйләмнең мондый үзенчәлеге аның м о д а л ь л е г е дип атала. Сөй­ләм модальлеген белдерүдә төрле тел чаралары катнаша:

Л е к с и к чара – сөйләүченең мөнәсәбәте аерым сүз, м о д а л ь сүзләр белән белдерелә: Бәлки, ул бүген килер – эш-хәл турында икеләнү аша белдерү. Әлбәттә, ул бүген килә­­чәк – эш-хәлнең һичшиксез булачагын катгый раслау һ.б.

С и н т а к с и к чара – сөйләүченең мөнәсәбәте әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре аша белдерелә: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, тойгылы яки өндәү җөмлә һ.б.



Әйе, туй килә, туй! Бар да капкага ташландылар (Ә.Еники). Әйда чап, кучер Казанга ! Атларың ку: на! на-на! (Г.Тукай).

Беренче җөмлә шатлык, тантана итү төсмере белән әйтелгән, икенче җөмлә – гади хәбәр итү, ә өченче, дүртенче җөмләләрдә исә чакыру, боеру модальлеге өстенлек алган.

Шул ук вакытта сөйләм модальлеге фигыль сүз төркеме, фигыльнең төрле грамматик формалары аша белдерелә, һәм монда наклонение категориясе төп оештыручы үзәк булып тора.

Фигыльнең төрле наклонение формаларында эш-хәлнең чынбарлыкка мөнәсәбәте иң башлап фигыльнең р е а л ь эш-хәлне белдерүе, яки эш-хәл әле р е а л ь булмыйча, эшне эш­ләргә б о е р у, ү т е н ү, т е л ә к белдерү, ш а р т кую, и х т ы я р күрсәтү кебек мәгънәләр белән билгеләнә.

Реаль эш-хәлләрне гадәттә хикәяләү наклонениесе, хикәя фигыльләр белдерә һәм алар заман белән дә төрләнәләр. Мәсәлән:

Декабрь ахырлары. Көн һаман кыскара, яктылык һаман кими. Бервакыт җиһанда көрәшкән ике гигант көчнең караңгысы өстен чыгар төсле тоела. Ләкин көн бирешми, берничә тәүлектән соң көн бер минутка озая, аннары ике, өч минутка һәм сәгатьләргә озая башлый. Караңгылык чигенә, яктылык тантана итә, яктылык җиңә (Г.Әпсә­ләмов).

Хәзерге татар әдәби телендә формалашып җиткән дип саналган биш наклонение бар:

1) хикәяләү наклонениесе (хикәя фигыль);

2) боеру наклонениесе (боерык фигыль);

3) шарт наклонениесе (шарт фигыль);

4) теләк наклонениесе (теләк фигыль);

5) шартлы теләк наклонениесе.

Х и к ә я фигыль эш-хәлнең үтәлеше турында объектив рәвештә хәбәр итә; б о е р ы к фигыль, мәсәлән, эшкә кушу, боеру, үтенү кебек мәгънәләрне, т е л ә к фигыль эшне үтәүгә теләк белдерү, ихтыяр күрсәтү, ш а р т фигыль эшнең үтәлеше өчен шарт кую кебек мәгънәләрне белдерә һ.б.

Ләкин фигыльнең модаль мәгънәләр белдерү мөмкинлеге бу биш наклонение белән генә чикләнми. Алардан тыш телдә шактый санда м о д а л ь м ә г ъ н ә б е л д е р ә т о р г а н а н а л и т и к фигыль формалары кулланыла. Алар арасында т е л ә к н е, м ө м к и н л е к, т и е ш л е к, к и р ә к л е к, и х т и м а л л ы к кебек мәгънәләрне белдерә торган формалар аеруча актив. Теләк модальлеген генә дә татар телендә дистәгә якын тезмә формадагы фигыль белән белдереп була. Мәсәлән: барыр идем, барырга иде, барсаң иде, барсын иде, барасы иде, барасы килә һ.б.

Мондый фигыльләр арасында инде телдә шактый эзлекле кулланыла торган, калыплашуы буенча грамматик категория таләпләренә якынлашкан модаль формалар да бар. Андыйларга к и р ә к л е к – т и е ш л е к н е белдерүче -асы бар ана­литик тезмәсен, яки м ө м к и н л е к н е белдерүче -а ал- формасын кертергә мөмкин: барасым бар, барасың бар, барасыгыз бар; яки: бара алам, бара аласың, бара ала һ.б.

Башкорт телендә, мәсәлән, хикәяләү, боеру, теләк наклонениеләре белән бергә -макчы (-максы), -макчы бул (-максы бул), -ырга бул формалары н и я т –м а к с а т наклонениесе­нә, -ыр иде (-ыр ине), -ган булыр иде (-ган булыр ине), -ачак иде (-ачак ине) формалары и х т и м а л л ы к наклонениесенә (һөйкәлешенә) кертеп каралган [Зәйнуллин, 2002:186-198].

§ 73. Заман категориясе. Заман категориясе эш-хәлнең үтәлү вакытын с ө й л ә ү м о м е н т ы н а м ө н ә с ә б ә т т ә белдерә. Бу – заманның гомумкатегориаль мәгънәсе. Заман эш-хәлнең үтәлү вакытын белдерә дисәк, фәнни яктан бик үк төгәл булмый, чөнки вакыт – ул чиксез төшенчә. Грамматик заманга мө­нәсәбәтле рәвештә с ө й л ә ү м о м е н т ы чиксез вакыт эчендә бер мизгел, бер нокта итеп алына, һәм чынбарлыктагы өч объектив заман (хәзерге, үткән, киләчәк) шул сөйләү моментына мөнәсәбәтле рәвештә билгеләнә. Сөйләү моментында башкарылган эш – х ә з е р г е заманга, сөйләү м о м е н т ы н н а н а л д а башкарылган эш – үткән заманга, сөйләү м о м е н т ы н н а н с о ң башкарылачак эш к и л ә ч ә к заманга карый.

Заман һәм зат-сан фигыльне башка сүз төркемнәреннән, беренче чиратта исемнән, аерып тора торган иң әһәмиятле грамматик категорияләрдән санала. Әмма барлык фигыль формалары да заман белән төрләнмиләр. Заман мәгънәсе чынбарлыкта булган яки булачак реаль эш-хәлләрне белдерүче хикәя фигыльдән кала, бары тик сыйфат фигыльләрдә һәм төп фигыльгә карата төрлечә вакыт мөнәсәбәтендә торган хәл фигыльләрдә генә үзенчәлекле рәвештә чагылыш таба. Затланышлы формалардан исә хикәя фигыльдән кала башка наклонениеләрдә (боеру, теләк, шарт) эшнең үтәлү вакыты, башлыча, к и ­ л ә ч ә к к ә юнәлгән була.

Грамматик хезмәтләрдә ике төрле заман аерып карала: а б с о л ю т һәм м ө н ә с ә б ә т л е заманнар. Эш-хәлнең үтәлү вакыты, югарыда күрсәтелгәнчә с ө й л ә ү м о м е н т ы н а мөнәсәбәттә белдерелсә, а б с о л ю т заман буларак билге­ләнә. Кайбер очракларда исә билгеле бер фигыль формасы белдергән эш-хәлнең вакыты контексттагы икенче бер фигыльнең заманына бәйле була. Заман мәгънәсен бу рәвешле белдерү м ө н ә с ә б ә т л е заман дип атала.

Грамматик яктан өч объектив заман төрле телләрдә төрле сандагы заман формалары белән белдерелә. Заманнар системасы катлаулы һәм чагыштырмача аз санлы телләр бар. Төрки телләр, шул исәптән татар теле дә, фигыль заманнары күп санлы һәм катлаулы булган телләр белән типологик уртаклык күрсәтә. Заманнарның күптөрлелеген булуын телдә эшнең дәвамлы яки төгәл­ләнгән булуын күрсәтә торган бинар категория (мәсәлән, рус телендәге вид категориясе) булмау белән дә аңлаталар.

Хәзерге татар әдәби телендә инде формалашып җиткән һәм грамматик категория таләпләренә тулысынча туры килә торган т у г ы з з а м а н ф о р м а с ы бар. Болардан тыш та телдә заман категориясенең тирә-юнен, функциональ-семантик кырын тәшкил иткән темпоральлек чаралары – һәр­төрле аналитик һәм тасвирлама фигыль формалары кулланыла. Шул формаларга бәйле рәвештә татар теленең XIX йөз башыннан чыгып килгән грамматикаларында заман формалары да төрлечә санда теркәлгән. И.Гиганов, мәсәлән, - 26 (13 гади һәм 13 катлаулы) (1801), И.Хәлфин - 7  (1809), ә М.Иванов (1842) 11 заман формасын күр­сәтә һ.б.[Мифтахова, 1999:21-22]

Хәзерге грамматикаларда һәм мәгънәсе, һәм грамматик формалашуы буенча тулысынча грамматик категория таләпләренә туры килә дип саналган 9 заман, башлап, күренекле тюрколог Б.А.Серебренниковның татар телендә фигыль заманнарын өйрәнүгә багышланган махсус хезмәтендә китерелә [Серебренников, 1963].

Затланышлы фигыль формалары.

Хикәя фигыль.(Хикәяләү наклонениесе).



§ 74. Гомуми төшенчә. Хикәя фигыль чынбарлыкта булып торган, булып узган, яисә булачак эш-хәлләр турында объектив рәвештә х ә б ә р и т ә. Шуңа күрә аны татар теле буенча кайбер хезмәтләрдә х ә б ә р фигыльләр дип тә атаганнар. Рус телендә шундый фигыльләр «изъявительное» яки «повествовательное» наклонение дип атала. Вакыт кысаларында барган реаль эш-хәлләрне белдерүе буенча хикәя фигыльләр башка наклонение формаларына капма-каршы куела. Боерык, шарт, теләк һ.б. фигыльләр тел белемендә гадәттә к ы е к наклонениеләргә кертелә.

Хикәя фигыльләрнең махсус наклонение күрсәткече юк. Формалары ягыннан аларны башка фигыльләрдән аерып торган төп чара – заман кушымчалары. Мәсәлән, ул бар-а, бар-ды, бар-ган, бар-ыр, бар-ачак – хикәя фигыльләр; бар-са, бар, бар-ыгыз – болары исә шарт һәм боерык фигыльләр һ.б.

Хикәя фигыльләр заман белән төрләнә торган бердәнбер фигыль формалары дисәк тә хата булмас, чөнки алар эш-хәлне чынбарлыктагы реаль вакытка – с ө й л ә ү м о м е н т ы н а мөнәсәбәттә белдерәләр. Алда күрсәтелгәнчә, хәзерге әдәби телдә тугыз заман формасы бар, алар махсус кушымчалар ярдәмендә (синтетик заманнар), һәм иде ярдәмче фигыле катнашында (аналитик заманнар) ясалалар.

С и н т е т и к з а м а н н а р: бар-а, кил-ә, укый, сөйли – хәзерге заман; бар-ды, кил-де, кайт-ты, кит-те – категорик үткән заман; бар-ган, кил-гән, кайт-кан, кит-кән – нәтиҗәле үткән заман; бар-ыр, кил-ер, уз-ар, кит-әр, укы-р – билгесез киләчәк заман; бар-ачак, кил-әчәк, укы-ячак, сөйлә-ячәк – катгый киләчәк заман.

А н а л и т и к з а м а н н ар: бара иде, килә иде, укый иде, сөйли иде – тәмамланмаган үткән заман; барган иде, килгән иде, кайткан иде, киткән иде – күптән үткән заман; бара торган иде, килә торган иде, укый торган иде, сөйли торган иде – кабатлаулы үткән заман; барачак иде, киләчәк иде, укыячак иде, сөйләячәк иде — киләчәк үткән заман.

Фигыль заманнарының нигезендә затланышсыз фигыльләр ята, шуңа күрә аерым төрләнеш формаларында хикәя фигыль, с ы й ф а т яисә х ә л фигыльләр белән тышкы яктан охшаш була. Мәсәлән: ул килгән ди­гәндә, килгән – нәтиҗәле үткән заман х и к ә я ф и г ы л ь, ул III зат берлектә килгән; ә килгән кеше дисәк, бу очракта шул ук фигыль үткән заман с ы й ф а т ф и г ы л ь формасында, затланышсыз. Ул кунакларны озата җөм­ләсендә озата – хәзерге заман х и к ә я ф и г ы л ь, III зат берлектә; ә Ул кунакларны озата китте дисәк, шул ук фигыль – х ә л ф и г ы л ь буларак формалашкан.

Тел тарихы фәнендә хикәя фигыль заманнары затланышсыз фигыльләрнең зат алмашлыклары белән кулланылышы нигезендә барлыкка килгәннәр, калыплашканнар дигән караш өстенлек ала. Әйтик, барган+мин – барганмын, барыр+син – барырсың һ.б.

Таблица 3

Хикәя фигыль заманнары

Заманнарның мәгънәләренә, с е м а н т и к а с ы н а кил­гәндә, алар эш-хәлнең с ө й л ә ү м о м е н т ы н а мөнәсә­бәтен, ягъни эш-хәлнең с ө й л ә ү м о м е н т ы н д а, сөйләү моментыннан а л д а, яки сөйләү моментыннан с о ң башкарылуын белдерәләр. Ләкин заманнарның семантикасы шактый катлаулы күренеш. Беренчедән, бер үк заман мәгънәсе төрле формалар белән белдерелә. Мәсәлән, үткән заманны белдерү өчен генә дә 5 төрле форма кулланыла, киләчәк заман 3 төрле формада килә һ.б. Бу очракта заманнарның туры үз мәгънәләренә (хәзерге, үткән, киләчәк эшне белдерү) төрле башка аспектуаль яки модаль мәгънә төсмерләре өстәлә. Заман формалары бер үк вакытта эшнең т ә ­ м а м л а н г а н яки д ә в а м л ы булуын белдерергә, килә­чәктә булачак эшне б и л г е с е з л е к төсмере белән яки к а т г ы й рәвештә хәбәр итәргә, эшне ү т ә л е ш п р о ц е с с ы н д а билгеләргә яки н ә т и җ ә с е н генә хәбәр итәргә мөмкин һ.б. Шундый үзенчәлекләр бер үк заманның төрле формаларын бер-берсенә каршы куя, ягъни аларның үзенчәлеген тәшкил итә. Мәсәлән, үткән заман формалары -ды (барды), һәм -ган (барган) беренче чиратта эшне ничек белдерүләре буенча аерыла: -ды формасы эшне процесс рә­вешендә белдерә (яңгыр яуды), ә -ган формасы эшнең нәтиҗәсен хәбәр итә (яңгыр яуган); киләчәк заман формасы -ыр эшне беркадәр билгесезлек төсмере белән белдерә – барыр, ә -ачак формасы шул эш турында катгый рәвештә белдерә – барачак һ.б.

Болардан тыш, заманнарның мәгънәләре сөйләм эчендә, ягъни текстка бәйле рәвештә дә төрле үзгәрешләр кичерергә мөмкин. Телдәге морфологик формаларны сөйләм эчендә, җанлы кулланылышта өйрәнү (функциональ-семантик юнәлеш) заман мәгънәләрен дә тулырак һәм төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирә. Шуңа бәйле рәвештә заман формаларының берничә төрле мәгънәсе аерып карала:

1) т ө п яки п а р а д и г м а т и к мәгънә. Бу заманның контекстка бәйсез, ягъни төп, нигез мәгънәсе;

2) с и н т а г м а т и к мәгънә – сөйләм ситуациясенә бәй­ле рәвештә төп мәгънә беркадәр үзгәрергә, өстәмә төсмерләр алырга мөмкин. Әмма гомуми темпораль мәгънә, ягъни хә­зерге, үткәндәге, яки киләчәк эшне белдерү үзгәрешсез кала. Мәсәлән, хәзерге заманның төп мәгънәсе – сөйләү моментындагы эшне белдерү. Аерым контекстта ул вакыт ягыннан киңәйтелгән, ягъни кабатланып торган, гадәти эш-хәлләрне дә белдерә ала. Мәсәлән: Бу якларда кыш бик салкын була. Бу – контекстка бәйле, ягъни синтагматик мәгънә;

3) к ү ч е р е л м ә мәгънә – контекст тәэсирендә заманның нигез темпораль мәгънәсе үзгәрә. Әйтик, хәзерге заман үткән яки киләчәк заман мәгънәсендә кулланылырга, яки башка наклонениеләр рәтенә күчәргә дә мөмкин. Мәсәлән: Мин иртәгә авылга кайтам – киләчәк заман мәгънәсе; иртәгә зачетка хәзерләнеп киләсезбоеру мәгънәсе һ.б.




Каталог: download -> version
version -> 1. Тақырыптық карталар және олардың жіктелуі
version -> Зертханалыќ жўмыс №1
version -> Қазақстандағы пайдалы қазбаларды игерудің негізгі кезеңдері
version -> Қаныш Имантайұлы Сәтбаев
version -> 1Ж: Таң қалдырған Қазақстан бар әлемді, Берекелі, кең байтақ, жалпақ елді. Қазақстан адымдап бара берді, Көрінер көкжиектен далам енді! Кім танымас айтсаңшы, айтыңдаршы, Қазақстандай егемен менің елімді?! 2Ж
version -> А «Тоқырау жылдары»
version -> Лисаков қаласы білім бөлімі «№3 орта мектебі» мм тақырыбы: Менің шежірем – менің тарихым


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   21


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет