ТүБӘн мәТӘСКӘ урта мәКТӘбе 6 класс укучылары өчен интеллектуаль уен Укытучы : Л. Р. Маннанова



жүктеу 64.31 Kb.
Дата02.05.2019
өлшемі64.31 Kb.

ТҮБӘН МӘТӘСКӘ УРТА МӘКТӘБЕ




6 класс укучылары өчен интеллектуаль уен


Укытучы : Л.Р. Маннанова

- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар. Сезне бүгенге кичәдә күрүебезгә бик шатбыз. Бер – беребез белән очрашырга, күрешергә, сөйләшергә без онытып барабыз. Тормыш мәшәкатьләре, дибез. Ә бит кешегә ял бик кирәк. Шуңа күрә без сезне бүгенге кичәгә чакырдык. Бу кичә сезнең өчен яктылык чыганагы һәм күңел көрлеге булсын.

- Ә хәзер кичәне башларга рөхсәт итегез. Бүгенге шоу – викторина “Бәхетле очрак” дип атала һәм анда ике команда чыгыш ясый.

- Беренче команда. Кул чабып каршы алыйк.

Капитаны :

Членнары :



  • Бу команданың шоу – викторинага әзерлекләрен тикшереп алабыз. Мин сораулар бирәм, ә сез 1 минут эчендә күбрәк сорауга җавап бирергә тырышыгыз.

Гейм № 1 “Ятып калганчы, атып кал, җавабыңны биреп кал”.

  1. Ботаника нәрсәне өйрәнә? (үсемлек)

  2. Сусыл җимешләрне атагыз (карлыган, чия, слива, помидор һ.б.)

  3. Нинди тамр системасын чук тамыр системасы дип атыйлар?

  4. ( төп тамыр үсеш алмаса)

  5. Тамыр кайсы өлеше белән үсә ? (очы)

  6. Нинди бөреләр вегетатив бөреләр дип атала? (яфрак бөреләре)

  7. Нинди үсемлекләрне ике өлешлеләр дип атыйлар? (яралгыларында 2 орлык өлеше булган үсемлекләрне)

  8. Бал агачы. (юкә)

  9. Үсемлекләр хайваннардан нәрсә белән аерыла?

  10. ( хәрәкәтләнмиләр)

  11. Күзәнәктә су нинди роль уйный ? (эреткеч функциясен)

  12. Күзәнәк төшенең әһәмияте. ( нәселдәнлек билгеләрен күчерә)

  13. Зурлыклары, төзелешләре, башкарган функцияләре белән охшаш күзәнәкләр төркеме. (тукыма)

  14. Нинди яфраклар була? (гади һәм катлаулы)

  15. Кан әйләнеше системасына керүче органнарны әйтегез.

  16. ( йөрәк, кан тамырлры)

  17. Үсемлекләрнең һавадан туклануы. (Фотосинтез)

  18. Яфрак коелу нәрсә ул? ( яфракларның сабаклардан табигый аерылуы).

- Икенче команда. Кул чабып каршы алыйк.

Капитаны :

Членнары :

Бу команданың шоу – викторинага әзерлекләрен тикшереп алабыз.

1 нче гейм сезнең өчен.

1. Үсемлек органнары. (тамыр, сабак, яфрак, чәчәк)

2. Коры җимәшләрне атагыз. ( бодай , чикләвек, мәк)

3. Нәрсә ул лупа? ( зурайтып күрсәтә торган прибор)

4. Нинди тамыр системасын үзәк тамыр дип атыйлар? ( төп тамыры яхшы үсеш алган)

5. Нинди үсемлекләрне бер әлешлеләр дип атыйлар?( яралгыларында 1 генә орлык өлеше булган үсемлекләрне)

6. Шайтан алмасы.(бәрәңге)

7. Неорганик матдәләрне атагыз. (су һәм минераль тозлар)

8. Нәрсә ул хромосомалар? (нәселдәнлек информациясен йөртүчеләр)

9. Хайваннарда була торган тукымаларны атагыз.



( эпителиаль, тоташтыргыч, мускул,нерв)

10. Чәчәкнең төп өлешләре. (таҗ, җимешлек, серкәчләр, чәчәк сабы, чәчәк түшәге)

11. Сабак нинди функцияне үти? ( туплау, яфраклрны яктыга чыгара, терәк була)

12. Үзара бәйләнештә торган, уртак функцияне башкаручы органнар төркеме. ( органнар системасы)

13. Катлаулы матдәләрне гадирәк матдәләргә таркату процессы (ашкайнату)

14. Үсемлекләрдә су һәм минераль тозлар хәрәкәте бара



( каналлар һәм күзәнәкләр буйлап)

15.Көз көне ни өчен яфраклар саргая ? ( кирәксез һәм зарарлы матдәләр туплана)


Гейм № 2 “Кисмәктәге башваткыч”

  • Кисмәктә фишкалар.Аларга саннар куелган. Нинди номерлы фишка аласыз, шул номердагы конвертны алып, сорауга дөрес һәм тула итеп җавап бирергә кирәк. Җавапны әзерләү өчен 1 минут вакыт бирелә. Һәр сорауга 2 балл куела. Бер команда җавап бирә алмаса, икенче команда әйтә.

  1. Озакка сузылган яңгырлар ни өчен үсемлекләр өчен файдасыз? ( яфрак өстендәге күп көнә төрле матдәләрне юып төшерә, фотосинтез процессы бармый)

  2. Яфраклар нилектән саргаялар? ( хлорофилл таркала, пигментлар барлыкка килә)

  3. Үсемлекләр кышка ничек әзерләнә?( фотосинтез продуктлары сабаклар үсү өчен тотылмый, запас матдә булып туплана, яфраклар коела. Бәбәкләр үсүдән туктый, тынлык чоры башлана)

  4. Чүп үләннәрнең файдасы бармы? (дару үләннәре-кыр яруты, эт эчәгесе, көтүче сумкасы, ат кузгалагы. Йорт хайваннары ашый, орлыкларында май була)

  5. Җимеш һәм орлыкларның таралу юллары турында сөйләгез. (җил, хайваннар,су, ату,кешеләр белән)

  6. Күзәнәк ничек бүленә? ( төш зурая, хромосомалар саны арта, икегә бүленә)


Гейм № 3 “Син миңа, мин сиңа”

Һәр комада үзенең алдан әзерләп килгән соравын бирә.

Һәр сорауга дөрес җавап биргән өчен 2 очко куела.


  • Капитаннар чакырыла. Мин сорау бирәм, икегез дә игътибар белән тыңлыйсыз һәм җавап бирәсез. Кем сорауга беренче булып җавап бирә, очко шуңа языла.

  1. Көнбагыш орлыгыннан нәрсә алалар ? (Май)

  2. Фотосинтез процессында нәрсә йотыла? (СО2)

  3. Алмагачның җимеше нәрсә? (алма)

  4. Бодайның тамыр системасы нинди? (чук)

  5. Җиләк – җимешләр нәрсә ярдәмендә сөркәләнә ? (бөҗәкләр)

  6. Күзәнәк төзелеше. (тышча, төш,цитоплазма, вакуоль)

  7. Үсемлекләр карангыда нәрсә сулый? (кислород)

  8. Су һәм минераль матдәләр үсемлекләрнең нинди өлеше буйлап хәрәкәт итә? (үзагач)

  9. фотосинтез процессында бүлеп чыгарыла торган газ. 2)

  10. Бәрәнге нәрсәдән үрчи? (бүлбедән)

  11. Балыклар нәрсә белән сулыйлар ?( саңаклар)

  12. Үсмлекләрдә органик матдәләр нәрсә буенча хәрәкәт итәләр? (иләксыман көпшәләр буйлап)

  13. Хайваннарда тоташтыргыч тукыма нинди функцияне үти?

  14. ( терәк һәм саклагыч)

  15. Нинди бүленү вакытында бер ана күзәнәктән ике бала күзәнәк барлыка килә? (митоз)

  16. Төреклекнең төп билгеләре.( матдәләр алмашы, туклану, сулыш, бүлеп чыгару, ярсынучанлык, хәрәкәтләнү, үрчү, үсеш)


Гейм № 4 “Билгесез кунак”

  • Бүген безнең “Бәхетле очрак” шоу – викторинага кунак килде. Әйдәгез, кул чабып кунакны каршы алыйк.

Кунак керә.

  • Исәнмесез, уенда катнашучылар. Сезнең күңелле шоу – викторина “Бәхетле очрак”та катнашуына мин бик шатмын. Бу кичәгә мин уеннар алып килдем. Әйдәгез, хәзер бераз ял итеп, күңел ачып алыйк.

  • Беренче уен “Хуҗабикәләр” дип атала.

Подноста яшелчә һәм җиләк – җимешләр, үсемлекләрнең төрле өлешләре.

Сезгә хәзер бәйрәм табыны әзерләү өчен яшелчә, җиләк – җимешләр кирәк. Ә аларны мин сатам. Сораулар бирәм, кем дөрес җавап бирә, җиләк – җимеш , яшелчә шул командага эләгә.

Сорау, җавап миндәге яшелчә һәм җиләк – җимешкә бәйләнгән.


  1. Чәйнең туган җире. (Кытай)

  2. Җир астында кызыл әтәч (Чөгендер)

  3. Башта башын кисәрләр,

Койрыгыннан асарлар,

Башын кискәч, куанып,

Җылап күңел ачарлар.(Суган)


  1. Башы - тәтәй,

Төбендә - ун күкәй. (Бәрәңге)

  1. Кызыл кызы җир эчендә,

Чәчләре җир өстендә. (кишер)

  1. Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (помидор)

  1. Ишексез – тәрәзәсез булган,

Эченә кеше тулган. (Кыяр)

  1. Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз. (шалкан)

  • Ә хәзер ял итеп алыйк әле. Безне L” клуб үзенә чакыра.

  • Һәр командадан 1 кеше чыга. Күзне бәйләп үсемлекне исеннән танырга кирәк.

  • Музобоз” клубы күңелле музыкаль тәнәфес.

Һәр команда чәчәк, үсемлек турында 1 җыр җырлый.

  • Молодцы ! Сез бу уеннарда үзегезне өлгер, җитез итеп күрсәттегез.


Гейм № 5 “ Әйдә, мине куып җит,

җавабыңны биреп кит.”

Командаларга чиратлашып сораулар бирелә. Тиз – тиз генә җавап биреп барырга.



  1. биология нәрсәне өйрәнә? (биология – тереклек, җирдә яшәүче тере организмнар турындагы фән)

  2. Нинди үсемлекләрне чәчәкле үсемлекләр дип атыйлар?

( Яшәү дәверендә 1 генә булса да чәчәк атучы үсемлекләрне чәчәкле үсемлекләр дип атыйлар)

  1. Запас туклыклы матдәләр орлыкның кайсы урынында була? (Эндоспермда)

  2. Күзәнәкнең төп өлешләре. (төш , тышча, цитоплазма)

  3. Нәрсә ул фотосинтез?

  4. Үсемлекләрнең вегетатив үрчү ысулларын санагыз

( тамырча, чыбыкча, бүлбе, суганча, үренте)

  1. Нәрсә ул серкәләнү? ( серкәләрнең серкәчләрдән җимешлек авызчыгына күчерелүе)

  2. Умырткалыларның төп бүлеп чыгару органы. ( бөерләр )

  3. Организм тарафыннан аңа кирәкле матдәләрне һәм энергияне алу процессы. (туклану)

  4. Яфракның төп функциясе. (фотосинтез процессында органик матдәләр барлыкка китерү.)


- Сүз җюригә бирелә. Ул нәтиҗә чыгара. Җиңүчеләрне билгели.
Каталог: olderfiles
olderfiles -> Все секретное и тайное всегда вызывает повышенный интерес общественности
olderfiles -> У. Ф. Олбрайт Величина еврейского "долга" шу­мерам становилась очевиднее день ото дня в результате посте­пенного, кропотливого проникно­вения в шумерскую литературу
olderfiles -> И с настоящим английским юмором справочник
olderfiles -> Нажмитдин мухитдинов
olderfiles -> Мухитдинов Нажметдин Баукеевич
olderfiles -> История создания и развития
olderfiles -> В книге на основе изучения и обобщения действующего горного законодательства и практики использования недр в Казахстане анализируются понятие и особенности горных правоотношений, принципы пользования недрами, правовые основы
olderfiles -> В качестве замены или дополнения речи; отношение окружающих к состо-янию речи ребенка; занимался ли с логопедом, каковы результаты
olderfiles -> Общество исследователей истории Ряжского края им. В. И. Гаретовского


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет