Тема: Донья океаны буйлап сэяхэт



жүктеу 59.16 Kb.
Дата08.05.2019
өлшемі59.16 Kb.

Тема: Дөнья океаны буйлап сәяхәт.
Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар. Бүген без сезнең белән гадәти булмаган дәрес үткәрербез. Гадәти булмаган, чөнки безнең дәресебездә килгән кунаклар бар.

Бүгенге дәресебезнең темасы: “Океаннар буйлап сәяхәт” дип алдым. Чөнки без сезнең белән чыннан да сәяхәткә чыгачакбыз. Ә максатыбыз нинди соң? Максатыбыз, укучылар, дөнья океаны темасы буенча алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру; карта һәм атласлар белән эшли белүебезне камилләштерү; һәм шулай ук төркемләп тә эшләрбез.

II. Төп өлеш. Океаннар буйлап сәяхәт.

1. Укытучының кереш сүзе.

Бик борынгы заманнардан ук океан кешене туендыра. Ул аңа балык, кысла, күптөрле молюскалар бирә. Дөньяның күп кенә илләрендә, мәсәлән Япония, Кытай, Испания һ.б. ил халыкларының ризыгы булып диңгез организымнары тора. Чөнки алар кеше очен бик файдалы.

Океан энергетик ресурсларга да бик бай. Галимнәр океан суларын өйрәнгәннән, сон шундый нәтиҗәгә килгәннәр: океан суының 1 тәүлектәге су күтәрелеше 20 мең ГЭС эшләп чыгарган кадәр энергия бирә ала икән.

Хәзерге вакытта океан бик нык өйрәнелә. Без сезнең белән океаннар турында өйрәнеп киткән идек. Һәм менә бүген Дөнья океаны буйлап сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәтебез 4 тукталыштан булыр. Һәр тукталышта төрле уеннар уйнарбыз. Бу уеннарда бер-берегезнең алган белемнәрен тикшербез. Ә хәзер, әйдәгез сәфәргә! Үзегезне корабльгә утырып океан буйлап барабыз дип хис итегез. (океан тавышы).

1 тукталыш - Тын океан.

а) Бер укучы Океан белэн таныштыра. Рәхмәт.

б) “Җитез булыйк” уенын уйнап алыйк әле. Картага саннар урнаштырылган. Бер укучыга шул саннар урынына тиешле георгафик атамаларны урнаштырырга кирәк булыр. Ә калганнар урыннарда контурлы карталарга карточкаларда язылган атамаларны урнаштырырлар.

Молодцы! Юлыбызны дәвам итәбез (музыка).



2 тукталыш - Һинд океаны.

а) Укучы чыгышы. Рәхмәт.

б) Бу тукталышта тактада язылган атамаларның географик координаталарын билгеләргә кирәк булыр. Я кайсыгыз кыю?

Кергелен - 48 к.к. 69 кч.оз; Коломбо - 7 т.к. 80 кч.оз

Кракатау - 6 к.к. 103 кч.оз Сокотра - 13 т.к. 53 кч.оз

в) Һинд океанының тозлылыгын да билгеләсәк, юлыбызны дәвам итә алачакбыз. (1 укучы карточкаларны дөрес итеп урнаштыра). Менә булды да. Юлыбызны дәвам итәбез. Корабль, алга! Корабль барган арада ял итеп алыйк әле.(физ-ка) (Музыка)



3 тукталыш – Атлантик океан.

а) океан белән укучы таныштыра.

б) Бу тукталышта без сезнең белән “Почта уенын ” уйнап алырбыз. Безгә хатлар килгән. Шул хатларны дөрес итеп адресатларына җибәрергә кирәк. Кайсыгыз кыюырак икән? Кем почтальон булырга тели?

(укучы такта янында “хатларны” дөрес итеп ящикларга урнаштыра , калганнар дәфтәрләрдә эшлиләр.)

Молодецлар! Димәк, юлыбызны дәвам итсәк тә була. (музыка яңгырый).

4 тукталыш – Төньяк Боз океаны.

а) укучы чыгышы.

б) Безне бу тукталышта “Артыкны табарга” уены көтеп тора. (Һәр төркемгә карточкалар таратыла. Аларга утрау, ярымутрау, диңгезләр язылган, артыкны билгелиләр.)

Молодцы укучылар! Барыгыз да актив катнаштыгыз, рәхмәт сезгә.

Океан кеше тормышанда зур роль уйный.Ул аны туендыра да, киендерә дә, төрле илләр белән элемтә тотарга дә ярдәм итә. Ә шулай да океанда бик куркыныч хәлләр дә була бит. Мәсәлән: штормнар, тайфуннар, ураганнар, цунамилар. Аларның һәркайсы кеше тормышына зур гына зыян сала. Менә хәзер без сезнең белән шундый күренешләрнең берсе булган ЦУНАМИ турында видеофильм карап китәрбез.


  1. Йомгаклау

  1. Белемнәрне ныгыту. Тест таратыла, һәр төркем үзенә тиешле океанга туры килә торган җөмләләрне билгели.

  2. Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала, билгеләр куела.

  3. Укучылар, безнең сәяхәтебез шушының белән тәмам. Тагын бер кат искә төшереп китик инде: океан кеше тормышында нинди роль уйный икән?

Молодцы! Дәресебезне йомгаклап сезгә өй эше: Океан буйлап сәяхәткә чыгарга тураганство өчен реклама төзергә.

СОҢГЫ ГЕРОЙ

(Югары класс укучылары өчен класстан тыш чара.)

Стенада ярымшарлар картасы һәм уен исеме язылган плакат эленгән. Музыка астында уенда катнашучы 11 укучы керә. Һәркайсы үзенең кулындагы шәмен яндырган.

А.б. Хәерле көн, уенда катнашучылар! Уеныбызны башлап җибәргәнче, безгә сәяхәткә бару өчен бер утрау сайлап алырга кирәк. Шуңа күрә һәр уенчы берәр карточка ала, анда утрау исеме язылган. Сезгә ул утрауның кайда урнашканлыгын әйтергә һәм аны картадан күрсәтергә кирәк. (Пасха, Кенгуру, Ямайка, Тимор, Кокос, Сокотра, Гавай, Канар, Вознесения, Фиджи, Кук утраулары)

А.б. Хәзер без сезнең белән шушы утрауларның берсе булган Гавай утравына китәрбез. Тик самолетта 10 гына урын. Кем артык? Уенчылар, кемне уеннан төшереп калдырабыз? (уенчылар артык уенчыны сайлыйлар, язалар. Ул уенчы уеннан төшеп кала. Һәр уеннан төшеп калган “артык герой” шәмен сүндерә һәм уен өстәлендә булган әйберләрен алып чыга бара.)

А.б. Җир тирәли сәяхәт ясаганда күп төрле чит телләр белергә кирәк. Сезнең һәрберегезгә хат тапшырылды. Аны тәрҗемә итергә кирәк. (инглизчә язылган текст: “Дорогие друзья! Мы желаем Вам удачи и успехов в вашей игре «Последний герой», если вы проиграете, не переживайте. Это только игра. ” уенчылар текстны тәрҗемә иткән арада музыка яңгырый. Уенчылар тәрҗемә иткән текстны укыйлар. Дөрес тәрҗемә иткән уенчы саклагыч тотем ала. Калган уенчылар “артык геройны”язып уеннан чыгаралар).

А.б. Бу этапта сорауларга җавап бирергә кирәк булыр. Кемнең җаваплары дөрес булыр икән?

1. Нинди материкта анаконда очрый? (К.Америкада)

2. Кофеның туган иле? (Африка)

3. Нинди бугаз ике диңгезне куша, ә ике материк, ике дәүләтне аера? (Беринг)

4. “Салкынлык полюсы”кайда урнашкан? (Кч. Ярымшарда, Оймякон )

5. Ничәнче елда Австралия материгы ачыла? (1606)

6. Идел һәм Кама елгасы кушылган урында нинди шәһәр бар? (Казан)

7. Җир шарының кайсы өлешендә көн тәүлектән озынрак? (Поляр түгәрәктә)

8. Ярославль шәһәре нинди елга ярына урнашкан? (Идел)

9. Россиянең иң биек тау түбәсе? (Эльбрус)

10. Левингстон нинди шарлавыкны ачкан? (Виктория)

11. Россиянең иң озын тавы? (Урал)

12. Байкал күленең тирәнлеге күпме? (1620 м)

13. Иң тирән океан иңкүлеге? (Мариана 11022 м)

14. Көнгерә нинди материкта яши? (Австралиядә)

15. Дөньядагы иң озын елга? (Нил)

16. Горизонтның ничә ягы бар? (4)

17. Дөньяның иң биек тавы? (Һималай, Эверест 8848м)

18. Россиянең адм.төзелеше ничә субъекттан тора? (89) (“Артык герой” сайлана)

А.б. Сез 4 көн утрауда яшисез. Бик ашыйсы килә. Шулай утрау буйлап йөргәндә куян күрдегез. Сез ук һәм җәя ясадыгыз. Кем беренче атып җибәрер икән? (күперткечләр таратыла. Кем беренче булып шарны шартлата, аңа тотем бирелә. Ә калганнар “артык геройны” сайлыйлар) Уенчылар кемне сайларлар икән? Кем ул “артык герой”?

А.Б. Димәк сез аттыгыз. Ләкин куянга тимәде. Юлыгызны дәвам итеп, су эзләргә булдыгыз. Утрауда төче су юк икән, ә океан суы тозлы. Менә сез барабан каккан тавыш ишеттегез. Ерак түгел аборигеннар үзләренең ритуаль биюләрен башкаралар. Аларга сиздермичә генә үтәр өчен һәр уенчыга рәсемле маска киеп биеп үтәргә кирәк. Кемнең маскасы һәм биюе яхшы була аңа “тотем” бирелә ( уенчыларга ак бит һәм гуашь таратыла. Уен нәтиҗәсе буенча “артык герой” табыла. )

А.б. Каяндыр болытлар килеп чыкты, яңгыр ява башлады. Сез бик авырлык белән булса да яңгыр суы җыеп, тамак кибүен басарга теләдегез. (Уенчыларга 0,2л сыешлы банка һәм су эчәр өчен трубочкалар таратыла. Кем беренче булып суны эчеп бетерә, аңа тотем бирелә. Тагын “артык уенчы” билгеләнә).

А.б. Тамак кибүе басылды, тик ашыйсы килүе көчәйде генә. Төн җитте. (Уенчыларның күзләрен бәйлиләр.) Агачтан җимешләр коелганын ишетәсез, тик караңгы, берни дә күрмисез (идәнгә пластмасса пробкалар сибелә). Кем күбрәк җимеш җыя, аңа тотем була. Вакыт чикле: 1минут. (Артык уенчы сайлана. Кала 4 уенчы.)

А.б. Менә сезнең кулыгызда җимешләр. Ашап алсак та була инде (уенчыларга алма таратыла). Кем беренче ашап бетерә, аңа тотем. (Җиңүчегә тотем бирелә, артык уенчы сайлана).

А.б. Өйгә кайтып китәргә дә берничә генә көн калды. Утрауда булуыгыз турында сезнең берәр төрле истәлек калдырасыгыз килде. Тик нәрсә эшләргә? Менә сез карьерга килеп чыктыгыз. Монда кайдадыр аборигеннар тау токымнары чыгарганнар. Ниндиләр икән алар? (өстәлдә тау токымнары, һәр уенчы аларны әйтергә тиеш. “Артык “ уенчыны чыгаралар. 2 уенчы кала.)

А.б. Соңгы конкурс – картографик конкурс. (А.б. укый, уенчылар картадан чиратлап географик объектларны күрсәтәләр):

- Африканың иң биек вулканы? (Килиманджаро)

- Африка материгы һәм Мадагаскар утравы арасындагы бугаз? (Мозамбик)

- Исландия утравындагы вулкан? (Гекла)

- Виктория шарлавыгы кайсы материкта? (Африкада)

- Россиянең иң зур ярымутравы? (Таймыр)

- Кола ярымутравындагы таулар? (Хибин)

- Алтай тавының биек түбәсе? (Белуха)



- Россиянең төче сулы күле? (Байкал) ( Музыка астында җиңүчегә приз тапшырыла.)
Каталог: DswMedia
DswMedia -> Контрольная работа по теме «Мир в начале нового времени»
DswMedia -> Игра «Безопасный Интернет» Добрый день, дорогие друзья! Я рада приветствовать вас на первой интерактивной игре «Безопасный Интернет»
DswMedia -> Календарь знаменательных и памятных дат
DswMedia -> -
DswMedia -> Методики творческих способностей и одарённости Тесты Гилфорда ги
DswMedia -> Тема урока : «А. А. Блок. Слово о поэте. Историческая тема в его творчестве» класс: 8 (ОО)
DswMedia -> Кульчакова Ангелина, 7 класс
DswMedia -> Цели урока. Общеобразовательные
DswMedia -> Столетов Александр Григорьевич


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет