Тема: Табигатьтә кунакта



жүктеу 22.47 Kb.
Дата07.09.2018
өлшемі22.47 Kb.

Тема: Табигатьтә кунакта.

Максат: 1. Укучыларны шигырьне дөрес,матур, сәнгатьле укырга өйрәтү.



2. Укучыларның эзлекле, аңлы фикер йәртү сәләтен үстерү.

3. Табигатькә, туган җиргә мәхәббәт, соклану хисе һәм сакчыл

караш тәрбияләү.



Дәрес барышы.


  1. Оештыру.

    1. Исәнләшү.




  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Укучылар, сезнең урманда булганыгыз бармы? Анда нәрсәләр күрдегез?

Бүген без сезнең белән табигатьтә кунакта булырбыз. Урманда нинди кошлар, җәнлекләр яшәгәнен беләсезме икән, тикшереп карыйк әле.

1.Нечкә билле,

Көлтә койрыклы. (төлке)


2. Җәен – соры, кышын – ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)


3.Якты көндә качкалак,

Төн кошы ул - ... . (ябалак)


4.Бер йомгакта мең энә,

Сиңа тимим,син тимә. (Керпе)


5. Асрамый да умарта.

Балны бик – бик ярата.

Кышын сөя йокыны.

Язгача йоклап ята. (Аю)


6. Агачтан ул агачка

Сикерергә бик оста.

Чикләвекне, гөмбәне

Ул бигрәк тә ярата. (Тиен)

Кемнең тукранны күргәне бар? Аның турында сез ниләр беләсез?

Тукранның 10 төре очрый. Иң зур тукран – кара тукран. Аның томшыгы ак төстә була. Безнең якларда зур чуар тукран яши. Тик ата тукранның гына башында кызыл тап була икән. Тукран бөҗәкләр белән туена, ә кыш көннәрендә күркәдәге орлыкларны да ашый. Агачка сыгылмалы койрыгы белән терәлеп утырып тора. Тукранның теле башыннан озынрак була. Ул, шул телен борау итеп, кортларны кайрыдан тартып ала. Көненә 900гә кадәр бөҗәк ашап, урманга зур файда китерә.




  1. Яңа тема буенча эш.

Табышмак:

Безли дә безли,

Бигрәк җаны түзми,

Гел тәмдене эзли. (бал корты)


Балалар, бал корты кешеләргә нинди файда китерә? (җавап)

Табигатьтә иң эшчән, иң тырыш тереклек ияләренең берсе – бал корты. Чәчәктән – чәчәккә кунып, 1 грамм бал җыю өчен аңа 260 км араны очып үтәргә туры килә. Белгечләрнең әйтүенчә, моңа бал корты 5 көн вакыт сарыф итә. Шул вакыт эчендә ул 50ләп “очыш” ясый.

Корт оясында – 1-ана корт, 15 – 20 меңнән – 60-70мең – эшче корт, 400-500ләп сарыкорт була.

Корт анасы 5 елга кадәр яши ала, иң көчле чоры – 1-2 ел; бары тик йомырка гына сала, бал җыймый.

Эшче кортлар – җитлкемәгән ана кортлар. Алар ояны тәртиптә тота, серкә, прополис, су ташый; личинкаларн ашата; ана кортны тәрбияли: ашата, чистарта, саклый, оядагы температураны һәм дымлылыкны көйли.

Әгәр бал кортларының үзләрен ничек тотуларына карап, алдагы көннең һава торшын да белергә була.



Әгәр бал кортлары көтүләре белән, мың килеп, чәчәк атып утырган шомырт яки миләш тирәсендә очып йөрсәләр, иртәгесен көн аяз, ә инде акация яки карлыган куагына ябышып утырсалар, яңгыр була.



  1. Белемнәрне һәм күнекмәләрне ныгыту.

      • Тукран турында нинди яңалыклар белдегез?

      • Бал корты турында нинди яңалыклар белдегез?



Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет