Viii-ix класслар өчен татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада сораулары



Дата29.08.2018
өлшемі76 Kb.

VIII-IX класслар өчен татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада сораулары
Татар теле

  1. Түбәндә китерелгән исемнәр барысы да -чы/-че кушымчалары ярдәмендә ясалганнар. Бу сүзләрнең мәгънә төзелешендә нинди охшаш һәм аермалы яклар бар, шуларны ачыклагыз:

тимерче

терлекче,

уракчы,

әдәбиятчы,

гайбәтче,

курайчы.

Cүзгә кушымчалар ялганып яңа сүз ясау морфологик юл белән сүз ясау дип атала.

-чы, -че кушымчасы- продуктив кушымча, исем ясалышында катнаша.

Бу кушымча белән ясалган исемнең гомуми сүз ясалыш мәгънәсе- эш башкаручы затны белдерү.

А)билгеле бер объект белән эш итүче профессия иясен белдерә: тимерче,әдәбиятчы,терлекче

ә)билгеле бер корал ярдәмендә эшләүче затны белдерә: уракчы,курайчы

В) тискәре мәгънәдә нинди дә булса эшкә һәвәслек күрсәтүче затны белдерә: гайбәтче

  1. Бирелгән сүзләргә сүз составы буенча анализ ясарга: сәхнәләштер, беркетү, кәкрәю, тезләндер.

Сәхнә+лә+штер

1.ясалма нигезле фигыль;-лә сүз ясагыч кушыма, -штер модаллек кушымчасы (йөкләтү юнәлеш кушымчасы),

2.исемннән фигыль ясалган;

3.шул ук сүз ясалыш тибына кергән сүзләр; ияләштер, ераклаштыр;

Беркет+ү

1.тамыр нигезле фигыль;-ү бәйләгеч кушымчасы( исем фигыль кушымчасы),

2.тамырдаш сүзләр: беркетүче, беркеттергән,
Кәкре+әй +ю

1.ясалма нигезле фигыль; -әй сүз ясагыч кушымча, -ю бәйләгеч кушымча ( исем фигыль кушымчасы)

2.сыйфаттан ясалган фигыль;

3.шул ук сүз ясалышына кергән сүзләр; баю,зураю.

Тез+лән+дер

  1. Ясалма нигезле фигыль;-лән сүз ясагыч кушымча, -дер бәләгеч кушымча(йөкләтү юнәлеш кушымчасы);

  2. Исемнән фигыль ясалган;

3.шул ук сүз ясалышына кергән сүзләр:дәртлән,куллан.

  1. Түбәндә рун хәрефләре белән ичаяк “посуда для питья” дигән сүз язылган: . Сүзнең уңнан сулга таба укылганын белә торып, кач, аяк, кая, яка, чая сүзләрен языгыз.

Кач-,аяк-, кая-, яка -,чая -. 4.Түбәндәге мисалларда икенче компонент нинди сүз төркеме?

Юл буеннан, дусты янына, кешеләр арасында, өй эченнән, авыл уртасында, сугыш нәтиҗәсендә.

Буеннан, янына,арасында, эченнән, уртасында, нәтиҗәсендә-бәйлек сүзләр.

Бу исемнәр, бәйлек сүз булып килгәндә, икенче бер сүзгә ияреп,тартымлы юнәлеш, чыгыш яки урын- вакыт килешендә булалар.


  1. Тартык авазлары ягыннан караганда, түбәндәге җөмләләргә берәр сүз ялгыш килеп кергән. Бу сүзләрне билгеләгез, алар ни өчен чит?

    1. Безнең авыл урманында имәннәр, өрәңгеләр үсә.

Үсә-[с]авазы-тел алды,саңгырау, өрелмәле,бер фокуслы, авыз авазы.

б.Ак атка атланган ике кеше үтеп китте.

Атланган-

[Л] авазы-тел алды, яңгырау, ярым-йомык,ян-як сонат,авыз авазы.

[Н] авазы- тел алды, яңгырау,йомык, борын авазы.

[Г] авазы-увуляр, өрелмәле, шаулы, яңгырау,авыз авазы.

5.Түбәндәге сүзләрнең кайсыларында рәт гармониясе сакланмаган:



Сәгать, имтихан, гадәт, имза, шаһит, сәгадәт, сәламәт, һәлакәт, табигать, куәтле, бәгырь, кодрәт, ашханә, төнбоек.

  • Калын сузыкларны икенче төрле арткы рәт сузыклар дип атыйлар.

  • Нечкә сузыкларны исә алгы рәт сузыклар дип атыйлар.

  • Арткы рәт сузыклар: [а][о][у][ы][о][ы]

  • Алгы рәт сузыклар: [ә][ө][ү][и][э][э]

  • Сәгать, имтихан, гадәт, имза, шаһит, сәгадәт, сәламәт, һәлакәт, куәтле, бәгырь, кодрәт, ашханә, төнбоек.




  1. Бирелгән җөмләләрдә нинди тел күренеше күзәтелә? Татарча җыр пластинкалары юкмы? Әлфияләр, Илһам Шакиров?..

Ялгызлык исемнәргә ялганып килгән –ләр,-лар,-нар,-нәр кушымчаларынинди дә булса билге буенча гомумиләштерүне, ягъни җыймалык мәгънәсен белдерә.

Күплек кушымчасы ( Әлфия+ләр) бу очракта җыелмалык төсмере өсти.


  1. Дөмегү, лыкылдау, чәлдерү, җүнәтү, дөмбәсләү, томыру сүзләре лексиканың нинди катламын тәшкил итәләр? Бу сүзләрнең әдәби телдәге синонимнарын табыгыз.

Бу сүзләр- гомумхалык көнкүреш сүзләре.

Х.Р.Курбатов гади сүзләрне сөйләшү стиленең әдәби булмаган төренә кертә һәм аңа мондый билгеләмә бирә. “Гади сөйләм- әдәби телдән читтә торган, билгеле бер диалектка гына карамаган сүз һәм әйтелмәләр, грамматик һәм фонетик формалар кулланудан барлыкка килгән сөйләм” (Ф.С.Сафиуллина.Хәзерге татар әдәби теле.2002ел. 102 бит).

Дөмегү- үлү, вафат булу, җан тәслим кылу, сүнү.

Лыкылдау-  1. Туктаусыз сөйләү 2. диал. Бытылдау (балалар сөйләве тур.) 

Җүнәтү- 1.табу, булдыру,

Дөмбәсләү- 1. Бәргәләү, кыйнау, тукмау.

Томыру- 1. Күтәреп бәреп яру (мәс. утынны) 2. Ыргытып бәрү, тондыру 3. диал. Умыру, зур итеп кисеп яки тешләп, сындырып алу

  1. Түбәндәге өзектә нинди төрдәге җөмләләр бирелгән?

Кайчан кайттыгыз?

Кичә.

Зиннәт кая?

Урманда, эштә.

Шакир абзый?

Ул да шунда (К.Тинчуриннан).



Алдагы җөмләләрдән яки сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган бер яки берничә кисәге төшерелгән (әйтелмәгән) җөмлә ким җөмлә дип атала.

Бу мисалда ким җөмләләр бирелгән.


  1. Җөмләдән хәбәрне табыгыз, аның төрен билгеләгез? Балам, аңа тия күрмә!

Кушма хәбәр барлык мөстәкыйль сүзләргә, ымлыкларга һәм хәбәрлек сүзләргә ярдәмче фигыль өстәп ясала. Ярдәмче фигыль ролендә күбрәк мөстәкыйль фигыль кулланыла.
-тия күрмә- кушма хәбәр.

Әдәбият


  1. “Каеннар сары иде”, “Илдә ниләр бар икән?”, “Чәчәкләр китерегез Тукайга” шигырьләренең авторы кем? Бу шигырьләрнең үзенчәлеге нәрсәдә?

Бу шигырьләрнең авторы Хәсән Туфан. Ул татар поэзиясенә эчтәлек ягыннан да, форма өлкәсендә дә яңалык алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып танылган.

Каеннар сары иде” шигырендә автор күңелендәге әрнүләрен, халыкның авыр язмышка дучар ителүен эзоп теле ярдәмендә тасвирлый.

“Илдә ниләр бар икән?” шигырендә беренче һәм соңгы юллар кабатланып килгән биш юллы строфаны куллану уй-фикернең мәгънәсен тирәнәйтә, эмоциональ тәэсир итү көчен арттыра.


Чәчәкләр китерегез Тукайга” шигерендә


  1. Кайсы язучы турында сүз бара? “3 революция замандашы, тугандаш татар, башкорт әдәбиятлары вәкиле, төрле жанрларда (шигырь, проза) иҗат иткән киң диапазонлы язучы.

Мәҗит Гафури.


  1. Илсөяр, Бикмүш карт нинди әсәрнең төп геройлары? Бу әсәрнең авторы кем? Бу әсәрдә нинди чор сурәтләнә?

Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы”. Гражданнар сугышы вакыйгаларын чагылдыра.



Бу әсәрнең төп герое – Илсөяр. Чөнки бөтен вакыйгалар да аның катнашы белән, аның тирәсендә бара. Илсөяр гаиләләсендә генә түгел, илдә барган вакыйгалар белән дә кызыксына. Автор бит әсәренә дә “Маякчы кызы” дип исем биргән. Ул безгә яшьтәшләребезнең, илдә азатлык өчен көрәш барганда, зур hәм җаваплы эшләр, батырлыклар эшли алуын күрсәтергә hәм безнең дә Илсөяр үрнәгендә кыю, куркусыз булып үсүебезне тели.

Илсөяр кызыксынучан, куркуын җиңә белә; урманга, партизаннар янына бару – Илсөяр җаваплы, әтисе һәм бабасының йөзенә кызыллык китермәү, аларны уңайсыз хәлдә калдырмас өчен бөтен вазифаларны үтәргә риза. Илсөяр дуслык кадере белә - җиләккә, гөмбәгә барса да, урманчы кызы янына керә, уйный, серләрен уртаклаша; Илсөяр кеше хезмәтенең бәясен, кадерен белә - әтисенең эше җаваплы икәнне аңлый, бабасы пешергәннәрне мактап-мактап ашый .

4.Нинди әсәр турында сүз бара? Аның авторы кем?

    • Мәгърифәтне зурлау – повестьның төп мотивы,

    • Дүшән һәм Алтынай – төп геройлар,

    • әсәрдә тугандаш кыргыз халкының гореф-гадәтләре сурәтләнә.

Чыңгыз Айтматовның “Беренче мөгаллим”әсәре.

Әсәр 1961нче елда язылган.1963нче елда Ленин премиясе бирелгән.1965нче елда Кыргызфильм “Беренче мөгаллим”дигән кинофильм төшергән.Төп рольдә-Болот Бейшеналиев,Наталья Аринбасарова,Даркуль Куюкова,Идрис Ногойбаев.



  1. Укытучы образы сурәтләнгән 5 әсәр исеме әйтегез. Аларның авторы кем?

Туфан Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш”,Мөхәммәт Мәһдиев “Фронтовиклар”,Хәсән Сарьян “Нокталы өтер”,Гадел Кутуй “Солтанның бер көнне”, Н.Исәнбәт “Гөлҗамал”,Туфан Миннуллин “Кайда хаклык, кайда дөреслек?”.


  1. Габдулла Тукайның “Печән базары Яһүд Яңа Кисекбаш” әсәрендә автор кулланган төп алымнарны санап чыгыгыз, аларга кыскача аңлатма бирегез.

  1. Портрет- әдәби әсәрдә кешенең тышкы кыяфәтен тасвирлау.(Сакалы ак, һәм йөзеннән нур чакыр).

  2. Пейзаж- әсәрдә җанлы һәм җансыз табигатне сурәтләү.(Базар – сату- алу урыны).

3.Әйберләр дөнясы- кешене чолгап алган әйберләр.

4. Психологизм-кешенеҗ эчке дөнясын ачуга хезмәт итә торган алымна берлеге.

5.Әдәби вакыт һәм әдәби урын- сюжетны төгәлләштерә, әсәрнең шартлылыгын тәэмин итә. (Бер заман бардым Печән базарына,-

Шунда мин таптым азык язарыма.)




  1. Психологик анализ алымы ХХ йөз башында иҗат иткән кайсы язучының нинди әсәрендә аеруча көчле чагылыш таба?

Психологик анализ – өченче заттан кешенең күңел хәрәкәтен җентекле сөйләп-күрсәтеп бару.

Галимҗан Ибраһимов “Казакъ кызы”.


  1. Галимҗан Ибраһимовның романтизм юнәлешендәге 3 әсәрен атагыз.

диңгездә” ,“табигать балалары”,”Яшь йөрәкләр”.


  1. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында күтәрелгән 5 проблеманы санап чыгыгыз. Аларның әсәрдә кайсы урыннарда чагылуын билгеләгез.

Әсәрнең үзәгендә Кеше проблемасы тора.

Йосыф – камил инсан

Сабырлык

Тугрылык

Масаючанлык.

Гадел хөкемдар.


  1. Бүгенге көндә Башкортстанда актив иҗат иткән 7 язучыны атагыз. Аларның 1 әсәрен, аның жанрын билгеләгез.

Х. Мөдәррисова “Яр” повесте, М. Кәбиров “Сары йортлар сере” повесте, К. Шәфыйкова “Ак мизгел”, “Карлар эри”, “Кышкы урам”, “Кыш яме”, “Күз яше”, “Тал икән” шигырьләре ,Р. Сабит “Җигән буйкайларын буйладым” публицистик повесте, З. Зәйнуллин “Кырык бернең арбалы хатыннары” драмасы,Рәшит Низамов “Танып кызы”, Фәрит Суфияров “Йолдызлар җиле”.
Каталог: data -> olimp
olimp -> 5-8-се кластар өсөн башҡорт әҙәбиәтенән олимпиада һорауҙарына яуаптар
olimp -> V –viii кластар њсњн башќорт љЎљбиљтенљн интернет-олимпиада яуаптары
olimp -> Аҡмулла һәр заманға хаҡ мулла
olimp -> Ответы на задания II тура дистанционной олимпиады по Башкирскому языку для учащихся 9 11 классов (второй этап)
olimp -> 1797 года в Химмельпфортгрунде небольшом пригороде
olimp -> Башҡорт һәм рус халыҡ балалар уйындарын сағыштырыу
olimp -> «Аҡмулла һәр заманда хаҡ мулла» Эшләне
olimp -> Населенные пункты, расположенные на территории современной Республики Башкортостан и существовавшие к 1812 году
olimp -> Фгбоу впо «бгпу им. М. Акмуллы» Центр развития одаренности школьников Кафедра татарского языка и литературы
olimp -> Вәлиева Айгөл, Өфө ҡалаһы М. Кәрим исемендәге 158-се Башҡорт гимназияһының 9Б класы уҡыусыһы Башҡорт теленән интернет-олимпиада һорауҙарына яуаптар


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет