Татарстан республикасы мәгариф һӘм фән министрлыгы



жүктеу 42.63 Kb.
Дата15.05.2019
өлшемі42.63 Kb.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

КАЙБЫЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ

ЧӘЧКАБ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

М.АКМУЛЛА ( ТОРМЫШ ҺӘМ ИҖАТ ЮЛЫ , ГОМУМИ КҮЗӘТҮ)” ТЕМАСЫНА ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ.



ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕН ӘЗЕРЛӘДЕ ЧӘЧКАБ УРТА

МӘКТӘБЕНЕҢ I КАТЕГОРИЯЛЕ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ

ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ ИЛҺАМ РИФКАТЬУЛЫ

ХӘЙРУЛЛИН .

Дәрес темасы: М.Акмулла(тормыш һәм иҗат юлына гомуми күзәтү).
Максатлар: 1) шагыйрь турында башлангыч мәгълүматлар белән таныштыру;

2) әдип иҗатына кызыксындыру уяту;

3) “белемле булу – бәхеткә ирешүнең бер баскычы” дигән гыйбарәне М. Акмулла иҗаты аша аңлату.
Җиһазлау: 1) 9 нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия

2) татар-информ хәбәрләре

3) газет-журнал материаллары

4) әдип турында язылган фикерләр плакаты

5) Р. Фәйзуллинның “Акмулла арбасы” поэмасы.
Дәрес тибы: кереш дәрес.
Дәрес барышы.

  1. Актуальләштерү.

Яков Емельянов иҗатына йомгак ясау.

Я. Емельянов иҗаты нәрсәсе белән үзенчәлекле?

Көтелгән җавап: 1) шагыйрь барлык әсәрләрен дә гади халык телендә иҗат итә;

2) Я.Емельянов, нигездә, силлабик шигырь системасы белән эш итә, халык җырлары өчен хас булган дүртьюллык строфа формасын яратып файдалана;

3) аның шигырьләрендә эпик башлангыч, сюжетлылык үзен нык сиздерә, эндәш, диалог формалары да актив;

4) ул татар чынбарлыгы, татар халык авыз иҗаты һәм язма мәдәнияте белән шактый бәйләнешле;

5) шигырьдә сөйләм стилен һәм интонациясен мул файдалана.
Нәтиҗә: XIX гасыр һәм татар әдәбиятлары арасында багланышлар көчәя төшә һәм бу процесста Яков Емельяновның да билгеле бер катнашы бар.


  1. Яңа материал.

Кайсы якка гына юл алмасын.

Кайсы якка гына бармасын,

Көтеп алган халык Акмулланың

Өч бүлектән торган арбасын.

Йорт салырга – оста кулын көткән,

Юл салырга – шигъри хикмәтен.

Барыннан да бигрәк үзен көткән

Аклыкның ул белгән кыйммәтен.

М.Әгъләм

Мөдәррис Әгъләм поэмасында нинди Акмулла турында сүз бара икән?

Көтелгән җавап: бу 19нчы гасырның икенче яртысындагы иң атаклы шагыйрьләрнең берсе.

Укытучы: әйе, без бүген 19 гасырның иң танылган шагыйре М. Акмулла-ның тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүматлар белән танышырбыз.

Мифтахетдин Камалетдин улы Акмулла 1831 елның 14нче декабрендә элеккеге Бәләбәй өязе Туксанбай, Троицк мәдрәсәләрендә дин белемнәрен су кебек эчә. Әмма аны дөньяви белемнәр ныграк кызык-сындыра. Шундый белемнәрне юллап һәм башында туган мең төрле сорауларга җавап эзләп, бер мәдрәсәдән икенчесенә күчеп йөри ул. Әнисе яшьли вафат булгач, гаиләгә үги ана килә. Камалетдин мулла да улын аңларга, талантын танырга теләми, мәдрәсәләрдә укып, халык арасында йөреп, күп җирләр күреп, билгеле шагыйрь булып унөч елдан соң туган өенә кайткан улын куып чыгара. Һәм М. Акмулланың соңгы гомере сәяхәт итүче илгизәр шагыйрь, мәгърифәтче, мөгаллим буларак үтә. Заманнар аша без шуны ачык күрәбез: Мифтахетдин, үз исеменә тугры калып, күңелендә башкорт, татар, казах. Шигъриятенең ачкычын, димәк, яңа күтәрелеш кичерүче тугандаш милләтләрнең дөреслек ачкычын саклаган.

Ә хәзер укучының чыгышын тыңлыйк, ул безгә вакытлы матбугат һәм интернет аша алынган М. Акмулла шәхесе хакында яңа хәбәрләр белән таныштырыр.

Сүз укучыга бирелә.

Мин сезгә “Мәдәни җомга” газетасының 2001 елның 28 нче декабрендә КДУ доценты Җәүдәт Миңнуллинның “Акмулланың яңа табылган шигыре” мәкаләсеннән өземтә белән таныштырасым килә: “Әдип мирасын өйрәнү җәһәтеннән узган гасырның 80 нче еллар башы аеруча нәтиҗәле булды. Уфада һәм Казанда аның иҗатын тупланган җыентыклар басылды, тормышы һәм иҗатына багышлап фәнни- гамәли конференцияләр уздырылды. Соңгы еллардагы эзләнүләр дә бу юнәлештә яңа табышлар китерде. Мәсәлән, 1912 елда Ырынбурда нәшер ителгән дивари календарьда Акмулланың моңарчы иң тәфсилле чыгарылган 1981 Казан басмасында да (1981 ел) телгә алынмаган шигыре барлыгы ачыкланды. Календарьдагы 13 апрель сәхифәсенең икенче ягына теркәлгән әсәр “Шигырь” дип куелган.

Мин нәбинең варисы” дип муллалар мактанса да,



Бервакытта нәби сүзен сөйләгәнен күрмәдем;

Үләксә дип дөньяны хурласа да күп суфи,

Акча бирсәң, һичберенең сөймәгәнен күрмәдем.

Кайда гына булса да талчукчы, тирече, итекченең,

Шул ысулы җәдид өчен көймәгәнен күрмәдем;

Кулда таяк, башта чалма ак сакаллы картларның,

Син кяфер дип пәлтәлегә тимәгәнен күрмәмәдем.

Мин фикерле дәгъвасы бар күп мөгаллим-хәлфәнең,

Кол булып бәлешкә баш имәгәнен күрмәдем.

Рәхмәт, дәреслектә булмаган хәбәрне тапкансың. Тагын да күбрәк мәгъ-лүматны “Мәгариф” журналының 1998 елгы санында һәм шулай ук интернет ярдәмендә табып була. Әйдәгез, интернет ярдәмендә аның турында нинди хәбәрләр бар икәнен белик.

  1. Ныгыту. 1) дәреслектә бирелгән материал белән танышу;

2) интернет мәгълүматларын уку.

3) укучыларның сорауларына җавап бирү.

IV. Йомгаклау. “Бүген без дәрестә нәрсә белдек?” соравын ачыклау.

Нәтиҗә: күп гасырлы шигъриятебез тарихында М. Акмулла мирасы күптән инде лаек урынын алды. Ул безгә яңа дәвер, мәгърифәтчелек дәвере оранчысы буларак билгеле.

Киләсе дәрестә шагыйрьнең иҗат мирасы белән тулырак танышачакбыз.


  1. Билгеләр кую.

  2. Өй эше: 1) дәреслектәге материалны укырга;

2) интернеттан яңа материаллар табып килүегез сорала.
Каталог: DswMedia
DswMedia -> Контрольная работа по теме «Мир в начале нового времени»
DswMedia -> Игра «Безопасный Интернет» Добрый день, дорогие друзья! Я рада приветствовать вас на первой интерактивной игре «Безопасный Интернет»
DswMedia -> Календарь знаменательных и памятных дат
DswMedia -> -
DswMedia -> Методики творческих способностей и одарённости Тесты Гилфорда ги
DswMedia -> Тема урока : «А. А. Блок. Слово о поэте. Историческая тема в его творчестве» класс: 8 (ОО)
DswMedia -> Кульчакова Ангелина, 7 класс
DswMedia -> Цели урока. Общеобразовательные
DswMedia -> Столетов Александр Григорьевич


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет