Тема : Борынгы Һиндстан



жүктеу 36.82 Kb.
Дата15.07.2018
өлшемі36.82 Kb.


Тема : Борынгы Һиндстан.

Максат: - укучыларны борынгы Һиндстанның табигате, борынгы шәһәрләре,

джунглилардагы тормыш белән таныштыру;

- Һиндстанның бүгенге көн мәдәнияте турында сөйләп аңлату;

- укучыларның сүзлек запасын арттыру;

- балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: карта, атлас, картиналар, “Атлас мира” китабы, авторы М. И. Горчаков,

Р. Киплинг “Маугли” китабы, М. Мәхмүтов “Һиндстан”, “Сабантуй” газетасы, 2004 ел, декабрь, аудиоязма “Һинд җырлары”.


Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

Үтелгән материалны кроссворд ярдәмендә кабатлау.

Горизонталь буенча:



  1. Беренче игенчеләр җир эшкәрткәндә кулланылган агач таяк- китмән.

  2. Борынгы кешеләр һәр адәмнең эчендә табигатьтән өстен бер зат яши дип ышанганнар. Ул нәрсә? Җан.

  3. Берәр бина, сын, хезмәт коралын яисә башка әйберне яңадан торгызу, ясау- реконструкция.

  4. Төньяк Испаниядә бер мәгарәдә археолог Саутуола казу эшләре башкара. Ул үзе белән бәләкәй кызын да ала. Атасы җир казыган арада, кыз тәбәнәк мәгарәнең түренә үк кереп китә. Кинәт ул: “Әти, кара әле, үгезләр ясалган”,- дип кычкырып җибәрә. Чыннан да мәгарәнең түшәмендә кырык метр озынлыгындагы арада, гаҗәеп һәм сәер кыяфәтләрдә, йөгереп барганда катып калган бизоннар ясалган була. Бу хәл нинди мәгарәдә була? Альтамира.

  5. Алла йортлары, ягъни кешеләрнең аллага табыну урыны- гыйбадәтханә.

Нәтиҗәдә, ТАРИХ сүзе килеп чыга.

Сорау: Без тарихны ни өчен өйрәнәбез?

Укучылар җавабы.

Укытучы сүзе: “Тарих- хәтер ул. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”(Җиңүнең 60 еллыгы турында әңгәмә).



II. Төп өлеш.

Яңа тема аңлату.

Дәрес планы тактада язылган.


  1. Һиндстанның табигате.

  2. Джунглилар.

  3. Джунглилардагы авыллар.

  4. Җәнлекләр һәм аллалар.

  5. Җанга ышану.

  6. Сәнгать.

Дәфтәрдә эш. Число, тема языла.

Тема: Борынгы Һиндстан (Индия)

Һиндстан Азиянең көньягында урнашкан. Аны көнбатыштан, көнчыгыштан, көньяктан Һинд океаны уратып алган.Һиндсанда елның күп вакытында кызу һава саклана. Төньяк җилләреннән дөньяның иң биек тавы- Һималай таулары саклый, шуңа кышын да җылы. Июль- август айларында көчле яңгырла ява, елгаларда ташу башлана. Елның бүтән вакытларында яңгырлар сирәк ява.

Һиндстанның иң зур елгалары-Һинд һәм Ганг. Борынгы һиндлеләр бу елгаларны изге дип санаганнар, алар Һималай түбәләрендә, елгалар башланган урында аллалар яши дип ышанганнар.

Дәфтәргә языла - Һималай- Гималай. Ул дөньяда иң биек тау. Һинд- Ганг- Һиндстанның иң зур елгалары.


  1. Джунгли – сазлыклар һәм үтеп чыга алмаслык куе агачлар һәм куаклыклар. Зур агачларны һиндлеләр алла урынына күргәннәр һәм “урман патшасы” дип атаганнар. Анда куркыныч юлбарыслар, чага торган агулы еланнар булган, филләр яшәгән.

Укучылар, мин сезгә Р.Киплингның “Маугли” китабын укырга киңәш итәм. (Китаптан аерым бер өзек укыла).

Физкультминутка.

Без әле бераз ардык Иң өсләрен сикертәбез Башыбызны алга иеп

Ял итәргә уйладык. Кулларны биетәбез Бераз йоклап алабыз.

Башны иябез алга, Ә аннары чүгәлибез, Менә ничек ял иттек

Ә аннары артка Тезләрне кочаклыйбыз. Дәресне дәвам итик.


  1. Джунглилардагы авыллар .

Авыллар төзегәндә һиндлеләр джунглиларны яндырганнар. Сазлыклы урыннарда дөге утыртканнар, мамык, шикәр камышы үстергәннәр. Коры җирдә бодай, арпа чәчкәннәр. Яңгыр булса уңыш булган. Авыллар джунгли белән уратылган. Урман кырыенда көтү көткәннәр.

Шәһәрләр турында дәреслектә бирелгән документ укыла. Тактада эленгән рәсем буенча әнгәмә уздырыла.

  1. Җәнлекләр һәм аллалар.

Джунглида ерткыч хайваннар- юлбарыс, арысланнар яшәгән. Агачларда маймыллар сикерешкән, җирдә зәһәр еланнар шуышкан. Һиндлеләр еланнан бик курыкканнар. Йорт янына дөге йомарламы куйганнар. Филгә табынганнар. Ганеша алла фил башлы булган. (дәреслекнең 96 нчы битендәге рәсем буенча эш).

Сыерларны “Изге ана” дип йөрткәннәр.



  1. Җанга ышану.

Нәрсә ул җан? (сүзлек дәфтәрендә эш).

Кеше тәртипле булырга тиеш. Начар кеше үлгәч крокодилга, карак кеше кортка әйләнә. Яхшы кеше кешегә әверелә.



Әдәплелек кагыйдәләре белән танышу, әдәплелек турында мәкальләр уку.

  1. Мәдәният.

Һиндстан. Бу исемне ишеткәч күз алдына һинд чәе, джунглилар килә.

Магнитофон язмасында һинд җырлары тыңлау. “Сабантуй” газетасыннан һинд киносы турында язма уку. Дәреслектән “Рамаяна” поэмасы эчтәлеге белән танышу.



Сез беләсезме?

Шахмат- патшалар уены, Һиндстанда уйлап табылган.

Цифрлар. Без үз цифрларыбызны гарәп цифрлары дип йөртәбез, алар гарәпләрдән алынган. Ә гарәпләр цифрларны һиндлеләрдән алуларын таныйлар. Һиндстанда саннар беренче мәртәбә без белгәнчә языла башлый.

Яңа ел бәйрәмен Һиндстанда ничек каршылыйлар? (“Татарстан яшьләре” газетасы буенча аңлатма бирелә).

III. Йомгаклау.

Сораулар буенча әңгәмә.



Без Һиндстан турында нәрсәләр өйрәндек?

Билгеләр куела. Өй эше бирелә. $ 20. Сораулар. Контурлы картада эш.
Каталог: DswMedia
DswMedia -> Контрольная работа по теме «Мир в начале нового времени»
DswMedia -> Игра «Безопасный Интернет» Добрый день, дорогие друзья! Я рада приветствовать вас на первой интерактивной игре «Безопасный Интернет»
DswMedia -> Календарь знаменательных и памятных дат
DswMedia -> -
DswMedia -> Методики творческих способностей и одарённости Тесты Гилфорда ги
DswMedia -> Тема урока : «А. А. Блок. Слово о поэте. Историческая тема в его творчестве» класс: 8 (ОО)
DswMedia -> Кульчакова Ангелина, 7 класс
DswMedia -> Цели урока. Общеобразовательные
DswMedia -> Столетов Александр Григорьевич


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет