Усак биеклеге 35 метрга, э диаметры бер метрга җиткән ике өйле, ягъни ата чәчәкләр бер үсемлектә, ә ана чәчәкләр икенче үсемле



жүктеу 42.19 Kb.
Дата28.03.2019
өлшемі42.19 Kb.

Әтнә таңы” газетасы №39, 20 май, 1998 ел

Усак
Усак биеклеге 35 метрга, ә диаметры бер метрга җит­кән ике өйле, ягъни ата чә­чәкләр бер үсемлектә, ә ана чәчәкләр икенче үсемлектә булган агач. Бу агачның кай­берләре 300 елга кадәр яши ала. Усакның төптәге кабыгы караңгы соры төстә булса, очына менгән саен кабык яшкельт-сары төс ала. Агачы ак, жиңел, йомшак, яхшы ярыла. Усак тиз үсә, яктылык яратучан, туфракка аз таләп­чән, салкынга чыдам. Урман кискәннән, янгыннан соң делянкаларны тиз яулап алып, урманда "пионер" агач хезмә­тен үти.

Усак яфрак ярганчы чә­чәк ата. Безнең якларда ул зи­рек һәм чикләвектән кала ур­тача 27 апрельдә чәчәк ата. Чәчәкләр җил ярдәмендә сер­кәләнә. Шуңа да ул ашыга, башка агачлар яфрак ярган­чы, агачлар арасында җил көчле булган вакытны оста файдаланып калырга. Ачык кызыл төстәге алкалар — ата чәчәкләр, ә яшел алкалар — ана чәчәкләр. 1,5-2 ай эчен­дә, уртача 31 майда, ана чә-чәклардән бик күп орлык-мамыклар оча башлый. Җил аларны төрле якларга очы­рып алып китә. Җиргә төшеп, уңай шартлар булганда, 12 сәгатьтән соң орлыклар тише­леп чыга, үсеп китә. Усак ор­лыклары тишелешен бик тиз югалта, 6 айга кадәр тишелеш бик сирәк саклана. Урманда исә кипкән яфраклар өстенә төшкән орлык шунда ук үлә. Ачык дымлы урыннарда, яр кырыйларында усак орлыктан үрчесә, ә менә урманда, посадкаларда, зиратларда ул ба­ры тик вегетатив юл белән генә үрчи ала.

Төп агачтан 50 метр китеп горизонталь тамырлардан усак үсентеләре чыга. Чиста имән урманнарда усак зарар­лы — чүп агач санала. Имән­не кискәч, ул урынны усак тиз генә яулап ала. Имән урман­нарында усакны бетерү өчен төп юан усакның кабыгын бер метр биеклектә каезлап куя­лар. Туклыклы матдәләр та­мырдан яфракка бара алма­гач, агач башта үзе, ә аннары тамырлар белән 30-35 метр читтә булган яшь агачлар да корый.

Урманда усакны төптән кисеп берничек тә бетереп булмый. Вегетатив үрчү көчле үсеш ала. Усак яңадан кисел­гән төптән чыгып та үрчи ала.

Моннан чирек гасыр элек чишмә буена бер төп усак утырткан идем. Хәзер шул усакның тамырларыннан йөзләгән үсенте үсеп чыкты. Түбән Көек мәктәбендә усак үсентеләре тәҗрибә кишәр­лекләренә чыкмасын өчен ярты метр тирәнлегендә ка­нау казып куйдык. Һәр ике очракта да ата агачлар иде. Күрәсең, алар вегетатив юл белән яхшы үрчи (орлык-мамык юк бит).

Тиз үссә дә шәһәрне яшел­ләндерү өчен усак утырт­мыйлар, чөнки тамырдан чыгып, Америка өрәңгесе кебек, тиешсез урынга чыгып үсә. Агачның уртасы черек. Гому­мән, урманда да эче ап-ак, черек булмаган усакны табуы кыен. Черек усакка табигать үзе дә ярдәм итә сыман. Усак­ның кечкенә, түгәрәк озын сабаклы яфраклары аз гына җил чыкса да, шыбырдаша башлап, җил юнәлешенә кы­рын киләләр. Усак шул рә­вешле җилгә каршылыкны аз күрсәтә, эче черек булса да, көчле җилдә түнми кала.

Усак чәчәк атканнан соң да озак яфраксыз утыра. Урманда барлык агач яфрак ярып бетергәч, иң соңыннан, салкыннар беткәч кенә яфрак яра. Яфракны озак бөредә төреп тота, көн җылыну бе­лән бөре тиз ачылып китә. Башка агачларга яфрак плас­тинкасы тулысынча форма­лашып бетсен өчен бер ай ва­кыт кирәк булса, ә усакка 10-15 көн вакыт җитә. Иң соңыннан яфрак ярса да, кай­бер елны усак алданып та куя. 1997 елның язында, бөре ачылуга, төньяктан салкын жил исеп, йомшак, нәфис яф­раклар өшеделәр, кап-кара булдылар. Ул елны усак озак тернәкләнә алмыйча утырды. Безнең якларда усак уртача 16 майда яфрак яра башлый. Иң иртә вакыт 1975 елның 28 апрелендә булса, иң соң ва­кыт 1997 елның 12 июнендә булган (1971-1997 еллар).

Усак урманы көз көне матур. Алтынсу-сары, кызыл, җете-кызыл яфраклар берәү­не дә тыныч калдырмый. Бездә усак уртача 5 сен­тябрьдә саргая башлый. Бар­лык усакларның да яшел яф­раклары төрле төсләргә ке­реп беткәнче, агачка айга якын вакыт кирәк. Уртача 20 сентябрьдә яфрак коела баш­лап, 20 октябрьдә усакта бер яфрак та калмый. Көз иртә килгәндә 10 октябрьдә (1976 ел), соң килгәндә 23 октябрь­дә (1975 ел) коелып бетә. Көз көне яфраклар белән бергә усактан кечкенә-кечкенә бо­таклар да коела. ( Топольда да бу күзәтелә). Агач кышкы салкыннарга шулай хәзер­ләнә. Җилнең монда бернин­ди катнашы юк.

Усак агачыннан бочка (кисмәк), фанера, тартма (та­ра), өй буралары, такта ясый­лар. Коры урында усак агачы озакка чыдый, әмма дымлы урынны яратмый. Кәгазь, кар­тон эшләгәндә чыршыга азрак усак кушалар. Шушы ук кат­нашмадан целлюлоза эшли­ләр, ә ул ясалма ефәк алу өчен китә. Чәчәгеннән корт­лар бал һәм перга алалар. Сө­ремләнеп, корымланып янмаганлыктан усак утыны кирпеч һәм чүлмәк яндыру эшендә кулланыла. Усак каерысын дару буларак, тире иләү һәм буяу өчен файдаланып була. Кипкәч, усак утыны яхшы яна. Яфрагы кәҗә-сарык өчен менә дигән азык.

Усак каерысын, яшь бо­такларын поши, кондыз, куян яратып ашый. Янәшәдәге Ибраш урманында кисеп аударылган усак ботакларын ир­кенләп ашап ятучы поши белән кара-каршы очраштык. Башта, икебез дә, куркудан, бер-беребезгә карап тордык. Ә аннары поши исенә килеп, тирән карны ерып, күз ачып йомганчы агачлар арасына кереп югалды. Пошиның мон­да беренче килүе генә булма­ган, ботаклар каезланып ап-ак төскә кергәннәр.

Ары урманында, Илләт буенда чиләк юанлыгы усак­ларны кондызлар суга түнтәр­гәннәр. Алар өчен суда ашау унай.

Усактан, бары тик усак агачыннан гына шырпы ясый­лар. Күп агачны шырпы са­ламы ясау өчен тикшереп караганнар, әмма усак иң уңайлы агач дип табылган. Усак шырпы тигез янып китә, тиз кабына, төтенләп янмый. Эшкәртү өчен дә уңайлы. Шырпының саламын машина­лар эшли. Усак агачын "шыр­пы" калынлыгы итеп теләләр, аннары "шырпы" озынлыгы итеп кисәләр. Киселгән шыр­пы саламнарын селкенеп то­ручы, конуссыман төпле тарт­мага салалар. Алар селкенә-селкенә, бер-беренә тиеп шо­маралар һәм тартма төбен­дәге ярык-тишектән, кирәкле размерга җиткәч, аска коела­лар. Бер-берсенә орынып бары тик усак кына шулай шомара ала. Шомарган са­ламга янучан матдә сылыйсы гына кала.



Баш бармак юанлыгы усак үсентеләрен бик җиңел күче­реп утыртырга мөмкин. Су ярган ерымнарга утыртсаң, берничә елдан барлык ерым­ны усак каплап китәчәк. (Кә­җә-сарык керә алмаса). Ә ме­нә тал, тополь, өрәңге кебек очын кискәнне яратмый, алар кебек тармакланып яңадан үсеп китми, ә корый. Аз гына җилдә дә яфраклары шебердәшеп утырган усак күңеллә­ребезне тынычландыра, тирә-якка кабатланмас ямь бирә.
Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов.
Югары Көек авылы, фенолог.




Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет