Татар теле [б], [т] 2



жүктеу 76.12 Kb.
Дата02.05.2019
өлшемі76.12 Kb.



Татар теле

1. 1) [б] , 2) [т]
2. Ассимиляция – сөйләмдә янәшә килгән авазларның берсе икенчесенә охшавы, охшашлануы.(Күләгә - дә, таң – да, бау – га, унбер – умбер, күренми – күремми).

Диссимиляция – фонетик охшашлыкны бетерә торган үзгәреш.(Коридор урынына колидор дип, шушы урынына тушы дип сөйләү).

Редукция –сузыкларның кыскаруы. (Их, күрәсе иде үзен. (Их, күрәс - иде үзен),

Син үз сүзеңне анда әйт.(Син үз сүзеңне анд - әйт), колын- колны, белем - белме).



Метатеза – сүздәге авазның яки иҗекнең урыннарын алыштырып әйтү күренеше. (Абзар – азбар, кырмыска – кымырыска).

Эпентеза – фонетик үзгәреш тәэсирендә сүз эченә, уртасына аваз өстәлү. (Клеймо –келәймә, смола – сумала, банк – банык).

Аккомодация - сузык һәм тартыклар артикуляциясенең бер - берсенә җайлашуы. Җайлашуның ике төре була: 1)сузыкларның тартыкларга тәэсире(Сызалар, сөзәләр); 2) тартыкларның сузыкларга тәэсире ([къ][аә][д][е][р][л][е]).
3. 1) Үз канатым булып очмый торсам,

Миңа башка (сыйфат) канат кем бирер. (М. Гафури)

2) Башкаларга (исем) берни түгел, сиңа бетә хәлләрем. (җыр)

3) Кош – кортлар хуҗаларыннан башка (ярдәмлек сүз: бәйлек) бер кич кунганнар. (А.Алиш)

4) Эт тапса башка (рәвеш) ашар, егет тапса, бергә ашар.(мәкаль).
4. Борын

1) Кеше һәм хайваннар йөзендә сулыш алу һәм ис сизү органы.

2) Томшык (кошларда)

3) Судно, пароход, көймә, самолет һ.б. ның алгы өлеше. 4) Су һ.б. сыекча салына торган савыт – сабаларда аларны агызу өчен махсус җайланган өлеше, кран.

5) Аяк киеменең алгы очы, башы.

Ясалма формаларда ул күчерелмә мәгънәгә ия (Борын яулыгы, борын асты кипмәгән, борыны гына утырып калган, борын күтәрү, борын төртергә дә урын юк, борының белән боз тишеп булмый, сикермәс борын “һоп” димә, борын башына, борын белән сөйләү, борын күтәрү, борын салыну, борын сузу, борын төбендә, борын чөерү, борын җыеру).


5. Омоним – язылышлары һәм әйтелешләре бердәй, ләкин мәгънәләре бөтенләй башка булган сүзләр. Мәсәлән: йөз – сан,

йөз – исем,

йөз – фигыль һ.б.

Омонимнарның төрләре: 1) Саф - лексик омонимнар (тамыр омонимнар) теләсә нинди фонетик, грамматик шартларда аваз составы ягыннан да, тамыр хәлендә дә бер- берсенә охшаш калалар.

Бит(кеше бите) – бит (кисәкчә),

ат (фигыль) – ат (хайван исеме),

корт (бөҗәк) – корт (киптерелгән эремчек).

2)Омоформалар- яңгырашы ягыннан билгеле бер формада гына охшаш сүзләр. Форманы үзгәртүгә, аваздашлык югала.

Үпкәләр ( күңеле калыр) - үпкәләр (исем, күпләктә),

комсыз (саран) - комсыз (комы юк җир),

сабын (юына торган) – сабын (сап сүзенең тартым, төшем

килеше белән төрләнеше).

3) Омофон – әйтелеше, яңгырашы охшаш, бер булып, язылышы төрле булган сүзләр.

Балавыз – бал авыз,

бик мулла – Бикмулла,

ай туган – Айтуган.

4) Омографлар – язылышы охшаш, басымнары аркасында төрлечә әйтелә торган сүзләр.

Бүлмә - бүлмә,

алма – алма,

карта – карта.

Алынма сүзләр дә омоним булырга мөмкин. Мәсәлән:

Бак (су савыты) – бак (бакенбардны кыскартып әйтү),

мат (матрас) – мат (шахматта).
6. Татар телендә сүз ясалышының түбәндәге юллары бар:

1) Кушымчалар өстәү юлы белән: юл – даш, көрт-лек, умарта-чы, эл-геч.

2) Сүзләрне кушу (кушма, парлы, тезмә сүзләр): үзбушаткыч, берьюлы, елъязмачы, көнозын, тимераяк, дус – иш, савыт – саба, ярдәм итү һ.б.

3) сүзләрнең аваз составын үзгәртү: хикәят - әкият, сылтау – селтәү.

4) мәгънә өстәү юлы белән: пәрдә (тәрәзә пәрдәсе), пәрдә (пьесаның бер пәрдәсе, өлеше); оч (түбән оч), оч (күккә оч); төш ( түбән төш), төш (төш күрү).

5) Бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү: йөз (син йөз – боерык фигыль), йөз (йөз сум акча).

6) Сүзләрне кыскарту, юлы белән: драмтүгәрәк, БАМ (Байкал Амур магистрале), колхоз, һ.б.
7. Башны ташка бәрү, баш вату, баш бәйләнү, баш кату, баш китү, баш ташлау, баш төзәтү, баш чатнау, башны ашау, баш бетү, һ.б.;

Күз ату, күз белән сөзү, күз буу, күз бәйләнү, күз кысу, күзләр күмергә әйләнү, күз белән ашау, күз салу, күз сирпү, күз тию, күз тонү, күз туймау, күз тышта калу, күз түгәрәкләнү, күз эленү, ач күз, күз яну, күзгә ак-кара күренмәү, күзгә көл сибү, күзгә төтен җибәрү, күзе каты, күзе чыккан, күз төшү, күзенә йотылу, күз уйнату, күз яну һ.б.;

Тел белән тегермән тарту, тел ачкычы, тел бирәне, тел озайту, тел тегермәне, тел чарлау,телгә йозак салу, телне теш артында тоту, теленә шайтан төкергән, һ.б.;

Борын асты кипмәгән, борынга ис керү, борын чөю, борын салыну, борын сузу, борын төбендә, борын җимерү, борын белән боз тишү.

Авыз ачып калу, авыз колакка җитү, авыз пешү, авыз салындыру, авыз суы кору, авыз эчендә ботка пешерү, авызга чәйнәп салу, авыздан ут чәчү, авызны чөйгә элү, авыз томалану, авызына теле сыймый, авызына җен төкергән, авызыннан сөте кипмәгән, авызындагысын эт җыймас, авызыннан өзеп бирү, авызына бал да май, авызыңнан җил алсын, һ.б.
8. Тузга язмаган – юк сүз;

Әлифне таяк дип тә белмәү - надан;

Ләм – мим - эндәшмәү;

Көтә - көтә көтек булу - озак көтү;

Фразеологик берәмлекләрнең образлылыгы, эмоциональлеге сөйләмебезне тасвирый, төгәл, сәнгатьле итә.
9. Сүзлекләр: “Куман мәҗмугасы” (“Кодекс куманикс”) сүзлеге.

М.Кашгарый “Дивани лөгат әт – төрк”

И.Хәлфин. “Русча – татарча сүзлек” (1732 – 1785 ел).

А.Троянский. 2 томлык “Татар теле сүзлеге”.

Лазарь Будагов. “Чагыштырма төрек – татар шивәләр сүзлеге (1869, 1871 еллар.)

В.Радлов 4 томлык “Төрки шивалар сүзлеге.

С. Кукляшев “Татарча - русча сүзлек” (1859ел)

Габдут Ваһапов, Хөсәен Фәезханов, Мирсалих Бикчурин – Татарча - русча сүзлекләр.

К. Насыйри “Татарча – русча лөгать китабы”, “Мөрәттаб лөгать китабы”, “Ләһҗәи татари”(1895-1896) .

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (1977-1981)

Татарский энциклопедический словарь(1999)

Татар теленең диалектологик сүзлеге (1969)

Татар теленең орфографик сүзлеге (1983)

Энцеклопедик сүзлекләр. Филологик сүзлекләр. Бертелле, икетелле һәм берничә телле сүзлекләр.Академик сүзлекләр. Аңлатмалы сүзлекләр. Тарихи сүзлекләр. Этимологик сүзлекләр. Диалекталь сүзлекләр. Топонимик сүзлекләр. Әдәбият белеме сүзлекләре. Лингвистик терминнар сүзлеге. Орфоэпик сүзлекләр. Антонимнар сүзлеге. Синонимнар сүзлеге. Омонимнар сүзлеге. Паронимнар сүзлеге. Сүзтезмәләр сүзлеге. Сүзьясалыш сүзлеге. һ.б.


10. Җөмлә - синтаксисның иң төп берәмлеге. Тәмамланган уйны белдерүче, билгеле интонация белән әйтелүче сүз яки сүзләр тезмәсе җөмлә дип атала.

Җөмләләрне түбәндәге билгеләре буенча төркемлиләр:



1)Грамматик таркала алу – алмау ягыннан җөмләләр таркала торган һәм таркалмый торган җөмләләргә бүленәләр.

2)Чынбарлыкка мөнәсәбәтнең белдерү характерына карап җөмләләр раслау һәм инкяр җөмләләргә бүленәләр.

3) Әйтү максаты ягыннан җөмләләр

1) хикәя (нәрсә турындадыр хикәяләү юлы белән хәбәр итә);

2) сорау ( нәрсәне булса да сорауны белдерә);

3) боеру (эш кушуны, боеруны, өндәүне белдерә);

4) тойгылы җөмләләргә (хикәя, сорау, боеру җөмләләр көчле тойгы белән әйтелергә мөмкин) бүленәләр.

4) Баш кисәкләр янында иярчен кисәкләрнең булу - булмавына карап, җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмләләргә бүләләр.

5) Хәбәрлекнең ничә булуына карап, җөмләләр гади һәм кушма җөмләләргә бүленәләр.

6) Оештыручы үзәге ничә булуга карап, җөмләләрне бер составлы һәм ике составлы җөмләләргә аералар.

7) Мәгънә тулылыгы өчен кирәк булган кисәкләрнең кулланылу – кулланылмавына карап, ким һәм тулы җөмләләр аерылып торалар.
Әдәбият
1. Бу өзектә Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасыннан Зөләйха сурәтләнә.

Борынгы әдәбият әсәрләрендә сурәтләнгән гашыйк парлар:

Ләйлә - Мәҗнүн

Йосыф – Зөләйха

Хөсрәү – Ширин

Сөһәйл – Гөлдерсен

Фәрһад – Ширин

Сәйфелмөлек – Бәдигылҗәмал

Таһир – Зөһрә.
2. “Кыйссаи Йосыф” поэмасында күтәрелгән мөһим мәсьәләләр:

1) Бай фантазия ярдәмендә халыкның уй - хыяллары, иҗтимагый, әхлакый идеаллары гәүдәләнеш таба.

2) Бу әсәрдә кеше, яшәеш өчен хас булган аерым күренешләр,сыйфатлар гәүдәләнгән. Алар белән һәр чор әдибе, укучысы мөнәсәбәткә керә, аларны иҗади эшкәртә: кабул итәрдәен кабул итә, үзенә аваздаш булмаганын кире кага. Кол Гали Йосыф образында идеал кеше образын тудырырга омтыла. Йосыф ул пәйгамбәр. Пәйгамбәр ул алдан күрүче, тирән фикерләүче, башкаларга юл күрсәтүче, үрнәк кеше. Йосыф та шулай тасвирлана . Гаделлек, кодрәт, намус кебек мөһим сыйфатлар Йосыфка хас.

Сабырлык – Йосыфка хас сыйфат. Йосыф фикеренчә, сабырлык кешене намуссызлыктан саклый, рухи яктан үтерә, баета. Йосыф бу сыйфатларны башкаларда да күрергә, үстерергә тели. Димәк, әсәрдә иң мөһим мәсьәләләр: кеше һәм Алла, тугрылык, ата – ана мөнәсәбәте, сабырлык, игелек, бәхет, бердәмлек, татулык, иминлек.


3. Борынгы Болгарда 922 нче елда Ислам дине кабул ителә.
4. Мәүлә Колый әсәрләренең күпчелеген хикмәтләр дип атаган.

Хикмәт- фәлсәфи - дидактик характердагы, афористик яңгырашлы лирик жанр. М. Колый хикмәтләре күбесенчә дүртьюллык строфалар белән язылган. Алар уртача 9 строфадан гыйбарәт. Арада 16 шар, 7 шәр дүртьюллык хикмәтләр дә очрый. Аларның иң зур күпчелеге аааб, вввб рәвешендә рифмалашкан. Еш кына һәр строфаның ахырында бер үк сүз кабатланып килә.

Мәсәлән, карендәш турындагы хикмәттә - “булсаң”, гариблек хакындагы шигырьдә - “иркән” һ.б. Берничә хикмәттәге һәр строфа бердәй юллар белән төгәлләнә. Мәсәлән, “Нишлим, ни кылыйм,- гыйлем юктыр” мәгънәсен белдергән юл 10 строфалык хикмәтнең һәр дүртьюллыгыннан соң кабатланып килә. Һәр дүртьюллыкның ахырында бер үк сүзләрнең яисә юлларның кабатланып килүе шигырьгә композицион һәм интонацион бөтенлек, сәнгати нәфислек бирә.
5. “Кыйсса - сел - әнбия” (“Пәйгамбәрләр тарихы”) әсәренең авторы Рабгузый. Әсәр 1310 нчы елда язылган, зур күләмле чәчмә әсәр. Арада шигьри юллар, газәл, робагый, мәдхия үрнәкләре дә бар. Китап төрле зурлыктагы кыйссалар тупламыннан гыйбарәт.
6. Г. Кандалыйның “Шәфгый”, “Фәрхи”, “Сахибҗәмал” поэмаларында кайнар сөю хисе кешенең җанын – тәнен биләп алган табигый олы бер тойгы буларак тасвирлана: сөйгән ярың белән уртак мәхәббәткә корылган гаиләдә тигез һәм бәхетле гомер итү омтылышы идеал рәвешендә җырлана. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрь әдәби традицияләргә дә таяна. Йосыф һәм Зөләйха, Ләйлә - Мәҗнүн, Фәрһад – Ширин кебек образларны мисалга ала, еш кына үзен дә шуларга охшата.

Бер үк вакытта Кандалый, традицияләр кысасында гына калмыйча, новатор буларак эш итә, ул классик поэзиянең романтик геройларын үрнәк итеп алса да, аларны кабатламый, ниндидер хыялый дөньяны, патша кызларын сурәтләми, гади татар авылы кызларын, крестьян кызларын тасвирлый. Бу - аның татар поэзиясенә алып килгән зур яңалыгы. Кандалый – мәхәббәт җырчысы. Аның иң күп язганы – кеше матурлыгы, табигать кочагында үскән, эшчән, сәламәт җир кызы матурлыгы. Автор кызның укымышлы булуын иң гүзәл сыйфаты дип саный. Кандалыйның мәхәббәт җырларында тормыш чынлыгы бар.


7. Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдъярның әсәрләре: “Нуры содур” (“Күкрәкләр нуры”, 1542 ел), “Төхфәи мәрдан” (“Егетләр бүләге”,1540ел) поэмалары һәм “Нәсыйхәт” шигыре (24 бәеттән гыйбарәт).
8. Татар әдәбиятында детектив роман жанры 19 нчы йөзнең II яртысында барлыкка килә. Детектив әсәрләр, җинаять һәм шуңа бәйләнешле серле хәлләрне тикшереп, чәбәләнгән төеннең җеп очын табуга, җинаятьне ачуга, гаеплене эзләүгә корылган була. Бу темага З.Бигиев иҗат итә. Заһир Бигевнең “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә”, “Гөнаһе кәбаир” (“Зур гөнаһлар”1890) романнары - детектив романнар.
9. Габделҗәббар Кандалый, Яков Емельянов, Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиев, Фатих Кәрими, Риза Фәхреддин, Закир Һади, Акмулла.
10. Акмулла.
Каталог: data -> olimp
olimp -> 5-8-се кластар өсөн башҡорт әҙәбиәтенән олимпиада һорауҙарына яуаптар
olimp -> V –viii кластар њсњн башќорт љЎљбиљтенљн интернет-олимпиада яуаптары
olimp -> Аҡмулла һәр заманға хаҡ мулла
olimp -> Ответы на задания II тура дистанционной олимпиады по Башкирскому языку для учащихся 9 11 классов (второй этап)
olimp -> 1797 года в Химмельпфортгрунде небольшом пригороде
olimp -> Башҡорт һәм рус халыҡ балалар уйындарын сағыштырыу
olimp -> «Аҡмулла һәр заманда хаҡ мулла» Эшләне
olimp -> Населенные пункты, расположенные на территории современной Республики Башкортостан и существовавшие к 1812 году
olimp -> Фгбоу впо «бгпу им. М. Акмуллы» Центр развития одаренности школьников Кафедра татарского языка и литературы
olimp -> Вәлиева Айгөл, Өфө ҡалаһы М. Кәрим исемендәге 158-се Башҡорт гимназияһының 9Б класы уҡыусыһы Башҡорт теленән интернет-олимпиада һорауҙарына яуаптар


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет